Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанда "Ковёр" планы кертелгән. Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылган. Алар очкычларны кабул итми һәм җибәрми. @azatliqradiosi
Русия саклану министрлыгы Татарстан һавасында бер дронны бәреп төшерүен хәбәр итте

Моңарчы казаннар Авиатөзелеш районында тавыш яңгыравын һәм һавада кара төтен булуын язып чыкты. Бу вакытка корбаннар яки җимерелүләр турында хәбәрләр юк.

Тагын бер дрон Самар өлкәсе һәм 3 дрон Сарытау өлкәсе һавасында бәреп төшерелгән диелә.

Татарстанда иртәнге сәгать 11дән дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һава аланында 30лап очыш тоткарланган, Мәскәүгә ике очыш бүген очмаячак.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤2
⚡️ Татарстан президенты матбугат хезмәте: республикада 4 дрон бәреп төшерелде

Зыян күрүчеләр һәм җимерүләр юк, диелә рәсми хәбәрдә.

Казан пабликларында һавада дроннар бәреп төшерү видеолары чыга бара. Алардан күренгәнчә, дроннар һавада шартлатыла. Шартлаулар турында Казанның төньяк районнарында яшәүчеләр хәбәр итә. Казаннардан җиргә төшкән ватыклар турында да хәбәрләр килә.

Яңарту, 22:20: Авиатөзелеш районы һавасында шартлауга охшаш тавышлар яңгыраган, дип яза җирле Телеграм-каналлар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3❤1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия саклану министрлыгы Татарстан һавасында бер дронны бәреп төшерүен хәбәр итте Моңарчы казаннар Авиатөзелеш районында тавыш яңгыравын һәм һавада кара төтен булуын язып чыкты. Бу вакытка корбаннар яки җимерелүләр турында хәбәрләр юк. Тагын бер дрон Самар…
Казан һәм Бигеш һава аланнары 1:10 сәгатьтә кабат эшли башлады.

Барлык чикләүләр алыну турында иртәнге сәгать бишләр тирәсендә тагын бер игълан ителде. "Дроннар һөҗүме куркынычы" тәртибе беренче тапкыр шулай озак - якынча 18 сәгать дәвам итте.

Татарстанга барлыгы биш дрон һөҗүм иткәне әйтелде. Рәсмиләр белдерүенчә, аларның барысы да бәреп төшерелгән. Шәһәр халкы кисәтү игъланнары булмауга зарланды.

Бу хакта тулырак 👉монда җыеп яздык.

@azatliqradiosi
❤3
Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. 25 июньгә булган кыскача хәбәрләр.

🔸Бүген Днепрда матәм көне. Кичә Русия армиясенең Днепрга һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак булган, 300ләп кеше яраланган. Бу хакта өлкә хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

🔸Узган төндә Украина дроннары Ростов өлкәсенә һөҗүм иткән. Таганрогта «Форте Арена» стадионына зыян килгән.

🔸Кытай башлыгы Си Цзиньпин 6-7 июньдә Рио-де-Жанейрода узачак БРИКС саммитына бармаячак. Бу хакта South China Morning Post (SCMP) Һонконг басмасы хәбәр итә. Моңа кадәр Цзиньпин барлык саммитларда катнашып килде.

🔸Чикләүләр бетерелсә дә Казан һава аланында иртәдән очкычларны кабул итү һәм җибәрүдә тоткарлыклар бар. Бизнес Online язуынча, Махачкалар, Ташкент, Волгоград, Сочи һәм башка кайбер шәһәрләргә очкычлар вакытында җибәрелмәгән.

Әлегә шулар. Сездә нинди яңалыклар бар?

@azatliqradiosi
⚡2❤1
Казанның Урта Кабан күле буенда һәм Әмәт тирәсендә сирена тавышлары ишетелә дип яза Inkazan.

Татарстанга күрше Ульян һәм Самар һава аланнары вакытлыча ябылган, ягъни очкычларны кабул итми һәм җибәрми дип хәбәр итә Росавиация.

@azatliqradiosi
Башкортстанда Украина сугышында катнашкан хәрби ялга кайткач дәү әнисе белән дәү әтисен пычак кадап үтергән

Baza язуынча, июнь башында Мәсәгут авылында 75 яшьлек Владимир Рязанов һәм аның 64 яшьлек тормыш иптәше Зифа Рязанова мәетләре табылган.

Алар июнь башыннан бирле якыннарының шалтыратуларына җавап бирмәгән. 7 июнь көнне туганнарының берсе килгәч, йорт ишеген ачучы булмаган. Шуннан соң полиция чакырганнар.

