Казанда татар шагыйрьләре ясалма интеллект белән шигырь язуда ярышачак
"Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем" дип аталган бу чара 22 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында узачак.
Чарада шагыйрьләр ясалма интеллектка үз шигырьләрен тәкъдим итәчәк, нейрочелтәр исә аңа татарча җавап язарга тиеш булачак. Дөнья татар яшьләре форумы "иҗади көрәш" дип атаган бу чараны тамашачылар күзәтеп бара алачак.
Үзенчәлекле ярышта Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим һәм башка иҗатчылар катнашыр диелә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Казанда татар шагыйрьләре ясалма интеллект белән шигырь язуда ярышачак
"Иҗади көрәш" дип аталган бу чараны тамашачылар күзәтеп бара алачак.
❤8🔥3👍1🤔1
Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде.
Ә бүген нинди хезмәтләрдә рәхәтләнеп татар һәм башкорт телләрен кулланып була соң? Аларны ни рәвешле кулланып була? Азатлык Радиосы бу хакта ике IT-белгечтән сорашты.
👉 Безнең язмадан белә аласыз.
@azatliqradiosi
Ә бүген нинди хезмәтләрдә рәхәтләнеп татар һәм башкорт телләрен кулланып була соң? Аларны ни рәвешле кулланып була? Азатлык Радиосы бу хакта ике IT-белгечтән сорашты.
👉 Безнең язмадан белә аласыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар, башкорт телләре һәм ясалма интеллект. Кайсы нейрочелтәрләр милли телләрдә ярдәм итә ала?
Халыкара туган телләр көнендә Азатлык Радиосы татар һәм башкорт телләрендә эшләүче популяр нейрочелтәрләрне барлап чыкты. Бүген кайсылары милли телләрне яхшы белә һәм кулланучыларга ярдәм итә ала? Азатлык Радиосы мондый хезмәтләрне сынап карады һәм алар турында…
👍6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Моңарчы Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында узучы Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында узачак. Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде.
Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүгә бәйле Татарстан мәдәният министрлыгы аңлатмасы: төп бәйрәмнәр шунда узачак
26 апрельдә Тукай туган көнне уздырыла торган Шигырь бәйрәменең үзәктән ераграк Камал театрының яңа бинасына күчерү татар җәмәгатьчелеге арасында шау-шу тудырды.
Моңарчы Язучылар берлегеннән дә, мәдәният министрлыгыннан да хәтта дәүләт басмаларына да аңлатма булмаган иде.
Бүген «Ватаным Татарстан» газеты министрлык аңлатмасын чыгарды. Хәзер төп бәйрәмнәр театрның яа бинасы янында узачак диелгән анда:
Татар журналистлары, әдипләре, әдәбият белгечләре Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүне «татарны тагын үзәктән куу» дип атады.

«Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсештә. 2014 елга кадәр Тукай премиясе лауреатлары әдипнең һәйкәле янында игълан ителеп, бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылды. Шул рәвешле бәйрәм дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды.
Хәзерге вакытта Камал театрының яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, төп бәйрәмнәр яңа дәрәҗәдә нәкъ менә шунда узачак. Бинадагы мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер дип өметләнәбез»
Татар журналистлары, әдипләре, әдәбият белгечләре Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүне «татарны тагын үзәктән куу» дип атады.
🤬11🔥1
Уфа гарнизон мәхкәмәсе бер хәрбине 23 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Аны кеше үтерүдә, дезертирлыкта, җитәкчесенә карата көч куллануда һәм башка җинаятьләрдә гаепләгәннәр.
ASTRA телеграм каналы язуынча, хөкем карары 18 мартта ук чыккан.
Мәхкәмә хәбәрендә хөкем ителүченең исеме аталмый, әмма мәхкәмә сайтындагы карточкадан күренүенчә, бу Замалюк Владимир Александрович.
Журналистлар ачыклавынча, мондый исем-фамилияле кеше моңарчы ике кеше үтерүдә, караклыкта (төрле елларда берничә очрак), талау, машина урлап китү, документлар урлау кебек җинаятьләрдә берничә тапкыр хөкем ителгән.
Ике кешене үтерү өчен хөкем карары 2018 елда чыккан. Башкортстан Югары мәхкәмәсе Замалюкны 21 ел да бер айга кырыс тәртипле колониягә җибәргән булган.

👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 апрель, пәнҗешәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанның Республика клиник хастаханәсе (РКБ) баш табибы Рафаэль Шәвәлиев вазифасыннан китәчәк. Ул Русия сәламәтлек саклау министрлыгының бер департаментын җитәкләргә әзерләнә дип яза "Бизнес Онлайн".
🔸26-28 апрельлә Башкорт теленнән халыкара диктант язу оештырылачак. Ул онлайн да, офлайн да булачак.
🔸Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Днепрда өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды, дип белдерде Украина рәсмиләре.
🔸Русия саклану министрлыгы ил күгендә 71 украин дроны бәреп төшерелүен хәбәр итте.
🔸Русия мәхкәмәләре "ЛГБТ пропагандасы" өчен барлыгы 60 миллион сумнан артык штраф салган. Бу хакта Мәхкәмә департаментына сылтанып "Медиазона" яза.
🔸Мәскәүдәге мәхкәмә Курски өлкәсенең элекке губернатоны Алексей Смирновны тикшерү изоляторына утыртты. Ул бер миллиард сум акча үзләштерүдә шикләнелә.

👍1🙏1
❗️Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше һәлак булды. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә.
17 апрель иртәсенә бу исемлектә 10018 кеше исеме бар. Аерым алганда, Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 5324 кеше исеме, Татарстаннан — 4694 исем билгеле.
Ике республика өчен 9 мең үлем 5 март көнне теркәлгән иде.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
👉 Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

👍2🎉2🌭2😱1😭1
Burger King һәм Rostic’s Казанда хәләл менюны бетерә
22 апрельдән башлап ике популяр фастфуд челтәре Казанда хәләл стандарт нигезендә эшләүне туктата. Rostic’s челтәренең өч ресторанында хәләл меню бетерелә, ә хәләл тамгалы бердәнбер Burger King рестораны ябылачак.
Burger King-ның Зәкиев урамындагы 1нче йортта урнашкан икенче рестораны хәләл сертификациясен саклап калачак.
Burger King челтәре җитәкчелеге хәләл стандарттан чыгу карары эчке оператив үзгәрешләр белән бәйле булуын, һәм бу ислам кагыйдәләренә яки мөселман аудиториясенә карата ихтирамсызлыкты аңлатмавын белдергән.
Burger King Казандагы ике ресторанына хәләл сертификатын 2023 елның декабрендә алган иде.
Казандагы элекке KFC рестораны тулысынча хәләл менюга 2020 елда күчте. Хәзер ул рестораннарда ризык хәләл булмаячак.
Тулырак монда укыгыз.

Rostic’s челтәренең өч ресторанында хәләл меню бетерелә, ә хәләл тамгалы бердәнбер Burger King рестораны ябылачак.
💔11👍1
Анализ: Русия сугыш өчен контрактчылар җыюга көненә 2 млрд сум тота
Украинага каршы сугышка ихтыярилар җәлеп итү Русиядәге салым түләүчеләр өчен көннән-көн кыйммәтрәккә төшә. 2024 елның март ахырына Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә мул түләүләр өчен чыгымнар көненә якынча 2 миллиард сумга җиткән.
Моны Германиянең Халыкара иминлек мәсьәләләре институты фәнни хезмәткәре Янис Клюге исәпләп чыгарган. Ул бу саннарны Русия финанс министрлыгы һәм төбәк бюджетлары нигезендә анализлаган.
Клюге исәпләвенә караганда, бу сумманың якынча өчтән ике өлеше — 1,5 миллиард сумы — төбәкләр казнасыннан каплана. Алар үз бюджетларының якынча өч процентын сугышка чакыру кампаниясенә сарыф итәргә мәҗбүр. Калган 0,5 миллиард сумны федераль бюджет түли.
Клюге фикеренчә, хәзерге вакытта көн саен армиягә 1000–1500 яңа солдат килә. Уртача алганда бер төбәк бер хәрбигә якынча 1,4 миллион сум түли.
Клюге исәпләүләре күрсәткәнчә, контракт төзүчеләр саны узган елгыдан ике тапкырга арткан һәм фронттагы югалтуларны тулысынча каплый. НАТО мәгълүматларына караганда, Россия гаскәре көненә уртача 1000 кешесен югалта (моңа яралылар да, үлүчеләр дә керә).
"Вербовка машинасы"на чыгымнар 2024 елның апреле белән чагыштырганда биш тапкыр арткан. Әгәр хәзерге темп сакланса, ел ахырына чыгымнар күләме 730 миллиард сумга җитәчәк.
Бу — илнең югары белем системы өчен салынган еллык бюджетының яртысы (ул 1,5 триллион сум тәшкил итә) һәм "Сәламәтлек саклау" дәүләт проектына бүгенге елда бүлеп бирелгән 369 миллиард сумнан ике тапкыр күбрәк.

