Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 21нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШның Дәүләт секретаре Марко Рубио Русиянең Украинадагы сугышны туктатуга бәйле таләпләре "бәлки, бу атнада" яңгырар дип белдерде.

🔹Европа берлеге Азатлык Радиосы корпорациясенә 5,5 млн евро акча күчерергә җыена. Бу акча "Европа белән чиктәш илләр", Кавказ һәм Үзәк Азиягә юнәлдерелгән эшчәнлеккә бирелә, диелә.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшкәндә низагны туктату эшендә Русия белән Украинага чишелешне үзләренә табарга туры киләчәк диде.

🔹Русия төбәкләрендә бүген төнлә 127 украин дроны бәреп төшерелгән дип хәбәр итә илнең саклану министрлыгы.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥3
Европа Берлеге Азатлык Радиосы корпорациясенә 5,5 млн евро бирергә җыена.

Ул хакта Евродипломатия башлыгы Кая Каллас хәбәр итте.

"Бу бәйсез журналистикага ярдәм була алырдай кыскавакытлы һәм гадәттән тыш финанслау" диде Каллас.

Европа Берлеге бирәчәк акча максатчан булачак: бу акчага "Европа белән күрше илләр", Кавказ һәм Үзәк Азиягә юнәлдерелгән эшчәнлек финансланырга тиеш.

Хәзерге вакытта Азатлык Радиосы медиакорпорациясе АКШның Глобаль медиа агентлыгы белән мәхкәмәләшә: Конгресс Азатлык Радиосына 2025 елга акча бүлеп биргән иде, әмма Агентлык бу бүленгән акчаны Азатлык Радиосына һаман да тулысынча күчермәгән.

Финанслау туктатылу сәбәпле Азатлык Радиосына керүче "Настоящее время" телеканалы ике иярченнән өзелде, Азатлык Радиосының Урыс хезмәте урта дулкыннарда үз эшчәнлеген туктатты, шулай ук, Азатлык Радиосының Татар-Башкорт, Беларус, Украин һәм башка хезмәтләре үз эшчәнлеген шактый киметергә мәҗбүр булды.

@azatliqradiosi
🔥6👍1👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ФСБ Казанда дрон белән диверсия әзерләгән ир-атны тоткарлавын белдерә

Бу кадрларны бүген Татарстан медиалары уртаклаша. Федераль иминлек хезмәте хәбәренчә, 25 яшьлек ир-ат "украин ягын тыңлап" "конспирация һәм шартлаткыч матдәләрне әзерләү нигезләрен өйрәнгән". Янәсе ул 2024 елда Казан заводларының берсенә пилотсыз очкыч ярдәмендә диверсия әзерләгән булган.

❗️Азатлык Радиосы бу мәгълүматның ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен тикшерә алмый.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎8👍1😢1
Тикшерү комитеты нәшир, журналист Искәндәр Сираҗига гаепләү белдергән.

Бу хакта рәсми хат барлыгын Сираҗи үзенең "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында белдерде. Тикшерү комитеты аңа Русия Җинаять кодексының 294нче маддәсе (1) һәм 137нче маддәсе (1) нигезендә гаепләү белдергән.

— Мине җинаятьче булып тануга тагын бер адым ясалды: 19 майда, Татарстан матбугат көнендә миңа "бүләк ясап" Тикшерү комитеты 294нче маддә (1) һәм 137нче маддә (1) нигезендә гаепләү белдерде. Ягъни мин ике ялган шаһитне фаш иттем, алар катнашкан очракта бер кешене гомерлек төрмәгә утырта алалар иде, шуны интернетта урнаштырдым, прокуратурага видеомөрәҗәгать яздырып җибәрдем, — дип сөйли видеода Сираҗи. — Баксаң, мин (шулай эшләп) гадел хөкемгә киртә корганмын икән. Монда хәтта минем хакта моны ул җинаятьчел максатта башкарган дигән "матур" сүзләр язылган.

Мин үземне гаделлек өчен йөрим дип уйладым, ә прокуратура башкача уйлый икән.

Мин — начар кеше икән, ике ялган шаһит белән алып барылган гадел хөкемгә каршы чыкканмын икән, шуның өчен мине төрмәгә утыртырга кирәк булып чыга. Менә шундый гадел илдә яшәп ятам, дип сөйли журналист.

Җинаять эше ачылуга сәбәп булган фильмны (аны Искәндәр Сираҗи төшергән) былтыр декабрьдә экспертизага җибәрделәр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢7👍4🔥2🙏2
Казанда ике көн рәттән Владимир Мединскийның спектакле күрсәтелә.

Тамаша Камал театрының иске бинасында уза. Билетларның зур өлеше сатылмаган.

