Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🇷🇺🇨🇳 Татарстан белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше үсеш кичерә. Узган елны ул күпме миллиард доллар булган дип уйлыйсыз?

Җавап рәсемдә ☝️

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе бүген янә Кытайда, эшлекле форумда. Миңнеханов Кытай белән тирәнрәк хезмәттәшлеккә өмет итә.

▪️Русия Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстанга Кытай белән икътисади элемтәләрне ныгытырга туры килде. Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия үз икътисадын Азия илләренә, аеруча Кытай юнәлешенә борды.

▪️Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", ди ул.

▪️ Шул ук вакытта, Татарстан Синҗан-Уйгыр төбәгендә уйгырларга карата кырыс сәясәтне тәнкыйтьләми. 2017 елдан бирле анда махсус "тәрбия лагерьлары" оештырылды, алар аша миллионлаган уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары узды.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱8🤬4🆒1
Башкортстанда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Башкортстан идарәсе җитәкчесе Влдаислав Дзюба тоткарланган.

Тикшерү мәгълүматына караганда, ул 2024 елның ноябрендә идарәнең җитәкче вазифаларында эшләүчеләрдән 3,4 млн сум акча җыюны сораган. Еллык премияләренең бер өлешен бирергә кушкан, имеш бу кайбер чыгымнарны капларга кирәк булган.

Нәтиҗәдә 68 хезмәткәр акчаларны җаваплы кешеләргә тапшырган.

Дзюба 27 майга кадәр сак астына җибәрелде.

Элегрәк шундый ук гаепләүләр нигезендә ФСИНның Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Макотин һәм бер бүлек мөдире Екатерина Есаулова тоткарланды.
😁1
8 апрель киченә булган кайбер хәбәрләр кыскача:

🔹Кытай финанс министрлыгы АКШ тауарларына 84% салым салу турында белдерде. Яңа салымнар 10 апрельдә гамәлдә керә. Бу Доналд Трампның Кытайга керткән тарифларына җавап булып тора.

🔹Brent нефте бәясе 60 доллардан да төшеп китте. Бу 2021 елның февраленнән бирле иң түбән бәя. Узган атна башында гына да нефть бәясе 75 доллардан артыграк иде.

🔹Мәскәү биржасы индексы 5%ка төшеп, 2600 дәрәҗәдән түбәнгә тәгәрәде. Мондый хәл соңгы тапкыр 2024 елның 20 декабрендә булган иде.

🔹Доминикано башкаласы Санто-Домингода төнге клубның түбәсе ишелү корбаннары саны 113кә җитте. 150дән артык кеше яраланган.

🔹Казанның Совет районы мәхкәмәсе Түбән Кама хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиевны йорт сагына җибәрде. Аны вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Тикшерү мәгълүматынча, Вәлиев хастаханә өчен җиһаз алганда кайбер оешмалар мәнфәгатьләрен алга сөргән.
❤3🔥1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Озакка сузылган каты авырудан соң ТНВ телеканалының яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат булган. Аңа 49 яшь иде.

🔸Акъярның элекке губернаторы Дмитрий Овсянниковны Британия санкцияләреннән качуда гаепле дип таныдылар.

🔸Камчаткада галимнәр Безымянный янартавының тиздән атуы турында кисәтте. Көл болыты диңгез дәрәҗәсеннән 10-15 километрга кадәр атылырга мөмкин.

🔸Русиянең Баш прокуратуры АКШның Hope Harbor Society хәйрия оешмасын "теләнмәгән" дип таныды.

🔸Доналд Трамп Кытай тауарларына салымнарны 125%ка җиткерде. Башка илләргә карата тарифлар кертүне 90 көнгә туктатып торуын белдерде.
🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел Камал театрының яңа бинасы каршында узачак Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сүзләренчә, акциягә Камал театрында узачак чараларга килгән аудитория дә кушыла алыр. Бауман урамында "куркынычсызлык чараларын искә…
26 апрельдә Шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы янында узачак

Габдулла Тукайның туган көнендә елдагыча оештырыла торган Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында – Кабан күле буендагы мәйданында узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага сылтанып, Татар-информ яза.

Шигырь бәйрәменең сценариен Рифат Сәлах язган, режиссеры – Булат Гатауллин. Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева алып барачак.

