Азәрбайҗанда урыс телле мәктәпләргә ябу турында кисәтүләр җибәрелгән
Азәрбайҗан рәсмиләре илдә урыс телле мәктәпләрне ябуны башларга карар кылган, дип яза Oxu.az порталы.
Портал мәгълүматларына караганда, бу хактагы хәбәрләр WhatsAppтагы мәктәп төркемнәрендә ата-аналарга җибәрелгән. Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, мәктәпләрне ябу берничә этаптан торырга мөмкин.
“Киләсе өч елда урыс телле мәктәпләр азәрбайҗан телендә укытуга күчәчәк, укытучыларны әзерләү курслары оештырылачак”, — дип яза портал.
РБК агентлыгына бер мәктәптәге чыганак бу мәгълүматны раслаган. Әмма мәктәпләрнең рәсми рәвештә ябылуы турында хәбәр ителмәгән, журналистлар Азәрбайҗан хакимиятләреннән аңлатма сораган.
Mektebgushesi басмасы язуынча, Азәрбайҗанда хәзерге вакытта 300дән артык урыс телле мәктәп эшләп килә, шуларның 16сында укыту тулысынча урыс телендә алып барыла, калганнарында — ике телдә.
Азәрбайҗан белән Русия арасында низаг Екатеринбурда Азәрбайҗан ватандашларын тоткарлау һәм әлеге тоткарлау вакытында ике ирнең үлеменнән соң башланды.

🔥11👏8❤🔥6👍1🤣1
Чикагода татарлар һәм башкортлар Сабантуй уздырды
21 июньдә Чикагода яшәүче татар-башкортлар Сабантуй уздырды. Аны Чулпан Фатыйхова һәм Илшат Гыйззәтуллин алып барды. АКШта танылган җырчы Лилиана Газизова да чакырылган иде. Шулай ук Tatar Chicago бию анссамбле чыгыш ясады.
Күбрәк фотолар монда: https://smarturl.click/qB4o9

👍8❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Портал мәгълүматларына караганда, бу хактагы хәбәрләр WhatsAppтагы мәктәп төркемнәрендә ата-аналарга җибәрелгән. Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, мәктәпләрне ябу берничә этаптан торырга мөмкин.
Азәрбайҗан мәгариф һәм фән министрлыгы ил мәктәпләрендә урыс телен тыю турындагы хәбәрләрне кире какты
Министрлык бу уңайдан рәсми белдерү белән чыкты дип яза Media.AZ. Мондый яңалыклар таралганда бары тик рәсми чыганакларга гына сылтанырга кирәк диелә белдерүдә.
Азәрбайҗанда урыс телле мәктәпләргә ябу турында кисәтүләр җибәрелү турында Oxu.az порталы язган иде.
Портал мәгълүматларына караганда, бу хактагы хәбәрләр WhatsAppтагы мәктәп төркемнәрендә ата-аналарга җибәрелгән. Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, мәктәпләрне ябу берничә этаптан торырга мөмкин.
Министрлык бу уңайдан рәсми белдерү белән чыкты дип яза Media.AZ. Мондый яңалыклар таралганда бары тик рәсми чыганакларга гына сылтанырга кирәк диелә белдерүдә.
Азәрбайҗанда урыс телле мәктәпләргә ябу турында кисәтүләр җибәрелү турында Oxu.az порталы язган иде.
Портал мәгълүматларына караганда, бу хактагы хәбәрләр WhatsAppтагы мәктәп төркемнәрендә ата-аналарга җибәрелгән. Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, мәктәпләрне ябу берничә этаптан торырга мөмкин.
👎8❤1😱1🤮1🤣1
Ярты ел эчендә Русиядә 210 мең кеше гаскәр белән контракт төзегән
Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев сүзләренчә, 2025 елның беренче яртысында Россия Кораллы көчләренә 210 меңнән артык кеше контракт нигезендә хезмәткә килгән.
“Гомумән алганда, контрактчылар җыю темпы яхшы, тотрыклы, һәм 1 июльгә армия частьләренә 210 меңнән артык кеше килде”, — дип белдерде Медведев. Ул шулай ук 18 меңнән артык кешенең ирекле батальоннарга кушылуын да өстәде.
2024 елда якынча 450 мең кеше Россия армиясендә хезмәт итү өчен контракт төзегән, ә 40 меңнән артык россияле махсус хәрби операциягә ирекле рәвештә барган иде.
Контрактчыларны җыю Татарстан белән Башкортстанда да көчле бара. Дәүләт медиасы көн саен бу хакта язып, сөйләп тора, урамнар контракт төзергә чакыручы элмә такталар белән тулы.
Германиянең Халыкара иминлек мәсьәләләре институты фәнни хезмәткәре Янис Клюге исәпләвенчә, Русия сугыш өчен контрактчылар җыюга көненә 2 млрд сум тота.

