Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Якутиядә вахтовикларны ташучы машинасы ярдан төшеп китеп ким дигәндә 14 кеше һәлак булган

Якутиянең Нерюнгри районындагы "Денисовский" ширкәте шахтасы җирлегеннән чыгып барган "КАМАЗ-вахтовка" машинасы 25 метр биеклектән төшеп китеп ауган дип хәбәр итә YakutiaMedia.

Коткаручылар белдерүченчә, йөк машинасындагы 40лап кешенең ким дигәндә 14е һәлак булган, җәрәхәтләнгән 20дән артык кеше хастаханәгә салынган. Аларның да икесенең хәле авыр.

Якутия башлыгы Айсен Николаев сүзләренчә, фаҗига җирле вакыт белән 3.20 сәгатьтә машина технологик юлдан төшкән вакытта килеп чыккан, КАМАЗда ширкәт хезмәткәрләре булган.

22 июль көнне Нерюнгри районында матәм көне дип игълан ителгән.

Фото: Бийский рабочий

@azatliqradiosi
😢6
Казанда тәре йөреше узды

Әлеге тәре йөреше гадәте Казанны татардан яулап алганнан соң “табылган” Мәрьям ана иконасына бәйле. Быел әлеге чара уңаеннан Казанга Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл да килде. Казанның үзәк урамнары тәре йөреше вакытында гадәттәгечә ябылып торды.

Тәре йөрешеннән соң патриарх Кирилл Казан Мәрьям ана иконасы чиркәвендә гыйбадәтен (литургия) башлады.

▪️Тәре йөреше хәзер инде Казанда елга берничә тапкыр үтә. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

📷Реальное время

@azatliqradiosi
🤬18🖕6👎3😢2🤮2
Рейхстагка байрак кадаучылар командиры Берестка каһарман исеме бирелде. Гази Заһитов батырлыгы әле дә тиешенчә танылмый

17 июльдә Русия президенты Владимир Путин Икенче дөнья сугышы елларында Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын күтәрүчеләр дип саналган хәрбиләр белән җитәкчелек иткән Алексей Берестка "Русия каһарманы" исеме бирде.

Алексей Берестны 80 ел узганнан соң булса да, бүләкләделәр, ә менә Рейхстагка җиңү байрагын чынлап та беренчеләрдән булып кадаган Башкортстан татары Гази Заһитовның бу гамәле Русиядә танылмый. Дөрес, 1997 елда Заһитовка Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. Ләкин ул да байрак кадаган өчен түгел. Азатлык Радиосы Гази Заһитов батырлыгын искә төшерә.

1945 елның 29 апрелендә Владимир Маков җитәкчелегендәге төркем (сержант Михаил Минин, кече сержант Гази Заһитов, Алексей Бобров һәм старшина Алексей Лисименко) 29 апрель көнне Рейхстаг янына килеп озак кына алманнар утына каршы тора. Алманнар алар үтеп кергән йортны камап алса да, совет гаскәрләре килгәнче алар бирешмичә каршылык күрсәтә. 30 апрель көнне өлкән сержант Заһитов куркынычларга карамастан, тирә якны күзәтеп өйрәнә. Кичен исә Рейхстагны яулап алу вакытында, күзләүчеләр беренче булып Рейхстаг бинасына үтеп кереп аның түбәсенә җиңү байрагын элә.

Ни өчен аның бу батырлыгы тиешенчә бәяләнми соң?

👉Мәкаләдә укыгыз.
😢2❤1
Казанда мәхкәмә активист Вера Отрешконы 90 мең сум штрафка тарткан.

Ул 2025 елның 24 февралендә “Казан” гаилә үзәге бинасы янына «Пути нет надо сворачивать» дигән шигар тотып чыккан. Мәхкәмә аны армияне «дискредитацияләү» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан, дип яза “Верстка”.

Чөнки Отрешко күтәреп чыккан шигардә «Пути» «н» һәм «с», «в», «о» кызыл төс белән аерым язылган булган.

Пикет фотоларын «Республикасы» һәм Activatica телеграм каналлары чыгарган иде. Мәхкәмә бу сүзләрдә “махсус хәрби чара максатларын дискредитацияләүнең лингвистик һәм психологик чалымнары бар” дип тапкан.

@azatliqradiosi
🕊2❤1😁1😢1🙏1
Ямпольская туган телләрне яклаучыларга “җитди карамыйм” дип белдерде

Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская туган телләр белән бәйле тәнкыйтьләргә җавап биреп, “мин андыйларга җитди карамыйм”, ләкин “күңелем кайтты”, диде.