Бу сумманың якынча өчтән ике өлеше — 1,5 миллиард сумы — төбәк казнасыннан каплана. Алар үз бюджетларының якынча өч процентын сугышка чакыру кампаниясенә сарыф итәргә мәҗбүр. Калган 0,5 миллиард сумны федераль бюджет түли.
🤬4👎1👏1
Русия Югары мәхкәмәсе “Талибан” оешмасын террорчылар исемлегеннән чыгарды
Мондый мөрәҗәгать белән Русия Баш прокуратурасы чыккан иде. Хәзер “Талибан” хәрәкәтенең эшчәнлеге Русиядә тыелмаган.
✔️“Талибан” — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте. 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
✔️2021 елның 15 августында талиблар Кабулга керде һәм янә Әфганстанны тулысынча үз кулына алды. Әфганстан "Ислам Әмирлеге" дип игълан ителде, анда дөньяви хакимият дини контрольдә.
✔️“Талибан” дөньядагы күп илләрдә террорчы дип табылган. Русиядә ул 2003 елда тыелган иде.
Русиядә террорчы буларак танылган чорда "Талибан" вәкилләре төркеме Татарстанга да берничә тапкыр килде. 2024 елда KazanForum" җыенына аларТатарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сорады.
2023 елда "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.
Казанга "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алдылар. Быел 12 мартта Мәскәүдәге мәхкәмә Кеворкованы 600 мең сумлык штрафка тартты.

🤡3🔥1👏1👀1
АКШта яшәүче удмурт активисты Артем Медведевны Русиядәге мәхкәмә читтән торып кулга алган.
Удмуртиянең Можга район мәхкәмәсе 14 майда активист, “Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы” катнашучысы Артем Медведевка ачылган административ эшне караячак.
Аңа карата “ят агент” эшчәнлеге тәртибен бозу турында беркетмә төзелгән. Бу хакта Удмуртия мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Шулай ук бу хәбәрдә Медведевның читтән торып кулга алынуы турында да язылган. Можга районы мәхкәмәсе бу карарны 29 мартта чыгарган.
Активистны эзләүгә бирү турында Медиазона 28 мартта хәбәр иткән иде. Аны нидә гаепләүләре билгеле түгел.
Артем Медведев милләте белән удмурт, соңгы елларда АКШта яши. Эшкуарлык белән кәсеп итә. Үз-үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә пикетларга чыга, деколониаль хәрәкәтләрне яклый.

💔9🔥4😭3😈1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 апрель, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русиянең Харьков шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 50дән артык яраланган дип хәбәр итте Украина рәсмиләре.
🔸Парижда АКШ, Украина һәм Европа берлеге катнашында сөйләшүләр узды. АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Франция, Британия, Германия һәм Украина лидерлары белән "үтерешләрне туктату һәм гадел һәм ныклы тынычлык урнаштыру турында сөйләшер өчен" очраштым диде.
🔸Франция президенты Эммануэль Макрон сүзләренчә, Украинадагы сугышны туктату турындагы чираттагы сөйләшүләр киләсе атнада Лондонда узачак.
🔸Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Мәскәүдәге мунчада Кыргызстан мигрантларын кыйнаучы куәт оешмалары хезмәткәрләре "план буенча тикшерү уздырган" һәм "кануннарга ярашлы гамәлләр кылган".
🔸Австриянең Raiffeisen Bank International (RBI) банк төркеме Русиядәге бүлеген сатуны кичектереп тора. Бу хәл Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәтләрнең җайлана башлавына бәйле дип яза Financial Times (FT) үз чыганакларына сылтанып.

🔥2👍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан ай саен ничә кеше үлә?
Азатлык Радиосы элек инде язганча, Татарстан һәм Башкортстаннан үлемнәр хәбәрләре 2024 елның икенче яртысыннан, аеруча көзеннән сизерлек дәрәҗәдә артты.
2024 елның июлендә Азатлык Радиосы беренче тапкыр ике республикадан 300дән артык үлүче турында хәбәрне теркәде – 321. Чагыштыру өчен, майда 229, июньдә 222 үлем турында хәбәр табылды.
Шуннан соң 2024 елның августында 339, сентябрьдә 325, октябрьдә 325, ноябрьдә 301 үлем турында хәбәр ачык чыганакта чыкты. Декабрьдә 265 хәбәр табылды, әмма шуны аңларга кирәк, үлүчеләр турында хәбәрләр әле килүен дәвам итә, шуңа бу сан ныграк артырга мөмкин.
2025 елда үлемнәр саны турында хәбәрләр әлегә әзрәк, әмма бу да үлүчеләр турында некрологларның әле чыкмавына, "хәбәрсез югалучылар" саны зур булуга бәйле. Гыйнвар аенда 168, февраль аенда 135 кеше үлеме билгеле.
Әлеге мәгълүматларны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыя, шуңа кайбер очракларда кешеләр турында тулы мәгълүмат бирелми. Үлем датасы турында да мәгълүмат еш очрамый, гадәттә, аны хәрби җитәкчелек һәм туганнары да төгәл белми.