🤬4😢2🤮2👎1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанда, Удмуртиядә һәм Оренбур өлкәсендә дрон һөҗүме кисәтүе. Самар һава аланы ябык.
🔸Липецкида дрон калдыклары фатирга төшкән, пенсия яшендәге бер хатын һәлак булган. Дрон шулай ук Ельц шәһәрендә "Энергия" заводына һөҗүм иткән. Анда, аерым алганда, дроннар өчен аккумуляторлар, авиация һәм флот өчен батареяләр җитештерәләр.
🔸Индонезиянең Бали утравы янында 65 кешелек паром баткан. Кимендә 4 кеше һәлак булган, дистәләгәне - югалган.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп 9-11 июльдә Африка илләре җитәкчеләре белән беренче җыен уздырачак.

❤1
❗️Уфадагы мәхкәмәгә чит илдә яшәүче Ростислав Морзаголовны 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган
Уфа шәһәре Киров районы мәхкәмәсе Башкортстанның элеккеге түрәсе Ростислав Морзаголовка карата читтән торып хөкем карары чыгарган. Ул Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда һәм ят агент буларак үз бурычларын үтәмәүдә гаепле дип табылган.
Морзаголовка гомуми тәртипле колониядә сигез ел ирегеннән мәхрүм итү, 250 мең сум күләмендә штраф һәм дүрт ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итүне тыю җәзасы билгеләнгән. Гаепләнүче үзе дә, аның вәкилләре дә мәхкәмәдә катнашмаган. Бу хакта РБК яза. Киров районы мәхкәмәсе сайтында күренүенчә, хөкем карары 2 июльдә чыккан.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2024 елның мартында Морзаголов, чит илдә яшәгәндә, YouTube платформасында "Русия Кораллы көчләренең махсус хәрби операция барышында имештер канунсыз гамәлләре турында ялган мәгълүмат" урнаштырган видеолар чыгарган. Моннан тыш, ул узган ел дәвамында үзенең социаль челтәрләрендә чыгарган материалларына "ят агент" тамгасы куймаган диелә.
🔹2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. 2022 елда Русиядән китте. Русия һәм Башкортстан җитәкчелеген тәнкыйтьләп видеолар, постлар чыгара.
Тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Уфадагы мәхкәмәгә чит илдә яшәүче Ростислав Морзаголовны 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган
Моннан тыш Морзаголовка 250 мең сум күләмендә штраф һәм дүрт ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итүне тыю җәзасы билгеләнгән.
❤2🤣2❤🔥1🤡1
Казан һава аланы янә ябылып тора. Бу дроннар һөҗүме куркынычы белән бәйле.
Дистәләп очыш кичектерелгән.
Шулай ук Самар һәм Ульяновски һава аланнары ябык.
Атна башыннан бу инде икенче ябылу.

❤2
Көн мәкаләсе: Тел активистлары Apple-га милли телләр хәрефләрен өстәүне сорый
Июнь азагында iOS өчен (Apple җиһазларының операцион системы) кушымталар ясаучы Али Кужугет Калифорниянең Купертино шәһәрендә Apple-ның төймәсар (клавиатура) өчен җаваплы төркеме белән очрашты. Ул iPhone-га кирилл хәрефле төймәсарлар кушу тәкъдимен җиткерде.
Кужугет үзе Тывадан. Новосибирски дәүләт университеты мехматын тәмамлаган. Русия халыклары телләре өчен дистәләгән дигитал проект авторы.
Тыва активисты белән беренче очрашуда Apple вәкилләре "ноль фазасы"н тәкъдим итте: урыс төймәсары нигезендә киңәйтелгән гомуми кирилл төймәсарын ясау. Бу техник киртәне юкка чыгарачак, ди алар. Аннан соң һәр тел өчен аерым сүзлек җыю һәм тавыш функцияләрен тоташтыру мөмкин булачак.
WWDC-2025 дип аталган Apple чарасында да уңай хәбәр яңгырады: Apple тай теле өчен яңа 24 төймәле тай клавиатурасын күрсәтте һәм яңа watchOS өчен "тагын 26 тел" вәгъдә итте. Шулай итеп, ширкәт телләр тәэмин ителешен киңәйтүгә әзерлеген күрсәтә.
👉Мәкаләне тулысынча монда укыгыз.

