Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
22 июньдә Парижда Сабантуй узды.

Европаның күп кенә илләрендә милли бәйрәм пикник рәвешендә үтә. Монда да Франциядә укучы студентлар, эшләүче яшьләр бәйрәмне үзләре оештырып, уеннарда катнашып үткәрде.

Бәйрәмгә 50гә якын кеше җыелды. Алар арасында Германиядән килүче татарлар да бар иде. Яшьләр бер-берсе белән танышты, аралашты, өчпочмаклар белән сыйланды.

▪️Хәтерләсәгез, 2017 елны Сабантуй Парижда Эйфель манарасы янында Марс кырында үткән иде. Анда Казаннан махсус очкыч белән 500ләп кеше килде. Шулай ук Татар конгрессы акчасына Европа илләреннән татарга да, Татарстанга да бернинди катышы булмаган, хәтта татарны сөймәүче кешеләрнең бушлай барып Париж карап, бәйрәм итеп кайтканлыгы ачыкланды.

Соңрак монополиягә каршы хезмәт Парижда Сабантуй уздыруда 10 миллион сум күләмендә канун бозылу турында белдерде.

@azatliqradiosi
❤6👍4🤡2👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Иран Катар башкаласы Доһага алты ракет җибәргән.

Бу хакта ТАСС һәм Axios хәбәр итә.

АКШның Катардагы илчелеге үз ватандашларына "саклану чарасы" буларак яшеренү урыннарына качарга киңәш итте.

@azatliqradiosi
🔥4👎1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —24 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🖋АКШ президенты Доналд Трамп Израил белән Иран арасында утны туктату турында игълан итте. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә язды. Иран дәүләт телевидениесы сишәмбе иртән Израил белән низагта утны туктату тәртибе кертелүе турында белдерде.

🖋Русия армиясенең Украинаның Сумы өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, алар арасында 8 яшьлек бала да бар.

🖋Украина дроннары бүген Красногорскида торак йортка эләккән. Бер йөкле хатын-кыз һәм ир кеше яраланган. "Коммерсант" язуынча, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

🖋Казанда 2нче автотранспорт ширкәтенең янгында биш автобусы зыян күргән. Янгын төнлә булган. Парктагы 60 автобусның 55ен чыгарып өлгергәннәр, дип яза "Еду в Татарстан".

🖋 Химиклар мәдәният йорты урынында булачак Яшьләр сарае бер елдан соң ачылачак. Анда спектакльләр һәм фильмнар карау өчен мультимедия залы, подкастлар яздыру өчен медиацентр булачак.

🖋29 июньдә Казанда узачак VK FEST кысаларында "Идел" журналы татар сәхнәсен оештыра. Чарада иҗади мастер-класслар, татар биюләре дәресләре, яшьләр Сабан туе узачак.

@azatliqradiosi
❤5
❗️Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Кайбер кешеләр инде бер сәгать тирәсе мобил интернет начар эшли дип зарлана.

Сездә эшлиме?

@azatliqradiosi
Иран белән Израил арасында утны туктату килешүе үз көченә керде.

Бу хакта 24 июнь иртәсендә АКШ президенты Доналд Трамп хәбәр итте. "Зинһар аны бозмагыз" дип өстәде ул.

Израил дә, Иран да моның белән ризалашкан. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу сүзләренчә, Израил 13 июньдә Иранга каршы башлаган хәрби чарада үзенең барлык максатларына ирешкән.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatloqradiosi
🤡3
Кырымтатар хокук яклаучысы, журналист Лутфие Зудиева үзен "ят агент" исемлегенә кертү өчен Русия юстиция министрлыгын мәхкәмәгә шикаять итте.

Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язды.

"Русия юстиция министрлыгының мине "ят агентлар" исемлегенә кертүгә хокукый нигезе юк иде, мин шикаять иткән карар канунсыз һәм нигезсез", дип язган Зудиева.

Ул үз эшчәнлеген бары үз инициативасы белән генә алып баруын әйтә.

"Хакимият вертикале һәм өстән кушканга гына эшләргә ияләшкән кешеләргә аңлавы кыен, әмма миңа беркем дә нәрсә уйларга, ничек хис итәргә әмер бирми. Миңа үз тирә ягымдагы чынбарлыкны - атасыз үсүче балаларны, системлы тентүләрне һәм кулга алуларны, кешеләрнең газапларын һәм борчуларын күрү һәм тасвирлау өчен бернинди дә "чит ил көчләре" дә, "читтән йогынты" да кирәк түгел", ди ул.

▪️Май ае уртасында Русия юстиция министрлыгы Лутфие Зудиеваны "ят агент" буларак тамгалады.

@azatliqradiosi
❤10⚡2
Беренче татар онлайн мәктәбе җәйге ялга таралды.

Әмма укулар җәен дә дәвам итә, июль аенда исә Америкада "Татар Алан"ы да оештырылачак.

Болар хакында Азатлык Радиосына академия җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова сөйләде. Әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укыгыз.

#татардөньясы #татартеле

@azatliqradiosi
❤13🔥2
❗️Хәрби комиссариатка күченүе турында хәбәр итмәүчеләрне 20 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар

Бу хактагы канун өлгесе Русия думасында кабул ителде.

Әлеге вакытта алты айдан күбрәк вакытка яшәү урыныннан күчегеп китеп, бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен 5 мең сумга кадәр штраф каралган иде.

@azatliqradiosi
🤡3🤬1
Казан федераль университеты укытучылары кабат эш хакы түләнмәүгә зарлана.

КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары сүзләренчә, килешүдә мәктәп укучылары өчен олимпиадага әзерлек курслары кысаларында дәресләр тәмамлангач, 10 эш көне эчендә акча түләнергә тиеш булса да, аны вакытында түләмиләр.

Inkazan язуынча, быел мәктәп укучылары өчен дәресләр апрель аенда ук узган, әмма укытучыларга бу эш өчен килешүләрен бары тик май ахырында гына тапшырганнар. Ә акча бүгенгә кадәр түләнмәгән. Укытучылар сүзләренчә, бу хәл ел саен кабатлана.

Шул ук вакытта КФУ ректоры Ленар Сафинның айлык хезмәт хакы 715 мең сум. Бу хакта быел май аенда чыккан Русия фән һәм югары белем бирү министрлыгының хисабыннан билгеле булды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😁4❤1🔥1👏1🤬1