This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Тубыл шәһәрендә Әмәл бәйрәме узды.
Бу хакта үз Вконтакте битендә "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова язды.
Әмәл – Урта Азия һәм Иран, Төркиядәге халыклар бәйрәме булган Нәүрүзнең Себердәге тиңдәше. Көн белән төн тигезләшкән 21 марттан башлап, ике-өч көн бәйрәм итәләр.
Элек таң беленә башлау белән бөтен авыл ду кубып өйдән өйгә йөрсә, хәзер "Әмәл туды! Сәдака! Сәдака!" дип кычкырып тәм-том сорашучыларның 80-90 проценты балалар.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсеннән укырга була.
Видео 2018 елгы.
@azatliqradiosi

❤5👍4🔥1
Бүген бөтен мөселман өммәте Ураза гаетен бәйрәм итә.
Башкортстан һәм Татарстанда гает намазлары тәмамланды. Мәскәүдә дә мөселманнар мәчетләргә җыелды. Аларны тимер коймалар аша, полиция тикшереп кертте.
Быелгы Ураза гаетендә Татарстандагы төп бәйрәм намазын озак еллардан соң, кабат Казанның "Мәрҗани" мәчетендә үткәрделдәр. Мөфти Камил Сәмигуллин вәгазь укыды. Бүген гаеттә батырлык турында сөйләшик әле, диде ул.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мәскәүдә бәйрәм вәгазен татарча сөйләп башлады, сугыш, кан-коюлар туктатылсын иде теләде.
Ураза гаете котлы булсын! Өйләрегездә бәрәкәт булсын!

"Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау. Россиянең мөселман сугышчылары бүген Донбасста шушы максатлар белән хезмәт итә. Алар динебезнең асыл кыйммәтләре өчен көрәшә, илебезне куркынычтан саклый, без тыныч тормышта үзебезнең динебезне тотып яши алсын өчен фронтка китте", – диде мөфти.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мәскәүдә бәйрәм вәгазен татарча сөйләп башлады, сугыш, кан-коюлар туктатылсын иде теләде.
"Аллаhу Тәгалә ил-көннәргә тынычлык урнаштырсын, сугыш, кан каюлар тукталып, ир-егетләребез hәм хатын-кызларыбыз сугыш сафларында hәлак булмыйча, туган ватан, газиз нигез, кадерле гаиләләлеренә Җиңү белән кайтырга насыйп кылса иде! Кайта алмаган, шәһид булганнарга Аллаh Җәннәт әһелләре булуларын насыйп әйлэсен! Ислам динебезгә көн һәм үсеш, динебез, милләтебез һәм ватаныбыз өчен фидакярь хезмәт иткәннәргә, ил hәм ватан файдасына тырышканнарга Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсен, җөмләсеннән разый әйләсен!" - диде ул.
Ураза гаете котлы булсын! Өйләрегездә бәрәкәт булсын!
🙏11👍9❤5👎2❤🔥1🔥1
Бүген гает намазына Петербур Җәмигъ мәчетенә 150 мең кеше килгән.
Барлыгы Петербур мәчетләрендәге бәйрәм намазында 250 мең катнашкан.
Бу хакта Петербур һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итте.

❤🔥16👍6👎1
Мьянмада җир тетрәү корбаннары 1700гә җиткән
Бу хакта илнең хәрби башлыгына сылтанып BBC хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 3400ләп кеше яраланган, 300 кеше әле дә хәбәрсез югалган дип санала.
▪️28 мартта Мьянма һәм Таиландта көчле җир тетрәү булды. Бангкокта җимерекләр астында кимендә 43 эшче калды.
Зилзилә Мандалай шәһәреннән 33 км ераклыкта булды. Бу шәһәрдә 1,2 млн кеше яши. Кытай сейсмология идарәсе мәгълүматынча, җир тетрәү магнитудасы 7,9 дәрәҗә булган. 12 минуттан Мьянмада җир икенче тапкыр тетрәде.

😱1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген гает намазына Петербур Җәмигъ мәчетенә 150 мең кеше килгән. Барлыгы Петербур мәчетләрендәге бәйрәм намазында 250 мең катнашкан. Бу хакта Петербур һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итте.
Урамнарда, сугыш җимерекләре арасында, стадионнарда: дөнья мөселманнары Рамазан гаетен ничек каршылады.
1. Мәскәү җәһәре Җәмигъ мәчетенә 80 меңнән артык кеше җыелган.
2. Казанның Мәрҗани мәчетендә озак еллардан соң гает намазы укылды.
3. Албаниянең Тирана шәһәре.
4. Әфганстанның Кабул шәһәре.
5. Уфаның Ләлә мәчетендә Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин бәйрәм вәгазе укыды.
6. Катарның Әл-Райан шәһәре.
7. Газзәдә бәйрәм намазы.
Тулы фотогалерея монда: https://smarturl.click/Zy0Rd

❤10👍2👎1🔥1
Бүген кич балаларыгызга татар телендә әкият тыңларга теләсәгез, Әйдә!Online проекты "Үги кыз" әкиятен тыңларга тәкъдим итә.
Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән.
Тексты монда: https://smarturl.click/WEOk

