🗝Казан кунакханәләренә ихтыяҗ икеләтә кимегән. Сәбәбе — югары хаклар.
2025 елның беренче өч аенда Казан кунакханәләре нибары 25-35%ка гына тулган. Узган елны бу сан 45-55% иде. Татарстан Туризм комитеты мәгълүматларына күрә туристларны югары бәяләр куркыта.
2024 елда ике кешелек номерның бәясе уртача алганда 5 600 сум тәшкил иткән.
Казанның Отельләр ассоциациясе дә ихтыяҗ кимүне раслый: туристлар башка шәһәрләрне сайлый башлаган, диләр.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👏4😱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 апрель, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Кытай гаскәрләре Тайван янында хәрби күнегүләр башлады. Кытай моны "сепаратистик көчләргә каты кисәтү" дип атады.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Владимир Путин Украинадагы сугышны туктатуга ризалашыр дип өметләнә. Трамп сүзләренчә, ул Русия нефтенә икенчел санкцияләр кертергә теләми, ләкин прогресс булмаса, моңа барырга туры киләчәк.
🔸Израил хәрбиләре Бәйрутның көньягына һөҗүм итте. Һөҗүмнең төп һәдәфе "Хизбулла" сугышчысы булды дип белдерделәр. Reuters хәбәренчә, Лүбнән башкаласы өстеннән хәрби очкычлар очкан, бөтен шәһәрдә куәтле шартлаулар булган.
🔸1 апрельдән Русия мәктәпләре урыс теле белмәгән мигрант балаларын кабул итми башлаячак. Мәктәпкә барганчы, балалар тест узарга тиеш.

🔥2🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала? Төркиядә киңкүләм протест чаралары дәвам итә. Моңа Истанбул мэры Әкрам Имамоглуның ришвәтчелек һәм террорчылыкны яклауда гаепләнеп кулга алынуы сәбәп булды. Имамоглу – Төркия президенты Рәҗәп…
"Төркиядәге хәлләр Татарстан һәм Башкортстанга мөнәсәбәтләренә янамый"
Төркиядә протестлар дәвам итә. Моңа Истанбул мэры Әкрам Имамоглуның ришвәтчелек һәм террорчылыкны яклауда гаепләнеп кулга алынуы сәбәп булды. Имамоглу – Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның төп көндәше булып санала, ул киләсе президент сайлавында оппозиция исеменнән катнашачагын белдерде.
Бу протестлар татар-башкорт дөньясына йогынты ясый аламы?
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, хәзер барган протестлар Эрдоган хакимиятенә янамый.
Русиядә мобилизациядән соң күп кенә татар-башкорт Төркиягә килгән, ләкин ул вакытта аларның күпчелегенә илдә яшәү рөхсәтләре бирелмәгән. Әмма бу Төркия хакимиятенең төрки халыкларга битарафлыгын аңлатмый, дип саный Айсин.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