Telegraph
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан 10 меңнән артык кеше үлгән
Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,7. Башкортстаннан үлүчеләрнең урта яше — 38,3. Владимир Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше һәлак булды. Моны Азатлык…
🌭3🎉2🕊1
Татар милли хәрәкәте ветераны Гөлфәния Җәләлова белән хушлашканнар
Татар иҗтимагый үзәгендә мәгариф тармагын җитәкләгән, "Мәгариф" берләшмәсе президиумының элекке әгъзасы, Казанның Совет районы мәгариф комитетының элекке җитәкчесе, укытучы Гөлфәния Җәләлованы 17 апрельдә соңгы юлга озатканнар. Ул 88 яшендә 16 апрельдә вафат булган.
Гөлфәния Җәләлова 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.
Җәләлова татар мәктәпләре ачтыру белән йөрде, БДИны урыс телендә генә бирүгә каршы булды. Соңгы зур чыгышы 2019 елның 30 августында митинг-концертта булды.

"Бүген репрессия артканнан арта бара. Безгә үз бәйсезлегебезне яклар өчен Русия империясенең таркалуын көтергә кала. Бу көннәрдә яңадан 1930нчы еллардагы кебек репрессия чоры башланды. Егетләребезне төрле сәбәпләр белән алып утырталар", дигән иде ул.
😢14❤🔥6👍3😭2🙏1
Әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат
Ул соңгы елларда каты авырды.
Марсель Әхмәтҗанов 1939 елның 26 мартында туган. Туган җире - Татарстанның Лениногорски районының Шөгер авылы. 1943 елда аның гаиләсе Арчаның Яңа Кенәр авылына күчкән.
Галим Казан авыл хуҗалыгы, химия-технология институтларында белем ала, аннары 1963 елда Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кергән. 1972 елда ТӘҺСИның аспирантурасын тәмамлаган.
1986 елдан Марсель Әхмәтҗанов ТӘҺСИдә кулъязмалар бүлеген җитәкләде. Бу бүлек татар үзәге кебек эшләде. Галим борынгы ташлардагы язуларны укый белүче төп белгеч булды. Шәҗәрәләрне өйрәнде.
Уфа татарларының тарихын җентекле өйрәнгән, саллы фәнни хезмәтләр язып калдырган кеше. Аның һәрвакыт үз фикере булды. Татарның талантлы, эшчән галимнәрне үрнәге иде ул.
Марсель Әхмәтҗанов белән хушлашу бүген "Котдыс" мәчетендә 13.00 сәгатьтә, җирләү дә бүген. Аны Арчага алып кайтып җирләячәкләр.
👉Тулырак монда укыгыз.

😭16💔8😢1
Русия һәм Украина сугышта үлгән хәрбиләрнең җәсәдләрен алмашкан.
Русия үзенә 41 мәет кайтарган, Украина ягы - 909, дип яза "Коммерсантъ".
Украинада әсирләр белән шөгыльләнүче координация шурасы белдерүенчә, һәлак булучылар Кураховски, Покровски, Бахмут, Угледар, Лугански, Харков, Запорожье һәм Сумы юнәлешләрендә сугышкан.

😢2😱1
Татарстанның Финляндиядәге элекке сәүдә вәкиле Авубәкер Магжановны дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр
"Медиазона" мәгълүматынча, Мәскәүдәге мәхкәмә аны 2024 елның 22 маенда ук кулга алган.
Авубәкер Магжановка 77 яшь. 1994-1999 елларда Финляндиядә Сәүдә вәкиллегендә бүлек мөдире булып эшләгән, 2000-2016 елларда Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиле булган.
2016 елда Магжановны вазифасыннан алганнар.
2023 елның августында RT дәүләт телеканалы фин махсус хезмәтләре Һелсинкида Русия дипломатларына шымчылык итәләр дип видео чыгарды. Анда Магжанов та телгә алына. Телеканал мәгълүматынча, аны Финляндиянең иминлек полициясе үз ягына аударган һәм Магжанов Porno-köpi һәм Kyösti тәхәллүсе белән эшләгән.
RT белдерүенчә, пенсиягә чыкканнан соң Магжанов Кыпрыска күчеп киткән, ләкин Финляндиягә йөреп, җирле махсус хезмәтләргә илдә русияләр, бигрәк тә "урыс телле мөселманнар" турында мәгълүмат тапшырып торган. 2024 елда аның ничек тоткарланганы билгеле түгел, эчке эшләр министрлыгының эзләү исемлегендә күренми.
Магжановның кызы Ольга "Медиазонага" әти белән исем-фамилиясе бер булган кеше кулга алынгандыр дип әйткән, ә RT репортажына сылтама биргәч, журналистның номерын томалап куйган.