Пенсионерларның мәетләре пычак яралары белән табылган. Рязановның "Лада" машинасы да юкка чыккан. Соңрак машинаны күрше Пермь төбәгендәге бер авыл янында тапканнар, дип яза Astra.

Baza мәгълүматынча, пенсионерлар якынча өч көн элек үтерелгән булган.

Үтерүдә пенсионерларның Украинадагы сугышта катнашкан 20 яшьлек оныклары Денис Х. шикләнелә (Astra аның фамилиясен Хөсәенов дип яза). Ул 11 майдан ялда булган.

Егетне ике атна эзләгәннән соң Пермь шәһәрендә тапканнар. Baza язуынча, ул гаебен таныган. Аңа каршы җинаять эше ачылган.

Үтерүнең сәбәбе әлегә билгесез.

@azatliqradiosi
🤯3🤮3
Татарстанда ике дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы.

Элегрәк дроннар һөҗүме куркынычы барлыгы игълан ителгән иде, Казан һәм Бигеш һава аланнары ябылды, "Ковер" планы кертелде. Шул ук вакытта Казанның кайбер ширкәтләрендә кисәтү системнары тикшерелде, шул сәбәпле сиреналар эшләде дип хәбәр ителде.

@azatliqradiosi
2022 елның ноябрендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 57 яшьлек кырымтатар активисты Яшәр Муединов Архангельски өлкәсенең бишенче сандагы төзәтү колониясенә җибәрелгән.

Бу хакта "Кырым теләктәшлегенә" аның хатыны Наилә Ибраһимова хәбәр иткән.

Архангельсикдагы колония Муединовның өеннән ике мең ярым чакрым ераклыкта урнашкан.

"Хизб ут Тәхрир" эшен нигезендә гаепләнгән Муединов һәм тагын 24 кырымтатар активистын "Мемориал" хокук яклау үзәге сәяси тоткын дип таныган иде.


"Корбаннарга мәгълүмати ярдәм күрсәтүчеләр, әсирләргә ризык, әйберләр илтүчеләр, аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләр, сәяси эшләр каралган мәхкәмә утырышларына йөрүчеләр үзләре рәшткә артына утыртылды. Сак астына алынучыларның күпчелеге эзәрлекләүләр корбаннарына ярдәм итүче "Кырым теләктәшлеге" хокук яклау хәрәкәте белән бәйле. "Хизб ут-Тәхрир"дә катншауда гаепләү кырымтатарларның иҗтимагый теләктәшлеген һәм активлыгын бастыру сәбәбе генә дип уйларга мөмкин"

, диелде үзәкнең белдерүендә.

@azatliqradiosi
❤3🔥3😢2
❗️Уфада активист Аким Туктаров тоткарланган.

RusNews язуынча, ул нәфрәт тудыру административ маддәсе нигезендә гаепләнә.

Туктаровтан башта прокуратурада сорау алганнар, аннары Киров районы мәхкәмәсенә алып киткәннәр.

Акимов Русия президенты вазифасына намзәт булган Борис Надеждин штабының элекке җитәкчесе, “Гражданский союз” оешмасы башлыгы.

▪️Элек Аким Туктаровны Уфа фән һәм технолологияләр университетыннан куганнар иде. Туктаров бу карар "сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән" дип саный.

@azatliqradiosi
❤1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Уфада активист Аким Туктаров тоткарланган. RusNews язуынча, ул нәфрәт тудыру административ маддәсе нигезендә гаепләнә. Туктаровтан башта прокуратурада сорау алганнар, аннары Киров районы мәхкәмәсенә алып киткәннәр. Акимов Русия президенты вазифасына…
Киров районы мәхкәмәсе Аким Туктаровны биш тәүлеккә сак астына алган

Аны интернеттагы комментарий өчен «нәфрәт тудыру»маддәсе нигезендә гаепләгәннәр.

Туктаров гаебен кире каккан.

RusNews язуынча, Туктаров мәхкәмә бинасыннан чыккач: “Сәяси репрессияләр шушы инде, иптәшләр”, дип кычкырган.

@azatliqradiosi
🔥1😁1
НАТО илләре әгъзалары 2035 елга кадәр саклану чыгымнарын эчке тулай җитештерүнең (ВВП) 5%ына кадәр арттырырга килеште.

Бу хакта Нидерландта үткән НАТО саммиты нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән декларациядә әйтелә.

