Русиянең юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне өстәгән.
Менә алар:
- Андрей Королёв,
- икътисадчы Дмитрий Некрасов,
- Русия Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат институтының элекке мөдире Юрий Пивоваров,
- хокук яклаучы Ян Рачинский,
- юрист Игорь Слабых (АКШта яши, USLegalNews каналы авторы)
- шагыйрь Александр Смирнов,
- Алексей Суханов.
@azatliqradiosi

Telegram
USlegalnews (Игорь Слабых о юридических новостях США)
Игорь Слабых о юридических новостях США
igor.slabykh@gmail.com - по всем вопросам, включая рекламу
ПОДДЕРЖАТЬ КАНАЛ
Paypal, Zelle: емейл выше
https://www.patreon.com/slabykh
buymeacoffee.com/IgorSlabykh
Bitcoin: 15jMgs2SzjuBmF8iEq9Efe6y4jZ4STRyQ6

🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы әсирлектән 390 русияле кайтарылган дип белдерә. Украина Русиягә 270 хәрбине һәм 120 сивил затны тапшырган, диелә. Сивил затлар арасында Курски өлкәсендә яшәгән кешеләр дә бар. Шул ук вакытта РФ саклану министрлыгы…
Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән әсирләр алмашуы узганын раслады.
Аның сүзләренчә, әсирләрне алмашу шимбә һәм якшәмбе дә дәвам итәчәк.
@azatliqradiosi
"1000гә 1000" формуласы нигезендә үткәрелә торган алмашуның беренче өлеше узды: бүген – 390 кеше", – ди ул.
Аның сүзләренчә, әсирләрне алмашу шимбә һәм якшәмбе дә дәвам итәчәк.
@azatliqradiosi
❤8❤🔥3😍2
АКШ хөкүмәте Һарвард университетын чит илләрдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм итте.
Моннан кала президент Доналд Трамп администрациясе хәзерге студентларны башка югары уку йортларына күченергә мәҗбүр итә, чөнки алай итмәсәләр, алар АКШта легаль рәвештә калу хокукыннан колак кагачак. Ул хакта 22 майда эчке иминлек министрлыгы хәбәр итте.
Министрлык башлыгы Кристи Ноәм Һарвард университеты студентлар алмашы програмының сертификацияләвен туктатырга әмер бирде: Ноәм университетны "көч куллану, антисемитизмны хуплауда һәм Кытай Коммунистлар фиркасе гамәлләре белән координацияләүдә" гаепләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Азатлык Радиосы
Һарвард университеты чит илдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм ителде
АКШ хөкүмәте Һарвард университетын чит илләрдән килгән кешеләрне укыту мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Моннан кала президент Доналд Трамп администрациясе хәзерге студентларны башка югары уку йортларына күченергә мәҗбүр итә, чөнки алай итмәсәләр, алар АКШта легаль…
🤯5🔥2❤1
Озак еллар дәвамында Бәләбәй татар гимназиясен җитәкләгән Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат
Аны соңгы юлга озату 24 май көнне узачак диелә.
Нурмөхәммәт Хөсәенов (70) 1994 елда ачылган Бәләбәй татар гимназиясен корды һәм аны 20 елдан артык җитәкләде, уку йортын татар телендә белем бирүче алдынгы белем учагы итте. Моннан тыш ул тарих, төбәкне өйрәнү, тел өлкәсендә китаплар язды, агарту эшләре белән шөгыльләнде.
2002 елда Казанда ул Владимир Путин белән очрашу вакытында Башкортстан татарлары проблемнарын күтәрде. Путин алдында чыгыш ясап ул, "Башкортстанда татар булу җиңел түгел" дип белдерде.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#Башкортстан

😢23😭9🕊4👍1
Казанда Корбан гаетенә корбан чалу урыннары билгеле булды.
Быел Корбан бәйрәме 6 июньгә туры килә. Корбанны 6, 7, 8 июньдә чалырга мөмкин.
Татарстан башкаласында корбан чалу өчен әзерләнә торган махсус мәйданчыклар быел 17әү:
1. "Әл-Мәрҗани" мәчете, Каюм Насыйри ур., 17
2. "Апанай" мәчете, Каюм Насыйри ур., 27
3. "Җомга" мәчете, Юдино торак массивы, Ильич ур., 4
4. Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар ур., 6
5. "Тынычлык" мәчете, Мирный торак массивы, Мелитопольская ур., 15
6. "Гадел" мәчете, Оренбур проезды, 193
7. "Ризван" мәчете, Хөсәен Мәүлетов ур., 48а
8. "Биләл" мәчете, Вознесенское торак массивы, Иркен ур., 29
9. "Коддус" мәчете, Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16
10. "Иман нуры" мәчете, Нагорный торак массивы, Дорожная ур., 32а
11. "Казан нуры" мәчете, Ф.Әмирхан проспекты, 3
12. "Салихҗан" мәчете, Бестужев ур., 66
13. "Фатиха" мәчете, Кадышево торак массивы, Рихард Зорге ур., 2а
14. "Мәүлид" мәчете, Залесный торак массивы, Селянская ур., 23
15. "Әхмәдзәки" мәчете, Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а
16. "Рамазан" мәчете, Окольная ур., 25б
17. "Рәҗәп" мәчете, Энгельс ур., 20/39
Ә сез быел корбан чалырга җыенасызмы?
#Татарстан

