Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядәге мәхкәмә Путинны Һитлер белән чагыштыруны тыйган.

Мондый карарны Омски шәһәренең Киров район мәхкәмәсе чыгарган. Сүз 12 рәсем турында бара: әлеге рәсемнәрдә Путин наци Германиясенең җитәкчесе белән чагыштырыла. Мәхкәмә карарына "Вёрстка" басмасы игътибар иткән.

Тыелган рәсемнәр арасында: Һитлер мыегы һәм причёскасы белән ясалган Путин рәсеме (фотошоп ярдәмендә эшләнгән), "Путлер капут" һәм "Путлер, выпей яду, пока не угостили свинцом" дигән язулар төшерелгән рәсемнәр (болары протест чаралары вакытында төшерелгән).

Моннан кала, Стихи.ру сайтындагы битләр дә тыелган (әлеге битләрдә Путин револьвер белән төшерелгән рәсем урнаштырылган).

Мәхкәмә эшен Омскиның прокуратурасы кузгаткан булган. Прокуратура белдерүенчә, мондый рәсем "җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә негатив йогынты ясый" һәм "террорчылык эшчәнлеген кылуга өнди".

@azatliqradiosi
😁7🤡7🔥3❤2👎1
АКШтагы федераль хөкемдар янә Азат Европа/Азатлык Радиосы ягына басты.

Радио АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) мәхкәмәгә биргән иде: әлеге агентлык Радиога май өчен каралган акчаны күчерергә тиеш.

Хаким Ройс Ламберс белдергәнчә, "апрельдә карар чыгарган мәхкәмә әле дә шул ук аргументларга нигезләнә". Моңарчы АКШ Конгрессы Азатлык Радиосына 2025 финанс елына акча бүлеп бирсә дә, АКШның Глобаль медиа агентлыгы ул акчаларны күчерүдән баш тартты: Трамп администрациясе дәүләт чыгымнарын кискен киметүне таләп иткән иде.

Азатлык Радиосының президенты Стивен Капус мәхкәмәнең соңгы карарын болай шәрехләде:

"Мәхкәмә чираттагы тапкыр USAGM безгә Конгресс тарафыннан бирелгән акчаны түләргә тиешлеген раслады. Бу акчалар бер ай элек килергә тиеш иде, без АКШның дәүләт иминлеге һәм тышкы сәясәте мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез. Безнең журналистлар, акча булмагач, тиешенчә эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм калды."

Мәхкәмә карарында шулай ук Азатлык Радиосына Европа Берлеге дә ярдәм итәргә теләве әйтелә. Сүз якынча 5,5 млн евро турында бара. Шулай да, бу акчалар 30 июньнән дә иртәрәк килмәячәк. "Алдагы атналарда Азатлык Радиосы тиешле акчаларны алмаса, июнь азагында ул эшчәнлегенең зур өлешен туктатырга мәҗбүр булачак" диелә мәхкәмә чыгарган карарда.

Финанслау туктатылу сәбәпле Азатлык Радиосына керүче "Настоящее время" телеканалы ике иярченнән өзелде, Азатлык Радиосының Урыс хезмәте урта дулкыннарда үз эшчәнлеген туктатты, шулай ук, Азатлык Радиосының Татар-башкорт, Беларус, Украин һәм башка хезмәтләре үз эшчәнлеген шактый киметергә мәҗбүр булды.

@azatliqradiosi
❤8🔥1🥴1
Язның соңгы көнендә үткәннәргә сәяхәт итеп кайтыйк. ❤️😀

Бу фотоларда — 1983 ел, Пермь төбәгенең Октябрь районы. Фотоларны Александр Матросов төшергән.

Октябрь районында татарлар халыкның 34,8%ын тәшкил итә. Бүген районда 24 меңләп кеше яши. Ә 2000 елда 38 меңгә якын кеше яшәгән...

#татарлар

@azatliqradiosi
🔥7❤1👍1😢1
Брянски өлкәсендә күпер җимерелүдән казага эләккән поездда 7 кеше һәлак

Климов-Мәскәү юлы белән хәрәкәт иткән поездда 388 юлчы булган. Әлегә җиде кеше үлеме турында билгеле, өч бала яраланган. 80гә якын кеше зыян күргән, дип хәбәр итте өлкә башлыгы Александр Богомаз.

Шулай ук Курски өлкәсендә дә күпер җимерелүе билгеле. Тикшерү комитеты күперләр шартлау нәтиҗәсендә җимерелүен белдерде.

@azatliqradiosi
🎉4😢3🔥1🥱1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1