— Ана телен таләп итү – талымлык билгесе түгел. Бу безнең фикерләү, сөйләү, ярату ысулы, — ди ул.
Тыва активисты белән беренче очрашуда Apple вәкилләре "ноль фазасы"н тәкъдим итте: урыс төймәсары нигезендә киңәйтелгән гомуми кирилл төймәсарын ясау. Бу техник киртәне юкка чыгарачак, ди алар. Аннан соң һәр тел өчен аерым сүзлек җыю һәм тавыш функцияләрен тоташтыру мөмкин булачак.
WWDC-2025 дип аталган Apple чарасында да уңай хәбәр яңгырады: Apple тай теле өчен яңа 24 төймәле тай клавиатурасын күрсәтте һәм яңа watchOS өчен "тагын 26 тел" вәгъдә итте. Шулай итеп, ширкәт телләр тәэмин ителешен киңәйтүгә әзерлеген күрсәтә.
👉Мәкаләне тулысынча монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
Тел активистлары Apple-га милли телләр хәрефләрен өстәүне сорый
Apple Русия тел активистларының үтенечен тыңлады. iPhone-га милли телләрдә клавиатуралар өстәү таләбе уңышка ирешерме?
❤🔥8👍2❤1
Башкортстанда танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылды
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл туган районы Шаран районында куелды. Ул район үзәге Шаран авылының үзәк мәйданында тора.
Һәйкәлне гранит ташыннан Октябрьский шәһәре скульпторы Рамил Шәфигуллин ясаган. Монумент милли бизәкле кием кигән, тальян гармунга кушылып җырлаучы артистны сурәтли.
Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда вафат булды, аңа 74 яшь иде.

👍9👎1🔥1
Башкортстан Язучылар берлеге рәсми рәвештә Русия Язучылар берлегенә керде
Бүген Башкортстан Язучылар берлеге корылтае узды. Анда оешманың яңа низамнамәсен кабул иттеләр. Документта берлекнең Русия Язучылар берлеге составында эшләве әйтелгән. Быел февральдә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Русия берлегенең идарәсенә кергән иде.
Баймөхәмәтов янә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.
Язучы Гүзәл Ситдыйкова Русия берлегенә керүнене рәсмиләштерү – "вакыт таләбе" дип атады. Аның фикеренчә, бу Башкортстан язучылары иҗатына уңай булыр дип ышана, "язучыларның мөмкинлекләре киңәя, матди яктан да ярдәм булыр дип өмет итәм, әлеге вакытта язучылар иҗатын финанслау әлегә канәгатьләнлерек түгел", диде ул.
Бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлегенең 290ннан артык әгъзасы бар.
Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп беренче тапкыр 20200 елда сайланды.
🔹2020 елда Татарстан Язучылар берлеген дә Русия берлегенә кушу омтылышлары булган иде. Ул вакытта Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Русия берлегенә Татарстан язучылар берлеген алырга кирәклеген белдерде. Моны ул "җирләрне җыю" дип атады. Бу вакытта Татарстан берлегенең элекке рәисе Данил Салихов Мәскәүгә дә барды.
🔹30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Татарстан берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты.
👉Тулырак монда укыгыз.

Берлек җыенында оешманың яңа низамнамәсе кабул ителде.
🤮16❤3😢1💩1
❗️Татарстанда янә дрон һөҗүме кисәтүе. Казан һәм Бегиш һава аланнары ябылып тора.
Әлмәттә сиреналар яңгырый. Заводлардан, балалар бакчаларыннан, белем бирү оешмаларыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Куркыныч беткәнче балалар идән астында дип хәбәр итә Әлмәт муниципалитеты.
Кисәтү иртәнге 8дә башланды. Кешеләрне паникага бирелмәскә һәм тәрәзәсез, ныклы диварлы урыннарга (өйдә бу коридор, юыну бүлмәсе була ала) качарга чакыралар. Куркыныч ихтималы көчлерәк булган урыннарда яшеренү урыннарын ачканнар, һөҗүм куркынычы беткәнчегә кадәр кешеләргә шунда торырга өндиләр.

Telegram
Регион116 Казань | Region116 Kazan
В Альметьевске на улицах звучит сирена. Очевидцы сообщают об эвакуации с заводов, детсадов и учебных организаций.
Upd:
Жителям Альметьевска разрешили покинуть укрытия
Однако администрация просит оставаться вблизи защитных сооружений и ограничить передвижения…

