Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Атна фотосурәтләренә дә күз салыйк:

1 – Ишембай районы Көзән авылында мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре Украинадагы сугыш өчен маскировка челтәре үргән.
2 – Пакъстанда Ураза гаете намазын 31 мартта укыдылар. Карачи шәһәре.
3 – Украинада сугыш барган көнчыгышында Констатиновка шәһәреннән Павлоград шелтерына эвакуацияләү.
4 – Израил һөҗүмнәрендә үлгән Фәләстин халкын соңгы юлга озату, Хан-Юнис шәһәре.
5 – Сербиянең Нови-Сад тимер юл станциясендә түбә җимерелеп 15 кеше һәлак булганнан соң башланган каршылык чаралары дәвам итә.

Атнаның башка фотосурәтләре – безнең җыелмада, кереп карагыз!
👍4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Болоньяда "Татар туе" тамашасына йөзләп итальян килгән 👨👩 Болонья шәһәрендә укып яшәүче татар студентлары итальяннарны татар туена чакырган, татар ризыклары белән сыйлаган. Төп сый токмачлы аш белән чәкчәк булган. Чара Италиядә оешкан "Туран" ассоциациясенә…
Безнең Әйдә! Online проектында бу көннәрдә чыккан "Татар туе турында ниләр беләсез?" дигән сынауда үз белемнәрегезне тикшерергә тәкъдим итәбез. Сынау урыс телендә:

➡️ https://www.azatliq.org/a/33362049.html
(Тест VPN ярдәмендә ачыла)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤7👎1
Хәерле иртәләр! Яңа атнаны башлыйбыз, 7 апрель иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?

▪️Украинаның Кривой Рог шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 20 кешегә җиткән, дип белдерә җирле хакимият. Алар арасында – тугыз бала. Шәһәрдә матәм игълан ителгән.

▪️Америка керткән импорт җыемнарыннан соң Азиянең иң зур биржаларында сәүдә кискен төшү белән ачылды. Япониянең Nikkei индексы 8 проценттан артык, Тайвань һәм Һонконг биржалары индекслары 10 процентка якын төшкән.

▪️Татарстанда экологиягә багышланган ТВ тапшырулар чыгару өчен 1,1 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тапшырулар республиканың ике телеканалында күрсәтеләчәк. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

▪️Башкортстанның кайбер елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелүе дәвам итә. Аеруча Караидел һәм Нуриман районнарында Уфа елгасы, Дуван районында Ай елгасында су дәрәҗәсе күтәрелә.

▪️Көньяк Кореядә яңа президент сайлавы 3 июньгә билгеләнде. Узган атна Конституция мәхкәмәсе президент Юн Сок Ёльнең хәрби хәл кертү омтылышы аркасында импичментны раслап, аны хакимияттән читләштерде.

▪️Русия Баш прокуратурасы Япониянең "Төньяк җирләр мәсьәләләре берлеге"н "теләнмәгән оешма" дип игълан итте.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
👍5🔥1
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын ни өчен тыйды?

Азатлыкта көн язмасын укырга тәкъдим итәбез. Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип таныды һәм аны тыйды.

Активист үзенең китабы аша башкорт халкының "һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлеккә омтылып яшәвен" әйтергә телим ди, китапны тыю "аңа кызыксыну гына уятыр" дип саный.

Социолог Дмитрий Дубровский исә, "антиэкстремистик кануннар Русия хакимиятенә бик уңайлы булып чыкты" дип уйлый.

👉 Бу хакта Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4❤1😁1🥱1
Telegram-нан "ВЧК-ОГПУ" каналының югалуы Русиядә бәйсез медиа чаралары өчен яңа куркыныч тудыра ала

Дүшәмбегә каршы төндә көч структуралары турындагы мәгълүматны чыгара торган һәм Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнгән "ВЧК-ОГПУ" каналы юкка чыкты. Аның идарәчеләре фикеренчә, миллионнан артык язылучысы булган бу каналны мессенджер Россия хакимияте таләбе буенча бетерергә мөмкин.

Telegram үзе каналны бетерү турында рәсми белдерү ясамады. Бу гамәл, чыннан да, хакимият йогынтысы нәтиҗәсе булса — бу Русиядә Telegram-га бәйле бәйсез медиа өчен җитди янау булып тора, дип яза "Агентство" басмасы.

Telegram бүгенге көндә YouTube белән беррәттән Русия эчендә бәясез мәгълүмат таратуның төп платформасы булып кала.

