1987 елның җәендә Мәскәүдә кырымтатарларның иң зур каршылык чаралары уза. Әлеге вакыйгалар – фотоларда 📷
Кырымтатарлар Үзәк Комитетка нахакка гаепләнеп, сөргенгә дучар ителгән тулы бер халыкның Ватаннарына кайтырга рөхсәт итүне таләп иткән мөрәҗәгатьләр, хатлар алып килә. Бу хатларны дистә меңләгән кешеләр имзалый. Әмма Мәскәүнең җавабы бер генә — "Сезнең мәсьәләгез карала".
Хат язып ташулар кырымтатарларның протест чараларына әйләнеп китә. Кызыл мәйдандагы протест чараларында — башта 100, аннары 200 кеше катнаша. Иң күләмлесендә меңгә якын кырымтатар Кызыл мәйданга килә, алар 26 сәгать дәвамында каршылык чарасы уздыра.
Бу Советлар берлегендә иң зур һәм дәвамлы протест чарасы була.
Барлык фотоларны 👉 безнең сайтта карагыз.

❤🔥11❤10😢4
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi

❤3⚡1
Әмирхан Еникиның "Коръәнхафиз" әсәрен укыганыгыз бармы?
Ул мәдрәсәдә килгән яңа хәлфә турында. Шәһәрдә ул гыйлемле һәм хөрмәтле кеше булып йөрсә, мәдрәсәдә шәкертләргә карата чын "ерткыч зобани" була. Җитмәсә, хәзрәт урынына калу өчен хәйлә дә кора ул, шуның белән бергә карт хәзрәтнең сылу кызына өйләнергә дә тели.
Хәлләрнең нәрсә белән бетәчәген "Әйдә! Online" әзерләгән текстта укыгыз яки аудиода тыңлагыз:
📍Текст һәм аудио
(VPNсыз сылтама)

Азатлык Радиосы
Коръәнхафиз (Знаток Корана) — Әмирхан Еники
Читаем татарскую классику. Предлагаем вам рассказ Амирхана Еники "Коръәнхафиз", который он написал еще в 1964 году. Он малоизвестен, но очень интересен. Текст адаптирован для изучающих язык, к нему прилагается аудио и перевод ключевых фраз.
👍11❤2🔥2😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —23 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔸Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган дип хәбәр итә җирле хакимият. Шевченский районда күп катлы йортның бер подъезды тулысынча ишелгән.
🔸Якшәмбе кич Димәшктә чиркәү шартлавы нәтиҗәсендә 20 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган. Сүрия хакимиятләре терактта "Ислам җәмәгате" террор оешмасы вәкилләрен гаепләде.
🔸Кичә аннексияләнгән Кырым төрмәсеннән "Крым.Реалии" хәбәрчесе Владислав Есипенко иреккә чыкты. Ул төрмәдә дүрт ел тотылды. Есипенко, үзен гаепле дип тануга ирешү өчен, аңа карата төрле җәфалау ысуллары, шул исәптән электр кулланылуын белдергән иде.
🔸Биектауда янгында 57 яшьлек хатын-кыз, биш һәм өч яшьлек бала янып үлгән. 7 яшьлек баланы Гадәттән тыш хәлләр хезмәте эшчеләре коткарып кала алган. Янгын ике катлы йортта электр чыбыгыннан чыккан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👍1😢1😐1
1 сентябреннән урта сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре кертеләчәк
5-9нчы сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре Русия мәктәпләрендә яңа уку елыннан кулланыла башлаячак, дип раслады китап авторларының берсе, Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский.
10-11нче сыйныфлар өчен Русия һәм дөнья тарихыннан бердәм яңа дәреслекләр мәктәпләрдә 2023 елдан кулланыла.
▪️Элегрәк яңа дәреслек төзүчеләрнең берсе, тарихчы Александр Чубарьян дәреслектә "империя" сүзе аңлатмасы яңадан каралачагын әйткән иде. Ул Русия империясенең "классик колониализм үрнәге булмавын", мәсәлән, Британ империясе белән чагыштырганда, күп кенә әһәмиятле аермалары булуын күрсәтү мөһим, дип билгеләп үтте.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу тарих дәресләренә дә кагылды. 11нче сыйныф өчен яңа чыккан Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсус хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла.
▪️ Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.

🤮7👎5❤2🤬1
Түбән Камада теракт әзерләүдә шикләнелүче бер кеше тоткарланган
Бу хакта Татарстандагы Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) шулай дип белдерә. Хәтта идәнгә йөзтүбән яткырган кешенең кулларына богау салулары турында видео да чыгарды. "Еду в Татарстан" телеграм каналындагы видеода бер ир кеше Түбән Кама җирлегендә шартлаткыч куярга җыенуын сөйли.
ФСБ хәбәренә күрә, әлеге ир кеше нефтехимия комплексы җирлегендә террор гамәле кылырга җыенган. Украина махсус хезмәтләре булдырган планга күрә, ул яшерелгән урыннан шартлаткыч алып аны ширкәткә алып керергә, ә шартлагач илдән китәргә тиеш булган. Әмма ФСБ хезмәткәрләре кулдан эшләнгән шартлаткач элементларын тапкан, диелә.
▪️Әле узган җомгада гына Телеграм каналлар Казанда Ми-17 боралагы астында сумкада яшерелгән бомба табылган дип язып чыкты.
Соңгы вакытта Татарстанга игътибар артты кебек тоелмыймы?

