Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 5 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
♦️Украинаның Чернигов өлкәсендә Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, алар арасында бер яшьлек бала да бар. Алты кеше яраланган, дип хәбәр итә җирле хакимият. Моннан тыш дроннар төнлә Харьковның Слобод районында ике күп катлы торак йортка бәрелгән. Өлкә хакимияте мәгълүматларынча, 17 кеше җәрәхәтләнгән.
♦️"Дәүләт хезмәте" ("Госуслуги") порталында бомбадан саклану урыннары адреслары белән аерым бүлек булачак. Әлеге сервис ярдәмендә һәр кеше үзенә беркетелгән бомбадан саклану урынын белә алачак. Яңа бүлекнең кайчан эшли башлаячагы төгәл әйтелми.
♦️Русия "Британ шурасы"н (British Council) "теләнмәгән оешма"лар исемлегенә кертте. British Council – дөнья буйлап инглиз телен укыту һәм инглиз мәдәниятен популярлаштыручы иҗтимагый оешма. Чыгымнарның бер өлешен Британия хөкүмәте капласа, калган акчаны оешма үзе чаралар үткәрү, уку өчен түләү, түләүле имтиханнар хисабына эшли. Русиядә бу шура 20 елдан артык эшләде, соңгы елларда оешма башта Русиядән китүен игълан итте, соңрак эшчәнлекне Британия илчелегенең Мәдәният һәм мәгариф бүлеге буларак дәвам итте.
♦️Казан метросының "Кәҗә Бистәсе" станциясендә кыска ялганыш сәбәпле төтен чыккан, дип яза "Еду в Татарстан" телеграм каналы.
♦️Бүген Башкортстанда "Хатын-кызның бәхет җирлеге" дигән форум ачыла. Русиякүләм чарада төрле "түгәрәк өстәл"ләр, лекцияләр, осталык дәресләре узачак дип яза "Юлдаш" радиосы Телеграм каналы. Чара Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә оештырыла. Күптән түгел Башкортстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмаларга 2025 елга субсидияләр бүлеп бирүен язган идек. Акчалата грантларга бөтен республикага дүрт оешма ия булды. Алар арасында урыс һәм башкорт оешмалары гына бар. Татар, чуаш, мари, мукшы оешмалары читтә калган.
♦️Татарстанда япон теле репетиторларына ихтыяҗ якынча ике тапкырга арткан дип яза «Профи.ру» сервисы. Русиянең башка төбәкләрендә дә япон теле белән кызыксынучылар күбәйгән.
@azatliqradiosi

❤6🔥1
❗️Уфада куәт оешмасы вәкилләре башкорт активисты, блогер Урал Байбулатовны тоткарлаган.
Бу хакта "Idel.Реалии"га Байбулатовның танышы хәбәр иткән.
"Сәгать иртәнге алтыда Федераль иминлек хезмәте вәкилләре өенә килеп тентү уздырды, ноутбук һәм кесә телефонын алды, аннары Совет урамына Тикшерү комитетына алып китте", дигән ул.
Аның сүзләренчә, тоткарлау Әҗбәлил районында Кырктытауны яклау эшчәнлегенә бәйле була ала.
Шулай ук ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Магнитогорскидан Кырктытауны яклаучы Илдар Хәбиров өенә дә полиция вәкилләре килгән.
▪️Апрель башында Әбҗәлил районында яшәүчеләр һәм активистлар "Рус бакыр ширкәте"нең Кырктытау тавында яңа эшчәнлек башларга җыенуы турында белгәч, берничә Telegram-чатына берләшеп, каршылык күрсәтү юлларын өйрәнә башлады. Активистлар Кырктытаудагы эшләр табигатькә зур зыян салачак, "җир асты суларының эшчәнлеген бозачак" дип әйтә.

😡4😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💃Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны башланып китәчәк.
Казан мэриясе Telegram каналы хәбәр итүенчә, татар бию хәрәкәтләренә өйрәтүче әлеге чара һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда узачак.
▪️2022 елны “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты кысаларында Самар өлкәсе Ярмәк авылыннан чыккан 👆"Ярмәк" вагы биюен өйрәткәннәр иде. Кабан күле буенда узган чарада йөзләрчә кеше катнашты.