Альянска кергән илләр иминлек өлкәсендә, аеруча Русиядән килгән озак вакытлы янаулар, шулай ук террорчылык куркынычы шартларында саклану өлкәсенә күбрәк инвестиция кертергә җыена. Шул ук вакытта декларациядә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм аның җаваплылыгы турында сүз юк.

НАТО илләре Украинага ярдәм итүдә «үзгәрешсез суверен бурычларын» раслады һәм шул нигездә чыгымнар саналганда Украинага һәм аның саклану өлкәсенә кертеләчәк акчалар исәпкә алыначак. Декларациядә Украинаның НАТОга керү перспективалары искә алынмый, ә узган ел кабул ителгән документта «Украинаның киләчәге – НАТОда» дип әйтелгән иде.

НАТОга кергән илләрдән чыгымнарын арттыруны АКШ президенты Доналд Трамп таләп итте. Ул яңа кабул ителгән чыгымнар турындагы җаваплылыкны «барысы өчен дә зур җиңү» дип атады. НАТО баш сәркатибе Марк Рютте моңа кадәр Трампны котлады, дистә еллар дәвамында бер генә АКШ президенты да ирешә алмаган нәрсәгә иреште дип белдерде.

@azatliqradiosi
👍2❤1🔥1
Хәерле иртә! 26 июнь, атнакич иртәсенә дөньяда ниләр бар?

▪️ Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы тәртибе игълан ителүдән якынча 13 сәгать узганнан соң гамәлдән чыгарылды. Казан һәм Бигеш һава аланнары да 12 сәгать ябык булганнан соң ачылды.

▪️ Русия Саклану министрлыгы узган төндә 50 дрон бәреп төшерүен хәбәр итте. Аларның берсе Мордовия һавасында юк ителгән.

▪️ Башкортстанның Бөре шәһәрендә каза аркасында 1200ләп йорт сусыз калган.

▪️ Европа Шурасы Украинага каршы агрессия җинаятьләрен тикшерү өчен махсус трибунал булдырачак.

▪️ Пермь фотографы Григорий Скворцов "хыянәт" маддәсе нигезендә 16 ел колониягә хөкем ителде. Тикшерүгә күрә, ул совет бункерлары турында китапны американ журналистына тапшырган. Бу китап ачык сатуда бар.

▪️ АКШ Дәүләт департаменты виза алырга теләгән студентлар һәм галимнәрнең социаль челтәрләрен тикшерәчәк. Барлык аккаунтлар карау өчен ачык булырга тиеш, виза сораучы соңгы 5 елдагы бөтен соцчелтәрләре турында хәбәр итәргә тиеш булачак.

Азатлыкны укыгыз, безнең хәбәрләрне дусларыгызга да сөйләгез! Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
🙏3
🇦🇺 Австралия Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка каршы чикләүләр кертте

Чикләүләрнең яңа исемлегендә шулай ук Миңтимер Шәймиевнең улы – "Татавтодор" генераль мөдире Айрат Шәймиев тә бар.

Тышкы эшләр министры Пенни Вонг сүзләренчә, чикләүләр саклану, энергетика, транспорт һәм иминият тармакларындагы оешмаларына, шулай ук Русия пропагандасын таратучыларга кагыла.

▪️Татарстан президентына каршы чикләүләрне моңарчы Америка Кушма Штатлары һәм Канада керткән иде. Канада чикләүләр исемлегендә аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова да бар.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан #сугыш
@azatliqradiosi
👏7❤6🔥5🤮1
Сугыш бәясен татар белән башкорт авыллары түли

Украинадагы сугышта Башкортстанның Казанка авылыннан (анда хәзер күп дигәндә 40 кеше яши) ике ир һәм Татарстанның Тегермәнче авылыннан (анда йөз кеше тирәсе яши) тагын ике ир һәлак булган. Аларның язмышлары – кырылып барган авыллар фаҗигасенең бер өлеше.

Дистәләп кенә кеше яшәгән авылларда һәр үлем санаулы, чөнки ул мирасның, гаиләнең, хәтта җир-су тарихының өзелүе.

Бу ике авыл тарихы һәм һәлак булган ирләр турында 👉 көн язмасында укыгыз.

#сугыш #Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
😢5🤷‍♂1❤1
Дроннар куркынычына карамастан, Татарстанда яшьләр көне уңаеннан чаралар барыбер узачак

Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде. Дроннар һөҗүменнән килеп чыгарга мөмкин барлык куркынычлар алдан ук бәяләнгән, диде ул.

