Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Русиянең Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү хезмәтте Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы бар дип кисәтә. Мондый кисәтү соңгы тапкыр җомга көнне генә булган иде. Гомумән алганда бу инде узып баручы атнада бишенче шундый кисәтү. Татарстан хакимияте…
Бүген Алабуга автомобиль ширкәтенә дроннар һөҗүме итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер кеше һәлак булды, 13 кеше җәрәхәтләнде дип белдерде. Бер кеше бик авыр хәлдә.

Ширкәттә янгын чыкты дип аңлатты рәсмиләр.

▪️Татарстанда иртәдән үк дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, соңрак Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итми һәм җибәрми башлады. Хәзер барлык чикләүләр алынган.

Һава аланнары гадәттәгечә эшли.

@azatliqradiosi
❤2😢2🍾2🔥1😱1
Украинадагы сугышта Татарстанның кайсы районнарыннан иң күп кеше үлә?

🔺Казан – кимендә 826 кеше.
🔺Чаллы – кимендә 579 кеше.
🔺Түбән Кама районы – кимендә 318 кеше.
🔺Әлмәт районы – кимендә 254 кеше.
🔺Яшел Үзән районы – кимендә 199 кеше.
🔺Бөгелмә районы – кимендә 187 кеше.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢3🔥1🎉1🙏1🕊1🍾1
Бүген Прагада татарлар Сабан туена җыелды

Бәйрәмдә җырлы-биюле тамашалар милли уеннар белән үрелеп барды.

Һөнәри артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Германиянең Франкфурт, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.

Бер кырыйда самавырлар кайнады. Бу Прага Сабантуеның бер бизәге. Күмер белән кайнатылган самавырдан мәтрүшкәле чәй эчү матур гадәткә әверелде.

Бәйрәмгә килүчеләр кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, кош теле кебек милли ризыклардан сыйланды.

Бу хакта тулырак тиздән Азатлык Радиосы сәхифәсендә укып булачак.

Сабан туеннан күбрәк фотоларны 👉монда карый аласыз.

@azatliqradiosi
❤20❤‍🔥1👍1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —16 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔸Татарстанда Алабугага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны икегә җитте. Кичә кич тагын бер кешенең үлүе турында Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Җәрәхәтләнгән кешеләрнең алтысы хастаханәдә кала. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота.

🔸 Иранның Израилгә ракет очыртуы нәтиҗәсендә ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган, 90 кеше яраланган. Тел-Авив, Хайфа шәһәрләрендә җимерелгән биналар бар.

🔸Иранда низагның өч көнендә Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 224 кеше һәлак булган. Бу хакта Иран сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.

🔸Иранның һава киңлеге ябык булу сәбәпле, өч меңләп русияле Гарәп Әмирлекләреннән өйләренә кайта алмый - "Известия".

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❗️Ижау мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешене ирегеннән мәхрүм итте

Бүген, 16 июньдә Ижауның Устинов районы мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче Айнур Кәримовны, Вилүр Сәгадиевне һәм Альберт Таһировны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата гомергә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип тапты.

Кәримов белән Сәгадиевне 4 ел да 2 айга, Таһировны исә 4,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

Прокурор аларның һәркайсын 8 елга утыртуны сораган иде.

Мәхкәмәләр барышы белән таныш булган чыганак "Idel.Реалии"-га "хөкем карары әле май аенда ук чыгарга мөмкин иде, әмма тикшерү яраксыз видеолар тапшырган өчен мәхкәмә сузылды", дип сөйләгән.

"Видеолар - гаепләү ягының төп дәлилләре"

, ди ул.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Росстат мәгълүматларынча, быел апрель ахырына бәрәңге бәясе 173%ка күтәрелгән. Уртача килосы 85 сумга кадәр арткан. Кайбер төбәкләрдә бәрәңгенең бәясе 200 сумга кадәр җиткән.

Икътисадчы Андрей Заостровцев фикеренчә, бәрәңге җитешмәве берничә факторга бәйле булырга мөмкин, мәсьәлән чит ил орлыгының булмавы.

— Бездә инде күптән чит ил сортларын үстерәләр иде – алар салкыннарга һәм безнең һава торышына чыдам. Хәзер исә импортны үзебезнекеләргә алмаштыру сәясәте аркасында мондый орлыклар калмады диярлек, ә үзебезнекеләр шулкадәр уңыш бирми", дип аңлата ул.


Тагын бер проблем - юллар булмау аркасында бәрәңгене шәһәр кибетләренә бары тик эре авыл хуҗалыгы ширкәтләре генә китерә ала, ә кечкенә хуҗалыклар теләсә дә үз продукцияләрен шәһәр халкына җиткерә алмый.

Хәзер кибет киштәләрендә бәрәңге Монголиядән генә түгел, ә Мисырдан, Кытайдан, Израилдән, Пакыстаннан да килеп тора, һәм бәяләрне инде чит ил сәүдәгәрләре билгели.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👏1
Кырымның заманында меңнәрчә туристны җәлеп иткән Судак шәһәре курорт сезонына әзер түгел

Җирле эшмәкәрләр дә корылмаларын әзерләргә ашыкмый, чөнки ял итүчеләр әлегә бик әз.

Күбрәк фотоларны 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә күреп була.

@azatliqradiosi
❤2👏1