Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
6 май көнне Удмуртия югары мәхкәмәсе “Баймак эше”ндә гаепле дип табылган биш кешенең хөкем карарларын үзгәртте.

Мәхкәмә Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевка чыгарылган җәза мөддәтен 8,5 елдан 5 елга, Фәнүр Хажинны 6 елдан 4,2 елга, ә Фәнгиз Шәрифгалиевны 5,5 елдан 4 елга калдырды.

Бу “Баймак эше”нә бәйле аппеляциянең хөкем карарын үзгәрткән беренче очрак. Моңа кадәр мәхкәмә бөтен карарларны үз көчендә калдырып килде.

▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланды. 46 кешегә инде хөкем карарлары чыкты.

@azatliqradiosi
🕊2
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 7 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

📌Мәскәүгә кич белән Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин килде. Аңа кадәр ярты сәгать элек Сербия президенты Александр Вучич очкычы утырды. Мәскәүгә килгәндә аның очкычы Бакуга төшергә мәҗбүр булды, моны Мәскәүдә һава аланнарының дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле ябылып торуы белән аңлаттылар. Элегрәк Мәскәүгә Венесуэла, Бразилия һәм Куба президентлары килүе әйтелде. Алар Җиңү бәйрәме чараларында катнашачак.

📌Русия һава аланнарында очкычылар тоткарлануыннан 60 меңнән артык кеше зыян күргән. Дроннар һөҗүме сәбәпле, бүген кайбер һава аланнары берничә сәгатькә ябылып торды.

📌9 май Җиңү көне белән бәйле чаралар вакытында Казанда мобил интернет начар эшләргә мөмкин. Моңа кешеләрнең күпләп җыелуы һәм мобил оператор челтәрләрләренең артык йөкләнеше сәбәп була ала.

📌Яллар алдыннан бүген кич Казанда юлларда озын машина тыгыннары барлыкка килде. Казан үзәгендә Җиңү бәйрәме парадына әзерлек сәбәпле кайбер урамнар ябык.

📌Ватиканда Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесен сайлау башланды. Рим папасын сайлау хокукы булган 133 кардинал Сикстин капелласына бикләнеп беренче тавыш бирүдә катнашачак.

@azatliqradiosi
❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 май, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк

🔹Бүген төнлә Казан һава аланы кабат ябылып торды. Аэропорт якынча ике сәгать эшләмәде.

🔹Путин тарафыннан берьяклы игълан ителгән өч көнлек утны туктатуның беренче төне дрон һөҗүмнәреннән башка үтте диярлек. Шулай да Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, Русия Сумы өлкәсенә өч тапкыр һөҗүм иткән.

🔹Атнакич АКШ президенты Доналд Трамп беренче чит ил белән сәүдә килешүе турында игълан итәчәк. Ул Британия булыр дип фаразлана.

🔹Бүген Җиңү парадына әзерлек максатыннан 16:00 сәгатьтән Казан үзәгендәге кайбер урамнар ябылачак.

🔹Ватиканда кардиналлар конклавы бүген яңа Рим папасын сайлау омтылышын дәвам итәчәк. Кичә Сикстин капелласы торбасыннан кара төтен чыкты - бу әле Рим папасы сайланмаган дигәнне аңлата.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз. Ялларыгыз матур узсын.

@azatliqradiosi
👍4❤1🥰1
✈️Казан һава аланынннан бүген Мәскәүгә өч, Истанбулга бер очкыч очмаган, дип хәбәр итә "Казань с огоньком" телеграм каналы.

Моннан тыш Ереван, Петербур, Сочи, Анталья һәм Пхукетка да очкычлар тоткарлана.

Төнлә Казан һава аланы 23.45 сәгатьтән 1.30 сәгатькә кадәр ябылып торды.

Дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле Казан һава аланы ике көн рәттән вакытлыча эшләми торды.

@azatliqradiosi
👎2😁1🤬1😡1
Бүген Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында Сталинга һәйкәл ачу тантанасы уза

Бу хакта "Гражданский союз - Уфа" хәбәр итә.

Тулы бер дәүләтне куркуда тоткан Сталинны соңгы вакытта данларга тырышу ачыктан-ачык ярылып ята.
Сталин шәхесе тарихка репрессияләр белән кереп калды. Ул урыс булмаган халыкларны юк итте, милләтләре аркасында миллионлаган кешеләргә депортацияләр оештырды. Нахакка хөкем ителеп атылу, сөргенгә җибәрелү, "спецпоселениеләр", лагерьләрдә ябып тотылу, анда вәхшиләрчә мыскыл ителү, кешелектән чыгару шартларында яшәтү аша миллионлаган кеше узды.

Күпләр төрмәләрдән кайтмады, шунда ачлыктан, салкыннан, авыр эштән үлеп калды, кемдер үтерелгән, исән калганнары исә сындырылган, кеше буларак юк ителгән килеш кайта. Беренче чиратта Сталин әмере белән фикер ияләре, милли интеллигенция, руханилар, хәлле кешеләр юк ителә.