— Төркиянең татар-башкорт халыклары белән мөнәсәбәттә бары тик хакимияткә оппозиция килү очрагында гына нәрсәдер үзгәрә ала, әлегә мондый ихтималлык күренми. Җөмһүрият халык фиркасенең дөньяга карашы бераз башкача, төрки дөнья да алар өчен беренче урында түгел. Мин күзәткәнчә, аларның беренчел күз уңында – Төркия үзе, аның эчендәге процесслар.Эрдоган исә тышкы һәм эчке сәясәтне аермый. Аңа төрки дөнья бердәмлеге темасы дә якын. Аерым алганда, Эрдоган Татарстанны яхшы белгән кеше, Миңнеханов белән дә аның мөнәсәбәтләре бар. Бу яктан, Төркиянең татар-башкортка мөнәсәбәте илдә хакимият алышыну белән үзгәрә ала, ләкин никадәргә – фаразлау кыен, — диде ул.
Русиядә мобилизациядән соң күп кенә татар-башкорт Төркиягә килгән, ләкин ул вакытта аларның күпчелегенә илдә яшәү рөхсәтләре бирелмәгән. Әмма бу Төркия хакимиятенең төрки халыкларга битарафлыгын аңлатмый, дип саный Айсин.
— Төп фундаменталь хата шунда: без әлегә кадәр хакимият, элита эчендә, аларга якын кешеләр белән эшләмибез. Ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр кирәк, әмма алар гына җитми, булган проблемнарны җиткерергә, кирәкле кешеләр аша кабинетларга кертергә, аңлата белергә кирәк. Заманында Төркиядә Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйлар хакимият эчендә, аңа якын эш иткән, кирәкле проблемнарны шулай итеп чишкән. Татар-башкортка бүген шундый лоббизм осталыклары җитми дип уйлыйм. Бүген бөтен илләр шулай гына эш итә, лоббизм көчең булмаса, берни эшли алмыйсың, — дип аңлатты Азатлыкка Руслан Айсин.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
👍3🥴1
"Ят агентлар" Башкортстанның дәүләт хакимияте оешмаларында эшли алмаячак.
Бу хактагы канунны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалады.
Үзгәрешләр “Башкортстан башлыгы турында” һәм “Башкортстанның Дәүләт Җыены – Корылтай турында” кануннарына кертелгән.
Республика депутатлары фикеренчә, канун дәүләт иминлеген һәм суверенитетны тәэмин итәчәк.
🔹Татарстан Дәүләт шурасы моңа охшаш үзгәрешләрне 2023 елда ук кабул иткән иде. Аларга ярашлы, “ят агент”лар дәүләт һәм муниципаль хезмәтендә эшли алмаячак. Шулай ук аларга сайлау һәм референдум комиссияләрендә әгъза булу тыелачак.
Моннан тыш, Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннанмәхрүм иткәннәр иде. Шулай ук театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карары чыкты.

😁3🤬1
Флера Ганиева: хөкүмәт Татар дәүләт һуманитар институтын саклап кала алмады
Татар дәүләт һуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева институт оешмаганлык аркасында милли университетка әйләнеп китә алмады дип саный. Бу хакта ул Интертатка биргән интервьюсында әйткән.
Шулай ук ул хөкүмәт тотынса, бу эшне башкарып чыга алыр иде дип уйлый:
🔸Милли университеты идеясы Татарстан парламентында 1994 елда күтәрелә башлаган иде. Ләкин әлегә кадәр аның тормышка аша алганы юк. Соңгы елларда Мәскәү басымы белән Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту да чикләнде.

"Ул вакытта Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев институт ректоры Васил Гарифуллинга: «Менә бу милли университет булачак, шуңа дип төзелгән бина, шулай дип кабул итегез», – диде. Күз алдына китерегез, нинди мөмкинлекләр, теләкләр бар иде, әмма мөмкинлекнең килеп җитмәгән бер ягы бар иде: милли университетның нигезен салырлык укытучылар коллективы, базасы оешып җитмәгән иде", ди Ганиева.
Шулай ук ул хөкүмәт тотынса, бу эшне башкарып чыга алыр иде дип уйлый:
– Ул вакытта Туфан Миңнуллинга бик үпкәләп йөрдем. «Татар теле» дип сөйләшәсез. Әгәр трибунага чыгып, Һуманитар институтны һичьюгы институт буларак кына да саклап калуны син сөйләгән булсаң, Туфан, бу мәсьәлә кузгалган булыр иде», – дидем. Кызганыч, шул дәрәҗәдә кузгатылмады. «Без яшик әле, безне үстерегез әле», – дип чакыру гына җитми. Ул – хөкүмәт вазифасы, аның бурычы. Без үз бурычыбызны бик теләп дәвам итәр идек. Әле берзаман югарырак дәрәҗәдә бу фикергә кире кайтылыр, дип уйлыйм. Технологлар берзаман гуманитар белем кирәк икәнен аңлар.
🔸Милли университеты идеясы Татарстан парламентында 1994 елда күтәрелә башлаган иде. Ләкин әлегә кадәр аның тормышка аша алганы юк. Соңгы елларда Мәскәү басымы белән Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту да чикләнде.
💯9💔8👍2🤡2🔥1😢1🙈1
Татар милли университеты булдыру омтылышлары
1994 ел 20 июль. Депутат Фәндәс Сафиуллин Татарстан Югары Советында өч көнгә сузылган бәхәсләрдән соң, Милли университет булдыру мәсьәләсен үткәрүгә ирешә. Югары Совет Милли университет 1995 елда булырга тиеш дигән карар чыгара. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров та бу идеяне күтәреп ала.
Казан университетының ул вакыттагы ректоры Геннадий Коноплев, галим Миркасыйм Госманов Милли университет булдыру өчен ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерәләр. Әлеге уку йортында эш башлау һәм студентларны беренче чыгарлышыка кадәр үзләрендә әзерләү тәкъдиме белән чыгалар.
1995 ел ахырында, Сабиров хөкүмәт җитәкчесе вазифасыннан киткәч, Милли университет булдыру эше туктатыла.
Дәүләт Советында бер төркем татар депутатлары әлеге милли уку йортын булдыру тәкъдимен янә күп тапкырлар күтәрә.
1996 елда Татарстан хөкүмәте Һуманитар институт ачарга мәҗбүр була. Институтка бернинди җиһазлары булмаган, ташландык балалар бакчасы бинасы бирелә.
Әлеге һуманитар институны Казан дәүләт педагогия институты белән кушкач Милли югары уку йорты эреп юкка чыга. Пединститут Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты итеп үзгәртелә.
2009 ел 21 октябрь. Русиянең ул вакыттагы президенты Дмитрий Медведев Казан дәүләт университеты нигезендә Идел буе федераль университеты булдыру фәрманы имзалый. Әлеге уку йортына Чаллыдагы, Алабугадагы, Казандагы педагогия институтлары, шул исәптән, Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты да кушыла. КФУда Татар факультеты бетерелә.
2017 елда Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республикалар дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң Милли университет булдыру фикере кабат күтәрелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә итте.
2018 елдан Татарстанда милли белгечләр заказ белән генә әзерләнә.

