Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1
Кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Айше Сеитмуратова вафат

Моның турында Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.

— 89 яшендә СССР заманындагы легендар диссидент, сәяси тоткын, журналист, тарихчы, милли хәрәкәт ветераны Айше Сеитмуратова арабыздан китте, — дип язды Чубаров.


1966 елда Сеитмуратованы беренче тапкыр «милли нәфрәт уяту» гаепләве белән кулга алалар һәм шартлы хөкем чыгаралар. Икенче тапкыр кулга алыну Үзбәкстанда була — ул чакта аңа өч ел колония җәзасы бирелә.

1978 елда ул мәҗбүри психиатриягә җибәрелүдән куркып АКШка күченә. Соңгы елларда аннексияләнгән Кырымда яши.

Заманында ул Азатлык Радиосы, BBC, DW һәм «Америка авазы» редакцияләрендә эшләгән.
😢10💔3🔥1
2024 елда РФ саклану министрлыгы белән 400 меңнән артык кеше контракт имзалаган.

Бу хакта "Важные истории" басмасы яза. Медиа федераль бюджет чыгымнарына таяна: аларга күрә, узган елны саклану министрлыгы белән 407 мең кеше контракт төзегән.

407 мең кеше – максималь сан, диелә. Минималь сан 374,2 мең кеше тәшкил итә: августта Путин контракт өчен түләнә торган акча күләмен 195 мең сумнан 400 меңгә кадәр арттыргач, контракт имзалаучылар саны үзгәреп китте, шуңа күрә 2024 елның өченче кварталында төзелгән килешүләр санын санап чыгару гаять авыр, ди журналистлар.

Шулай да, журналистлар фикеренчә, саклану министрлыгы яңа контракт имзалаучыларның санын арттырса да, элеккеге кебек зур дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, узган ел азагында РФ саклану министры Андрей Белоусов барлыгы 427 мең кеше контракт төзегән дигән иде: бу бюджет чыгымнарыннан 5-15%ка гына аерыла. Русиянең Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев 450 мең кеше контракт төзегән дип белдергән иде.

Ел азагына Русия гаскәренә димләү тизлеге кимегән: көненә уртача алганда 1700ләп кеше контракт төзегән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр кимрәк.

2025 елның язында контракт имзалау тагын да кимегән, диелә.

Исегезгә төшерәбез: өч елдан артык дәвам итүче Русия-Украина сугышында Русия ягыннан кимендә 110 мең кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
😢2🤬1
❗️Украина Русиянең стратегик очкычлары урнашкан берничә хәрби һава ныгытмасына һөҗүм итүен таныды

Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышын яктыртучы медиа бүген Русиянең берничә һава ныгытмасына ясалган һөҗүмнәрне сурәтләүче видеолар урнаштырды. Анда еракка җитәрлек стратегик очкычларның дөрләп януы, хәрби һава аланнарындагы көчле шартлау тавышлары һәм куе кара төтен чыгуы күренә.

Украин ягы үзенең иминлек хезмәте исеменнән, дроннар белән 4 шундый һава аланына һөҗүмнәр ясавын, шулар нәтиҗәсендә кимендә 40 очкычны тулысынча, йә өлешчә сафтан чыгаруын белдерә. Русия рәсмиләре бу һөҗүмнәрне Иркутски һәм Мурмански кебек аерым төбәк җитәкчеләре дәрәҗәсендә танырга мәҗбүр булды.

Чынбарлыкта күпме очкычка нинди зыян килүе турында әлегә бәйсез раслау юк. Нәкъ шул очкычлар ярдәмендә Русия украин җирләрен ракет утына тота иде. Шундый һөҗүмнәрнең берсе узган төндә генә булды - Украинадагы хәрби әзерлек базасына урыс ракеты төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 украин хәрбие һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган дип хәбәр ителде.

Ике якның да үзара һөҗүмнәре Киев һәм Мәскәү вәкилләренең 2 июньдә Истанбулда үткәреләчәк икенче солых сөйләшүләре алдыннан булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤4🔥4👏2
Бүген галәм дөньясыннан матур сүз тәкъдим итәбез – кара упкын 🔭 Ишеткәнегез, кулланганыгыз бармы?

▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔸Русия саклану министрлыгы кичәге хәрби һава аланнарына һөҗүмнәрне террор гамәле дип атады. Министрлык белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә берничә очкыч зыян күргән. Украина Кораллы көчләре мәгълүматларына караганда, зыян җиде миллиард долларны тәшкил итә.

🔸Польша президентын сайлауда консерватор Кароль Навроцкий җиңде. Ул икенче турда 50 проценттан артык тавыш казанган. Навроцкий элек Украинаны НАТОга чакыруга каршы чыккан иде.

