Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәскәү прокуратурасы журналист Юрий Дудька каршы җинаять эше ачуны таләп итә

Аны "ят агент" статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.

Прокуратура белдерүенчә, Дудь "ят агент" тамгасын куймыйча, "месенджерларның берсендә" постлар чыгарган. Моңа кадәр аны әлеге тамганы куймаган өчен инде ике тапкыр административ җаваплыкка тарттылар.

Прокуратура материалларны тикшерү комитетына тапшырган.

Узган ел Дудь татарлар белән интервью чыгарган иде.

@azatliqradiosi
👎1🙏1🤨1
🇰🇵Төньяк Корея вәкиллеге Татарстанның Яңа Чишмә районында Орел токымлы атларны үрчетүче ширкәттә булганнар һәм Төньяк Кореяга атлар китерү, шул өлкәдә тәҗрибә уртаклашу турында сөйләшкәннәр.

2022 елны Яңа Чишмәнең 57нче санлы атлар үрчетү ширкәте җитәкчесе Николай Скоков Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынга яшь айгыр бүләк иткән иде дип яза "Вечерняя Казань" газеты.

Бүген шулай ук Русия белән Төньяк Корея 2027 елга кадәр мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү имзалагы билгеле булды. Бу хакта Русия мәдәният министры Пхеньяннан кайткач әйтте.

▪️Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Узган ел июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
▪️Узган көздән бирле Төньяк Кореядан 10 мең хәрби Украинага каршы сугышта Русия ягында катнашты. Бу хакта Көньяк Корея күзләве хәбәр итте. Украина саклану министры Рустем Умеров илнең күзләү мәгълүматларына таянып белдерүенчә, Төньяк Корея тиздән Украинага каршы сугышка яңа хәрбиләрне җибәрергә әзерләнә.

Ничек сезгә?

@azatliqradiosi
🤣3❤1🌚1
Төркиянең Госмания татар авылында Сабан туе узды

Госмания авылы Искешәһәрдән 70 км ераклыкта урнашкан. Авылга 1895 елда нигез салына. Бирегә башлыча хәзерге Татарстанның Лениногорски районы тирәсеннән күченеп киткән татарлар килеп урнаша, җир алып йортлар сала, авыл төзи. Хәзерге вакытта бу авылда аларның өченче-дүртенче буыны көн күрә. Авылда яшәүчеләр елдан ел кими, күпчелек гаиләләр кышлыкка Искешәһәргә һәм якындагы башка шәһәрләрдәге йортларына китә.

Сабантуйга исә алар барысы да авылга җыела. Бәйрәмнән репортажны тиздән безнең сәхифәдә укырсыз, әлегә фотоларны👆 карыйк.

@azatliqradiosi
❤16🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 1 июль, сишәмбе иртәсендә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда янә дрон һөҗүме кисәтүе булды, Казан, Түбән Кама һава аланнары ябылды. Казанда дистәдән артык очыш тоткарлана. Шулай ук Ульяновски, Сарытау, Ижау һава аланнары да ябылып тора.

🔸Русия саклану министрлыгы Украина җибәргән 60 дрон бәреп төшерелде дип белдерде.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Сүриягә каршы АКШ санкцияләрен гамәлдән чыгару турында фәрман имзалады.

🔸Ак Йортның Халыкара үсеш агентлыгын (USAID) һәм чит илләрдә һуманитар програмнарны финанслауны кыскартуы сәбәпле, Җир шарында якын араларда 14 млн чамасы кеше һәлак булырга мөмкин. Бу хакта Lancet журналында чыккан тикшеренүдә әйтелә.
👍3🔥1
Ижауга дроннар һөҗүм итте, яраланучылар бар

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов Ижауның бер заводына дрон һөҗүме турында хәбәр итте. Оешманың исемен атамады.
Башлык сүзләренчә, яраланучылар бар, ләкин аларның күпме икәнен әйтмәде. Ул шулай ук янгын чыгуын да раслады.

MNS Телеграм каналы һөҗүм нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган дип белдерә. Моны рәсми раслаучы юк.

Украина телеграм каналлары дроннар "Купол" электр механика заводына һөҗүм иткән буллырга мөмкин дип язды.

Бу завод Русия саклану министрлыгы заказларын үти, аерым алганда, зенит-ракет комплекслары чыгара.

Astra басмасы һөҗүм видеосын чыгарды.

