❗️Оренбур мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә 5 гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте
Илмира Әхәтова, Азат Кусарбаев, Айдар Магадаев һәм Сания Үзәнбаева 5,5 елга колониягә хөкем ителде, ә Азамат Әминевка 4,5 ел бирелде.
Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.
Прокуратура гаепләнүчеләр өчен күпкә кырысрак җәза сораган.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

💔7😢1
Тибетта андагы Кытай хакимиятеннән мәктәпләргә тибет телен кайтаруны таләп итәләр
Рәсми Кытай тибет халкының үз телен куллануга хокукы бар дип ышандырса да, чынлыкта бу тел кысрыклана, ди белгечләр. Интернет кулланучылары мәктәпләрдә тибет теле укытылуын торгызырга таләп итәләр.
Аерым алганда, 2020 елда Тибеттагы барлык башлангыч һәм урта мәктәпләрдә төп укыту теле итеп кытай теле билгеләнгән иде. 2023 елда көллиятләргә керү имтиханнары кытай телендә генә үткәрелә башлады.
👉 Бу хакта тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

— Кытай хакимияте тибет телен көндәлек тормышта файдасыз дәрәҗәгә җиткерү өчен барысын да эшли. Хәзер ул белем алу һәм эш табу өчен дә кирәксез телгә әйләндерелә, — дип белдерде Тибет сәясәте институты мөдире Дава Церинг.
👉 Бу хакта тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Тибетта Кытайдан мәктәпләргә тибет телен кайтаруны таләп итәләр
Пекин тибет халкының үз телен куллануга хокукы бар дип ышандырса да, чынлыкта бу тел кысрыклана, ди белгечләр. Интернет кулланучылары мәктәпләрдә тибет теле укытылуын торгызырга таләп итәләр.
😱4😢4👍2👎1🕊1
Журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулауда" гаепләү белдерелергә мөмкин.
Җинаять эше ачуга сәбәп булган фильм лингивстик экспертиза узган, аның нәтиҗәләре Искәндәр Сираҗига каршы дип язды журналистның хатыны Эльмира.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан

🤬8
7 апрель киченә билгеле булган кайбер хәбәрләр кыскача:
🟠 Русия президенты "теләнмәгән" һәм "экстремистик" ресурсларда реклам урнаштыруны тыю турында канун имзалады. Беренче чиратта, бу Instagram белән Facebook-ка кагыла.
🟠 Дональд Трамп Кытайга өстәмә 50% җыем белән яный. Бу җыем Пекин АКШ тарифларына җавап чараларны кире какмаса кертелергә мөмкин, ди ул.
🟠 АКШ, Европа һәм Азия биржа индекслары кискен төшә. Русиянең Urals нефте бәясе бер мичкә өчен 50 долларга якынайды — бу ике ел эчендә булган иң түбән бәя.
🟠 "Медиазона"ның элекке нашире Петр Верзиловны "дәүләткә хыянәт" эше нигезендә читтән торып кулга алу карарын чыгарганнар.
🟠 Telegram "ВЧК-ОГПУ" каналын томалавын кире какты, аны канал хуҗалары яки каналны үз кулына төшергән кешеләр бетергән мөмкин дип белдерде. Канал хуҗалары моны кире кага.
Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм тыныч кичләр телибез!
@azatliqradiosi
Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм тыныч кичләр телибез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Томан сәбәпле "Казан" халыкара һава аланында дүрт очкыч очып китә алмый, сигезе төшеп утыра алмый.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Кытайга яңа зур салымнар кертергә янады. Моңа карамастан, Азиянең күпчелек биржалары сишәмбе күтәрелеш белән ачылды һәм кичәге төшүне өлешчә каплады.
🔸Шулай ук Доналд Трамп Газзә секторында Америка солдатларын (миротворецларын) кертү нияте турында белдерде. Ул бу җирләрне "бик тә мөһим күчемсез милек объекты" дип атады. Трамп сүзләренчә, әгәр аннан бөтен фәләстиннәрне төрле башка илләргә таратып бетерсәң, бу җирләр "ирекле мәйданга" әйләнәчәк.
🔸Телеграм Роскомнадзор таләбе белән 373 меңнән артык пост яки каналны бетергән. Оешма шулай ук Телеграмнан ВЧК-ОГПУ материалларын һәм каналның үзен "фейклар һәм экстермизм аркасында" бетерүне таләп иткән. Бу хакта ТАСС яза.
🔸Башкорт дәүләт университетында гомере буена татар телен укыткан танылган фән эшлеклесе, укытучы, журналист Бәйнә Сәлимгәрәева вафат. Аңа 92 яшь иде. Галимә белән бүген хушлашалар.

