Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда узган Республика ифтарына халык канәгатьсезлек белдерә.

Оештыручылар авыз ачу чарасында 13 мең катнашты дип хәбәр итте. Күпләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Telegram-каналында зарлану комментарларын калдырган. Сәбәбе — шактый гына кеше табынга эләгә дә алмаган, көне буе ураза тоткан килеш ач килеш кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булган.

Шул ук вакытта авыз ачу мәҗлесен оештыручыларны мактаган фикерләр дә юк түгел.

Кайбер фикерләрне шушы постта бергә җыеп тәкъдим итәбез.

Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3👍2🤡2🤪1
Татар математигы, сәяси тоткын Азат Мифтаховка бүген 32 яшь тулды.

Ул инде 6 ел төрмәдә утыра.

Узган елны 28 мартта Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Галим гаебен танымады.

🔹Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште.
🔹Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
🔹Тоткынның хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
🔹Моңарчы МДУ аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп 6 елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢7❤2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар математигы, сәяси тоткын Азат Мифтаховка бүген 32 яшь тулды. Ул инде 6 ел төрмәдә утыра. Узган елны 28 мартта Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Галим гаебен танымады. 🔹Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге…
Бүген, аның туган көнендә, Азат Мифтаховка багышланган канал Азаттан килгән хатны чыгарды.

Ул урыс телендә. Без аны кыскартып татарча бирәбез.

"🫶Сәлам, бу Азат Мифтахов. Техник сәбәпләр аркасында миңа Яңа ел бер атна элек кенә килеп җитте. Мин бик күп җылы хатлар һәм тәти рәсемнәр алдым. Аларны укып бик күп якты хисләр кичердем. Һәрберегезгә җавап бирер идем, әмма хатлар язу миңа авырлык белән бирелә.

Мин үз-үземә карата артык таләпчән, һәм сүзләрем камил түгел дип куркам. Үземдәге перфекционизмны җиңә алмавыма озак кына борчылдым. Аннары Лев Давидович Ландауда да шушындый ук проблемнар булганын белдем. Менә шуннан соң гына үземдәге шушы үзенчәлекне азмы-күпме кабул итә алдым.

Әмма өлешчә генә, чөнки миннән җавап көтүегез мине барыбер борчый! Үземнең Туган көнемдә көч табып сезгә рәхмәтемне җиткерергә булдым. Еллар дәвамында дәвам иткән ярдәмегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Хатларыгыз, теләкләрегез, уздырган чараларыгыз өчен рәхмәт.

🤝Иң авыр чакларда да сәяси активлыкның кимемәве мине шатландыра. Сез кылган гамәлләр сәяси тоткыннарга һәм аларның якыннарына нык ярдәм итә. Шулай ук бу гамәлләр хәзерге режимның сәясәте белән күп кенә кешеләрнең килешмәвен күрсәтә.

🔥Сезнең ярдәм белән диварлар җимереләчәк!"


Азат Мифтахов — тумышы белән Түбән Камадан, ул — татар язучысы Фәнзаман Батталның (1939-2015) оныгы. 2020 елда Азатлык Радиосы аның әнисе Гөлнур Хөсәенова белән видеоинтервью эшләгән иде. Аны 👉монда карый аласыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
❤6👍3😢2
❗️Русиянең юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне өстәде. Менә алар:

🔹 рәссам Слава ПТРК (Станислав Комиссаров);
🔹 драматург Иван Вырыпаев;
🔹"Король и шут" төркеменең элекке музыканты Александр Балунов (Балу);
🔹язучы Михаил Шишкин;
🔹абхаз журналисты Низфа Аршба;
🔹абхаз журналисты Изида Чаниа.

@azatliqradiosi
🤣3❤1🤬1🥱1
🇩🇪 Бундесрат Германиянең саклануына чыгымнарны арттыру механизмын хуплаган.

Илнең бундесратына (федераль шурага) федераль җирләр вәкилләре керә. Әлеге шура саклануга каралган чыгымнарны арттыруны туктатып тора торган бурыч механизмын көчсезләндерүне хуплаган. Хәзер әлеге документны федераль президент Франк-Вальтер Штайнмайер имзаларга тиеш, шуннан соң ул үз көченә керәчәк.

Германиянең Конституциясендә "бурыч тормозы" дигән механизм каралган: ул дәүләт бурычын ел саен — билгеле бер күләмнән артып китсә — арттыруны тыя. Бундесрат хуплаган яңа төзәтмәләргә күрә, бу чикләү бетерелә, хәзер саклануга һәм иминлеккә күбрәк чыгымнарны кабул итәргә мөмкин.

Чыгармалар арасында Украинага ярдәм дә бар, ә димәк, бу илгә ярдәмгә миллиардлаган евро бүлеп бирелергә мөмкин. Быел Германия Киевка хәрби ярдәм күрсәтү йөзеннән 3 млрд евро бүлеп бирергә җыена.

Моннан кала, инфраструктурага өстәмә инвестицияләр кертү өчен 500 млрд евролык махсус фонд булдыру да каралган.

@azatliqradiosi
👍3
🇺🇸 АКШ президенты Доналд Трамп администрациясе Русиягә карата кертелгән чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тотучы халыкара төркемнәрдә катнашуын кыскарткан.

Ул хакта Европадагы берничә түрәгә сылтанып Bloomberg агентлыгы яза. Бу түрәләрнең сүзләренчә, Вашингтон чикләүләрне урап узуны туктату эшендә хәзер катнашмый диярлек.

Мондый вазгыять Мәскәүгә ясала торган басымның кимүенә бәйлеме, әллә кадрлар кытлыгы аркасында килеп чыкканмы — монысы аңлашылмый. АКШ юстиция министрлыгы бу хакта берни дәшми.