«Тукай премиясе лауреатларын шушы яңа бинада котлаячаклар. Шуннан тамашачы турыдан-туры Шигырь бәйрәменә чыга алачак», дип аңлаткан Берлек рәисе урынбасары Дания Нәгыйм.

Мәйдан 900гә кадәр кеше сыйдыра ала диелә.

Моңарчы Шигырь бәйрәме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында уза иде. Соңгы елларда чарага кеше әзрәк илә башлады.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дә Камал театрының яңа бинасы янында узачак.
❤5😢4👍2
Русия һәм АКШ тоткыннарны алмашты

Алмаш Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган. Аерым алганда, Америка ягына Русия һәм АКШ ватандашы Ксения Карелина тапшырылган. Ул Украинаның Razom for Ukraine фондына 51,8 доллар җибәргәне өчен дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

АКШ Германия һәм Русия ватандашы Артур Петровны азат иткән. Ул 2023 елда Кыпрыста АКШ соравы белән тоткарланган иде. Аны Русиягә Америка микроэлектроникасын җибәрүдә гаепләделәр.

Бу хакта АКШның күзләү идарәсе мөдире Джон Рэдклиффка сылтанып The Wall Street Journal хәбәр итте. АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио да моны раслады.

Былтыр җәй Америка һәм Русия арасындагы тоткын алмашында Азатлык Радиосы журналисты, Русия һәм АКШ ватандашы Алсу Кормаш та азат ителде. Казанда ул "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" гаепләнеп 6,5 ел колониягә хөкем ителгән иде.

Фото: Dmitry Chasovitin/Reuters
❤3👍1
АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алдылар

Канада һәм АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алу, Русиянең асаба халыклары турында сөйләүгә багышланган махсус проект тәмамланган. Соңгы чараларның берсе 6 апрельдә АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә узган.

"Путинның чын тоткыннары" дип аталган күргәзмәдә башкорт активистлары Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәмәтов, Татарстанда кулга алынган блогер Парвина Әбүзарова һәм башкалар телгә алынган. Шулай ук "Баймак эше" нигезендә хөкем ителүчеләр, төрмәләргә утыртылган кырымтатарлары турында сөйләнгән.

Чараны Башкорт комитеты Украинаның империягә каршы көрәшүче оешмасы (Антиимперский блок народов - АБН) белән берлектә уздырган.

Тулырак монда укыгыз.
❤3🕊2👍1🔥1
Казанның Бишбалта бистәсендә «Шәймиев үзәге» барлыкка килергә мөмкин, ләкин кайбер экспертлар каршы

Әлеге рәсемдә милли авыл, ягъни Татарстан халыкларының кунакчыллыгы, мәдәнияте һәм тарихи мирасы үзәге концепциясе күренә. Аны Казанның Бишбалта бистәсендә төзергә телиләр. Бүген ул президент Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән.

Комплексны Зилант тавы, Изге Успение монастыре һәм яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк мәйданчык янәшәсендә Казансу елгасы тугаенда урнаштыру планлаштырыла.

Шушында ук “Шәймиев үзәге” проекты да тәкъдим ителде.

Социолог, Казанның урбанистика үзәге җитәкчесе Марья Леонтьева моңа каршы: тарихи яктан да, экологик яктан караганда да бу җирләрдә этник авыл төзү дөрес түгел диде ул үзенең телеграм каналында.

Җәмигъ мәчетенә килгәндә, аны башта Кырлай паркында төземәкчеләр иде, ләкин соңрак Бишбалта бистәсе турында сөйли башладылар. Әмма бүген мәчет турында берни ишетелми.
🤮9🔥5😁2👍1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 апрель, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Германиянең Аппен авылында (Шлезвиш-Гольштейн җирлеге) күренекле композитор София Гобәйдуллина белән хушлашу уза. Ул 13 мартта 93 яшендә вафат булды. Композиторның җәсәде кремацияләнде. Аны Мәскәүгә кайтарачаклар.

🔸Нью-Йоркта Һудзон елгасына боралак төшкән. Анда Siemens ширкәтенең Испания филиалы башлыгы Агустин Эскобар, аның хатыны, өч баласы һәм бер пилот булган. Барысы да һәлак булган.

🔸АКШ киноакадемиясе трюк ясаучыларга махсус номинация кертә. Беренче бүләкне 2028 елда, "Оскар" премиясенең 100нче тантанасында тапшырачаклар.

