"Баймак эш"» фигурантлары туганнары Путин белән очрашу сорый
Мондый мөрәҗәгать белән «Баймак эшендә» гаепләнүче Данис Әхмәтовның хатыны Илүзә чыкты. Ул төрмәдә утыручыларның туганнарын Русия президенты Владимир Путин белән шәхсән очраштыру сорый. Алар "хакимият карьеристларына гади эшчеләр, фермерлар, эшкуарлар, күп балалы аталар һәм аналар корбан ителде" дип сөйләргә тели ди Илүзә Әхмәтова.
Хатын бу башлангычка теләктәшлек күрсәтеп, шушы мөрәҗәгатькә имзалар куюны үтенә.
Моңарчы "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланганнарның туганнары Русия Думасы рәисе Вячеслав Володинга видеомөрәҗәгать чыгарган иде. Алар Володиннан Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә шәфкатьлелек күрсәтеп, аларга амнистия игълан итүне сорады.
"Баймак эше"ндә 80ләп кеше гаепләнә, аларның кайберләренә хөкем карарлары чыкты.

YouTube
Жёны баймакских узников просятся на приёем к Путину
одна из жен фигурантов «баймакского дела» Илюза Ахметова записала обращение к Владимиру Путину с просьбой принять делегацию родственников обвиняемых за события в Баймаке в январе 2024 года. Также объявлен сбор подписей за поддержку этой инициативы. Обращаться…
🙏4❤1🥴1😐1😈1
Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә. Әмма без аның хакында ниләр беләбез? Бүген без аның биографиясеннән мөһим фактларны барлыйбыз.
Бу эштә безгә профессор, Йосыф Акчураны аркылы буйга өйрәнгән тарихчы Исмаил Төркоглы ярдәм итте.
👉 Мәкаләне Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

❤15❤🔥3
Сәлам, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 апрель, сишәмбе иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?
🔵 Русия Үзәк банкы Уфадагы Промтрансбанкның лицензиясен гамәлдән чыгарды. Үзәк банк хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге кредит оешмасы акча юдыру һәм террорчылыкны финанслау белән көрәш таләпләрен бозган.
🔵 Курски шәһәрендә дроннар һөҗүменнән 85 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Дрон күпкатлы торак йортка килеп эләккән диелә. Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төнлә төбәктә 109 дрон бәреп төшерелгән.
🔵 АКШ хакимияте Һарвард университетына 2,2 миллиард доллар күләмендәге финанслауны туктатуын игълан итте. Университет Ак йортның антисемитизмга каршы көрәш кысаларында студентларны кабул итү һәм хезмәткәрләрне эшкә алу буенча куйган таләпләрен кире каккан. Һарвард җитәкчелеге Трамп идарәсе университет җәмәгатьчелеген контроль итәргә тырышуда гаепләде.
🔵 Русия хакимияте "шикле" криптоянчыклар исемлеген булдырачак. 2025 елда Росфинмониторинг "дигиталь акча берәмлекләренең шикле адреслары" реестрын төзи башлаячак.
🔵 Мәскәүдәге "Фаланстер" китап кибете һәм аның нигез салучы Борис Куприяновка карата "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү турындагы беркетмә төзелде. Сүз кайсы оешма турында баруы билгеле түгел.
Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🔥2❤1❤🔥1
❗️Татарстан Югары мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында калдыруны канунсыз дип таныды
Татарстан Югары мәхкәмәсе бүген, 15 апрельдә, түбән инстанция мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгарды. Вәлиәхмәтовны сак астында тоту чарасы мәсьәләсен Казанның Совет районы мәхкәмәсендә яңадан карарга кушылды.
Шул ук вакытта мәхкәмә 70 яшьлек активистның изоляторда калу вакытын 29 апрельгә кадәр озайтты.
Адвокат Рим Сабиров фикеренчә, бүгенге карар беренче инстанция мәхкәмәсе карарында булган хаталарга бәйле, дип яза "ОВД-Инфо".
👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👉 Татар милли хәрәкәтенең 70 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов эше турында җентекләп монда язган идек.