👍10👎1🔥1
Көн язмасы: Татар театры һәм әдәбияты да сугыш өчен хезмәт итә башлады
Татар сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Өч елдан артык баручы Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң татар сәхнәсендә шуңа багышлап беренче спектакль күрсәтелде.
Сугыш пропагандасы татар әдәбиятына да үтеп керде: ярты ел дәвамында язучыларны шул темага әсәр язарга өндәп тордылар. Конкурсның суммасы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә булды — 5,2 млн сум.
Моңа кадәр эчке эмиграциягә киткән дип йөртелгән татар сәнгате сугыш өчен хезмәт итә башлады.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Татар театры һәм әдәбияты да сугыш өчен хезмәт итә башлады
Татар сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Өч елдан артык баручы Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң татар сәхнәсендә шуңа багышлап беренче спектакль күрсәтелде. Сугыш пропагандасы татар әдәбиятына да үтеп керде: ярты ел дәвамында язучыларны шул темага…
😡12👎6🤬1🌚1
АКШ президенты Доналд Трамп 12 ил ватандашларына илгә керүне тыю фәрманын имзалады.
Моннан тыш, тагын җиде ил ватандашларына өлешчә чикләүләр кертте.
Бу күпчелектә мөселманнар яшәгән илләр.
2017 елны президент булганда Трамп шундый ук тыю керткән иде.
Тулырак 👉монда укый аласыз.

🤔2😢1
Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.73.
Нигездә сугышка репродуктив ирләр китә, димәк, күпме бала тумый кала дигән сүз.
Инвалид булып калучылар саны да арта. Узган ел декабрьгә андыйлар саны 403 кеше иде.

🎉3😢2🔥1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Татар театры һәм әдәбияты да сугыш өчен хезмәт итә башлады Татар сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Өч елдан артык баручы Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң татар сәхнәсендә шуңа багышлап беренче спектакль күрсәтелде. Сугыш пропагандасы…
Былтыр "Татмедиа" дәүләт агентлыгы Украина сугышына багышланган "Геройлар янәшәдә" – "Герои рядом" патриотик әдәби конкурсы игълан итте.
Әсәрләр ярты ел дәвамында кабул ителде. Аның гомум приз фонды 5,2 млн сумнан артып китте. Әдәби бәйгеләрдә моңарчы моның кадәр сумма бүленгәне булмады.
Хәзер бу бәйгенең шорт-исемлеге тәкъдим ителде. Җиңүчеләр соңрак игълан ителәчәк. Исемлектә билгеле язучылар күп булмаса да, алар бар. Мәсәлән, Галимҗан Гыйльмановны күрергә була. Ул сугышта яраланып кайткан Илшат Әминев турында новелла язган. Гыйльманов үз җирен яклаган украиннарны "укроп"лар дип атый, Украина җирен "дошман тылы" дип яза, "азовчы"ларны телгә ала.
Бу Мәскәүдән — төбәкләргә, республикаларга төшкән сәясәтенең бер күренеше. Хәзер Русиядә урыс сәнгате, аеруча урыс киносы "хәрби юнәлешкә" күчте. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан бирле режиссёрлар "урыс дөньясы" һәм "махсус хәрби операция максатлары" турында фильмнар төшерү өчен финанслар ала. Русия мәдәният министрлыгы бу максаттан акчаны турыдан-туры, йә фондлар аша бүлеп бирә, дип яза "Настоящее Время".
Шундый эшләрнең берсе — режиссёр Илья Казанков төшергән "Позывной "Пассажир" фильмы. Бу — публицист һәм сугышны яклаучы Александр Проханов китабы нигезендә эшләнгән тулы метражлы фильм. Аның бюджеты 351,7 миллион сум тәшкил иткән, шуның 246,2 миллионын дәүләт финанслаган.
Украина сугышында катнашучыларның каһарманлыгын күрсәткән фильмнар өчен дәүләт тарафыннан йөзләгән миллион сум акча бүленә, дип сөйләгән "Настоящее Время"ның Русия киносы даирәсендәге чыганаклары.
Режиссёр Виталий Манский фикеренчә, Мәскәү Кирмәне хәрби фильмнар төшерүне зур игътибар белән күзәтә.
— Бу эшкә җаваплы кураторлар бик игътибарлы була. Минемчә, алар махсус исемлекләр дә төзеп бара: кемне, ничек һәм нәрсә аша кызыктырырга, алдарга, сатып алырга кирәк — барысы да билгеле. Максат — шушы кешеләрне билгеле бурычлар үтәүгә җәлеп итү.
Аның фикеренчә, сугыш пропагандасы белән шөгыльләнүче кайбер режиссёрлар һәм сценаристлар чыннан да Мәскәү сәясәтенә ышана, башкалары — миллиардлаган бюджет акчасын үзләштерү өчен эшли. Әмма барысы да Украина шәһәрләренә бомба ташлауны, дрон һөҗүмнәрен һәм йөзләрчә мең кешенең үлемен аклауга китерү өчен хезмәт итә ди ул.

🌚3❤1🤮1
2024-2025 елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63,58 %-ы туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сайлаган.
Мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 69% кеше сайлаган булса, 2023-2024 — 63% кына. Бу якынча 9 процентка азрак дигән сүз. Соңгы уку елында ярты процентка арту күзәтелсә дә, гомум тенденция татар телен өйрәнүчеләрнең кимүен күрсәтә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

😢11🔥4
Бүген мөселман дөньясы иң мөһим бәйрәмен – Корбан гаетен билгели. Бу уңайдан Татарстан һәм Башкортстанның барлык мәчетләрендә иртүк бәйрәм намазлары укылды, корбан чалулар башланды.
Барлык мөселман укучыларыбызны бу бәйрәм белән тәбриклибез! Бу көн сездә ничек уза? Коймаклар пешердегезме, корбан чаласызмы? Чатта языгыз 👇

❤14🙏3👎2
6 июнь иртәсенә кайбер мөһим дөнья хәбәрләре:
🔵 Төнлә Русия Украинага дроннар һәм ракетлар белән көчле һөҗүм оештырган: Киевта, Луцкида, Черниговта һәм Тернопольдә шартлаулар турында хәбәр ителә. Киевта дүрт кеше һәлак, 20ләп кеше яраланган.
🔵 Русиянең үзендә, Брянски һава аланы тирәсендә көчле шартлау яңгыраган. Mash язуынча, анда Украина һөҗүм иткән, әмма хакимиятләр бу хәлгә әлегә аңлатма бирмәгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
🔵 Русиядә Gmail аша сайтларда теркәлүне тыю мөмкинлеген өйрәнәләр. РБК язуынча, сайт хуҗаларын кулланучыларны бары тик Русия почта хезмәтләре аша гына теркәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.
🔵 Миллиардер Илон Маск АКШ президенты Дональд Трамп белән социаль челтәрләрдә бәхәстән соң, АКШ президентына импичмент игълан итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш эшкуар үзенә караган SpaceX ширкәте NASA файдалана торган Dragon космик корабын кулланудан туктаячагын белдерде.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥1
"Нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы юк."
Бу сүзләрне үз бәйрәм вәгазендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте. Әмма шулай итеп ул Русиянең күрше Украинага каршы алып барган сугышын тәнкыйтьләмәде, киресенчә, сугышны бу сүзләр белән аклады, "махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрнең бүген менә шушы хак өчен көрәшә" диде.
Сәмигуллин сүзләренчә, Русиягә "нацизм яный", әмма ул Русиягә генә янамый, аның астында мөселман халыклары изелеп яшәвен белдерде.
Украинадагы сугышта катнашучыларны хуплау турында үз бәйрәм котлауларында Татарстан һәм Башкортстан башлыклары да әйтте.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Бәйрәм вәгазендә Татарстан мөфтие Русиягә "нацизм янавы" турында сөйләде
Украинадагы сугышта катнашучыларны хуплау турында үз бәйрәм котлауларында Татарстан һәм Башкортстан башлыклары да әйтте.
😁6🤡4👎1💩1🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы юк." Бу сүзләрне үз бәйрәм вәгазендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте. Әмма шулай итеп ул Русиянең күрше Украинага каршы алып барган сугышын тәнкыйтьләмәде, киресенчә, сугышны…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дин әһелләре Русиянең Украинага каршы сугышына нинди карашта?
Бу уңайдан Азатлык 3 ел элек әзерләгән видеоны яңадан карарга тәкъдим итәбез.
Ике хәзрәт, ике татар, ике караш. Берсе — Русиядән, икенчесе — Украинадан. Шамил Әләүтдинов һәм Сәид Исмәгыйлев. Сез кайсысының фикерен хуплыйсыз?

❤4👍1👏1😁1
Татар-башкорт дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә 📸
Бүген мөселманнарда Корбан гаете, бу көнне корбан чалына. Татар һәм башкортлар да мәчетләргә гает намазына җыелды.
Бу уңайдан безнең сайтта фотогалерея җыйдык, кереп карагыз.

❤9🔥2👍1🥴1