Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәхкәмә USAGMга Азатлык Радиосына 2025 ел өчен бүленгән бөтен акчаны түләргә кушты

АКШның Колумбия бүлгесе мәхкәмәсендә 18 июльдә чыгарылган карар нигезендә, Америка Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) Азат Европа/Азаттлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенә 2025 ел финанс елына Конгресс тарафыннан бүленгән бөтен акчаны тулысынча күчерергә тиеш. Бу карар RFE/RLның мөрәҗәгате нигезендә кабул ителде.

Мәхкәмә хөкемдары Ройс Ламберт USAGMның грантлар тапшыру өчен өстәмә, авыр шартлар кертү ниятен һәм агентлыкның RFE/RL белән гадел, ачык сөйләшүләрдән баш тартуын гамәлдәге кануннарны бозу дип бәяләде.

Хөкемдар шулай ук USAGM инде бүленгән акчаны бирмәү нәтиҗәсендә RFE/RL медиакорпорациясендә күпсанлы хезмәткәрләрнең эшсез калуын, кайбер тапшыруларның туктатылуын һәм дистә еллар буе төзелгән халыкара йогынтыга җитди зыян килүен билгеләп узды.

RFE/RL президенты һәм баш мөдире Стив Капус мәхкәмә карарын хуплады.

"Бу җиңү безнең журналистларга эшләрен дәвам итәргә, 47 миллионлап кешегә дөрес һәм ышанычлы мәгълүмат җиткерергә, авторитар режимнар тарата торган мәкерле пропагандага каршы торырга яңа көч һәм ышаныч бирә", — диде Капус.

Быел яз USAGM Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленгән акчаларны бирми башлады.

Финанслау туктатылу сәбәпле Азатлык Радиосына керүче "Настоящее время" телеканалы ике иярченнән өзелде, Азатлык Радиосының Урыс хезмәте урта дулкыннарда үз эшчәнлеген туктатты, шулай ук, Азатлык Радиосының Татар-башкорт, Беларус, Украин һәм башка хезмәтләре үз эшчәнлеген шактый киметергә мәҗбүр булды.
❤9🔥4👍1🙏1
Украинадагы сугышта һәлак булучы Башкортстан һәм Татарстан ирләре ничә яшьтә?

Азатлык Радиосы тупалага исемлекне анализлауы дәвам итәбез. Биредә бары тик ачык чыганаклардан бөртекләп җыелган исемнәр. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.

БАШКОРТОСТАН

🔹35-44 яшь: кимендә 1748 кеше,
🔹45+ яшь: кимендә 1384 кеше,
🔹25-34 яшь: кимендә 1266 кеше,
🔹18-24 яшь: кимендә 459 кеше.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,70.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1553 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 1050) һәм 1970нче (кимендә 925) елларда туучылар.

ТАТАРСТАН

🔹35-44 яшь: кимендә 2106 кеше,
🔹45+ яшь: кимендә 1516 кеше,
🔹25-34 яшь: кимендә 1368 кеше,
🔹18-24 яшь: кимендә 404 кеше.

Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.79.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 2039 кеше). 1970нче (кимендә 1218) һәм 1990нчы (кимендә 1180) елларда туучылар да күп үлә.
🤬5❤2🎉2🌭2💅2🔥1🕊1
Татарстанның халык артисткасы Резидә Шәрәфиева вафат

Аңа 59 яшь иде. Соңгы елларда каты авырды.

Җырчы белән хушлашу иртәгә, сәгать 10да Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә булачак

Резидә Шәрәфиева 1966 елда Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туган. 1985 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Аннары Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге ала, витриналар бизи, шул ук вакытта җырга кереп китә.