🔸Иран Оманда АКШ белән сөйләшүләрдә вакытлы атом-төш килешүе тәкъдим итәргә мөмкин дип хәбәр итә Axios. Басма мәгълүматынча, Иран җитәкчелеге мондый "техник яктан катлаулы килешүне" ике ай эчендә раслап блумый дип саный.
👍2🤯1
Йосыф Акчураның вафатына — 90 ел. Кем ул һәм кайсы хезмәте белән кыйммәтле?

Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә.

Быел мартта сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, интеллектуал, Төркиянең республика буларак барлыкка килүендә актив эшчәнлек алып барган Йосыф Акчураның вафат булуына 90 ел тулды. Ул Төркиядә иң танылган татарларының берсе булып санала. Ни өчен? Бу татар Төркиягә нинди файда китергән? Бүген без аның биографиясеннән мөһим фактларны барлыйбыз.

Бу эштә безгә профессор, Йосыф Акчураны аркылы буйга өйрәнгән тарихчы Исмаил Төркоглы ярдәм итте.

👉 Мәкаләне Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🔥8
Кытай хөкүмәте Тибетта тибет телен куллану хокукы гарантияләнгән дигән рәсми документны чыгарганнан соң, йөзләгән тибетлы социаль челтәрләрдә мәктәпләрдә үз телләрен укытуны яңадан торгызуны таләп итте.

Социаль челтәрләр кулланучылары Кытай белдерүләренең дөреслеккә туры килмәвен әйтеп килә. Чынлыкта Кытай тибет телен актив рәвештә кысрыклый һәм бу Тибет мәдәниятен тулысынча юкка чыгару планының бер өлеше, дип саный алар.

Бу хакта безнең хәбәрне укый аласыз. Төп фикерләрне рәсемнәрдә әзерләдек.
❤5🤯3
Уфада мәхкәмә медиаменеджер Рәүфә Рәхимовага хакимиятне яклаучы блогерга кул күтәргәне өчен 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләде

10 апрель көнне Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә медиаменеджер, “Пруфы” порталы җитәкчесе Рәүфә Рәхимова “кешегә сугу”а административ маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Рәхимовага 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең уртак матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рәхимовага каршы шикаятьне хакимият яклы блогер Арслан Нигъмәтҗанов язган иде.

Матбугат хезмәте мәгълүматынча, 2025 елның 25 февралендәРәүфә Рәхимова Уфаның Киров районы мәхкәмәсе коридорында аны видеога төшереп торган блогерга учы белән суккан. Нигъмәтҗановның чигәсе кызарып чыккан. Бу хәл, матбугат хезмәте әйтүенчә, кешегә авырту китергән, ләкин сәламәтлеккә зур зыян салмаган.

Арслан Нигъмәтҗанов бу хәлдән соң Рәхимова “миңа ташланды” дип белдерде.

Нигъмәтҗанов бу көнне Рәүфә Рәхимованың “хакимиятне ихтирам итмәү” эше каралган мәхкәмә утырышына килгән иде. Ул вакытта мәхкәмә Рәхимованы гаепле дип таныды һәм 30 мең сум штраф салды.
🤣5💩2
Казанда "Хәтер көнендә" "татар каһарманнары истәлегенә" таш куелды

Бүген Шәүвәл аеның 13нче көнендә “Иске таш” мәчетендә Татарстан мөфтияте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Биредә җомга намазы укылган, шәһит киткән татарлар рухына дога кылынган.

Моннан тыш, “Иске таш” мәчете янәшәсендә символик таш куелган. Бу урында “Татар халкы каһарманнары истәлегенә” мемориаль стеласын булдыру ниятләнә. Казанны урыс гаскәрләреннән яклап шаһит китүчеләр турында сүз юк, гомум “татар каһарманнары” дип кенә әйтелә.

▪️33 ел буена ел саен октябрьдә үтүче Хәтер көне соңгы тапкыр 2021 елда узды. Шуннан башлап аңа хакимият рөхсәт бирми, уздыра алырдай оешма да юк, чөнки моңарчы чараны оештырып килгән ТИҮ экстремистик дип танылды һәм тыелды.

▪️2021 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы Хәтер көнен Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләргә карар итте. Мөселман календаренча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.

Фото: ДУМ РТ
💔12❤‍🔥5❤1🫡1