@azatliqradiosi
❗️Оренбур мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә 5 гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте

Илмира Әхәтова, Азат Кусарбаев, Айдар Магадаев һәм Сания Үзәнбаева 5,5 елга колониягә хөкем ителде, ә Азамат Әминевка 4,5 ел бирелде.

Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.

Прокуратура гаепләнүчеләр өчен күпкә кырысрак җәза сораган.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔7😢1
Тибетта андагы Кытай хакимиятеннән мәктәпләргә тибет телен кайтаруны таләп итәләр

Рәсми Кытай тибет халкының үз телен куллануга хокукы бар дип ышандырса да, чынлыкта бу тел кысрыклана, ди белгечләр. Интернет кулланучылары мәктәпләрдә тибет теле укытылуын торгызырга таләп итәләр.

Аерым алганда, 2020 елда Тибеттагы барлык башлангыч һәм урта мәктәпләрдә төп укыту теле итеп кытай теле билгеләнгән иде. 2023 елда көллиятләргә керү имтиханнары кытай телендә генә үткәрелә башлады.

— Кытай хакимияте тибет телен көндәлек тормышта файдасыз дәрәҗәгә җиткерү өчен барысын да эшли. Хәзер ул белем алу һәм эш табу өчен дә кирәксез телгә әйләндерелә, — дип белдерде Тибет сәясәте институты мөдире Дава Церинг.


👉 Бу хакта тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
😱4😢4👍2👎1🕊1
Журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулауда" гаепләү белдерелергә мөмкин.

Җинаять эше ачуга сәбәп булган фильм лингивстик экспертиза узган, аның нәтиҗәләре Искәндәр Сираҗига каршы дип язды журналистның хатыны Эльмира.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬8
7 апрель киченә билгеле булган кайбер хәбәрләр кыскача:

🟠Русия президенты "теләнмәгән" һәм "экстремистик" ресурсларда реклам урнаштыруны тыю турында канун имзалады. Беренче чиратта, бу Instagram белән Facebook-ка кагыла.

🟠Дональд Трамп Кытайга өстәмә 50% җыем белән яный. Бу җыем Пекин АКШ тарифларына җавап чараларны кире какмаса кертелергә мөмкин, ди ул.

🟠АКШ, Европа һәм Азия биржа индекслары кискен төшә. Русиянең Urals нефте бәясе бер мичкә өчен 50 долларга якынайды — бу ике ел эчендә булган иң түбән бәя.

🟠"Медиазона"ның элекке нашире Петр Верзиловны "дәүләткә хыянәт" эше нигезендә читтән торып кулга алу карарын чыгарганнар.

🟠Telegram "ВЧК-ОГПУ" каналын томалавын кире какты, аны канал хуҗалары яки каналны үз кулына төшергән кешеләр бетергән мөмкин дип белдерде. Канал хуҗалары моны кире кага.

Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм тыныч кичләр телибез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Томан сәбәпле "Казан" халыкара һава аланында дүрт очкыч очып китә алмый, сигезе төшеп утыра алмый.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Кытайга яңа зур салымнар кертергә янады. Моңа карамастан, Азиянең күпчелек биржалары сишәмбе күтәрелеш белән ачылды һәм кичәге төшүне өлешчә каплады.

🔸Шулай ук Доналд Трамп Газзә секторында Америка солдатларын (миротворецларын) кертү нияте турында белдерде. Ул бу җирләрне "бик тә мөһим күчемсез милек объекты" дип атады. Трамп сүзләренчә, әгәр аннан бөтен фәләстиннәрне төрле башка илләргә таратып бетерсәң, бу җирләр "ирекле мәйданга" әйләнәчәк.

🔸Телеграм Роскомнадзор таләбе белән 373 меңнән артык пост яки каналны бетергән. Оешма шулай ук Телеграмнан ВЧК-ОГПУ материалларын һәм каналның үзен "фейклар һәм экстермизм аркасында" бетерүне таләп иткән. Бу хакта ТАСС яза.

🔸Башкорт дәүләт университетында гомере буена татар телен укыткан танылган фән эшлеклесе, укытучы, журналист Бәйнә Сәлимгәрәева вафат. Аңа 92 яшь иде. Галимә белән бүген хушлашалар.
😭3👍2✍1❤1
Башкортстанда татар теле дәреслекләре авторы, журналист, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева вафат

Ул соңгы елларда каты авырды.

Бәйнә Салихҗан кызы Сәлимгәрәева 1933 елда Кушнаренко районының Тартыш авылында туган. 1952 елда – Кушнаренко педагогия училищесын, 1956 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1957 елдан 1962 елга кадәр "Кызыл таң" газетында эшли. 1962-2000 елларда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта. Филология фәннәре кандидаты, доцент.

