Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сугыш башланганнан соң Русиядә кораллы көчләрдә хезмәттән баш тарту өчен мәхкәмәләргә 20 меңнән артык җинаять эше тапшырылган.

Әлеге санны мәхкәмә сайтларыннан җыелган мәгълүматка сылтанып "Медиазона" китерә.

Эшләрнең иң күбе хәрби бүлектән үз белдеклеге белән китү маддәсенә бәйле ачылган. Барлыгы - 18 159 эш. Бу маддә ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Боерыкны үтәмәү маддәсе нигезендә 1369 эш кергән. Бу "җиңел маддә" санала. Тагын мең кешегә эш дезертирлык өчен кузгатылган. Моның өчен гомумән 15 елга кадәр төрмә яный.

2025 елның май ахырына барлыгы эшләре мәхкәмәнә тапшырылган 20 662 кешедән 17 721 кешегә инде хөкем карарлары чыгарылган.

▪️Башкортстанның Кыйгы районында яшәүче 26 яшьлек Фидрат Габитовка мобилизация вакытында хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган иде.

Габитов 2002 елның августыннан Шәйморатов батальонында фельдшер булып хезмәт иткән. 2023 елның февралендә яраланганнан һәм контузия алганнан соң Уфага дәваланырга кайта. Шул вакытта Батырлык ордены белән дә бүләкләнә.

Хәрби гаебен танымаган. Контракт вакыты чыкты, мин аны озайтмадым дип белдергән. Сәламәтлек тә какшады дигән.

▪️2023 елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.

▪️Моңарчы Думада да мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.

@azatliqradiosi
❤3
🇪🇺Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләрне тагын ярты елга озайтты

Алар ким дигәндә 2026 ел башына кадәр гамәлдә булачак.

Бу хакта Брүссельдәге Европа берлеге самитыннан соң узган матбугат очрашуныда Польша премьер-министры Доналд Туск әйтте.

Санкцияләр арасында Русиянең миллиардларча евро күләмендәге байлыкларны туңдыру да бар. Бу акчалардан кергән табыш соңгы вакытта Украина ярдәм итүгә тотыла.

Шул ук вакытта Русиягә каршы санкцияләрнең "18нче җыелмасы" самитта кабул ителмәде. Аны кабул итүгә Маҗарстан белән Словакия каршы чыкты.

@azatliqradiosi
👏4❤1🔥1
🇮🇱🇵🇸АКШ президенты Доналд Трамп һәм Израил премьер-министры Бинамин Нетаньяһу Газзә сызыгындагы хәрби гамәлләрне тизрәк тәмамлау вә гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу турында сөйләшүләр башларга килеште дип хәбәр итә үз чыганакларына таянып Israel Hayom.

Трамп планына күрә, Газзә сызыгындагы кораллы бәрелешләр ике атна эчендә туктарга тиеш. ХӘМӘС (АКШ һәм Европада террорчы оешма дип танылган) хәрәкәте җитәкчелеге вазыйфаларыннан читләштереләчәк, ә Газзә идарәсе Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләре дә кергән дүрт гарәп иленнән торган коалициягә тапшырылачак.

АКШ президенты тәкъдименә күрә, 2023 елның октябреннән Газзә сызыгында әсирлектә булган кешеләр азат ителергә тиеш. Чит илләргә күченергә теләге булган фәләстиннәр өчен өченче илләр тәкъдим ителәчәк.

Шул ук вакытта АКШ Израил белән берничә гарәп иле арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу килешүләрен киңәйтергә тели. Киләчәктә бу килешүләргә Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Лүбнән һәм башка мөселман дәүләтләре дә кушылыр дип көтелә.

Израил исә, Фәләстин автономиясе реформалар үткәргән очракта, Фәләстин дәүләтен төзү мөмкинлеген карарга риза булачак. Моның өчен Вашингтон Израилнең Үрдүннең Көнбатыш ярындагы кайбер җирләрнең суверенитетын танырга әзер.

Трамп Газзә сугышының тәмамлануын Нетаньяһуга карата барган җинаять эшләрен туктату белән бәйлләде. Израил премьер-министры ришвәтчелектә гаепләнә.