🔸Май башында Якутскида мәчеткә зыян салган 29 яшьлек Иннокентий мәхкәмә каршына басты. Салмыш килеш мәчеткә кергән ир икенче каттагы бетоннан ясалган бизәкләрне ваткан иде. Ул вакытта аны тагын да зуррак зыян салудан мәчеткә килүчеләр туктатып калды.

🔸Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә эштән кайтып килүче 21 яшьлек кызга ике хатын-кыз һөҗүм иткән. Аларга кызның ал төстәге чәче ошамаган, дип яза Mash Batash.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1
Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган Казан активисты Марк Серов Әрмәнстанда тоткарланган

22-яшьлек Казан активисты Марк Серовны "Сугышка юк" ("Нет войне") граффитие аркасында "сәяси нәфрәт мотивлары буенча вандализм"да гаепләнә.

Эзәрлекләүләрдән куркып ике ел элек ул Русиядән качып башта Грузиягә күченә. Соңрак Германиядә һуманитар виза алып шунда китә, әмма берничә ай узгач Кавказга әйләнеп кайта. 2025 елның 9 маенда ул дус кызы белән бергә Әрмәнстанга бара — шунда халыкара эзләүгә бирелү аркасында чик буе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Өч атна диярлек Серов Әрмәнстаннан чыгып китә алмады, 29 майда гына әрмәннәр аңа кире Грузиягә кайтырга ирек бирде.

"Без Грузиядән поездда бардык. Әрмән ягыннан паспорт контроле башланды. Минем паспортны карагач, аларның системнарында "халыкара эзләүдә" дигән хәбәр чыкты. Поезддан төшерделәр. Дус кызым да минем белән бергә калды", дип искә ала Серов.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🙏2💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган Казан активисты Марк Серов Әрмәнстанда тоткарланган 22-яшьлек Казан активисты Марк Серовны "Сугышка юк" ("Нет войне") граффитие аркасында "сәяси нәфрәт мотивлары буенча вандализм"да гаепләнә. Эзәрлекләүләрдән куркып ике…
Гомумән алганда федераль, дәүләтара һәм халыкара эзләү бар

Кайсысы куркынычрак, Русия нинди илләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә, Интерполга эләгү куркынычы зурмы, эләксәң, нишләргә?

Бу хакта "Беренче бүлек" проекты адвокаты Евгений Смирнов белән сөйләшкән идек.

"Русиянең берничә ил белән турыдан-туры килешүе бар, һәм алар Интерпол офисыннан тыш турыдан-туры хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы белән. Әгәр дә кешене Казакъстанда тоткарлыйлар икән, халыкара органнарны җәлеп итмичә, экстрадиция процедурасы башлана. Шуңа да, беренче чиратта, Русияне чолгап алган илләргә бару куркыныч: бу — Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан.

Шулай ук туризм белән яшәгән Азия илләренә — Вьетнам, Таиландка барыр алдыннан да уйларга кирәк. Алар, кешене нинди дә булса базада күрсәләр, еш кына хәйләкәр кылана — экстрадиция процедуралары белән булышып тормыйлар. Алар, мәсәлән, кешене ниндидер вак хокук бозуда гаепли, янәсе, илдә теркәлмәгән яки ниндидер хокук бозган, ди: мәсәлән, хокуксыз йөргән яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Шуны сәбәп итеп, Русиягә депортациялиләр".

Мәкаләне тулысынча безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🤔1😢1💯1
📍3 июньдә Казан мэриясе чираттагы мәртәбә бушлай җәйге татар теле курсларын башлый.

Курслар атнасына бер тапкыр башлангычлар өчен ➡️Казан шәһәре башкарма комитетында, дәвам итүчеләр өчен ➡️Черек күл паркындагы амфитеатрда узачак.

Бер дәрес ике сәгать дәвам итәчәк.

Мэрия телеграм каналы хәбәр итүенчә, иң яхшы укучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

👉Татар телен шулай ук безнең "Әйдә! Online" проекты аша да өйрәнергә мөмкин.

Telegram каналга язылыгыз, анда күңелле.

@azatliqradiosi
❤5🔥4🤡2😢1
Украина кораллы көчләренең һөҗүме нәтиҗәсендә Русиянең хәрби һава аланнарына килгән зыян турында иярчен сүрәтләр басылып чыкты.

OSINT белгечләренең исәпләүләренә күрә, Русия якынча 13 очкычын югалткан.

Украина дроннары һөҗүм иткәннән соң, Иркутски өлкәсендәге Белая хәрби һава аланының иярчен сүрәтләрен OSINT аналитигы Крис Биггерс бастырып чыгарды.

Сүрәтләрдә өч Ту-95 очкычының юк ителгәне, тагын берсенә зыян килгәне күренә. Моннан тыш, Биггерс һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт очкыч юк ителүен һәм аларның Ту-22М3 тибында булу ихтималлыгын билгели.

Intelshizo исеме белән танылган OSINT-аналитигы Twitter-да видео язмалар нигезендә санап чыгарганча, Белая һәм Оленья һава аланында барлыгы җиде стратегик Ту-95 һөҗүм очкычы юк ителгән. Тагын дүрт Ту-22 стратегик һөҗүм очкычы һәм бер Ан-22 хәрби-транспорт очкычы юк ителгән.

Украина кораллы көчләре белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә Русиянең канатлы ракетлар йөртүче стратегик очкычларының 34% зыян күргән.

@azatliqradiosi
👏4❤1🔥1😁1😢1
🇰🇵Уфа фән һәм технологияләр университеты Төньяк Кореяның ике югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәргә җыена.

Аерым алганда Уфа уку йорты Төньяк Кореяның Ким Ир Сен исемендәге институты һәм Ким Чхэк исемендәге политехник университеты белән уртак тикшеренүләр алып бармакчы. UTV хәбәр итүенчә, сүз химия, авиатөзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек турында бара.

Моннан тыш Русия студентларына корея телен, ә Русиягә килгән Төньяк Корея студентларына урыс телен өйрәтү турында да сөйләшүләр башламакчылар.

Элегрәк Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Казан федераль университеты (КФУ) һәм Төньяк Кореянең Политехник университеты имзалаган иде.

Татарстан студентларын Төньяк Кореягә укырга җибәрәчәкләр диелде.

▪️Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Узган ел июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.

▪️Былтыр җәй көне Русия укучыларын Төньяк Кореянең "Сондовон" балалар аланына ялга җибәргәннәр иде. Алар "ике илнең дуслыгын ныгыта торган чараларда катнашачак, җилкәннәр астында диңгезгә чыгачак, тхэквондо һәи рәсем ясау белән шөгыльләнәчәк", диелде.

@azatliqradiosi
🤮4👍2🤡2❤1👏1😢1
Татарстан министрлар кабинеты йөкле студент кызларга 100 мең сум күләмендә түләү кертүне тәкъдим итә.

Хәзер моны күздә тоткан канун өлгесе ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, түләүне көндезге бүлектә укучы, шул исәптән академик ялдагы студент кызлар бер тапкыр ала алачак. Акчаны алу өчен гаризаны йөклелекнең уникенче атнасыннан алып бала тууга кадәр тапшырырыга кирәк. Бала туганнан соң тапшырсаң акча түләнмәячәк.

▪️Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

▪️Элегрәк Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец югары уку йортларында махсус балалар бүлмәләре булдырырга тәкъдим итте, янәсе дәресләр барган вакытта алар балаларын шунда калдырып тора алыр иде.

@azatliqradiosi
🤮8😢2❤1🔥1
❗️Истанбулдагы сөйләшүләр вакытында Украина вәкиллеге Русиягә Киевка кайтаруны таләп итеп йөзләрчә бала исеме тапшырган.

«Сүз Русия тарафыннан канунсыз рәвештә депортацияләнгән, мәҗбүри күчерелгән яки вакытлыча басып алынган җирләрдә тотыла торган йөзләрчә бала турында бара», дип белдерде Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак.

Аның сүзләренчә, украин балаларын ватаннарына кайтару Мәскәү «ниятләренең ихласлыгын тикшерү өчен беренче сынау» булып тора.

@azatliqradiosi
😢3❤2🔥1
❗️Истанбулда узган сөйләшүләрдән соң, Русия һәм Украина вәкиллеге җитәкчеләре журналистлар алдында чыгыш ясап, очрашуның нечкәлекләре турында сөйләде.

Рустем Умеров белдерүенчә, Киев Путин, Зеленский һәм Трамп катнашында очрашуны 20 июньнән 30 июньгә кадәр уздыруны тәкъдим иткән.

Ул бүгенге очрашуда бары тик алмашу мәсьәләләре турында гына килешүләрен әйтте.

"Без төп мәсьәләләрне бары тик ил лидерлары дәрәҗәсендә генә хәл итеп була дип ышанабыз. Әлеге очрашуга АКШ президентының да җәлеп ителүе мөмкин. Без делегацияләр арасындагы эшчәнлекне президентлар очрашуына әзерлек юнәлешендә генә дәвам итү мәгънәле дип саныйбыз. Шуңа күрә Русия ягына бу очрашуны 20 июньнән 30 июньгә кадәр уздыруны тәкъдим иттек", диде Умеров.

"Без бөтен кешене бөтен кешегә" авыр яралыларны һәм авыру хәрби тоткыннарны алмашу турында килештек. Тагын 18дән 25 яшькәчә яшь солдатларны алмашачакбыз. Шулай ук без үлгән хәрбиләрнең мәетләрен кайтару турында да килештек. 6000гә 6000 мәет", дип өстәде ул.

Русия вәкиле җитәкчесе Владимир Мединский да алмашу турындагы килешүләрне раслады.

"Без фронтның аерым урыннарында 2-3 көнгә утны туктату тәкъдимен ясадык. Хәзер бу мәсьәлә безнең һәм украин хәрби белгечләре тарафыннан тикшереләчәк. Нигә кыска вакытка утны һәм дроннарны туктатабыз. Командирлар үз солдатларының мәетләрен җыеп ала алсын өчен", диде Мединский.

@azatliqradiosi
😢2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔸Русия армиясе төнлә Одесса, Чернигов, Харьков һәм Полтава өлкәләренә дроннар белән һөҗүм иткән. Одессада ким дигәндә дүрт, Чернигов өлкәсендә шулай ук дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Торак йортлар, машиналарга зыян килгән.

🔸Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия басып алган өлешендә электр юк. Херсонның Мәскәү билгеләгән "губернаторы" Владимир Сальдо сүзләренчә, барлыгы 100 мең кеше утсыз калган.

🔸Көньяк Кореяда чираттан тыш президент сайлавы уза. Элекке президент илдә хәрби хәл кертү омтылышыннан соң вазифасыннан читләштерелде.

🔸Төркиянең кайбер шәһәрләрендә зилзилә булган. Кешеләр куркудан урамнарга чыккан. 5.8 балл дәрәҗәдә зилзилә булган Мармариста өйләреннән ашыгып чыкканда ким дигәндә 11 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

🔸Дөньядагы иң яхшы 2000 югары уку йорты рейтингында Казан федераль университеты бер елда 10 позициясен югалткан һәм 1049нчы урыннан 1059нчы урынга төшкән. Университетларның дөнья рейтингы үзәге (CWUR) мәгълүматынча, Русиядәге 43 югары уку йортының 34 позицияләре аска тәгәрәгән.

@azatliqradiosi
🔥1
2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак.

Узган елдан бирле дәреслекне әзерләүдә Русиянең 32 төбәге катнашты. Бу исемлектә Татарстан да бар иде. Республика инде дәреслек макетларын әзерләп Русия министрлыгына тапшырган.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу тарих дәресләренә дә кагылды. Инде 2023 елның 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮7👎2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак. Узган елдан бирле дәреслекне әзерләүдә Русиянең 32 төбәге катнашты.…
2026 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе керә башлаячак

Аны тарих укытучылары бишенче-җиденче сыйныф балаларына укытачак.

5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.

Укыту материаллары инде быел ноябрьгә әзер булырга тиеш. Аны эшләүдә белгечләр белән бергә Урыс православ чиркәве вәкилләре, аерым алганда иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) митрополит Тихон (Шевкунов) катнаша.

@azatliqradiosi
🤮8🖕1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәүдә Югары мәхкәмә утырышы вакытында “Баймак эше” фигурантлары, аерым алганда Ильяс Байгускаров “Кыркты, йәшә!!!”, “Урал, ты где?” (“Урал, син кайда”) дигән шигарләр күтәргән.

Ләкин мәхкәмә хезмәткәрләре трансляция вакытында плакатларны күрсәтмәскә тырышкан, компьютерда башка тәрәзәне ачып, әлеге шигарләрне каплаган дип хәбәр итә RusNews.

“Баймак эше” нигезендә гаепләнүчеләр мәхкәмәдә Уфадан видео элемтә аша катнашты. Фигурантларның берсе Айнур Хөсәенов мәхкәмәнең “тарафсыз һәм һуман булуына” ышанмавын әйтеп, хөкемдарны читләштерүне таләп итте.

Шулай ук Әлфинур Рәхмәтуллина да мәхкәмәдә чыгыш ясап: “Безне җинаятьче итеп күрсәтергә телиләр. Әлбәттә, сез үзегезнекеләрне яклыйсыз, ә гади халык сезгә беркем түгел. Кайда безнең мөрәҗәгатьләр, хөкемдарны читләштерү үтенечләре? Мин гаепләү ягын, хөкемдарларны читләштерүне белдерәм...

Без җинаятьче түгел”, диде ул.

@azatliqradiosi
❤10