👏1😢1
Доналд Трампа Владимир Путин белән сөйләшүдән канәгать калмаган
АКШ һәм Русия президентлары Доналд Трамп һәм Владимир Путин кичә кич якынча бер сәгать чамасыы телефоннан сөйләште.
Кремль биргән хәбәргә күрә, Трамп Украинада сугышны мөмкин кадәр тизрәк туктату мәсьәләсен күтәргән. Моңа җавап итеп Владимир Путин Русиянең сөйләшүләр алып бару мөмкинлегенә әзер булуын белдергән, ләкин Мәскәү үзенең "махсус хәрби операция" максатларыннан чигенмәячәген әйткән.
Трамп сүзләренә караганда, сөйләшү "бернинди дә нәтиҗә китермәгән", һәм ул Украинадагы хәлдән "канәгать түгел". Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, Трамп шулай ук АКШның Украинага күп санда корал тапшырганын, моны дәвам итүләрен һәм ярдәм итәргә тырышуларын әйткән. Әмма ул шулай ук Джо Байден хакимияте Украинага корал биреп, "илне бөтенләй бушатты", һәм "безгә дә җитәрлек корал калуы мөһим" дигән фикер белдергән.
Русия һәм Украина делегацияләренең Истанбулда сөйләшүләрнең өченче раундына бәйле төгәл даталар турында фикер алышу булмаган, Трамп белән Путинның шәхсән очрашу мөмкинлеге дә каралмаган.
Сөйләшү вакытында шулай ук Иран, Сүрия һәм гомумән Якын Көнчыгыштагы хәл дә тикшерелгән.

🤡2❤1😢1
Казан бюджеты дефициты 2025 елның беренче яртысында 6 миллиард сумга җитә
2025 елның беренче яртыеллыгы өчен Казан бюджеты 5,996 миллиард сум күләмендә дефицит белән үтәлергә мөмкин. Татарстан башкаласы башкарма комитетының әлеге карар өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта күрсәтелгәнчә, 2025 елның беренче алты аенда Казан бюджеты 28,6 миллиард сум керем алган. КШуның 15,5 миллиарды — салымнар һәм салым булмаган керемнәр (штрафлар, милек сату, дәүләт пошлиналары), 13 миллиарды — бушка бирелгән акча (субсидияләр, дотацияләр һ.б.).
Бюджетның гомуми чыгымнары 34,6 миллиард сум тәшкил иткән. Шуларның 3,2 миллиарды — гомуми дәүләт мәсьәләләренә, 202 миллион сум — дәүләт иминлегенә, 2,7 миллиард — икътисадка, 414 миллион — транспортка, 2,29 миллиард — юл хуҗалыгына, 668 миллион — ТКХ (торак-коммуналь хуҗалык) өлкәсенә, 650 миллион — шәһәрне төзекләндерүгә, 23 миллиард сум — мәгариф тармагына юнәлдерелгән һәм башкалар.
Ел ахырына дефицит якынча 9 миллиард сумга җитәчәк дип фаразлана.
Быелга Казан бюджеты дефицитсыз кабул ителгән иде.

Казан бюджеты дефициты 2025 елның беренче яртысында 6 миллиард сумга җитәр дип фаразлана
Ел ахырына дефицит якынча 9 миллиард сумга җитәчәк.
❤1👏1🤔1
"Яндекс. Тәрҗемәче" хезмәтенә мордва телләре өстәлде
"Яндекс" кулланучылары хәзер ике мордва телендә: эрзә һәм мокша телләрендә тәрҗемә ясый ала. Бу телләр "Яндекс. Тәрҗемәче" сайт-кушымтасында да, эзләү системында да эшли башлады.
Бүгенге көндә "Яндекс" хезмәтләрендә Русиянең 12 асаба халкы теле кулланылышта: татар, башкорт, ике мари, удмурт, чуаш, якут, шулай ук эрзә, мокша, осетин, коми һәм тува телләре. Әлеге 12 тел 10 республикада дәүләт телләре статусына ия.
👉Хәбәрне тулырак монда укыгыз.

❤10👍2🔥1
Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгының туганнары исеменә теркәлгән мөлкәтенең бер өлешен дәүләткә алу карары чыгарды
Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән.
Мәхкәмә дәүләт кеременә Казанның Кави Нәҗми урамында әнисе исемендәге фатир һәм сәүдә бинасын, шулай ук Мәскәүдәге фатирны алу турында карар чыгарган. Моннан тыш, суд Сочида хатынының әтисе исемендәге фатир, җир кишәрлеген һәм торак йортны, шулай ук хатынының әнисе исемендәге Porsche Cayenne автомобилен дә тартып алуны хуплаган.
Бөгелмәдә әнисе исемендәге фатирны һәм Берлек бистәсендә Закировның абыйсы Альберт Газизов исемендәге йортны дәүләт файдасына алу турындагы прокуратура таләбен мәхкәмә канәгатьләндермәгән.
Линар Закиров 28 апрель көнне Бөгелмә районы башлыгы вазифасыннан китте. "Бөгелмә-информ" язуынча, ул бу карарны үз теләге белән кабул иткән.
Кулаклаштыру чорын искә төшерәме? Бу хакта ни уйлыйсыз?