АКШ президенты Нетаньяһуга каршы мәхкәмәне туктатырга чакырды. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә язды. Ул бу карарны тынычлык килешүе, әсирләрне азат итүне үз эченә алган зур сәяси адым дип атады. Израил сәясәтчеләре Нетаньяһуның үз гаебен тануы һәм шуның өчен ил президенты тарафыннан ярлыкану мөмкинлеген алга сөреп, Трамп тәкъдимен тикшерә.

▪️Шул ук вакытта Каһирәдә Израил һәм ХӘМӘС арасында әсирләрне азат итү һәм утны туктату мәсьәләсендә барган сөйләшүләр тагын көрчеккә терәлде. Хәзерге вакытта Газзә сызыгында 2023 елның 7 октябрендә Израилдә тотык итеп алынган 50 кеше кала, аларның 20ләбе исән диелә.

▪️ХӘМӘС контролендәге Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, 7 октябрьдә Израил алып барган хәрби гамәлләр вакытында Газзәдә 66 меңнән артык кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🤔1
Татарстанның Аксубай районы Кече Сөнчәле авылы янында нефть саклагычында шартлау булган.

Янгын чыккан, әмма аны тиз сүндергәннәр диелә.

Бизнес Online язуынча, нефть саклагыч буш булган.

Mash Iptash язуынча, бу барысы да МНКТ ширкәте җирлегендә булган. Ул Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев улларына карый. Узган елгы кереме - 18 миллиард сумнан артып китә.

@azatliqradiosi
❗️Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа затларны өстәгән:

🔹Артем Клыга, "Движения сознательных отказников" юристы
🔹Евгений Трикоз, комик
🔹Наум Блик, рэпер
🔹Тамилла Иманова, хокук яклаучы (“Мемориал”дан)
🔹Евгений Егорченко, блогер
🔹Иван Звягин, активист һәм психолог

@azatliqradiosi
❤2🔥2❤‍🔥1👍1
❗️Украина дроннар җитештерү өчен компонентлар бирүче затлар һәм ширкәтләргә чикләүләр кертте

Украина Русия ватандашы булган 52 кеше һәм 35 ширкәткә карата санкцияләр кертте. Ширкәтләрнең 34 – Русиянеке, берсе Кытайныкы.

Украина ягы белдерүенчә, алар Русиягә «Шахед» тибындагы дроннар җитештерү өчен детальләр, шулай ук чиплар җитештерү станоклары җибәрүдә катнашкан.

Президент офисы башлыгы Андрей Ермак язуынча, санкцияләр Алабуга шәһәре белән хезмәттәшлек итүче ширкәтләр һәм затларга кагыла.

▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Шуңа ул Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора. 15 июньдә Алабугага дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше үлде.

Украина президенты Владимир Зеленский Telegram каналында язуынча, бүген “Укриана белән аның көнбатыш партнерлары арасында санкцияләрне тиз генә синхронлаштыру процессы башлана”. Аның сүзләренчә, Көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә каршы кабул ителгән санкцияләр Украинада да гамәлдә булачак, ә Украина санкция исемлегенә эләккән кешеләр башка илләрдә дә чикләүләргә дучар булырга тиеш.

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Шимбә көненә кыскача кайбер яңалыклар:

🔷Татарстанда премьер-министр ярдәмчесе Илгиз Латыйпов тоткарланган. Ул ришвәт алуда шикләнелә.

🔹Башкортстанда яһүдләрне мыскыл итүдә гаепләнеп биш көнгә кулга алынган активист Аким Туктаров вакытыннан алда азат ителәчәк. Аппеляция мәхкәмәсе административ тоткарлау карарын үзгәртеп, аны биш көннән өч көнгә калдырган дип яза "Аспекты". Ул сак астыннан бүген кич азат ителергә тиеш.

