Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Кырымнан тома сукыр, беренче төркем инвалид мөселман Александр Сизиковны Красноярски төрмәсеннән тикшеренү өчен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә. Хастаханәдә ул ким дигәндә 21 көн, күп…
Кырымнан тома сукыр Александр Сизиковны җәзадан азат иттеләр һәм иреккә чыгардылар.

Ул Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде. Сизиковның иреккә чыгарылуын "Тюремный адвокат" каналы яза. Канал Красноярски төбәгендәге Минусински шәһәр мәхкәмәсенең карарына сылтана.

2020 елның 7 июленнән тома сукыр ир-ат, беренче төркем инвалид өй сагында булган. 2024 елның 14 сентябрендә ул кулга алынды. Җәзаларны башкару федераль хезмәте (ФСИН) тома сукырлык колониядә булуга комачаулый торган сәбәпләр исемлегендә икәненә сигез ай узгач кына игътибар иткән.

Март аенда Сизиковны Красноярскига тикшеренүгә алып барганнар. Табиблар аның тома сукыр булуын раслаган, өченче дәрәҗәдәге һипертониясе дә бар дигән һәм аны иреккә чыгарырга өндәгән. Сизиковның әнисе Красноярскидагы хастаханәдә аңа мөнәсәбәт "кешечә, кешелекле" булган дип сөйләгән.

Александр Сизиковка теләктәшлек белдереп Мәскәү өлкәсендә яшәүче сукыр активист Оксана Осадчая берничә тапкыр төрле пикетларга чыкты. Ул тома сукыр кешене төрмәгә утыртуны "җафалау" дип тасвирлаган иде, колониядәге хокуклары да бозыла дигән иде: Сизиковка аңа килгән хатларны да, сукырлар өчен ясалган махсус язу-сызу әсбапларын да бирмәгәннәр.

#Кырым

@azatliqradiosi
❤7👍5
Киләсе өч елда Русия мәктәпләрендә бердәм дәреслекләр гамәлгә кертеләчәк.

Ул хакта илнең мәгърифәт министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Укытучыларны әзерләү һәм яңадан әзерләү системы да оештырылачак.

"Өч ел дәвамында барлык предметлар буенча да бердәм дәүләт дәреслекләре әзерләнәчәк", дигән Кравцов.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта урыс теле һәм әдәбият буенча дәреслекләр эшләнә. Нәкъ менә бу фәннәр мәктәп укучыларының дөньяга карашын формалаштыра, ди ул. Аерым алганда, әдәбият програмына күбесенчә Русия авторларының әсәрләре кертеләчәк. Моннан кала, һәрбер мәктәптә әдәбият програмы белән килештерелгән спектакльләр куя торган мәктәп театрлары да булдырыла.

Шулай ук, мәгърифәт министрлыгы Русия Фәннәр академиясе белән берлектә физика, химия һәм биология буенча да бердәм дәреслекләр әзерләү эшенә керешкән. Кравцов сүзләренчә, Мәскәү физика-техника институты белән уртак эш башкарыла: бу табигый фәннәрне математика белән берләштереп, табигый фәннәрне комплекслы өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк, диелә.

Моңарчы Кравцов Русиядә бердәм дәреслекләр 2029 елга кадәр гамәлгә кертеләчәк дип белдергән иде.

Узган елның сентябрендә Русия мәктәпләрендә пропаганда дәресләренең артуы билгеле булды. Моннан кала Русия хакимиятләре Украинаның баскынлыктагы җирләрендә Кремль пропагандасын тарата, украин телен юкка чыгара һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарткан укытучыларны эзәрлекли.

Шул ук вакытта Русия төбәкләрендәге татар балаларына татар теле чит тел буларак укытыла.

@azatliqradiosi
🤮9🤡4👎1
— Ни өчен Кирмән асаба халыкларны үзидарәдән мәхрүм итәргә тели?

— Русия хакимиятләре теләсә кайсы фикер төрлелеген, үз фикереңне белдерү мөмкинлеген бастырырга, юк итәргә тырыша. Төньяк халыкларын үзидарәдән мәхрүм итү дә — шушы сәясәтнең бер өлеше. Аерма шунда гына: аз санлы халыкларны үзидарәдән мәхрүм итеп, Кирмән шушы ук асаба халыкларның вәкилләрен халыкара дәрәҗәдә тәти пропаганда максатларында куллана — янәсе, карагыз әле ничек Русия шушы халыклар өчен яхшы шартлар тудыра.