“Үпкәләр өчен кешегә җитди карарга кирәк. Ә урыс теленә каршы көрәшүчеләргә (шул ук вакытта урыс телен генә кулланып), спекуляцияләүчеләргә, тегеннән-моннан тартучыларга, яла ягучыларга, алдашучыларга минем җитди карашым кагылмый. Үпкәләмим. Глобаль күңелем кайтты, анысы бар”, дип язды ул үзенең Телеграм каналында.


"Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.

Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.
🤬18🌚4💩3😁1🤯1
❗️Илшат Әминов: Русия мәгариф министрлыгы "туган тел" фәне исемен сакларга ризалашты

Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминовка сылтанып, "Реальное время" басмасы хәбәр итә.

Әминов "министрлыкның кирәкле үзгәрешләр керткәнен" әйтте. Туган тел дәресләре хәзер "Туган тел (Русия Федерациясе халкы теле) һәм (яки) Русия Федерациясе республикасының дәүләт теле" дип аталачак, ди ул.

— Өтер аша булса да, "туган тел" төшенчәсен калдырдылар. Мин безне ишеттеләр һәм исәпкә алдылар дип саныйм. Без гадәттән тыш нәрсәне таләп тә итмәдек, Русия Конституция үтәлешен таләп иттек, — диде депутат.


Шул ук вакытта, Әминов яңа үзгәрешләрнең тагын бер мөһим мәсьәләсе – мәктәпләрдә туган телләр дәресләренең 1 сәгатькә генә калуы турында берни әйтмәде. "Реальное время" басмасы да моның турында мәгълүмат китерми.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#татартеле
🤔10👍3❤1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстанда 7 сәгатькә якын дроннар һөҗүме кисәтүе гамәлдә булды.

🔹Самар өлкәсе күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. Өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев сүзләренчә, пилотсыз очкычлар "бер сәнәгать ширкәтенә" һөҗүм иткән. "Корбаннар һәм җимерелүләр юк", диде түрә.

🔹Русия саклану министрлыгы 1 октябрьдән хәрбиләрнең окладын алдан ниятләгәнчә 4,5% түгел, ә 7,6% күтәрергә җыена. Түләүләрне рекрутларга да, контрактчыларга да арттырмакчылар.

🔹Русия армиясе Донецки өлкәсенең Краматорски шәһәренә аткан, нәтиҗәдә 10 яшьлек бала һәлак булган, биш кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итте. Шулай ук Одессага да һөҗүм булган, күп катлы йортка зыян килгән.

🔹Мәскәү һәм Киев арасында яңа сөйләшүләр чәршәмбе Истанбулда Чираган сараенда узачак.

🔹АКШта җәмәгать эшлеклесе Мартин Лютер Кингны үтерү белән бәйле яшерелгән документларны ачтылар. Алар 230 меңләп биттән тора.
🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда балаларны тагын "Я — русский" дип җырлатканнар Бу юлы — Югары Ослан районында. Февраль аенда Казанның 186нчы лицеенда да нәкъ шундый хәл килеп чыккан иде: ул зур гына шау-шу тудырды. Кемдер моны хәтта урыс фашизмы белән дә чагыштырды. ❓Ә сез…
"Без урыслар, безнең белән Бог!" Кичә Казан паркында пропаганда җырчысы Ольга Кормухина "Урыслар - ул рух төшенчәсе" дип белдерде

21 июль кич Казанның "Елмай" паркында Казан изге ана иконасы табылуның 446 еллыгына багышланган концерт узды. Анда җырчы Ольга Кормухина Мәскәүнең "без урыслар" риторикасын кабатлады.

"Үз илегез белән горурланыгыз! Үз җирегезне яратыгыз. Барысы да әйбәт булачак, чөнки бер урыслар, безнең белән Бог. "Урыслар" - ул милли төшенчә түгел, ул рухи төшенчә", диде җырчы берничә җыр башкарганнан соң.


Кормухина - пропаганда җырчысы, Владимир Путинның узган президент сайлауда ышанычлы заты булды, Мәскәүнең Украинадагы сугышын хуплап концертларда чыгыш ясый. Канада аңа санкцияләр кертте.

Казанга мине Татарстан митрополиты Кирилл чакырды, дип белдерде.