"Тиешле оешмалар хәлне контрольдә тота. Әгәр дә нинди дә булса янау туса, җавап бирү сценарийлары әзер. Әлегә без барысы да гадәти хәлдә үтәчәк дип әзерләнәбез", ди министр.


▪️Татарстанда Яшьләр көне 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Казанда һәм районнарда киңкүләм чаралар көтелә.

▪️Моңарчы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев дрон һөҗүме сәбәпле Березовский музыка фестивале белән Спас ярминкәсе үткәрелмәячәк, дип хәбәр иткән иде. Чаралар 10-13 июльгә планлаштырылган иде. Алар 2019 елдан бирле даими уздырыла, бары тик 2020 елда — коронавирус пандемиясе чорында гына туктатылып торган иде.

▪️Соңгы атналарда Татарстанга дроннар һөҗүмнәре ешайды. Республикада Украинага каршы сугыш алып бару өчен өчен хәрби кирәк-ярак җитештерүче берничә ширкәт эшли, аерым алганда Алабуга тирәсендә дроннар җитештерелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤1😁1🤡1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар галимнәре Касыйм якларында югалган кабер ташын тапкан 🪦

Рязань өлкәсенең Яубаш татар авылы зиратында Татарстан тарихчылары Галимәтелбәнат Биктимериянең каберен тапкан. Ул озак еллар дәвамында югалган дип саналган.

Бу хәбәр белән ТӘҺСИнең фәнни хезмәткәре Азат Ахунов үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты. Кабер очраклы табылды, диде ул.

— Бу табыш фәнни һәм тарихи яктан бик кыйммәтле, чөнки Биктимерия – беренче татар хатын-язучыларның берсе, мәгърифәтче һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче. Аның кабере табылуы – безгә аның мирасын сакларга һәм дәвам иттерергә яна этәргеч бирәчәк, — диде галим.


Бу ачыш һәм Галимәтелбәнат Биктимерия турында тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

Видео галим Азат Ахуновның социаль челтәреннән алынды.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
👍15❤6🔥1🙏1🥱1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 11626 кеше турында мәгълүмат таба алды.

Соңгы атнада гына – 180ләп яңа исем.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🎉3❤1🌭1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
26 июнь кырымтатарлар милли байрак көнен билгели.

2014 елда Русиянең аннексиясеннән соң Кырымда бу чараны элекке кебек урамнарга чыгып массакүләм рәвәштә үткәрү бетте.

Кырымтатар байрагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1917 елда декабрь аенда Бакчасарайда кырымтатар халкы вәкилләренең беренче Корылтаенда кулланыла. 1991 елның 26 июнендә Акмәчеттә узган икенче Корылтайда ул милли байрак итеп кабул ителә.
2010 елда кырымтатар активистлары тәкъдиме белән 26 июнь — Кырымтатар милли байрак көне итеп беренче тапкыр үткәрелә.

Кырымнан тыш ул кырымтатар диаспорасы яшәгән Төркия, АКШ, Романия, Канада һәм дөньяның башка урыннарында да үткәрелә.

#Кырым
@azatliqradiosi
❤7🔥1
Хәерле җомга иртәләре белән хөрмәтле укучылар. Азатлык Радиосы үз эшен башлый. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

🔸Сарытауда вакытлыча һава аланы эшләми. Элегрәк Самар һәм Волгоградта ябылып торды.

🔸АКШның Русиядәге илчесе Линн Трейси үз эшен тәмамлап Мәскәүдән китә. Бу хакта илчелекнең Телеграм каналында хәбәр ителә. Трейси әлеге вазифага 2023 елның гыйнварында билгеләнгән иде.

🔸Ел башыннан Татарстаннан 8 мең кеше контракт төзеп, "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый - ред.) бүлекләренә киткән. Бу хакта матбугат конференциясендә Казанның килешү белән хәрби хезмәткә җибәрү бүлеге җитәкчесе, хәрби Андрей Козлов белдергән.

🔸Кыргызстанда депутатлар, министрлар, хөкемдарлар, банк хезмәткәрләре һәм куәт оешмасы вәкилләре мәҗбүри рәвештә кыргыз телен белергә тиеш. Телне тиешле дәрәҗәдә белмәүче адвокатларга лицензия бирелмәячәк. Ә илдә яшәү өчен кирәк кадәр телне белмәгән мигрантка яшәү рөхсәте бирелмәскә мөмкин. Медиада тапшыруларның 60% шулай ук кыргыз телендә алып барылырга тиеш.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍8