— Биш елдан соң Кырым нинди булачак?
— Бүген дөньяда хәлләр бик зур тизлек белән үзгәрә. Без кичә генә Украинада яши идек, инде бүген Русиядә яшибез булып чыкты. Шуңа фаразлау дөрес тә түгелдер. Шул ук вакытта кырымтатарлар турында сүз йөрткәндә, халкы яшәгәндә аның рухы да яшәячәк. Без басымнар туктар, хакимият тә безгә миһербанлы булыр дигән хыял белән яшәмибез. Әмма без бу сынауларны инде 1944 елда уздык, Аллаһ ярдәме белән бер-беребезне яклап боларын да узарбыз. Киләчәгебез гадел һәм якты булыр дип өметләнәбез.
Кичә Русиянең юстиция министрлыгы кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиеваны "ят агентлар" исемлегенә кертте. 2019 елда Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте аның белән интервью чыгарган иде. Бүген шуны 👉 яңадан укып чыгарга тәкъдим итәбез.
#Кырым
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
"Кырымда репрессия машинасы балаларның да язмышын җимерә"
Русия Кырымны аннексияләвенең биш еллыгын бәйрәм иткән көндә Кырымнан Прагага килгән "Инсаф" мөселманнар лигасы җитәкчесе Лутфие Зудиева һәм "Кырым теләктәшлеге" оешмасы активисты Дилявер Меметов белән анда кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында…
❤8👍1🔥1🙏1
Бүгенге шимбә кичендә сезне Төркиядәге татар авылына сәяхәткә чакырабыз.
Җайлырак утырыгыз да безнең видеоны карагыз. 😀 Ул Бөгрүделик авылы турында сөйли. 👉Монда басыгыз.
#татарлар #Төркия
@azatliqradiosi
Җайлырак утырыгыз да безнең видеоны карагыз. 😀 Ул Бөгрүделик авылы турында сөйли. 👉Монда басыгыз.
#татарлар #Төркия
@azatliqradiosi
YouTube
Төркиядә татар авылы | Татарлар анда ничек эләккән?
1910 елдан бирле Төркиянең нәкъ уртасында татар авылы яшәп килә. Татарлар анда ничек һәм ни өчен барып эләккән соң? Азатлык Радиосы сезне Бөгрүделик авылына чакыра. Бу видеоны яраткан кешеләрегез белән дә уртаклашыгыз! :-)
Безнең каналга язылыгыз: https…
Безнең каналга язылыгыз: https…
👍3❤1🔥1😍1
Якшәмбе иртәсенең төп 3 хәбәре:
🟠 Евровидение җыр бәйгесендә Австрия җиңде
Аның вәкиле JJ (Йоханнес Питч), "Wasted Love" җырын башкарып, 436 балл җыйды. Икенче урынны Израил вәкиле, өченчене – Эстония башкаручысы алды.
🟠 Нью-Йоркта Мексика хәрби корабы Бруклин күперенә бәрелде
Ике кеше һәлак булды, 19 кеше зыян күрде. Корабта 277 кеше булган.
🟠 Киевта төнге Русия һөҗүменнән бер кеше һәлак
Шәһәрнең Обухов районына һөҗүмдә 28 яшьлек хатын-кыз үлгән, 3 кеше яраланган, алар арасында 4 яшьлек бала да бар.
@azatliqradiosi
Аның вәкиле JJ (Йоханнес Питч), "Wasted Love" җырын башкарып, 436 балл җыйды. Икенче урынны Израил вәкиле, өченчене – Эстония башкаручысы алды.
Ике кеше һәлак булды, 19 кеше зыян күрде. Корабта 277 кеше булган.
Шәһәрнең Обухов районына һөҗүмдә 28 яшьлек хатын-кыз үлгән, 3 кеше яраланган, алар арасында 4 яшьлек бала да бар.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🔥1💩1
18 май — кырымтатар халкының зур фаҗигасе — сөрген көне
1944 елның 18 маенда Советлар Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя.
Депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.
Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.
Бу фаҗига турында тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

💔11😭7😢4🔥1🕊1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
🤩 Фәрит Зәкиев Франция хакимиятеннән сәяси сыену көтә
🤩 Русиядә мәчетләрне ябуны, мигрантларны илдән кууны сораучы "Урыс җәмгыяте" кемгә ышыклана?
🤩 "Сугышны башладылар, туктата алмыйлар". Татарстаннан сугышта кимендә 5 мең кеше һәлак булган
🤩 Русия хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрнең милкен тартып алмакчы: "Бу кодексны тамырдан үзгәртәчәк"
🤩 Искешәһәр башлыгы Татарстан, Башкортстан татарлары белән очрашты
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🔥2
Азатлык сүзлегендә яңа сүз – "җыем" 💰 Соңгы айларда бу сүз хәбәрләрдә шактый еш кулланыла.
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥7👍3
Бүген Изге Болгар җыенында 25 меңгә якын кеше җыелды
Чарада күмәкләшеп тәүбә намазы укылды. Дин әһелләреннән чарада Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов һәм башкалар катнашты.
Өйлә намазыннан соң җыенда мәдәни програм оештырылды. Быел җыенда музыкаль өлеш кыскартылды, вәгазьләр күләме артты.
📷 Татарстан президенты матбугат хезмәте фотолары

❤4👍4🔥2😢2
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Романия президенты сайлауларында Европа яклы намзәт, Бухарест мэры Никушор Дан җиңү яулады. Ул 53,62% тавыш җыйды.
🔹Telegramга нигез салучы Павел Дуров быел аңа француз күзләве башлыгы Николя Лернер Романиянең консерватив сәясәтчеләрен Telegramда чикләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән дип белдерде.
🔹Польшада президент сайлауларының икенче турына хәзер хакимияттә булган "Гражданлык коалициясе" фиркасеннән Рафал Тшасковский һәм оппозиционер Кароль Навроцкий чыккан.
🔹2024 елда Кытай инвестицияләгән ширкәтләр саны Русиядә 9 меңнән артып киткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк дип белдерде Русиядәге Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь.
🔹Казанда шәһәркүләм соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак. Бәйрәмдә Казан DJе BubbleGum (Артур Сәмигуллин), җырчы Паша Руденко һәм "Фэмили" гаилә төркеме чыгыш ясаячак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👍2🔥1
Соңгы вакытта Татарстанда татар теленә игътибар сизерлек дәрәҗәдә төште. Рәсми затлар, түрәләр тарафыннан татар теле кирәклеге, аны үстерү әһәмияте турында күпсанлы пафослы чыгышлар ясалса да, чынбарлыкта вазгыять мактанырлык түгел. Татар телен өйрәнүчеләр саны кими бара, моны саннар күрсәтә. Татарча сөйләшүчеләр саны да кими бара.
Бу көннәрдә "Миллиард.татар" басмасында Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимәсе, социолог Гөлнара Габдрахманова тикшеренүләренең кайбер нәтиҗәләре белән язмасы чыкты. Азатлык Радиосының Русиядә "ят агент" һәм теләнмәгән оешма статусы булу сәбәпле, без Татарстан галимнәре белән турыдан-туры сөйләшә алмыйбыз. Шуңа күрә, әлеге язмадан кайбер кызыклы фикерләрне тәкъдим итәргә булдык.
Анда Габдрахманова татар теле укытучыларының хәле, тел укытуга бәйле бүгенге вәзгыять турында кызыклы фактлар белән уртаклаша.
#татарлар #Татарстан

Татар мәгарифе: татар телен өйрәнүчеләр кими, әмма ата-аналар милли мәктәпләрне сайларга тырыша
Социологик тикшерүләрдә ата-аналарның балаларны татар мәктәпләренә бирү тырышлыклары күренә — моның сәбәпләре нинди? Татар балалар бакчаларына ниләр җитми? Тарих институты галимәсе, социолог тикшеренүләренең кайбер кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.
❤7😢5🔥2
Росстат демографиягә кагылышлы тәфсилле мәгълүматны уртаклашмый башлаган.
Шул ук вакытта Русиядә туучы балалар саны кимегәннән кими. Моңа бәйсез демограф Алексей Ракша игътибар иткән.
Росстатның 16 майда дөнья күргән айлык хисабында яңа туган һәм үлгән кешеләр, яңа никахлар һәм аерылышулар саны, шулай ук, төбәкләрдәге үзгәрешләр турында да бернинди мәгълүмат юк ди Ракша.
Росстат бастыра торган биш таблицаның берсе генә калган. Анда ел башыннан саналып килә торган туулар, үлемнәр, никахлашулар һәм аерылышулар саны гына күрсәтелгән.
"Нигездә Русиядә 2025 елның мартыннан бирле җәмәгатьчелеккә ачык булган демографик статистика юк" дип яза Ракша.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Росстат демография статистикасын яшерә башлаган
Росстат демографиягә кагылышлы тәфсилле мәгълүматны уртаклашмый башлаган. Шул ук вакытта Русиядә туучы балалар саны кимегәннән кими. Моңа бәйсез демограф Алексей Ракша игътибар иткән.
Росстатның 16 майда дөнья күргән айлык хисабында яңа туган һәм үлгән кешеләр…

🤡2🤬1
Тикшерү комитеты: Русиядә Украинага каршы сугыш башланганнан соң 621 сивил кеше һәлак булган.
Ул хакта комитет башлыгы Александр Бастрыкин белдерде. Аның сүзләренчә, Тикшерү комитеты Русия төбәкләренә оештырылган һөҗүмнәр аркасында 3 меңнән артык җинаять эше ачкан.
Бастрыкин иң күп һөҗүм Белгород, Курски, Брянски, Ростов өлкәләре, Краснодар төбәге һәм Кырымга булган диде.
Азатлык Радиосы Бастрыкин яңгыраткан саннарның ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшереп раслый алмый.

🤡3😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Романия президенты сайлауларында Европа яклы намзәт, Бухарест мэры Никушор Дан җиңү яулады. Ул 53,62% тавыш җыйды. 🔹Telegramга…
Франциянең тышкы эшләр министрлыгы Павел Дуровның сүзләрен кире кага.
"Франция Романиянең президент сайлауларына тыкшынды дигән гаепләүләр һич тә дөрес түгел. Франция бу гаепләүләрне кире кага, һәркемне Романия демократиясен хөрмәт итәргә чакыра" диелә министрлык тараткан белдерүдә.
Моңарчы Дуров Франция вәкилләре аңа Telegramда Романиянең консерватив сәясәтчеләрен чикләү үтенече белән мөрәҗәгать итте дип белдергән иде. "Демократияне аны җимереп "яклап" булмый. Сайлауларга тыкшынуны ул сайлауларга тыкшынып юк итеп булмый. Сүз иреге һәм гадел сайлаулар йә бар, йә юк" дигән иде Дуров.
Русия тараткан фейкларны тикшереп фаш итүче журналист Христо Грозев та Дуровны тәнкыйтьләп чыкты: "Әгәр дә Франция вәкилләре Дуровка чыннан да мондый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән икән, нишләп соң ул үзеннән төгәл нәрсә таләп ителгәнен (кайсы каналлар? алар белән нәрсә эшләүне үтенү? бу сөйләшүнең кайчан булуын?) ачыктан-ачык белдерми? А-сын әйткәч, В-сын яшерү өчен сәбәп юк. Күренеп тора ки, Дуров шушы мәгълүмат сугышында билгеле бер як өчен тырыша", дип язды танылган журналист.
Кичә узган Романия президенты сайлауларының икенче турында Европа яклы намзәт Никушор Дан җиңеп чыкты. Ул тавышларның 53%ын җыйды.

Полиция Махачкалада яшүсмерләрнең бер-берсен күмәкләшеп кыйнавыннан соң 67 кешене тоткарлаган.
Ул хакта Кавказ.Реалии хәбәр итә.
Үсмерләр 16, 17 һәм 18 майда сугышкан. Әлеге инцидентның сәбәбе егетләрнең көрәш ярышының нәтиҗәләре белән канәгать калмавына бәйле булырга мөмкин: ярыштан соң Кизляр белән Махачкаладан килгән егетләр арасында низаг килеп чыккан.
Полиция белдергәнчә, яшүсмерләр социаль челтәрләрдә берләшкән, шунда планнар корган. Үсмерләр белән, шулай ук, аларның әти-әниләре һәм укытучылары белән профилактик сөйләшүләр үткәрелгән, диелә.

🙈5🤔1