Казанда кичә һәм бүген Русия президентының ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединскийның "Фетнә. 1609-1611 еллар" ("Смута. 1609–1611 гг.") дип аталган спектакле күрсәтелә. Спектакль Мединский язган "Стена" романы нигезендә бара. Аны спектакль итеп Мәскәүнең Кече театры 2018 елда сәхнәләштерде, режиссеры — Владимир Бейлис. Спектакльдә Валерий Афанасьев, Александр Ермаков, Владимир Дубровский кебек актёрлар уйный.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮21💩8👎3👍2
Уфа егетен Украинага теләктәшлек белдергәне өчен 6 ел колониягә хөкем иткәннәр.

Сүз 20-яшьлек Макар Николаев турында бара. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул чит илдә яшәп Украина яклы постлар чыгарган, Украина ягында сугышучы "Урыс ихтыярилар корпусы"на керергә өндәгән (әлеге оешма Русиядә тыелган).

Николаев узган елны Уфага кайткач тоткарлана: ул өенә каникулларга Германиядәге Марбург университетыннан кайткан була. Моңа кадәр Макар Уфаның 86нчы гимназиясендә укыган.

2020 елда, әле мәктәптә укыган чакта, ул "Минем илем — минем Русия" проектында катнашып Икенче дөнья сугышына багышланган эш белән җиңү яулый. Макар укыган гимназия җитәкчелеге соңгы хәлләр турында әлегә берни дә дәшмәде.

Росфинмониторинг Николаевны элегрәк террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә дә керткән иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬10👍2🤨2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровка каршы сөйләгән шаһит сүзләреннән баш тарткан Куәт оешмалары вәкилләре Юрий Еременкога мөрәҗәгать иткән, Гафуровка каршы сөйләсә, катарактага операция ясарга сүз биргән, дигән шаһит. Операцияне ясамаганнар. Гафуров адвокаты…
Гаепләү ягы КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровны 25 елга төрмәгә утыртуны сораган.

Ул хакта ТАСС агентлыгына сылтанып Inkazan медиасы хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 1999 елда Гафуров Алабуга районы башлыгы булган чакта эшкуар Айдар Исрафиловны үтерергә әмер биргән булган. Гафуров үзе моны кире кага.

Аны бу җинаять эше нигезендә җаваплылыкка тартмаска да мөмкиннәр, чөнки әлеге эш буенча җаваплылыкка тарта алу мөмкинлегенең вакыты инде узган (җинаять 1999 елда кылынган, диелә). Гафуровны утыртырлармы-юкмы — анысын мәхкәмә хәл итәчәк.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱6🤡2
Украина Русиянең Орёл өлкәсендәге электроника заводына һөҗүм иткән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🤬3🎉1
Татар математигы, сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә кыйналганы турында хәбәр итте.

Бу хакта тулырак Азатлык Радиосы әзерләгән рәсемнәрдән укый аласыз.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
🤬17😭7❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиядә төнлә 105 украин дроны бәреп төшерелде дип белдерә илнең саклану министрлыгы. Шуларның 35е — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, 14е — Орёл өлкәсендә, 12се — Курски өлкәсендә, 11е — Белгород өлкәсендә. Украин ягынннан бу һөҗүмнәр һәм аларның максатларына ирешүе турында хәбәр әлегә булмады.

🔹Биткоин бәһасе 110 мең долларга җиткән. Соңгы тәүлектә генә дә ул 3%ка арткан.

🔹Кичә кич Вашингтон шәһәрендә Израил илчелегенең ике хезмәткәрен атып үтергәннәр дип хәбәр итә CBS News телеканалы. Хакимият вәкилләре белдергәнчә, бу һөҗүм максатчан булган.

🔹Русия белән Украина арасындагы чираттагы сөйләшүләр июнь уртасында Ватиканда уза ала. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып The Wall Street Journal (WSJ) хәбәр итә.

🔹Ярославльнең "Локомотив" хоккей клубы Чиләбенең "Тракторы"н җиңеп беренче тапкыр Гагарин Кубогына ия булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥1
АКШ президенты Доналд Трамп Европа илләре лидерларына Мәскәү Украинадагы сугышны тәмамларга әзер түгел дип белдергән.

Аның сүзләренчә, РФ президенты үзенең сугышта җиңеп баруына ышана. Бу хакта аноним чыганакларына сылтанып The Wall Street Journal яза.

Әлеге басма язганча, бу — Трамп ягыннан Кремльнең солых төзергә әзер түгеллеген беренче тапкыр тану. Шәхси сөйләшүләрдә белдерелгән шушы фикере Трампның халык каршында ясаган чыгышларыннан аерылып тора: Ак йорттагы журналистларга Трамп Путин солых төзергә әзер дип белдергән иде. АКШ президентының матбугат хезмәте бу хәбәргә карата бернинди фикер дә белдермәде.

Шулай ук, Трамп Ватиканга үзенең киңәшчесен Кит Келлог һәм АКШның дәүләт секретаре Марко Рубионы җибәрергә тели: июнь уртасында Ватиканда Русия белән Украина арасында чираттагы сөйләшүләр узарга мөмкин.