😢1🍌1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Башкортстанда Милли кием көне үтә. 2020 елдан башлап ул апрель һәм сентябрьдә билгеләнә. Бу көнне төрле флешмоблар, чаралар уздырыла.
Мәсәлән, Бөрҗән районы Яңа Собхангол авылында Милли кием көне башкорт биюе белән берничә буынны берләштергән.

👍8❤4🔥1
Bloomberg: АКШ Русия һәм Украина арасында тынычлык килешүе өчен Кырым аннексиясен танырга әзер
Әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән дип яза Bloomberg аноним чыганакларга сылтанып.
Басма АКШ администрациясе риторикасына игътибар итә: бүген президент Доналд Трамп та, дәүләт секретаре Марко Рубио да килешүгә ирешергә омтылабыз диде, ләкин сөйләшүләр озакка сузылса, тырышлыклардан баш тарта да алабыз дип белдерделәр.
Трамп Кремльгә ултиматум куйды - һөҗүмнәрне туктату тәкъдименә җавап бу атна ахырына кадәр бирелергә тиеш.
Украина президенты Владимир Зеленский оккупациядәге җирләрен тану мөмкинлеген кире кага.
Bloomberg Кырым аннексиясен тану чит җирләрне көч белән басып алуны тыючы халыкара хокукларга һәм килешүләргә каршы килүен искә төшерә.

👍5👎5
Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"
18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде. Шул әңгәмәне бүген кабатлап бирәбез.
Шуннан бер өзек:
— Соңгы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Тел, шартнамә өлкәсендә оттырулар булды. Республиканың сәясәтен ничек бәялисез?
Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми
— Аның сәясәте юк. Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми. Аның мәдәниятен яклар өчен нәрсә башкарыла? Мәскәү Татарстанны бетереп ташлар иде. Ләкин бездә күп халыклар яши дип дөньяда күз буяр өчен ярап тора инде. Ни өчен татар мәктәпләре юк соң? Казан халкының яртысы татар, ә нигә теле дәүләт теле булып кулланылмый? Тел белмәгәннәрне ни өчен эшкә алалар?
— Моңа кем гаепле? Татарстан үзе бит? Нинди хаталар булды?
— Моңа халык гаепле дип әйтеп булмый. Мәскәү гаепле. Халыкның үзаңын бетерергә, томаларга тели. Мәскәү оештырган махсус оешмалар бар. Алар тырышып эшли инде. Тукайның бер сүзен беләсезме? Ул 20 миллионлы татар халкы бар ди. Бу юктан чыккан сүз түгел. Бу турыда мин башка чыганаклардан да укыдым. Без 20 миллионлы татар халкын 4 миллионга калдырабызмы? Ничә ел инде 4 миллионлы татар бит. Нигә артмый? Мәгълүматлар буенча, 40 ел эчендә халык ике тапкырга арта. Без бүген 8 миллион булырга тиеш идек. Статистика катып калырга тиеш түгел.
Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.

18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде.
❤10🙏2🔥1
Башкортстаннан да Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә
Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:
🔵 35-44 яшь: кимендә 1354 кеше,
🔵 45+ яшь: кимендә 1029 кеше,
🔵 25-34 яшь: кимендә 1004 кеше,
🔵 18-24 яшь: кимендә 365 кеше.
Башкортстанда да 45 яшьтән олырак булучылар үлемнәр саны белән икенче урынга менде. Әмма 25-34 яшь төркеме белән аерма зур түгел.
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,3. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1157 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 787) һәм 1970нче (кимендә 681) елларда туучылар.
🟠 Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:
Башкортстанда да 45 яшьтән олырак булучылар үлемнәр саны белән икенче урынга менде. Әмма 25-34 яшь төркеме белән аерма зур түгел.
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,3. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1157 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 787) һәм 1970нче (кимендә 681) елларда туучылар.
#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🌭4😢2🎉2👍1