🔹Бүген Химкида узарга тиеш булган Мәскәү өлкәсе Сабан туе булмаячак. Бизнес Online язуынча, Фаил Ибятов җитәкләгән татар милли мохтариятенә бу хакта ун көн элек кенә әйткәннәр. Рәсмиләр моны Химкиның Шереметьево һава аланына якын урнашуы белән аңлаткан. Дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, һава аланы әледән-әле ябылып тора. Әмма басма чыганаклары белдерүенчә, чынлыкта сәбәп булып шулай ук шимбә көнне Коммунаркада диннәрара үзәге янында татар-башкорт гаиләсе фестивален уздыру була ала. Ул төзелеп килүче үзәкне мөфти Альберт Крганов белән бәйлиләр. Фестивальне оештыручыларның берсе - Русия татар һәм төрки халыклар милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев. Ул үзе Сабантуй узмауга сәбәп булып шәһәр хакимиятенең Дөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенең уртак фикергә килә алмавы торуы ихтимал дип әйткән.

Әлегә шулар. Ялларыгыз матур узсын!

@azatliqradiosi
❤3🤔2
Казан ЗАГСы идарәсе узган атнада туган балаларга кушылган сирәк һәм популяр исемнәрне атады

👶Малайларга сирәк кушылган исемнәр: Амур, Айназ, Бүләк, Даниз, Иса, Кантэмир, Кай, Мирен, Михаил? Вальдемар.
👧Кызларга Кәүсәр, Халимә, Әсминә, Эля, Арина, Мишель, Мерила, Нәфисә, Нелли, Нурай, Стелла, Луна.

Популяр исемнәр мондыйлар:

👦Малайлар: Әмир, Кәрим, Тимур, Хәким, Арслан, Илья, Лев, Марк, Матвей, Мирон
👧Кызлар: Алисә, Амелия, Әминә, Айлин, Варвара, Василиса, Ева, София.

@azatliqradiosi
❤3⚡1🔥1
Русияләрнең Трампка карата мөнәсәбәтләре начарайган.

АКШ белән алар якынаюга март ае белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга азрак кеше өметләнә.

"Можем объяснить" Telegram-каналы язуынча, Украина белән солых сөйләшүләре өзелгәч Z - пропаганда Доналд Трампны мактаудан баш тарткан һәм АКШка карата гадәти дошманлык риторикасы әйләнеп кайткан. Кремль ботлары да шундый ук юнәлешне алып бара, дип яза басма.

Мондый үзгәрешләрне халык та сизгән, бу Кремльгә якын Җәмәгатьчелек фикере фонды социология үзәге июньдә үткәргән сораштыруда да чагыла.

🔸АКШ белән якынаюга өмет тотучылар март ае белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимегән: мөнәсәбәтләр яхшырачак дип ышанучылар өлеше 53%тан 31%ка кадәр төшкән. Ә киресенчә, мөнәсәбәтләр тагын да начараячак дип санаучылар 3%тан 7%ка кадәр арткан. Сөйләшүләр тукталып, сугыштагы хәл тагын кискенләшкәннән соң, русияләрнең күпчелеге (39%) бернинди үзгәреш булмас дип саный.

🔸Марттан башлап Трампның шәхесенә карата мөнәсәбәт тә начарайган. Аңа уңай караш белдерүчеләр саны 39%тан 36%ка кадәр кимегән, ә тискәре мөнәсәбәттә булганнар 22%тан 26% кадәр арткан.

🔸АКШ белән якынаюны яклаучылар да яз айларында кимегән: мартта русияләрнең 66% хакимият АКШ белән дус булырга омтылырга тиеш дип уйласа, июньдә бу сан 61%ка кадәр төшкән. Шул ук вакытта, якынаю кирәкми дип санаучылар өлеше 14%тан 19%ка кадәр арткан.

🔸АКШка карата гомум мөнәсәбәт тә начарайган: Америкага тискәре караучылар өлеше 31%ка җиткән. Бу 2021 елдан бирле иң югары күрсәткеч. АКШка уңай караучылар саны кимегән һәм хәзер ул 18% тәшкил итә.

@azatliqradiosi
❤2🤡2😐1
Әстерханда Татар бистәсенең сакланып калуына куркыныч яный

Татар бистәсендәге бер йортның түшәме ишелеп төшкәннән соң, түрәләр аны һәм ишегалдында урнашкан тагын бер йортны сүтмәкче була. Төбәкне өйрәнүче Наил Бәширов әгәр сүтсәләр, инде Әстерхандагы Татар бистәсен саклап калу авыр булачак дип саный.