Азатлык Радиосы
Үги кыз (татарская народная сказка)
Сегодня читаем одну из самых известных татарских сказок – Үги кыз (падчерица). Текст сказки адаптирован для изучающих язык, мы записали красивую аудиосказку, добавили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!
👍7❤5🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 31 март, дүшәмбе. Азатлык Радиосы әлегә булган яңалыклар белән таныштыра.
🔸Төнлә Мурманскида билгесез кеше күп катлы йорт түбәсеннән ут ачкан. Ул нигездә ЮХИДИ, полиция машиналарына аткан. Зыян күрүчеләр юк, диелә. ТАСС хәбәр итүенчә, куәт оешмасы хезмәткәрләре ут ачучыны яралаган, аның хәле авыр.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Мәскәү Украинада утны туктату турындагы сөйләшүләрне өзсә, Русия нефтенә икенчел җыем (пошлиналар) кертү белән янады.
🔸Якшәмбе көнне Русия армиясенең Харьковтагы хәрби һоспитальга һөҗүмендә ике кеше һәлак булган, 55 кеше төрле җәрәхәтләр алган, шуларның бишесе - балалар. Бу хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итте.
🔸Иран атом программасы турында АКШ белән турыдан-туры сөйләшүләрдән баш тарткан. Элегрәк Axios Трамп яңа атом програмы килешүен булдыру өчен Иранга ике ай вакыт биргән дип язды.
🔸Бүгеннән Алексеевски-Әлмәт трассасы түләүле булды. Аны биш көн эчендә түләргә кирәк.

😢2
Казанның меңъеллыгы уңаеннан ясалган һәм "Кремль" метро станциясен бизәп торган Елан (Зилант) сынын шәхси инвесторга сатканнар
"Бизнес Online" язуынча, аны эшмәкәр Дмитрий Еремеев нигез салган Fix IT-холдингы сатып алган. Хәзерге вакытта Елан сыны оешманың Тельман урамындагы баш офисы капка төбен бизәп тора, диелә.
1,5 метр биеклектәге металл сынны 2005 елда Казан рәссамы Марат Гобәйдуллин диплом эшенә ясаган. Сынны ясауга ике айлап вакыт киткән, соңрак рәссам аны шәһәргә бүләк итә.
Кремль янында Елан алты ел буе торды, әмма "Рубин"ның бер Мәскәү клубы белән матчыннан соң, Мәскәү фанатлары җиңелүләренә борчылып, Еланның канатларын, койрыгын бөгеп ташлаган, сынга зыян салган иде.
Бу хәлдән соң Гобәйдуллин сынны алыштырырга тәкъдим итте, ә искесен төзәтеп, сатуга чыгарды.
Зилант үзенең сатып алучысын 2011 елдан бирле көтте - Avito-дагы бәясе 1 млн сумнан 4,5 млн сумга кадәр артты. Fix аны рәссамның хатыныннан сатып алган, рәссам үзе 2021 елда вафат булды.

👌5
Көн язмасы: Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?
Төркиядә киңкүләм протест чаралары дәвам итә. Моңа Истанбул мэры Әкрам Имамоглуның ришвәтчелек һәм террорчылыкны яклауда гаепләнеп кулга алынуы сәбәп булды. Имамоглу – Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның төп көндәше булып санала, ул киләсе президент сайлавында оппозиция исеменнән катнашачагын белдерде.
Протестлар атнасы дәвамында ил буйлап кимендә 1100дән артык кеше тоткарланды. Имамоглуны тоткарлауга каршы күпчелек митинглар тыныч узса да, Истанбул, Әнкара һәм Измир кебек зур шәһәрләрдә полиция белән протест белдерүчеләр арасында каты бәрелешләр турында да хәбәр ителә. Иминлек хезмәткәрләре халыкка каршы су сиптергечләр һәм күз яше чыгара торган газ куллана.
Төркиядә бүген барган вакыйгалар бөтен дөньяга сизелерлек тәэсир ясарга мөмкин. Азатлык Радиосы хәзерге протестларның Төркиянең татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен тәкъдим итә.
"Имамоглуның чын гаебе була аламы? Истанбул кебек зур финанс һәм төзелеш үзәген җитәкләп, бөтенләй ришвәт схемаларында катнашмый мөмкинме? Бәлки, ришвәтчелектә катнашуы мөмкиндер дә – чөнки башкача мондый эре шәһәрне ничек идарә итеп була икәнен күз алдыма китерүе кыен. Әмма Төркиядә террорчы оешма дип танылган Көрдистан Эшче фиркасе (РПК) белән хезмәттәшлек итү – юк, әлбәттә. Алай да, бу оешма белән тыныч диалог урнаштырырга омтылышларда Имамоглу катнашкан булуы ихтимал. Әмма бит нәкъ шундый ук омтылышларны Эрдоган үзе дә ясый, — дип саный сәясәт белгече Василий Семенов.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?
Төркиядә бүген барган вакыйгалар бөтен дөньяга сизелерлек тәэсир ясарга мөмкин. Азатлык Радиосы хәзерге протестларның Төркиянең татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен…
👍5❤2👎1