Ижауда һава аланы ябылды.
🔥3👍2🎉2❤1😢1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ижауга дроннар һөҗүм итте, яраланучылар бар Удмуртия башлыгы Александр Бречалов Ижауның бер заводына дрон һөҗүме турында хәбәр итте. Оешманың исемен атамады. Башлык сүзләренчә, яраланучылар бар, ләкин аларның күпме икәнен әйтмәде. Ул шулай ук янгын чыгуын…
Рәсми: Ижауга дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов бүген иртән Ижауга дрон һөҗүмендә үлүчеләр барлыгын раслады, ләкин аларның санын әйтмәде. Ул шулай ук авыр яраланучылар булуын да белдерде.

Mash һәм Baza телеграм каналлары һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган дип яза.

Mash мәгълүматынча, 20 кеше яраланган, аларның өчесе авыр хәлдә.

Baza язуынча, кимендә 24 кеше яраланган, 7 кеше авыр хәлдә.
🎉4😢1🌭1
Азәрбайҗан экспертизасы: Екатеринбурда тоткарланган Сәфәровлар кыйналудан соң үлгән

Зыяддин һәм Гусейен Сәфәровлар каты кыйналудан үлгән. Бу хакта Азәрбайҗан мәхкәмә-медицина экспертлары чыгарган нәтиҗәдә әйтелә дип яза Minval

«Агалы-энеле Сәфәровларның күп төрле тән җәрәхәтләре бар: борыннары сынган, күкрәк читлекләре деформацияләнгән, күз тирәләре күгәргән, иреннәрендә кан, куллары күгәргән.

Моннан тыш, җенес әгъзалары янында да кан сауган урыннар бар, ботларында 17х2,5 см озынлыкта яра бар. Шулай ук эчләренең сул ягында җәрәхәтләр теркәлгән”, диелә басмада.

Азәрбайҗан сәламәтлек саклау министрлыгының мәхкәмә-медицина экспертизасы җитәкчесе Адаләт Гасанов сүзләренчә, Гусейн Сәфров “яралар, җәрәхәт һәм җәрәхәттән соңгы шок” нәтиҗәсендә, ә аның энесе Зыяддин – “күпсанлы яралар, җәрәхәтләрдән соңгы шоктан” үлгән.

30 июнь кичендә азәрбайҗан ирләренең җәсәдләрен Екатеринбургтан Бакуга китерделә. Русия медиклары Гусейн Сәфәров җәрәхәтләрдән, ә Зыяддин Сәфәров йөрәк өянәгеннән үлгән дип белдергән иде.

Азәрбайҗан Баш прокуратурасы абыйлы-энеле Сәфәровларны Екатеринбурда куәт оешмалары вәкилләре рейды вакытында җәфәлаулар һәм үтерү турында җинаять эше ачты.
😢6❤3💔3🤬2🥱2
Прокуратура Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага 6 ел колония сорады

Чираттагы мәхкәмә утырышы бүген, 1 июльдә узды.

Нигъмәтуллина "акча белән хәрәмләшүдә" (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) һәм "вәкаләтләрен арттыруда" (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе) гаепләнә.

2020 елда ул республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә.

Прокуор элекке түрәне гаебе дәлилләнгән дип саный.

Нигъмәтуллина белән бергә әлеге җинаять эшендә урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдинова та бар. Аларның да гаебе дәлилләнгән дип саный гаепләү ягы. 286нчы маддә нигезендә икесен дә икешәр елга колониягә җибәрүне сорадылар.

Урынбасар һәм баш хисапчы гаепләрен таныган. Нигъмәтуллина акчаларны урламадым дип белдергән. Зыян күләме 16,4 млн дип исәпләнә.

👉Тулырак монда укыгыз.
🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2025 елда Татарстанда 11нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) 34 укучы тапшыру ниятен белдергән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында хәбәр итте. "Татар теленнән имтиханны…
Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган

Бу хакта Казанда 2024-2025 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашуда әйтелгән.
Татар теленнән бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның берсе татар әдәбиятын да сайлаган.

Имтихан сайлаучыларның күбесе Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнары, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Үткән ел имтиханны 7 укучы тапшырды, быел 32. Бер яктан караганда ниндидер үсеш бар кебек, ләкин республикабызның милли тормышын үзен бер зур диңгез яки океан итеп карасак, бу күрсәткечләр әле ул океанда кечкенә генә бер җилкәнле көймә кебек кенә. Әлеге матур күренешкә сөенеп, җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез», – дигән Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.


Элегрәк Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел татар теленнән имтиханны 34 бала тапшырачак дигән иде.