Хәзер бер төркем активистлар йортларны саклап калуны сорап Русия президенты, өлкә губернаторы, шәһәр мэры һәм прокуратурага хатлар яза, имза җыю башланган.

Алар фикеренчә, бу тарихи йортларны сүтеп, эшкуарлар яңа күпкатлы йортлар төземәкче, чөнки Татар бистәсе яхшы урында - нәкъ шәһәр үзәгендә урнашкан.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7🤯3🙏2🤬1
Татарстан түрәләре Беларус "тәҗрибәсен" өйрәнә

Бу атнада Татарстаннан бер төркем югары дәрәҗәле түрә Минскига "квалификация күтәрү" максатыннан китте. Алар "Беларуста идеологик эш юнәлешләренең актуаль мәсьәләләре" дип аталган програмда катнаша.

"БИЗНЕС Online" мәгълүматынча, Казан делегациясенә барлык министрлыкларның да урынбасар дәрәҗәсендәге вәкилләре кергән. Беренче көнне Минскида алар Беларус Үзәк сайлау комиссиясе һәм мәгариф министрлыгы түрәләре белән очрашты.

Икенче көнне түрәләр Дзержинскида Беларус район идарәсе үзенчәлекләрен өйрәнде. "Тәҗрибә уртаклашу" ялларда да дәвам итә. Дәресләрнең берсе "Хакимиятне тотрыксызландыру технологиясе буларак төсле революцияләр" дип атала.

Әлеге сәфәр Русия президенты Владимир Путинның Минскига чираттагы сәфәренә туры килде.

@azatliqradiosi
🤮6👎4💩2🌚1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әмирхан Еникиның "Коръәнхафиз" әсәрен укыганыгыз бармы? Ул мәдрәсәдә килгән яңа хәлфә турында. Шәһәрдә ул гыйлемле һәм хөрмәтле кеше булып йөрсә, мәдрәсәдә шәкертләргә карата чын "ерткыч зобани" була. Җитмәсә, хәзрәт урынына калу өчен хәйлә дә кора ул, шуның…
"Әйдә! Online" әзерләгән "Коръәнхафиз" әсәре аудиосын әле тыңлап өлгермәсәгез, аны җайлы рәвештә Youtube-та да тыңлап була.

Әмирхан Еникиның әсәре кыскартылган килеш тәкъдим ителә. Матур аудиокитап килеп чыккан, киңәш итәбез ☺️

👉 https://youtu.be/7qQ72xbcQ_s
❤3🔥3👍2
Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. 30 июньгә булган кыскача хәбәрләр.

🔹Сербиянең Белград шәһәрендә каршылык чарасында катнашучылар урамнардагы юлларны япкан. Алар вакытыннан алда парламент сайлаулары уздыруны һәм 28 июньдә узган каршылык чарасында тоткарланган студентларны азат итүне таләп итә. AP язуынча, каршылык чарасына меңнәрчә кеше чыккан.

🔹Екатеринбур шәһәрендә тоткарланган азәрбайҗаннар үлгәннән соң, Азәрбайҗан белән Русия арасында киеренкелек артты. Баку Русия оештыра торган барлык мәдәни чараларны тыйды. 27 июньдә Екатеринбурда 50дән артык азәрбайҗанлы тоткарланды. Тоткарланганда ким дигәндә икесе үлде. Баку Мәскәүдән гаеплеләрне җавапка тартырга чакырды.

🔹Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында үзен "Кара халык" дип атаучы активистлар Сталин һәйкәленә кызыл буяу сипкән. Һәйкәлне май башында куйганнар иде.

🔷Wildberries маркетплейсына нигез салучы Татьяна Ким Forbes журналының еллык рейтингында Русиядәге иң бай хатын-кыз дип билгеләнгән. 49 яшьлек эшмәкәр ханымның кереме 4,6 миллиард доллар дип бәяләнә.

🔹Төркия лирасы тагын аска тәгәрәде. Бүген 1 доллар инде 40 лира тора.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2