Май уртасында Русиянең Баш прокуратурасы асаба халыкларның хокукларын яклаучы "Батани" фондын "теләнмәгән" оешма дип таныды: әлеге фонд халыкара мәйданчыкларда (шул исәптән БМОда) Русиягә каршы белдерүләр ясауда гаепләнде. Фонд русиядә 2004 елда оешкан иде, 2015 елда ул "ят агент" статусын алды, ә 2017 елда ликвидацияләнде. Шуннан соң фондның кайбер хезмәткәрләре чит илгә күченде, 2018 елда әлеге фонд АКШта эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде.

Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте фонд җитәкчеләренең берсе Павел Суляндзига белән 👉әңгәмә тәкъдим итә.

@azatliqradiosi
💯6⚡2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Мәскәүгә каршы яңа чикләүләрне бу атнада ук кертергә мөмкин дип хәбәр ителә. Ул Украинага һөҗүмне дәвам итүче Путин гамәлләреннән дә, сугышны туктатуга багышланган сөйләшүләрнең әкрен баруыннан да канәгать түгел.

🔹Шул ук вакытта Трамп Украинадагы сугыштан ераклашырга тели дип яза The New York Times басмасы. Янәсе АКШ президенты сугыш турында "Мин аннан читләшәм, китеп барам" дигән.

🔹Русиянең саклану министрлыгы төнлә 99 дронның бәреп төшерелүен хәбәр итте. Алар Белгород,Воронеж, Владимир, Калуга, Тула, Ростов, Липецки өлкәләрендә юк ителгән.

🔹
Британиянең Ливерпуль шәһәрендә машина "Ливерпуль" футбол клубының инглиз Премьер-лигасында җиңүен бәйрәм итүче халыкка килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә 27 кеше яраланган, аларны хастаханәләргә илткәннәр.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍3❤2
Бүген Татарстан Республикасына 105 ел тулды.

Татар Республикасы 1920 елның 27 маенда оеша. Дөрес, 1990 елның 30 августында, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итеп, Татария Татарстанга әйләнә. Ләкин республика һәм хәзерге территориаль берлек буларак Татарстанга бүген нәкъ менә 105 ел тулды.

Моннан биш ел элек — ТАССРның 100-еллыгына — Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган махсус видео чыгарган иде. Бүген шуны яңадан карап китәргә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤7🔥4🤬2👍1
Лос Анжелес Сабантуенда 500ләп кеше катнашкан.

Бәйрәмдә Башкортстан белән Татарстан байраклары күтәрелгән, ике милли тирмә оештырылган, әмма башка еллардан аермалы буларак быел урыс телен куллану күп булган.

💲Сабантуй түләүле, кеше башына керү бәясе — 30 доллар. 14 яшькәчә балаларга керү бушлай. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#башкорттар #татарлар

@azatliqradiosi
❤‍🔥7🔥6❤5👏3👍1
Путин планы: Украинаның 4 төбәген яулап алу. Бу мөмкинме?

Аналитиклар Украина кораллы көчләренең Русия һөҗүменә ни дәрәҗәдә каршы тора алуын фаразлый.

Владимир Путин ел азагына кадәр аның гаскәре Украинаның саклану сызыгын җимереп, илнең Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен тулысынча контрольгә алачагына ышана. Бу хакта аноним чыганакка сылтанып Bloomberg агентлыгы хәбәр итте, янәсе әлеге "чыганак" Русия президентының "фикерләү рәвеше белән таныш".

Русия гаскәре хәзерге вакытта Украинаның берничә өлкәсендә һөҗүм алып бара. Хәрби аналитиклар Донецки өлкәсендәге Покровски һәм Константиновка янында күпсанлы һөҗүмнәр турында яза. "Алар төп юнәлеш итеп сайлаган Покровски, Лиман, Новопавловски юнәлешләрендә тотрыклы һәм даими рәвештә алга барырга тырыша", — дип белдерде Украина кораллы көчләренең "Хортица" гаскәрләре төркеме вәкиле Виктор Трегубов.