@azatliqradiosi
🤡5👍1
Казан үзәгендә 6 яшьлек маугли-кыз табылган.

Ул хакта Mash Iptәsh Telegram-каналы хәбәр итә.

Канал язганча, Волков урамындагы йортның бер фатирына балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре килеп кергән. Фатирда яшәүче хатын-кыз аларны кертмәскә тырышкан һәм хәтта социаль хезмәткәрләргә янәсе һөҗүм дә иткән.

Фатир нык начар хәлдә, чүп-чарга баткан, диелә. Шушы чүп-чар арасында ялан килеш 6 яшьлек бала йөгереп йөргән. Бу кыз-бала булып чыккан дип хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы прокуратурасы 6 яшьлек маугли-кыз турындагы мәгълүматны тикшерә. Сабыйның нинди шартларда яшәгәне дә, профилактика системы органнарының ни дәрәҗәдә үз эшен сыйфатлы башкарулары да каралачак.

Маугли дип социаль изоляциядә тәрбияләнүче балаларны атыйлар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱2🔥1
Чехиядәге мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиеваны Русиягә экстрадицияләргә рөхсәт бирмәгән.

Моны Русиянең Баш прокуратурасы сораган иде, тик бүген Праганың шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенечен кире какты. Ул хакта Seznam Zprávy медиасы хәбәр итә.

Корбангалиева үзе мәхкәмә утырышында сәламәтлеге какшаган булу сәбәпле катнашмаган, диелә.

2024 елның июнендә Русия мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алган иде: Казанда туып үскән журналист "хәрби фейклар" тарату һәм террорчылыкка өндәүдә гаепләнде. Җинаять эше Корбангалиева "Русия азатлыгы" легионында сугышкан Алексей Барановский белән ясаган интервью аркасында ачылды.

Фәридә Корбангалиева башта "Татарстан" дәүләт телеканалында, соңыннан "Русия-1" федераль телеканалында, ә 2018-2021 елларда Азатлык Радиосы корпорациясенә керүче "Настоящее время" телеканалында эшләде. Хәзерге вакытта Прагада яши.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
❤15👍6👎1🔥1
Башкортстанда Нефть университеты проректоры Наил Чанышев кулга алынган.

Ул хакта Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Чанышевны кануни булмаган миграция оештыруда һәм вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр, диелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2023-2024 елларда ул университетның башка хезмәткәрләре белән бергәләп чит ил абитуриентларын укырга кабул итеп алардан акча алган. Сүз кимендә 19 шундый абитуриент турында бара. Гаепләнүчеләр университетның мәгълүмат системына үзгәрешләр керткән: нәтиҗәдә кирәкле абитуриентларның керү имтиханнары буенча баллары арттырылган. Ахыр чиктә Русиягә керергә хокукы булмаган кешеләр Русия территориясенә үтеп кереп шунда калган, диелә.

Нефть университеты Уфада урнашкан. Чанышевны кимендә 14 июльгә кадәр тоткарлаганнар.

Апрель башында БР башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанга мигрант эшчеләр кирәк" дигән иде. Украинадагы сугышта Башкортстаннан күпләп ир-ат үлгән вакытта, республика җитәкчелеге эшче куллар җитмәвенә зарланды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🍾4🔥1
Илгиз Зәйни Г.Камал театрының сәнгать җитәкчесе булган.

Моңарчы ул театрның мөдире булып санала иде.

"Театрыбызда мөдир бүтән юк. Хәзер сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары бар: ул — Илфир Илшат улы Якупов, ә Фәрид Бикчәнтәй баш режиссер булып кала", дип белдергән Зәйни "Бизнес-online" медиасына.

Драматург, моңарчы "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе булган Илгиз Зәйни Г.Камал театры мөдире булып узган ел азагында билгеләнгән иде. Гыйнварда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Илгиз Зәйни хәзер "театрның эффектив булуы өчен җаваплы" дип белдерде.

Күптән түгел Г.Камал театры Кабан күле буендагы өр-яңа бинага күченде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔3😁2👍1
🇪🇺 Европарламент Русия белән Беларустан кертелә торган ашламаларга пошлиналарны арттыруны хуплаган.

Бу Европа Берлегенең азык-төлек иминлеген яклау һәм Русиянең Украинага каршы алып бара торган сугышны финанслауны булдырмау максатларында эшләнә, диелә. Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Азот булган ашламаларга пошлиналар өч ел дәвамында 100%ка җитәчәк: бу сәүдә итүне юк итәчәк дигән сүз. Авыл хуҗалыгы продукциясенә исә пошлиналар 50% тәшкил итәчәк.

Әлеге карар 1 июльдән гамәлгә керәчәк дип планлаштырыла.

@azatliqradiosi
👍4