Азатлык Радиосы
"Гафуровка акча гына кирәк". Ни өчен Татарстан милли институт торгызуны КФУга тапшыра?
Татар җәмәгатьчелегенең милли университет булдыру хыялы кабат юкка чыгарга охшый. Узган ел Рөстәм Миңнеханов торгызырга вәгъдә биргән милли педагогика институтын КФУ карамагына тапшырмакчылар. Белгечләр моны "Гафуров акча эшләп калачак, институт шуның белән…
🔥6😢4❤1🤬1
Татар милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовның сак астында тотуны тагын ике айга озайттылар.
Ул Казан тикшерү изоляторларының берсендә утыра.
Активистны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Эшнең нечкәлекләре, төгәл гаепләүләр турында әлегәчә анык мәгълүмат юк, чөнки хакимияттән бу хакта рәсми хәбәр булмады.
Мемориал мәгълүматынча, Вәлиәхмәтов Русия армиясен кабаттан дискредитацияләүдә (Җинаять кодексының 208.3 маддәсе 1нче бүлеге) һәм интернетта террорчылыкны аклауда (205.2 маддәнең 2нче бүлеге) гаепләнә.
Имеш, Вәлиәхмәтов Вконтактеда Украинадагы сугышка каршы биш пост чыгарган. Террорчылыкны аклауга маддәсенә килгәндә, активист Вконтактеда “Русия азатлыгы” легионының русияләргә мөрәҗәгатен урнаштыру белән бәйле диелә.
Фото Ватсап чатларының берсеннән.

🤬16😢6🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 апрель, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Һолливуд актеры Вэл Килмер 65 яшендә үпкә ялкынсынуыннан Лос-Анджелеста вафат булган дип яза The New York Times. Килмер "Дорз" (1991) фильмында Джим Моррис, "Бэтмен мәңгегә" (1995) фильмында Бэтмен рольләре белән танылды.
🔸Русиянең инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев бу атнада Вашингтонда АКШның махсус вәкиле Стив Уиткофф белән очрашачак дип хәбәр итте CNN.
🔸Кремль Украинадагы сугышны туктатудан баш тартса, АКШның 50 сенаторы Русиягә санкцияләрне көчәйтүне хуплап тавыш бирергә әзерлеген белдерде.
🔸Мьянмада җир тетрәү корбаннары саны 2886га җиткән, тагын 4700ләп кеше яраланган.
🔸Нью-Джерсидан демократ сенатор Кори Букер Сенатта АКШ президенты Доналд Трамп сәясәтен тәнкыйтьләп 25 сәгать 4 минутлык чыгыш ясады. Моңа кадәр иң озын чыгышны 1957 елда демократ сенатор Стром Термонд ясаган иде. Аның нотыгы 24 сәгать 18 минут дәвам итте.