Ничек уйлыйсыз, шундый кешегә һәйкәл кую урынлымы?

@azatliqradiosi
😡22🤮8🔥4👍3😭2
🇰🇵Төньяк Корея ватандашларының Русиягә күпләп килүе тукталган.

ФСБ чик буе хезмәте хисабына күрә, 2025 елның беренче кварталында Русиягә Төньяк Кореядан бары 300 кеше генә кергән, ә 2024 елда алар якынча 13 мең булган.
Бу хакта ФСБ хисабына сылтанып "Медиазона" яза.

Төньяк Корея ватандашларының Русиягә күпләп килүе узган елның өченче һәм дүртенче кварталында башланган. Аларның килү максаты уку белән бәйле дип әйтелә. Әмма Русия мәгариф министрлыгы мондый күләмле программнар турында әйткәне булмады. Басма мәгълүматынча, Русия югары уку йортларында чит ил ватандашлары өчен квоталар саны үзгәрешсез калган.

Шул ук вакытта Төньяк Кореяның меңнәрчә солдатын Украинадагы сугышта катнашу өчен җибәрүе турында хәбәрләр таралган иде.

@azatliqradiosi
👍2🔥2😁2
Сезне татарлар Төркиягә беренче килеп урнашкан Әфәнде күпере авылына сәяхәткә чакырабыз.

Бу авылга кайчан нигез салалар, татарлар монда кайдан киләләр? Бүгенге көндә авыл ничек тормыш итә?

Бу хакта Азатлык Радиосы әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
👍5❤4🔥3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында Сталинга һәйкәл ачу тантанасы уза Бу хакта "Гражданский союз - Уфа" хәбәр итә. Тулы бер дәүләтне куркуда тоткан Сталинны соңгы вакытта данларга тырышу ачыктан-ачык ярылып ята. Сталин шәхесе тарихка репрессияләр…
Әмир авылы халкының кайберләре Сталин һәйкәлен үзәк паркка - Икенче дөнья сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган мемориал янына урнаштыруга каршы чыккан.

Җыелышта 15 кеше һәйкәлгә каршы тавыш биргән.

Однажды в Башкирии телеграм каналы язуынча, нәтиҗәдә һәйкәлне хосусый җиргә урнаштырганнар.

@azatliqradiosi
👍14❤3🔥3
💵Русиядә сугыш ветераннары Җиңүнең 80 еллыгына 80шәр мең сум түләү алачак.

Бу барлык БДБ илләре түләячәк акчадан да азрәк.

Мисал өчен Җиңүнең 80 еллыгына Үзбәкстан һәр ветеранга 846 мең сум (10 мең доллар), Казакъстан 841,6 мең сум (5 млн тәңкә), Кыргызстан 936 мең сум, Таҗикстан 197 мең сум, Азәрбайҗан 120 мең сум, Беларус 135 мең сум, Молдова 140,7 мең сум түләячәк.

@azatliqradiosi
😢5🤬2💔2🤪2❤1🖕1
Ватиканның Сикстин капелласы морҗасыннан ак төтен чыга. Димәк, яңа Рим папасы сайланган. Аның исеме бераздан билгеле булачак.
🕊4💩3❤2👎2🥴2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ватиканның Сикстин капелласы морҗасыннан ак төтен чыга. Димәк, яңа Рим папасы сайланган. Аның исеме бераздан билгеле булачак.
Ватиканда халык каршына яңа Рим папасы — Лео XIV чыкты.

Аның туганда бирелгән исеме - Роберт Фрэнсис Превост. Ул АКШта туган тәүге папа, аңа 69 яшь.
✍5👍2👎2🕊1
❗️Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми дип хәбәр итә Росавиация.

@azatliqradiosi
🔥2👎1
Хәзер әлеге сәгатькә булган кайбер башка хәбәрләрне барлыйк

🔺АКШ һәм Русия Европага Русия газын кертүне торгызу турында сөйләшүләр алып бара, дип хәбәр итә Reuters. Бу Украинадагы сугышка бәйле солых килешүен ныгыту юнәлешендә адым булачак.

🔺Бүген Роскомнадзор Русия иминлек шурасы карары нигезендә илнең 60% җирлегендә мобиль интернетны томалаячак.

🔺Германия канцлеры Фридрих Мерц мигрантларга бәйле илдә гадәттән тыш хәл игълан итәргә җыена. Бу качакларга сыену бирүдән баш тарту мөмкинлегенә юл ачачак.

🔺Microsoft-ка нигез салучы Билл Гейтс байлыгының зур өлешен хәйриягә бирергә җыена. 20 ел дәвамында 200 миллиард доллар акчасын фонд аша фәкыйрьлек, ачлык һәм башка шуның кебек проблемнарны хәл итүгә юнәлтәчәк.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤4👍2🔥2