Кичә Татарстанга Русия правослау чиркәве башлыгы патриарх Кирилл килде. Аерым алганда, ул Казанны басып алучылар гыйбадәтханә-һәйкәлен изгеләндерде.

Бүген Чаллыда йөри. Анда ул шәһәрнең төп чиркәве - кафедраль соборга таш салуда катнаша.

🔸2023 елда Казанның 186нчы мәктәбендә 23 февраль уңаеннан үткәрелгән чарада балаларны Shaman-ның җырын тыңлаган чакта "Мин — урыс!" дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр иде.
🤮24🤬4❤3🌚1🖕1
АКШта узучы Татар аланында лекторийлар оештырылды һәм Сабантуй узды

АКШның Вашингтон шәһәренә якын җирендә татар балалары өчен Татар аланы уза. Аны "Алимә Academy" онлайн татар мәктәбенең җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова оештыра.

Ун көн дәвам иткән Татар аланы бу ялларда Tatar Open House форматында узды. Бу чарада АКШта яшәүче татар һәм башкорт диаспорасы вәкилләре катнашты, кем тели, шулар Татар аланына килә алды. Шушында ук татар галимнәре, иҗат ияләренең лекцияләре булды. Барлыгы 130 кеше тупланды.

Татарларның ислам тарихын, мәдәниятен, мәгарифен өйрәнүче АКШ галиме Даниэл Росс, Онтарио университеты профессоры, икътисад белгече Наил Кашкаев лекция ясады.

Вашингтон университетыннан Гани Нурмөхәммәтов ясалма фәһем турында, музыка белгече Рәмилә Сәүбәнова классик музыка аркылы тарихны өйрәнү турында сөйләде.

Дюк университеты галимәсе Чулпан Хисмәтова татар телен белү өстенлеге турында лекция укыды.

👉Тулырак монда укыгыз.
🔥10
❗️Илсур Һадиуллин: «Туган тел» төшенчәсе кала, ләкин сәгатьләр өчен көрәш дәвам итә

Татарстан хөкүмәтендә узган брифингта республика мәгариф министры Илсур Һадиуллин «Туган тел» предметы тирәсендәге вазгыятькә ачыклык кертте.

Русия мәгариф министрлыгы боерыгыннан күренгәнчә, «Туган тел» төшенчәсе кала диде ул. Ә дәресләрнең саны киметелүгә килгәндә, көрәш бара, барысы да әйбәт булыр дигән ышанычын белдерде.

Татарстанда эшләүче кайбер медиа дәресләр саны да саклана дип язды, ләкин чынлыкта Һадиуллин алай димәде.

1 сентябрьдән Русия мәгариф министрлыгының Федераль мәгариф стандартларына үзгәрешләр кертү турында яңа фәрманы эшли башлаячак. Аңа ярашлы, 3нче, 4нче, 5нче уку програмнарында (Татарстан әлеге програмнарны куллана) беренче сыйныфларда туган телләр дәресе атнага бер генә кала. Моңарчы ике иде.

Татарстан мәгариф министрлыгы моңа каршы чыгып, Мәскәүгә мөрәҗәгать җибәрде.
🤬16👍4🔥4❤1
❗️Русия Думасы интернетта экстремистик материаллар эзләү өчен штрафлар кертү канунын кабул итте

Шулай ук
🔸VPN хезмәтләрен рекламлау,
🔸SIM картаны яки аккаунтны башка кешегә бирү,
🔸VPN-сервис хуҗаларының Роскомнадзор таләпләрен үтәүдән баш тартуы,
🔸элемтә операторлары, интернет-сервис администраторлары, хостерларның дәүләт органнары һәм куәт оешмалары вәкилләре белән элемтә кагыйдәләрен бозу өчен штрафлар каралган.

Депутатларның 306сы бу тәкъдимне хуплады, 67 каршы чыкты, 22се тавыш бирүдән тыелып калды.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, “экстремистик материаллар исемлегенә” кертелгән мәгълүматны эзләгән өчен 5 мең сумга кадәр штраф карала.

Моннан тыш, VPN хезмәтләрен рекламлау өчен дә 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Элек депутатлар һәм сенаторлар бу канун нигезендә русиялеләр Instagram һәм Facebook-ка кергән өчен «теләнмәгән оешма»ларның сайтларын укыган һәм аларга керүгә VPN кулланган өчен җәзага тартмаячагын әйттеләр.

@azatliqradiosi
💩7🌚1