Сезне татарлар Төркиягә беренче килеп урнашкан Әфәнде күпере авылына сәяхәткә чакырабыз.
Бу авылга кайчан нигез салалар, татарлар монда кайдан киләләр? Бүгенге көндә авыл ничек тормыш итә?
Бу хакта Азатлык Радиосы әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.
#татардөньясы
@azatliqradiosi

👍5❤4🔥3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында Сталинга һәйкәл ачу тантанасы уза Бу хакта "Гражданский союз - Уфа" хәбәр итә. Тулы бер дәүләтне куркуда тоткан Сталинны соңгы вакытта данларга тырышу ачыктан-ачык ярылып ята. Сталин шәхесе тарихка репрессияләр…
Әмир авылы халкының кайберләре Сталин һәйкәлен үзәк паркка - Икенче дөнья сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган мемориал янына урнаштыруга каршы чыккан.
Җыелышта 15 кеше һәйкәлгә каршы тавыш биргән.
Однажды в Башкирии телеграм каналы язуынча, нәтиҗәдә һәйкәлне хосусый җиргә урнаштырганнар.

👍14❤3🔥3
💵Русиядә сугыш ветераннары Җиңүнең 80 еллыгына 80шәр мең сум түләү алачак.
Бу барлык БДБ илләре түләячәк акчадан да азрәк.
Мисал өчен Җиңүнең 80 еллыгына Үзбәкстан һәр ветеранга 846 мең сум (10 мең доллар), Казакъстан 841,6 мең сум (5 млн тәңкә), Кыргызстан 936 мең сум, Таҗикстан 197 мең сум, Азәрбайҗан 120 мең сум, Беларус 135 мең сум, Молдова 140,7 мең сум түләячәк.

😢5🤬2💔2🤪2❤1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ватиканның Сикстин капелласы морҗасыннан ак төтен чыга. Димәк, яңа Рим папасы сайланган. Аның исеме бераздан билгеле булачак.
Ватиканда халык каршына яңа Рим папасы — Лео XIV чыкты.
Аның туганда бирелгән исеме - Роберт Фрэнсис Превост. Ул АКШта туган тәүге папа, аңа 69 яшь.

✍5👍2👎2🕊1
❗️Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми дип хәбәр итә Росавиация.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
🔥2👎1
Хәзер әлеге сәгатькә булган кайбер башка хәбәрләрне барлыйк
🔺АКШ һәм Русия Европага Русия газын кертүне торгызу турында сөйләшүләр алып бара, дип хәбәр итә Reuters. Бу Украинадагы сугышка бәйле солых килешүен ныгыту юнәлешендә адым булачак.
🔺Бүген Роскомнадзор Русия иминлек шурасы карары нигезендә илнең 60% җирлегендә мобиль интернетны томалаячак.
🔺Германия канцлеры Фридрих Мерц мигрантларга бәйле илдә гадәттән тыш хәл игълан итәргә җыена. Бу качакларга сыену бирүдән баш тарту мөмкинлегенә юл ачачак.
🔺Microsoft-ка нигез салучы Билл Гейтс байлыгының зур өлешен хәйриягә бирергә җыена. 20 ел дәвамында 200 миллиард доллар акчасын фонд аша фәкыйрьлек, ачлык һәм башка шуның кебек проблемнарны хәл итүгә юнәлтәчәк.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

❤4👍2🔥2
Көн язмасы: Путин Русиясе сугыш турында совет уйдырмаларын таратуны дәвам итә
Икенче дөнья сугышы Европада 1945 елның 8 маенда тәмамлана һәм Җиңү көне буларак та нәкъ шушы дата билгеләнә. Русиядә исә Җиңү көне 9 майда. Моның үз идеологик сәбәпләре бар. Советлар берлеге сугыш турында үзенә җайлы нарративлар, уйдырмалар таратып килде. Моны хәзерге авторитар Русия дә дәвам итә.
👉Беренче уйдырма: Советлар Берлеге сугышта бары тик 1941 елның 22 июнендә катнаша башлады
👉Икенче уйдырма: җиңүгә бары тик Советлар Берлеге тырышлыгы белән генә ирешеп булды
👉Өченче уйдырма: СССР сугышка әзер булмаган һәм дошманның көтелмәгән һөҗүменә дучар ителгән
👉Дүртенче уйдырма: 28 панфиловчы батырлыгы
👉Бишенче уйдырма: Беренче Җиңү байрагын Рейхстаг өстенә Михаил Егоров белән Мелитон Кантария элгән
Әлеге уйдырмалар турында тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Путин Русиясе сугыш турында совет уйдырмаларын таратуны дәвам итә
Икенче дөнья сугышы Европада 1945 елның 8 маенда тәмамлана һәм Җиңү көне буларак та нәкъ шушы дата билгеләнә. Русиядә исә Җиңү көне 9 майда. Моның үз идеологик сәбәпләре бар. Советлар берлеге сугыш турында үзенә җайлы нарративлар, уйдырмалар таратып килде.…
💯8👍3💊2🔥1🤔1
8 май көнне Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Парижның Республика мәйданында Икенче дөнья сугышында һәлак булган татарларны искә алып пикетка чыкты.
"8 май Европада Дөнья сугышында һәлак булучыларны искә алу көне. Бу минем өчен дә искә алу көне, чөнки бер бабам һәм әтинең абыйсы сугышта һәлак булды. Әтием дә сугышта катнашты, ул 1970 елда һәлак булды. Гомумән сугышта һәлак булган татарларның төгәл саны билгеле түгел. Казандагы тарихчылар дөрес санны исәпләп чыгарсын иде. һәлак булганнарның саны миллионнан күбрәк дип уйлыйм. Һәр авылдан 200-300 кеше сугышка киткән һәм бик азлар гына кире әйләнеп кайткан. Хәбәрсез югалганнарның саны гына да 300 мең кеше.
9 май Мәскәүдә зурлап парад уза, фашист Русиясендә фашист Германиясен җиңүне бәйрәм итәләр. Әмма җиңүнең варислары Путин түгел. Җиңүнең чын варислары фашист Русиясенә каршы көрәшүчеләр, ягъни без", ди Зәкиев.

❤9🔥8👍4😁2❤🔥1😢1🤣1🤪1
Бүген Мәскәүдәге хәрби парадта беренче тапкыр Украинага һөҗүмдә кулланыла торган дроннар күрсәтелде.
Бу “Герань”, “Орлан”, “Ланцет”, “Гарпия”, Zala дроннары.
Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, парадта 11 мең хәрби, шул исәптән Украина сугышында булган 1500 сугышчы катнашкан.
Парад вакытында Путин янында трибунада Кытай башлыгы Си Цзиньпин утырды. “Дождь” проекты Путин янында утырган башка кайбер кешеләрне дә ачыклады. Алар арасында Кара диңгез флотының 810нчы гвардия диңгез пехотасы бригадасы хәрбие Владислав Головин бар. “Миротворец” сәхифәсе язуынча, ул Мариуполь халкын үтерүдә катнашкан.
Шулай ук парадта “Пятнашка” бригадасы командиры Ахра Авидзба да булган. Әлеге бригада Донецки өлкәсендә хәрби җинаятьләр кылуда гаепләнә.
“Агентство” язуынча, Путин артында 2024 елның августында Курски өлкәсендәге бәрелешләрдә һәлак булган 45 яшьлек подполковник Сергей Чебеневның тол хатыны һәм балалары утырган.

🤬7🤮4🤡3😁1😢1🤩1😇1
❗️Бөгелмә һәм Бигеш һава аланнары эшли башлаган.
Алар бүген иртәдән бирле очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.
@azatliqradiosi
Алар бүген иртәдән бирле очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.
@azatliqradiosi
👍2
"Сугыш елларында хәер сорап йөрдем!.."
Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яшәде. Хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. 2020 елда Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак хәтирәләре белән уртаклашкан иде.
Ул инде мәрхүм булды.
Бу видеоны моннан биш ел элек, 2020 елда эшләдек. Бүген аны кабат сезгә тәкъдим итәбез.