Русия гаскәре шулай ук Покровскиның көньягыннан да алга чыгып, Днепропетровски өлкәсенең чигенә барып җитәргә тырыша.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4🖕2👍1
❗️Украинадагы сугышта Уфадан кимендә 500 кеше һәлак булган.

Рәсмиләр сугышта югалтулар санын яшергәнгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан үлемнәр санын җыя.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢7🍾3🥰1
Европа Берлеге Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне урап узарга күбесенчә Кытай булыша ди.

Кытай мондый чикләүләрне урап узуның 80 проценты өчен җаваплы. Ул хакта Германия тышкы эшләр министрлыгының җәмәгатьчелектән яшерелгән хисабында әйтелә. Хисапны Süddeutsche Zeitung газеты һәм NDR һәм WDR телевизион челтәрләре ала алган.

Әлеге документ 20 майда Брүсселдә узган Европа Берлегенең тышкы эшләр буенча утырыш нәтиҗәләрен барлый. Утырышта Русиягә каршы кертелергә мөмкин яңа чикләүләр һәм гамәлдәге чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтемле булуы турында сүз барган.

Хисапка күрә, Европа Берлеге фикеренчә, кертелгән чикләүләр Русия икътисадына зур йогынты ясаган. Яшерен (шәүләдәге) флот белән көрәшүдә зур уңышларга ирешелгән. Европа Берлегенең чикләүләр комитеты башлыгы Дэвид О'Салливан шәүләдәге кораблар еш куллана торган Төркия, Һиндстан һәм Малайзия портларына карата да санкцияләр кертергә тәкъдим иткән.

Брүссел Русиягә өченче илләр аркылы башкарыла торган экспортны да азмы-күпме чикли алган, диелә. Сүз бигрәк тә Әрмәнстан, Сербия, Үзбәкстан һәм Һиндстан кебек илләр турында бара. Шул ук вакытта Казакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркия кебек илләр белән авырлыклар әле дә бар.

Документта Русиягә карата кертелгән чикләүләрне урап узу белән көрәш эшендә Европа Берлеге АКШ ярдәменә инде өметләнми дип язылган — бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр уңышсыз килеп чыккан.

О'Cалливан санкцион режим буенча Европа Берлеге белән АКШ арасында бернинди уртак контактлар юк дигән. G7 илләренең дә бу мәсьәләгә кагылышлы хезмәттәшлеге янәсе "динамикасын югалткан", диелә

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩5👍2🥴1💯1
❗️АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлог Трамп, Путин һәм Зеленскийның уртак очрашуы Женевада булырга мөмкин дип белдерде.

Келлог сүзләренчә, АКШ украин ягыннан сугышны туктату мәсьәләсе буенча шартлар исемлеген инде алган, хәзер Русия ягыннан да шушындый ук меморандум көтелә.

"Президент Трамп бер атна элек президент Путин белән сөйләшкән вакытта русияләр меморандум әзерләрбез диделәр. Мин аны шартлар исемлеге димен. Менә шулай солых төзүгә дә барып җитербез. Украин ягыннан мондый документ алдык инде. Хәзер шушындый ук документ Русия ягыннан кирәк", — диде Келлог.

Шулай ук, аның сүзләренчә, хәзерге вакытта өч лидерның Швейцариядә очрашу мөмкинлеге тикшерелә.

"Без очрашуны Ватиканда уздырмакчы идек, әмма русияләр анда барудан баш тартты. Өч лидер: президент Трамп, президент Путин һәм президент Зеленский очраша алырдай башка урынны карыйбыз — ул Женева булырга мөмкин, әлеге шәһәрдә документны килештереп сугышны туктата да алабыз", — ди ул.

@azatliqradiosi
👍3🤡3❤1
Трамп әле генә Путин турында чираттагы фикерләрен уртаклашты:

"Владимир Путин шуны аңламый: мин булмасам, Русия белән бик күп начар әйбер булган булыр иде. БИК НАЧАР әйберләр. Ул ут белән уйный!" дип язган АКШ президенты Truth Social соцчелтәрендә.

Исегезгә төшерәбез: кичә Трамп Путин турында "ул акылдан язган, Украина кешеләрен үтерүне дәвам итә" дип язган иде.

@azatliqradiosi
🤡14👍1