18 мартта АКШның финанслар министры Скотт Бессент Трамп администрациясе долларга куркыныч янаган очракта чикләүләрне көчәйтергә җыена дип белдерде. Аның сүзләренчә, кирәк булса Ак йорт Мәскәүгә карата да чикләүләрне арттырырга мөмкин. ☝🏻

@azatliqradiosi
🤬5👎4🥴1
АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф Русия-Украина арасындагы сөйләшүләрдә төп мәсьәлә булып Украина җирләрен бүлү торачагын раслады.

Бу хакта ул АКШ публицисты Такер Карлсонга биргән әңгәмәдә әйтте.

"Минемчә, бу сугыштагы иң зур мәсьәлә - дүрт төбәк: Донбасс, Кырым, Луһански һәм тагын ике. Әлеге җирләрдә урыс телле халык яши һәм анда референдумнар үткәрелде. Күпчелек халык Русия хакимияте астында булырга теләк белдерде. Минемчә, низагның төп мәсьәләсе шушы. Бу хәл ителергә тиешле беренче мәсьәлә. Һәм хәзер без моны хәл итәчәкбез", дип китерә Уиткофф сүзләрен "Суспiльне" украин басмасы.

АКШ һәм дөньяның күпчелек илләре "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы", шулай ук Херсон һәм Запорожьега кушылу турындагы "референдумнарны" рәсми танымый.

Уиткофф шулай ук Украинада тынычлык урнаштыру өчен илнең НАТОга керүдән баш тартуы кирәклеген тагын бер кат искәртте.

▪️Җомга көнне АКШ президенты Доналд Трамп, Русия белән Украина арасында утны тулысынча туктату, мөгаен, "бик тиз" булачак дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер ике ил арасында җирләрне бүлү турында сөйләшүләр алып барыла.

@azatliqradiosi
🤮6👍2🌚1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда куәт оешмалары вәкилләре Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны тоткарлаган. Бистә хакимиятендә тәүлек буе тентү һәм башка тикшерү эшләре барган, Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең…
Мәхкәмә Кама Аланы бистәсе башлыгына мунчага йөрергә рөхсәт итмәгән.

Бистәнең башлыгы Ринат Сәлахетдинов ришвәт алуда шикләнеп март башында тоткарланган иде. Хәзерге вакытта ул өй сагында.

Аның адвокаты Виктор Кузовков Сәлахетдиновка өй янында саф һавада йөрүне, мунча керүне рөхсәт итүне сораган булган, әмма мәхкәмә боларны рөхсәт итмәгән.

Шулай итеп, Сәлахетдинов әлегә өйдә генә утырачак.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁2👍1🤡1
Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучылар арасыннан дәүләт оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләрне әзерләүче "Батырлар — Татарстан каһарманнары" програмында катнашырга бер айда 1,3 мең кеше гариза тапшырган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышчыларга кадрлар програмы турында мәгълүмат бирү эшен арттырырга һәм аларга ярдәм итәргә кушты дип яза Бизнес Online.

"Бүген програмда катнашучыларга гына түгел, махсус хәрби операция (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай дип йөртәләр — ред.) ветераннарының барысына да ярдәм күрсәтү мөһим. Аларны эшкә урнаштыру, эшмәкәрлекне яклау, җәмәгать өчен файдалы эшкә җәлеп итү өстенлекле бурычлар булып тора", дип китерә Миңнеханов сүзләрен аның матбугат үзәге.

Гаризаларны 18 февральдә кабул итә башлаганнар иде. Ул Путин кушуы белән башлатылган "Время героев" федераль програмының бер төре булып тора. Беренче чиратта "махсус хәрби операция ветераннарын" укыту күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта сугышта булучыларны демобилизацияләнгәннән соң гына укытачаклар, дип хәбәр ителде.

Програм җитәкчеләреннән берсе Игорь Привалов сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак дигән иде.
Аның әйтүенчә, програмда катнашучылар төрле урыннарга күп йөриячәк, хезмәткәрләр белән ничек эшләүне, эшне оештыруны өйрәнәчәк.

▪️Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда мобилизация вакытында һәм контракт белән республикадан Украинадагы сугышка 38 169 кеше китте, дип белдерде. Азатлык Радиосының ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматына күрә, бүгенгә сугышта республикадан 4404 кеше һәлак булган. Русия хакимиятләре югалтулар турында хәбәр итми, шуңа чынлыкта югалтуларның саны шактыйга күбрәк булуы бар.

▪️Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮7👍5👎2🤬2🌚1
Апрель аена планлаштырылган Дөнья татар яшьләре форумы янә үткәрелмәячәк

Азатлык Радиосына билгеле булганча Дөнья татар яшьләре җыены чираттагы тапкыр күчерелгән. Татар яшьләре өчен җыенны төрле сәбәпләр белән кимендә берничә тапкыр күчергәннәр.

2004 елдан бирле эшләгән Дөнья татар яшьләре форумы низамнамәсенә күрә, җыен ике елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Соңгы тапкыр мондый зур җыен 2019 елда оештырылган.

2024 елда Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены август аенда узарга тиеш булган, әмма ул "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелгән. Казанга ул чакта Русиядән һәм кайбер чит илләрдән 600ләп делегат киләргә тиеш булган.

Шуннан соң Татар конгрессы яшьләр җыенын 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрүне планлаштырган. Аны татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасының 20 еллыгына туры китерү планлаштырыла диелгән иде.

Яшьләр җыенын чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15👍4😢4🎉1🙏1
Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты.

Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.

👉 Язманы тулысынча Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍9💯3🔥1