▪️Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган иде.
😢12🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиянең Госмания татар авылында Сабан туе узды Госмания авылы Искешәһәрдән 70 км ераклыкта урнашкан. Авылга 1895 елда нигез салына. Бирегә башлыча хәзерге Татарстанның Лениногорски районы тирәсеннән күченеп киткән татарлар килеп урнаша, җир алып йортлар…
Төркиянең татар авылында Сабантуй ничек узды

Төркиянең Искешәһәрдә тупланып яшәүче татарлар туган авыллары Госманиядә Сабан туен уздырды. 29 июньдә бәйрәм авылның паркында булды. Паркка керү капкасында Сабантуйга килүчеләрне ике телдә язылган игъланнар каршы алды, кунакларны чәкчәк белән каршыладылар. Быел татар бәйрәменә татар авылы караган Чифтчеләр районы башлыгы Зөһрә Кунакчы килде. Ул башына татар калфагын кигән иде. Бу – аның икенче килүе, ул узган елны да татарлар белән бергә Сабантуйны бәйрәм итте.

Сабантуй башта Төркия гимны белән ачыла, аннары Коръән сүрәләре укыла, Идел-Урал якларыннан михнәтле юллар узып һәм коры далада авылга нигез салган татар мөһаҗирләре рухына дога кылына. Бу татарча башкарыла. Быел бу эшне авылның яңа буын вәкиле Әнәс Байкал белән чыгышы белән Сембердән, әмма әлеге вакытта Искешәһәр мәдрәсәсендә белем алучы Мостафа Нурулла башкарды.

Бәйрәм тамашасын Татарстаннан кунак булып килгән Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша белән Искешәһәрдә туып-үскән Әнәс Догу алып барды. Сабантуйда шулай ук "Сәйдәш" бию ансамбле артистлары, җырчылар Марат Галимов, Эльнара Батталова чыгыш ясады. Шулай ук Казакъстанда туып-үскән, әлеге вакытта Измирдә яшәүче музыкант, татар хатыны Саҗидә Әхтәмова татар милли көйләрен скрипкада уйнады. Сабантуйда шулай ук кырымтатарларның биюләре дә башкарылды.

👉Репортажны тулырак монда укыгыз.
❤13🔥3❤‍🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 июнь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Украинага кайбер зенит ракетлары һәм башка югары төгәллекле корал тапшыруны туктаткан дип хәбәр итә Politico. Бу резервларның кимүе белән аңлатыла.

🔸Австралиянең Qantas һава ширкәте киберһөҗүмгә дучар булуы турында белдерде. Хакерлар 6 млн мөштәринең мәгълүматы сакланган системга үтеп кергән. Ширкәт хәбәр итүенчә, һөҗүм очышларның иминлегенә зыян китермәгән.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Израил вәкилләре Газзә сызыгында 60 көнгә тынычлык урнаштыру шартларына ризалашты дип язды Truth Social социаль челтәрендә.

🔸Русиядә хезмәт хакы бурычы 2025 елның I чирегендә кискен арткан һәм соңгы биш елда иң зур дәрәҗәгә җиткән. Рәсми мәгълүматка караганда, хезмәт хакы бурычы 1,5 млрд сумга җиткән, ә һөнәр берлекләре исәпләүренчә - 2,4 млрд сумга.
👍2🔥1
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар бер ай эчендә 100 млн сумга арткан

2025 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен гомуми бурычы 100 миллион сумга арткан һәм 10,4 миллиард сумга җиткән, шуларның 4,8 миллиард сумы Казан өлешенә туры килә. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына сылтанып «БИЗНЕС Online» яза.

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5–22,3 процентка артты. Бу кискен сикерешне бигрәк тә 43 муниципалитет халкы тоячак, алар арасында 21 шәһәр (Казан һәм Чаллыны кертеп), 15 эшчеләр бистәсе һәм 7 авыл бар. Әлеге җирлекләрдә республика халкының 40 проценттан артыгы — якынча 1,6 миллион кеше яши.

Тарифлар үсә, бурычлар да арта. Узган ел Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты бәяләр күп дигәндә 10,8 процентка арта ала дип билгеләгән иде. Ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар 8 процентка, ягъни 404 миллион сумга арткан: 2025 елның 1 маена республика халкының ТКХ өчен бурычы 10,3 миллиард сум тәшкил итә, дигән иде Татарстан Дәүләт шурасында премьер-министр Алексей Песошин.

👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/4O7gY
😢4❤2