🔥4
2024 елда КамАЗ ширкәтенең чиста кереме 28 тапкыр кимегән
Русиянең йөк машиналары җитештерүче иң эре ширкәте 2024 елда 731 млн сум чиста керем алган. Бу хакта КамАЗның финанс хисабына сылтанып "Ведомости" яза. 2023 елда ширкәтнең чиста кереме 20,4 млрд сум тәшкил иткән.
Бу, аерым алганда санкцияләр йогынтысы белән бәйле
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.

"2024 ел шундый нәтиҗәләр китерер дип фаразлаган идек. КамАЗга санкцияләр басым ясый, ширкәт импортны алмаштыру програмын һәм җитештерүне яңарту, яңа модельләр чыгару проектларын дәвам итә", дигән КамАЗның матбугат хезмәте
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
👍2👏2👀1
Татарстаннан срочникны үтергән офицер Украинадагы сугышка киткән
Былтыр көз Уссурийски полигонында Татарстаннан 19 яшьлек срочник Артем Антоновны атып үтергән 22 яшьлек офицер Александр Емельянов Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән һәм Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта Антонов туганнары хәбәр итә. Мәхкәмә сайтыннан күренүенчә, Емельяновка чыгарылган хөкем карары туктатылып тора.
— Минем туганым 19 яшьлек Артемийны 2024 елның 21 октябрендә армиядә 22 яшьлек лейтенант атып үтерде. Армия бүген концлагерь, —дидп язды Екатерина
— Бу лейтенант кайда соң хәзер? — дип сорады Ильмира.
— Туганнары әйтүләренчә, ул Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән,
Былтыр көз Приморье төбәгендә рекрут хезмәтендә коточкыч гадәттән тыш вакыйга турында билгеле булды. "Ильинский" полигонында Татарстаннан 19 яшьлек Артём Антоновның башына аткан булганнар, ул шунда ук үлгән. Якыннары һәм туганнары фикеренчә, лейтенант утны солдатларның чираттагы тапкыр контракт имзалаудан баш тартуыннан соң ачкан.
Тулырак монда укыгыз

Былтыр көз Уссурийски полигонында Татарстаннан 19 яшьлек срочник Артем Антоновны атып үтергән 22 яшьлек офицер Александр Емельянов Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән һәм Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта Антонов туганнары хәбәр итә. Мәхкәмә…
🤬4👍1😢1
Башкортча "Һомай" җыры дөнья чартында беренче унлыкка керде
Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры Shazam дөньякүләм чартында беренче унлыкка чыккан. Җыр хәзер җиденче урында һәм, аерым алганда, Леди Гаганың “Абракадабра” җырын да узып киткән. Русия күләмендә “Һомай” беренче урында.
AY YOLA башкаруында бу башкорт җыры социаль челтәрләрне берничә атна элек яулап алды.
Җыр аеруча Казакъстанда популярлык казанды. Шулай да башкорт тел активистлары җырчыны һәм җырны тәнкыйтьләп чыкты. Башкаручының башкорт теле начар, сүзләрне дөрес әйтми дип язучылар да җитәрлек.
Былтыр АИГЕЛның татар телендә "Пыяла" җыры популярлашып киткән иде. Ул дөнья һәм Русия чартларында беренче урыннарга менде

👍28🥰3🥱3👎1👏1
Уфадагы шифаханәнең зур өлешен Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр
Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Башкортстан башлыгы мин инде акча таптым (50 млн сум) диде, әмма төзелеш өчен кем түләгәнен әйтмәде.
— Аны өч-дүрт айдан ачарга кирәк булачак. Ягъни безнең сугышчылар кайтуга заманча таләпләргә туры килгән үзәк булырга тиеш, — диде Хәбиров.
Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 5 109 кеше һәлак булган. Республика ачыкланган үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында бара.
Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/nyaO7