Азатлык Радиосы
Татарстан Югары мәхкәмәсе Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында калдыруны канунсыз дип таныды
70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов былтыр декабрьдән бирле тикшерү изоляторында утыра.
🔥9👍6❤3
Милли азчылыкларга украиннарны үтерү җиңелрәкме? Кара-Мурза чыгышына милли активистлар фикерләре
Интернетта оппозиция сәясәтчесе Владимир Кара-Мурза әйткән сүзләренә карата көчле тәнкыйть сүзләре яңгырый. Франция Сенатында чыгыш ясаганда, Кара-Мурза Русиянең Украинага каршы сугышында милли азчылык вәкилләрен күпләп куллануын "психологик сәбәп" белән аңлатты. Башка кеше сүзенә сылтанып, ул "урыслар өчен украиннарны үтерү психологик яктан авыр" диде.
Милли активистлар, журналистларның Кара-Мурза чыгышына бәйле фикерләрне 👉 безнең язмада укыгыз.
@azatliqradiosi

— Урыс либераллары милли теманы төптән аңламый. Алар өчен бу мөһим булмаган, маргиналь тема. Минемчә, алар "россиян" милләте идеясен чынбарлык дип кабул итә. Ә инде төрле "вак", "кечкенә" халыклар, азчылыклар илдәге сәясәткә һәм тарихи процесска әллә ни йогынты ясамый дип уйлыйлар, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин.
Милли активистлар, журналистларның Кара-Мурза чыгышына бәйле фикерләрне 👉 безнең язмада укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Милли азчылыкларга украиннарны үтерү җиңелрәкме? Кара-Мурза чыгышына милли активистлар фикерләре
Хокук яклаучылар һәм журналистлар Русия оппозиция вәкилләре милли теманы бөтенләй аңламый дип саный, һәм Кара-Мурза чыгышының парламентта ясалган булуына аптырый. Кара-Мурза үзе аның цитатыннан сүзләр үзгәртелеп бирелде, "янәсе" кебек сүзләрнең төшеп калуын…
🤬11🤮2💩2👀1
✈️ Казаннан Вьетнамга чартер очышлар оча башлый
Вьетнамның Нячанг ял шәһәренә очышларны Fun&Sun туристик операторы оештырачак диелә. Очышлар ял сезонында, май аеннан октябрьгә кадәр башкарылачак.
Беренче очыш 14 майда оештырылачак дип көтелә. Шуннан соң очышлар атнага ике тапкыр булачак.
Русия паспорты ияләре Вьетнамда 45 көн визасыз ял итә ала.
4 апрельдән Казаннан Белградка очышлар да яңадан торгызылды. Air Serbia ширкәте бу очышларны гыйнварда Казанга ешайган дрон һөҗүмнәре аркасында туктатып торган иде.

👍6
Башкортстанда яшәүче егетне Украина армиясе ягында сугышта катнашырга теләктә гаепләп кулга алганнар
Башкортстан Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе Уфа районы Михайловка авылында яшәүче 26 яшьлек ирне тоткарлаган, дип хәбәр итә РБК-Уфа.
ФСБ 2025 елның гыйнварында бу егет интернет аша Украина кораллы көчләренә кушылу өчен гариза тутырган дип саный. Аның мөрәҗәгате хупланган, шуннан соң ул чикне узуга караган күрсәтмәләр алган.
Ирне илдән чыгып киткәндә тоткарлаганнар диелә. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карарын кабул иткән. ФСБ ир "гаепне таныган" дип белдерде.

😢2👀1
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була.
Берничә ел элек Азатлык әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим фактлар барлады. Кайберәүләрен рәсемнәрдә укый аласыз, тулырак язма безнең сайтта бар.
#татар_дөньясы

😢11❤4
Татарстанда сугышта катнашучыларны машина салымыннан азат итәргә тәкъдим итәләр
Моны күздә тоткан канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан тәкъдим ителде. Хәрби хезмәткәр бу ташламаны якын туганы файдасына тапшыра алачак.
Бу канунны кабул итү республика бюджеты керемнәренең кими төшүенә китерергә мөмкин, ләкин төгәл саннарны бәяләп булмый, диелә.
▪️Инде 3 елдан артык дәвам иткән Украинадагы сугышта Русия төбәкләре арасында иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә. Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан сугышка китеп һәлак булган кимендә 4680 кеше турында мәгълүмат таба алды. Башкортстаннан — кимендә 5284 кеше үлеме турында хәбәр табылды.
▪️Күп югалтуларга карамастан, Татарстан белән Башкортстан сугышка ихтыяриларны җыюны актив рәвештә дәвам итә, пропаганда чараларын һәм түләүләрне арттыра.
Тулырак монда укыгыз.
#сугыш #Татарстан

Бу канунны кабул итү республика бюджеты керемнәренең кимүенә китерергә мөмкин диелә.
👎4🤮3👍2😁2❤🔥1