❤9😍2👍1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Озак еллар дәвамында Бәләбәй татар гимназиясен җитәкләгән Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат Аны соңгы юлга озату 24 май көнне узачак диелә. Нурмөхәммәт Хөсәенов (70) 1994 елда ачылган Бәләбәй татар гимназиясен корды һәм аны 20 елдан артык җитәкләде, уку йортын…
"Тартария — ул Ватикан уйлап чыгарган сүз генә. 1830 елга кадәрге хариталарның барысында да Бөек Татария билгеләнгән. Бөек Монголия турындагы әкият тә шул чакта гына уйлап чыгарылган. Ә Московиягә килгәндә, Мәскәү — ул үзе үк татар сүзе. Топонимнар белән шөгыльләнә башлагач, без 134 Мәскәү атамасын таптык. Шуның җидесе — Башкортстанда, икесе — Казакъстанда, икесе — Оренбурда... Мин үзем дә Мәскәү авылыннан. Әнә шул Мәскәү авылларын харитага зур түгәрәкләр белән билгеләп куйсаң, анда гаскәр юлын күрергә була. Гаскәрнең туктый торган урыннарын элек "мәскәү" дип атаганнары аңлашыла. Географлар шушы юлны "алтын билбау" дип тә атый. Ул юл килә дә бер урында чатланып өчкә бүленә. Гаскәрнең берсе икенчесе өстенә менмәсен өчен, алар шулай өчкә бүленеп китә һәм бу мәскәү атамаларының да өчкә бүленеп таралуыннан күренә."
2018 елда Нурмөхәммәт Хөсәенов белән чыккан интервьюны яңадан укырга тәкъдим итәбез. Аны 👉монда басып укый аласыз.
#татарлар #Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Нурмөхәммәт Хөсәенов: "Топонимика аркылы тарихны ачыклап була"
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Нурмөхәммәт Хөсәенов дөнья харитасында "татар" тамырлы 550дән артык топонимны ачыклап, шуларны туплаган "Что есть Московия" дигән китап бастырган һәм шулар аша да чын тарихны өйрәнеп була дип исәпли. Азатлык тарихчы…
🔥13❤5👍1💊1
Татарстанда Шүрәле турындагы әкияткә нигезләнеп нәфис фильм төшергәннәр.
"Сюжет буенча төп героиня Гайшә туена әзерләнә, ләкин кисәк аның бертуганы Тимур юкка чыга. Тимурны эзләп ул туган авылына кайта һәм шунда үзенең үткәннәре белән генә түгел, кара урманда яшерелгән зур сер белән дә очрашырга мәҗбүр була", — диелә "Вольга" ширкәте тараткан хәбәрдә.
Фильмны шулай ук Мәскәү өлкәсендә дә төшергәннәр. Татарстанда исә төшерү такымы Зөя утравында һәм "Дикая ферма" экопаркында эшләгән. Проектның режиссеры — Алинә Насыйбуллина. Фильмда "Слово пацана" ("Егет сүзе") сериалында төшкән Рузил Миңнекаев та уйный.

📷: "Вольга" ширкәте
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7❤4
Социологик тикшерүләрдә ата-аналарның балаларны татар мәктәпләренә бирү тырышлыклары күренә — моның сәбәпләре нинди? Татар балалар бакчаларына ниләр җитми?
Тарих институты галимәсе, социолог тикшеренүләренең кайбер кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.
#татарлар #Татарстан
@azatliqradiosi
Тарих институты галимәсе, социолог тикшеренүләренең кайбер кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.
#татарлар #Татарстан
@azatliqradiosi
😢9👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән әсирләр алмашуы узганын раслады. "1000гә 1000" формуласы нигезендә үткәрелә торган алмашуның беренче өлеше узды: бүген – 390 кеше", – ди ул. Аның сүзләренчә, әсирләрне алмашу шимбә һәм якшәмбе дә дәвам итәчәк.…
Украина һәм Русия бүген янә хәрби әсирләр белән алмашу үткәрде
Бу хакта башта Русия саклану министрлыгы белдерде, соңрак әлеге хәбәрне Украина президенты Владимир Зеленский да раслады. Бүген һәр ике яктан да 307әр кеше азат ителгән.
Әсирләр алмашуы кичә дә булган иде, иртәгә дә дәвам итәргә тиеш. Шушы өч көндә алмашу "1000гә 1000" формуласы нигезендә башкарыла.
Бу алмашу турында Русия белән Украина делегацияләре 16 майда Истанбулда узган сөйләшүләрдә килеште.

👍2❤1👀1