Башта “Сердәш” ансамблендә чыгыш ясый, Чаллы һәм Казанның төрле мәдәни оешмаларында эшли, 2001 елдан Казан филармониясе солисты була. Реэидә Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 19 яшь.
😢19🕊5❤3💔3😭3🔥1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)

➡️ "Бу эштә төп гаепләнүче - Хәбиров" Баймак протестларын "оештыручы" дип танылган Айнур Хөсәенов тарихы

"Баймак эше" фигуранты Айнур Хөсәенов соңгылардан булып тоткарланды. Аңа кадәр ул берничә ай эзләүдә булган. Тикшерү комитеты аны Баймакта булган протестларны "оештыручыларның берсе" дип саный.

➡️ Азатлык исемлеге: Украина сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булучылар саны 12 меңнән артты

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 12 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә.

➡️
Татарстан депутатлары уянды. Аларны ишетерләрме?

Татарастан Дәүләт шурасында мәктәпләрдә туган телләрнең атнага бер генә сәгать калуы турында сөйләштеләр. Татарстан бүген яңа мәгариф кануна каршы ниләр кылырга җыена?

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!

@azatliqradiosi
👍2🔥2
Русиядә "экстремист" материалларны интернеттан эзләү: штрафлар кемгә яный һәм VPN‑сервислар канунсыз булачакмы?

Русиядә интернетта "экстремист материаллар" эзләү өчен штраф кертәләр. Мондый канун өлгесе Русия думасы тарафыннан икенче укылышта кабул ителде. "Бердәм Русия" аны хуплады, башка фиркаләр каршы тавыш бирде яки битараф калды. Бу кануннан ни көтәсе?

— Мин канунны берничә тапкыр укыдым һәм шуны аңладым: штрафны теләсә нәрсә өчен салып була. Хәтта депутатлар үзләре дә моның ничек эшләячәген аңламый — ди "Интернетны яклау оешмасы" мөдире Михаил Климарёв.


Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Бу атна Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары мәктәпләрдә туган телләрнең атнага бер генә сәгать калуына каршы чыктылар.

Бу хакта тулы язманы 👉 безнең сайтта укыгыз. Төп фикерләр – рәсемнәрдә.
❤9👍2🔥2
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤9🥰2
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
❤5🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 июль, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең дрон һәм ракет һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта бер кеше һәлак булган. Бу хакта хакимият вәкилләре хәбәр итә. Киевның "Лукьяновская" метросына зыян салынган. Гадәттә һөҗүм вакытында анда кешеләр яшеренә. Шулай ук Харьков һәм Ивано-Франковскига дроннар һөҗүм иткән. Ивано-Франковски мэры сүзләренчә, сугыш башланганнан бирле бу иң көчле һөҗүм булган.

🔸Русия төбәкләренә дә дроннар һөҗүме дәвам итә. Кичә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә 15 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Шереметьево, Домодедово һәм Внуково һава аланнары очкычларны җибәрмәде һәм кабул итмәде. Русия тимер юл ширкәте Петербурдан Мәскәүгә өстәмә поездлар җибәрергә мәҗбүр булды.

🔸Бүген Казаннан 08.55 сәгатьтә Мәскәүгә очарга тиеш булган бер очкыч җибәрелмәгән. Шулай ук Мәскәүдән Казанга килергә тиеш булган очкыч та килмәгән. Казаннан Сочига да очкыч очмаган. Татарстан җирлегендә 4.46 сәгатьтән дрон һөҗүме курыкынычы тәртибе кертелде.

🔸Кичә кич Казанга Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл килде. Аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Кирилл Казан Мәрьям ана иконасы табылуга багышланган чараларда катнаша. Шул уңайдан Тәре йөреше дә уза. Казанның кайбер үзәк урамнары ябылды.

🔸"Башнефть" кайбер ягулыкка бәяләрне тагын күтәргән. Ел башыннан ширкәт инде бәяләрне 13 тапкыр арттырды. Бу юлы АИ-95 һәм ATUM-95 ун тиенгә кыйбатланган. Хәзер АИ-95нең бер литры 59,9 сум, ATUM-95неке 60,95 сум тора.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤2🔥1👏1