😭3👍2✍1❤1
Башкортстанда татар теле дәреслекләре авторы, журналист, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева вафат
Ул соңгы елларда каты авырды.
Бәйнә Салихҗан кызы Сәлимгәрәева 1933 елда Кушнаренко районының Тартыш авылында туган. 1952 елда – Кушнаренко педагогия училищесын, 1956 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1957 елдан 1962 елга кадәр "Кызыл таң" газетында эшли. 1962-2000 елларда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта. Филология фәннәре кандидаты, доцент.
Төп эшеннән аерылмыйча, 1993-96 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында да эшли, 2000-2006 елларда Башкортстан белемне үстерү институтында укыта.
Бәйнә Салихҗан кызы – татар телен укыту методикасына багышланган берничә китап авторы, Башкортстан мәктәпләре өчен урындагы материаллар нигезендә 1-11нче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторлары коллективының гыйльми җитәкчесе, Фәнисә Гафурова белән берлектә икенче, өченче, дүртенче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторы.

😢16👍2😭1
"Баймак эше": аналы-уллы Үзәнбаевларның тоткарлану тарихы
Кичә Оренбур мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә 5 гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте. Алар арасында Сания Үзәнбаева да бар. Аңа 5,5 ел колония бирелде.
7 февральдә аның улы Данис Үзәнбаевка да шушы эш нигезендә хөкем карары чыкты. Ул 4,5 ел колония алды.
39 яшьлек Санияне 22 гыйнварда Сибайда, "Пятерочка" кибетендә тоткарлыйлар. Ул анда сатучы булып эшли. Баймак районы полиция бүлегенә китерәләр һәм улына шалтыратырга кушалар.
— Шул көннәрдә егет "себергә" вахтага китәргә тиеш иде, эшкә яңа гына урнашкан иде, — дип дәвам итә Үзәнбаевларның танышы. — "Әгәр килмәсәң, әниеңне ябабыз, килсәң – үзеңне генә ябарбыз" дигәннәр Саниягә. Улы килгән, ләкин әнисен барыбер җибәрмәгәннәр.
Даниска тоткарланган вакытта 20 яшь була. 2023 елның декабрендә генә армиядән кайтка. Умартачылыкка укыган. Гыйнварда Себергә эшкә чыгып китәргә җыенган.
Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарлаунчыларның иң яше.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

Данис Үзәнбаев иң яше, ә аның әнисе – киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнүче өч хатынның берсе.
Адвокатлары аларның гамәлләрендә җинаять күрми. Беренче эшләр мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин.

🤬4🤮1
Башкортстанда беренче дигитал имам эшли башлаган
Ясалма интеллектка нигезләнгән махсус бот ислам дине турындагы сорауларга җавап бирә.
Башкортстан мөселманнары диния нәзаратенең яңартылган әсбабы турында республика мөфтие Айнур Биргалин хәбәр итте. Әсбапта шулай ук намаз вакытларын, кыйбла ягын белергә мөмкин. Моннан тыш, шунда ук сәдакә дә җибәреп була.
Әсбап аша республика мәчетләрен дә контрольдә тотмакчылар, мәхәллә кешеләре, мәчетләргә ярдәм итүче волонтерлар шәхси кабинет булдыра ала, аларның активлыгын карап булачак.
Биргалин сүзләренчә, әсбап аша ике атна эчендә 800 мең сум сәдакә җыелган.
Әсбапның да, Башкортстан мөфтиятенең яңа сайтының да башкортчасы юк.
Әле күптән түгел генә мөфти республикада «сәдакәматлар» (банкомат тибында) урнаштырылуы турында хәбә иткән. Анда банк картасы яки телефон аша гына акча җибәреп була. Минималь күләме – 300 сум. Бу яңалык зур шау-шу уятты.
Мондый «сәдакәматлар» Татарстанда 2019 елдан бирле куела башлады.

Telegram
ДУМ РБ | Духовное управление мусульман Республики Башкортостан
😁4👍2❤1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага 30 мең сум штраф салганнар Аны дәүләт хакимияте оешмаларына ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче мәгълүмат таратуда гаепле дип тапканнар. Рәхимова гаебен танымаган. Гаепләүгә сәбәп булган видеоны…
Башкортстан Югары мәхкәмәсе «Пруфы» басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага «хакимияткә ихтирмасызлык күрсәткән өчен» салынган штрафны гамәлдә калдырган.
Быел февральдә аны дәүләт хакимияте оешмаларына ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче мәгълүмат таратуда гаепле дип тапканнар иде. Рәхимова гаебен танымады.
Гаепләүгә сәбәп булган видеоны Рәүфә Рәхимова 2020 елның сентябре башында Куштаудагы вакыйгалар эзеннән ясаган булган. Ул видеода "кешенең башкача фикерләвен, аның протест кәефен бастыру өчен хакимияткә иң уңайлы корал — курку" дип белдергән. Шулай ук "хәзер башка чынбарлык килде — кешеләргә гаделлек һәм хокукларын ихтирам итүләре кирәк", дигән.