YouTube
Сугыш чоры балалары: Зәйнәхетдин Хәйретдинов ("Сугыш елларында хәер сорап йөрдем")
Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яши. Бүген аңа 83 яшь, хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак…
👍7😢3❤2🔥2
Русиядә электрон повесткалар сайты тулы көчкә эшли башлаган.
Бу хакта «Идите лесом» хокук яклау проекты хәбәр итә.
Моңа кадәр сайт Рязань өлкәсе, Мари Иле республикасы һәм Сахалинда сынау рәвешендә генә ачыла иде.
Бу сайт аша кешеләр шәхси сәхифәләренә кереп, гаскәргә чакыру белән бәйле үзләре турында мәгълүмат таба алачак. Электрон реестрда чыгып, 7 көн узганнан соң повестка тапшырылган булып саналачак. Гражданга бу хакта хәбәр бирергә тиешләр, әмма хәзер элеккеге кебек хәрби комиссарларның гаскәргә чакырылучыдан повестка алу турында имза куйдыртуы мәҗбүри түгел.
2023 елның җәендә канун чыгаручылар хәрби чакырылышка ярашлы егетләргә, повесткалары реестрда чыкканнан соң Русиядән читкә китүне тыйды.
Русия Украинага каршы сугыш башлагач кабул ителгән кануннар мәҗбүри хәрби хезмәттән качучыларга машина йөртүне, үз исемнәренә транспорт һәм күчемсез милек теркәүне, кредитлар алуны, кече эшмәкәрлек теркәүне тыя.

👎6🤬5👍1🤡1
1941-1945 еллардагы сугыш 1418 көн дәвам итә. Икенче Дөнья сугышында Советлар Берлеге 26,6 млн кешесен югалта.
▪️ 1941-1945 елларда ТАССРдан фронтка 700 меңгә якын кеше китә. 350 мең кеше ятып кала.
▪️ БАССРдан сугышка 710 меңнән артык кеше китә. 300 меңләп яугир шунда һәлак була.
Һәр сан артында бер кешенең, тулы бер гаиләнең коточкыч фаҗигасе. Һәр гаиләдә диярлек кемдер йә һәлак, йә хәбәрсез югалган. Яу кырыннан исән чыгучылар аяксыз, кулсыз, чукрак, сукыр булып кайта.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы

😭10😢4🕊4👍1
🇮🇴🇫🇷🇩🇪🇵🇱Британия премьер-министры Кир Стармер, Франция президенты Эммануэль Макрон, Германия канцлеры Фридрих Мерц һәм Польша премьер-министры Доналд Туск Киевка килде.
Алар "теләк белдерүчеләр коаллициясе" саммитында катнашачак. Анда Украинада утны туктату турында тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш. Әгәр Русия бу тәкъдимнәрне кабул итмәсә, АКШ һәм Европа берлеге Мәскәүгә кырыс санкцияләр кертү белән яный.

👍5💩1
❗️Бигеш һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми дип хәбәр итә Росавиация.
Бу атнада һава аланы сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрне вакытлыча эшләми торды.
@azatliqradiosi
Бу атнада һава аланы сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрне вакытлыча эшләми торды.
@azatliqradiosi
😡4❤2👍2👎1👏1
Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Русиянең Украинада кылган җинаятьләренә бәйле махсус трибунал булдыруны хуплады
Бу хакта Европа көне уңаеннан Львовта имзаланган документта әйтелә. Анда Европа иле вәкилләре катнашты.
Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига белдерүенчә, бу трибунал киләчәктә Русия президенты Владимир Путин, Русия премьер-министры Михаил Мишустин һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка хөкем карары чыгарыра мөмкинлек бирәчәк.

👏5👍4🔥3👎1