Telegram
Еду в Татарстан
В Нижнекамске предотвратили теракт на нефтехимическом предприятии
🔸Сотрудники УФСБ по Татарстану задержали местного жителя, подозреваемого в подготовке диверсии на стратегически важном объекте.
Что известно:
🔹Мужчина, работавший на предприятии нефтехимического…

👎4❤1
🔸Башкортстанда белем бирү програмнарыннан украин телен алып ташлаганнар.
Түрәләр Башкортстан мәктәпләрендә украин теле бүтән ни өчен укытылмаячагын "дөньядагы геосәяси вазгыятьнең үзгәрүе" белән аңлата. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының боерыгына аңлатма язуында әйтелгән.
Министрлык белешмәләренчә, узган уку елында Украинаның Русия баскынлыгындагы төбәкләрендә: Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә украин теле ана теле буларак мәҗбүри укытылган. Шулай ук әти-әниләрнең гаризалары нигезендә украин телен аннексияләнгән Кырымда, баскынлыктагы Донецки һәм Луһански өлкәләрендә, Башкортстанда укыткан булганнар.

🤡6👎1
Көн язмасы: Псков десантчыларына һөҗүм итүдә гаепләнеп, дүрт татарстанлы ирегеннән мәхрүм ителде: алар гаепләрен кире кага
6 июньдә Көньяк хәрби мәхкәмә дүрт татарстанлы - Илһам Гомәрова, Илгиз Мөхәммәтгалиев, Хәйдәр Раззаков һәм Мөхәммәтвәли Шәйхетдиновны 13 елдан 24 елга кадәр иректән мәхрүм итте. Алар хәрби фетнә, бандада катнашу һәм хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә һөҗүм итүдә гаепле ди табылды.
Гомәров, Мөхәммәтгалиев, Раззаков һәм Шәйхетдиновның 2000 елның 29 февралендә Псков десантчыларының 76нчы дивизиясенең 104нче полкының алтынчы ротасы торган позицияләргә һөҗүм итүдә катнашуын раслый торган дәлилләр тупланган, алар Чечня җирлегендә чечен кыр командиры Шамил Басаевның отряды катнашында хәрби бәрелешләрдә катнашкан диелде.
Мөселманнарның кайберләре тоткарланганнан соң, үзләрен Басаевның ярдәмчеләре түгел, ә корбаннары дип атаган иде.
Хәйдәр Раззаков Псков десантчылары белән бәрелеш вакытында чечен сугышчыларында әсирлектә булуын әйтте.
", дип сөйләгән иде ул журналистларга.
Илгиз Мөхәммәтгалиев 2000 елларда ук бу эшкә бәйле ярты ел төрмәдә утырып чыгуын, соңыннан амнистиягә эләгеп азат ителүен әйткән. Ул шулай ук Чечняга ислам диненә өйрәнергә баруын, ләкин әсирлеккә төшүен, чокырлар казуын һәм башка эшләргә җәлеп ителүен, әмма десантчыларга ут ачмавын әйтте.
Тулырак👉 монда укыгыз.

"Мин ул вакытта энемне укырга дип Чечняга алып бардым. Анда инде тынычлык урнашкан кебек тоелды. Әмма безне тоттылар. Мине кол кебек тоттылар, подвалга яптылар. Нәрсә кушсалар - шуны эшләдем. Ул бәрелеш вакытында (Псков десантчылары) мин инде анда түгел идем. Качып котылдым. Тыныч халык арасында яшәдем, аннары туган ягым Чаллыга кайттым
", дип сөйләгән иде ул журналистларга.
Илгиз Мөхәммәтгалиев 2000 елларда ук бу эшкә бәйле ярты ел төрмәдә утырып чыгуын, соңыннан амнистиягә эләгеп азат ителүен әйткән. Ул шулай ук Чечняга ислам диненә өйрәнергә баруын, ләкин әсирлеккә төшүен, чокырлар казуын һәм башка эшләргә җәлеп ителүен, әмма десантчыларга ут ачмавын әйтте.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬6❤1
🇭🇺🇸🇰Маҗарстан һәм Словакия Европа берлеге илләренә Русия газын һәм нефтен сатып алу тыелу пункты сәбәпле, Русиягә каршы 18нче санкцияләр җыелмасын кабул итүгә каршы чыккан.
Бу хакта Маҗарстан тышкы эшләр министры Петер Сийярто үзенең Твиттерында язган. Аның сүзләренчә, Русиядән энергия байлыкларын сатып алуны тыю Маҗарстанның энергетик иминлеген какшатачак.
Сийярто белдерүенчә, Маҗарстан Украинага финанс һәм хәрби ярдәм күрсәтүдән баш тарта.

💩4❤1👍1
Башкорстанда быел 1 гыйнвардан 22 июньгә кадәр балаларга бирелгән исемнәр арасында иң популярлары
👧Кызлар арасында:
Әминә, Амелия, Эмилия, Ева, София.
👦Малайлар арасында:
Әмир, Марк, Тимур, һәм Мирон
Шулай ук сирәк исемнәр дә очрый.
Кызлар арасында: Дзерасса, Афрузабегим, Юлгизә, Нурзидә һәм Гарифә
Малайлар арасында: Гөлмамад, Габдрахман, Игнат, Оятулло һәм Данте
#Башкортстан

❤3