🤮9🤬6👍2
Арча районы башлыгы берләштерелгән аграр университетын җитәкләячәк
Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев иртәгә вазифасыннан китәчәк. Нуриев үзенең китүен журналистларга да раслаган. Ул Казан дәүләт аграр университетын җитәкләячәк дип фаразлана. Ләкин әлегә фәрман күренми.
Арча районына башлык итеп Татарстанның баш ветеринария идарәсе мөдире Алмаз Хисаметдиновны китерәчәкләр. Рәсми рәвештә аны иртәгә район шурасы утырышында тәкъдим итәчәкләр.
1 апрельдән Казан аграр университетына Казан дәүләт ветеринария академиясен һәм Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтын (ТИПКА) куштылар. Яңа уку йорты Казан дәүләт аграр университеты атамасын саклаячак.

👍5🔥2
Татар милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тотуны тагын ике айга озайттылар.
Вәлиәхмәтов кем ул һәм ул нидә гаепләнә – без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
Вәлиәхмәтов кем ул һәм ул нидә гаепләнә – без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
💔17😢9🤬4👍1🔥1😭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 3 апрель, атнакич иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?
🔵 АКШ президенты Дональд Трамп берничә дистә илдән кертелгән тауарларга дәүләт җыемы (пошлина) кертү турында карар имзалады. Төп җыем 10% тәшкил итәчәк. Исемлектә Казакъстан, Төркия дә бар, Русия юк.
🔵 Екатеринбургта Навальный тарафдары Леонид Волковның әтисе Михаил Волков тоткарланган. Җирле медиа хәбәр иткәнчә, аңа каршы ФБК хисабына акча күчерү сәбәпле "экстремист оешманы" финанслау турында җинаять эше ачылган.
🔵 Башкортстанда соңгы тәүлектә тагын дүрт урынны су баскан. Иң зур күтәрелеш Мәләвез районының Тор елгасында күзәтелә.
🔵 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәҗикстан башкаласына килде. Ул анда Тәҗикстан җитәкчелеге белән очрашачак һәм Согыд өлкәсе хакимияте белән сөйләшүләр алып барачак дип көтелә.
🔵 РФ Туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев Вашингтонда АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф белән очрашты, дип хәбәр итә Reuters. Сөйләшү эчтәлеге әлегә билгеле түгел.
🔵 Мьянмада җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны арта бара. Рәсми мәгълүматка күрә, һәлак булучылар саны 3 меңнән арткан, зыян күрүчеләр саны 5 меңгә якынлашкан.
Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤2🔥1🥰1
Татарстан белән Башкортстан бергәләп Абхазиядә Сухуми яр буен торгызачаклар
Бу хакта Русия президенты идарәсеннән Сергей Кириенко белдерде. Ул Башкортстан белән Татарстанның эшне оештыруда һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен әйтте.
— Яр буеның зур өлешен тугандаш төбәкләр үз өстенә алачак. Әлеге эшкә Абхазия бизнесы да кушылыр дип өметләнәм, — диде ул РБК басмасына.
▪️Русия җитәкчелеге Татарстан белән Башкортстанны еш кына чит илләрнең үзенеке дип санаган җирләрендә төзекләндерү эшләре өчен куллана. Мисал өчен, Украинадан басып алынган Луһински өлкәсендәге берничә шәһәрне Татарстан белән Башкортстан "карамагына" биргәннәр. Ике республика бу шәһәрләрдә төзелеш, төзекләндерү, инфраструктураны яңарту белән шөгыльләнә.
РБК-Уфа фотосы

🤮14🖕13🤡4😡3👍1😢1💩1
"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды
Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган. Карар үз көченә кергәч, һәйкәлне бер ай эчендә куелган урыныннан алырга кирәк булачак.
Самарның "Туган тел" җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров моны сәяси карар дип саный. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров исә журналистларга әлеге объект конгресс белән килештерелмәде дигән.
Бу хакта көн язмасын Азатлык сайтында укыгыз.

Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган. Карар үз көченә кергәч, һәйкәлне бер ай эчендә куелган урыныннан алырга кирәк булачак.…
🤬29👍4👎3🖕1🙈1