Төп эшеннән аерылмыйча, 1993-96 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында да эшли, 2000-2006 елларда Башкортстан белемне үстерү институтында укыта.

Бәйнә Салихҗан кызы – татар телен укыту методикасына багышланган берничә китап авторы, Башкортстан мәктәпләре өчен урындагы материаллар нигезендә 1-11нче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторлары коллективының гыйльми җитәкчесе, Фәнисә Гафурова белән берлектә икенче, өченче, дүртенче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторы.
😢16👍2😭1
"Баймак эше": аналы-уллы Үзәнбаевларның тоткарлану тарихы

Кичә Оренбур мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә 5 гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте. Алар арасында Сания Үзәнбаева да бар. Аңа 5,5 ел колония бирелде.
7 февральдә аның улы Данис Үзәнбаевка да шушы эш нигезендә хөкем карары чыкты. Ул 4,5 ел колония алды.

39 яшьлек Санияне 22 гыйнварда Сибайда, "Пятерочка" кибетендә тоткарлыйлар. Ул анда сатучы булып эшли. Баймак районы полиция бүлегенә китерәләр һәм улына шалтыратырга кушалар.

— Шул көннәрдә егет "себергә" вахтага китәргә тиеш иде, эшкә яңа гына урнашкан иде, — дип дәвам итә Үзәнбаевларның танышы. — "Әгәр килмәсәң, әниеңне ябабыз, килсәң – үзеңне генә ябарбыз" дигәннәр Саниягә. Улы килгән, ләкин әнисен барыбер җибәрмәгәннәр.

Даниска тоткарланган вакытта 20 яшь була. 2023 елның декабрендә генә армиядән кайтка. Умартачылыкка укыган. Гыйнварда Себергә эшкә чыгып китәргә җыенган.

Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарлаунчыларның иң яше.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬4🤮1
Башкортстанда беренче дигитал имам эшли башлаган

Ясалма интеллектка нигезләнгән махсус бот ислам дине турындагы сорауларга җавап бирә.

Башкортстан мөселманнары диния нәзаратенең яңартылган әсбабы турында республика мөфтие Айнур Биргалин хәбәр итте. Әсбапта шулай ук намаз вакытларын, кыйбла ягын белергә мөмкин. Моннан тыш, шунда ук сәдакә дә җибәреп була.

Әсбап аша республика мәчетләрен дә контрольдә тотмакчылар, мәхәллә кешеләре, мәчетләргә ярдәм итүче волонтерлар шәхси кабинет булдыра ала, аларның активлыгын карап булачак.

Биргалин сүзләренчә, әсбап аша ике атна эчендә 800 мең сум сәдакә җыелган.

Әсбапның да, Башкортстан мөфтиятенең яңа сайтының да башкортчасы юк.

Әле күптән түгел генә мөфти республикада «сәдакәматлар» (банкомат тибында) урнаштырылуы турында хәбә иткән. Анда банк картасы яки телефон аша гына акча җибәреп була. Минималь күләме – 300 сум. Бу яңалык зур шау-шу уятты.

Мондый «сәдакәматлар» Татарстанда 2019 елдан бирле куела башлады.
😁4👍2❤1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага 30 мең сум штраф салганнар Аны дәүләт хакимияте оешмаларына ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче мәгълүмат таратуда гаепле дип тапканнар. Рәхимова гаебен танымаган. Гаепләүгә сәбәп булган видеоны…
Башкортстан Югары мәхкәмәсе «Пруфы» басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага «хакимияткә ихтирмасызлык күрсәткән өчен» салынган штрафны гамәлдә калдырган.

Быел февральдә аны дәүләт хакимияте оешмаларына ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче мәгълүмат таратуда гаепле дип тапканнар иде. Рәхимова гаебен танымады.

Гаепләүгә сәбәп булган видеоны Рәүфә Рәхимова 2020 елның сентябре башында Куштаудагы вакыйгалар эзеннән ясаган булган. Ул видеода "кешенең башкача фикерләвен, аның протест кәефен бастыру өчен хакимияткә иң уңайлы корал — курку" дип белдергән. Шулай ук "хәзер башка чынбарлык килде — кешеләргә гаделлек һәм хокукларын ихтирам итүләре кирәк", дигән.

"Якташлар! Хакимият сезнең курку энергиясе белән туена. Аларга моны эшләргә ирек бирмәгез, үзегезне, хокукларыгызны, җирләрегезне, абруегызны яклагыз", ди Рәүфә Рәхимова мөрәҗәгатенең ахырында.
🥱1