"Якташлар! Хакимият сезнең курку энергиясе белән туена. Аларга моны эшләргә ирек бирмәгез, үзегезне, хокукларыгызны, җирләрегезне, абруегызны яклагыз", ди Рәүфә Рәхимова мөрәҗәгатенең ахырында.
🥱1
Татар активисты Рәфис Кашаповны Русиядә "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр
Бу хакта әлеге исемлекне күзәтеп торучы Телеграм каналда әйтелә. Росфинмониторинг сайтында Кашапов бар, аның исеме янында махсус тамга тора, бу активистка террорчылык эше нигезендә читттән торып җинаять эше ачылуын аңлата.
Рәфис Кашаповка каршы Русиядә кимендә ике җинаять эше ачылуы билгеле.
2024 елның апрелендә аңа каршы "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылуы турында хәбәр ителде. Моңа Кашаповның "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер әңгәмәсе сәбәп булган диелде.
Шулай ук Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп 15 мең сум штраф салган иде.
Икенче җинаять эше "ят агентлар" канунын кабат бозу турында. Хәбәр ителүенчә, ул "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәми, шуның өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, хәзер исә аны моның өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

💔7🤬3🔥2😢2
8 апрель киченә булган кайбер хәбәрләр кыскача:
🔹Илчелекләр эшчәнлегенә багышланган АКШ-Русия сөйләшүләренең чираттагысы 10 апрельдә Истанбулда узачак.
🔹Русия думасы кабул иткән яңа канун өлгесенә ярашлы, армиягә повесткалар бер ел гамәлдә булачак, ягъни чакырылыш беткәч янмаячак.
🔹«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге хәләл стандартларына туры килүен раслаган. Быел майда анда «Русия – Ислам дөньясы: KazanForum» җыены узачак.
🔹Украина хәрбиләре Донецкий өлкәсендә Кытайның ике хәрбиен әсирлеккә алган. Бу хакта ил президенты Владимир Зеленский белдерде.

👍4⚡1
Сәлам, хөрмәтле укучыларыбыз! 9 апрель, чәршәмбе иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?
🟠 Төнлә Волгоград, Сарытау, Сембер, Владикавказ һәм Грозный шәһәрләрендәге һава аланнары дроннар һөҗүме аркасында вакытлыча ябылып торды. Русия саклану министрлыгы 9 төбәктә һәм аннексияләнгән Кырымда барлыгы 158 дронны юк итүе турында белдерде.
🟠 Украинаның Днепр шәһәрендә Русия дроннары һөҗүменнән 14 кеше яраланган, дип хәбәр итә җирле хакимият. Яраланучылар яше 18дән алып 87гә кадәр диелә.
🟠 Дөньяның күпчелек илләреннән кертелүче тауарларга Трамп керткән дәүләт җыемнары гамәлгә керде. Кытай тауарларына җыем 104% тәшкил итәчәк. Бүген Азия биржаларында сәүдәләр 3–4%ка төшү белән ачылды.
🟠 АКШ мәхкәмәсе Associated Press агентлыгын Ак йортка кире кайтарырга кушты. Мәхкәмә карарында сүз иреге гарантияләнгән Конституциянең Беренче төзәтмәсе бозылуы турында әйтелә.
🟠 Мәскәүдә балалар тудыру йортында янгын чыккан. Янгын бинаның җиденче катында булган, 50 дүрткел метр мәйданны биләгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 39 кешене коткарган.
Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👍1
Көн язмасы: 70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра
Фазыл Вәлиәхмәтов былтыр декабрьдән бирле тикшерү изоляторында утыра. 70 яшьлек кешене СИЗОга утыртырлык нинди гамәлләр кылган соң ул? Азатлык Радиосы Вәлиәхмәтов эшен тикшерде.
Фазыл Вәлиәхмәтовны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды.
Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.

70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра
Фазыл Вәлиәхмәтов былтыр декабрьдән бирле тикшерү изоляторында утыра. 70 яшьлек кешене СИЗОга утыртырлык нинди гамәлләр кылган соң ул? Азатлык Радиосы Вәлиәхмәтов эшен тикшерде.
❤6😱3🕊1
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел Камал театрының яңа бинасы каршында узачак
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сүзләренчә, акциягә Камал театрында узачак чараларга килгән аудитория дә кушыла алыр. Бауман урамында "куркынычсызлык чараларын искә алып, бүгенге көндә без акцияне анда уздыра алмыйбыз" диде ул.
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел 20нче тапкыр үткәреләчәк. Апрель аенда мәктәп балалары өчен квест, студентлар өчен квиз уены, яшь музыкантларны табуга юнәлтелгән музыкаль бәйге, "фатирлык" узачак. 26 апрель көнне исә концерт, татар дизайнерлары маркеты, лекторий, интерактив чаралар һәм күргәзмә планлаштырыла.
Апрельдә шулай ук Дөнья татар яшьләре җыены узарга тиеш булган, әмма ул чираттагы тапкыр кичектерелгән. Бу Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

❤🔥7❤3👍1🤓1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел Камал театрының яңа бинасы каршында узачак Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сүзләренчә, акциягә Камал театрында узачак чараларга килгән аудитория дә кушыла алыр. Бауман урамында "куркынычсызлык чараларын искә…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Узган ел Азатлык радиосы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы һәм аны үткәрү урыны үзгәрүе турында видео әзерләгән иде. Аны яңадан карарга тәкъдим итәбез.
❤9😢2🔥1
Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемнәрен җыюны дәвам итә. Бүгенгә 9838 үлемне раслый алдык.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
🟠 Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

😢4🎉2🕊2🌭2🔥1💔1