Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
☦️Быел уку елы башына Чаллыда православ гимназия ачылачак.

Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов проектны тормышка ашыру өчен өстәмә 100 миллион сум бүлгән, шулай ук ул "КАМАЗ" ширкәтенең 24 миллион сум бүлүен әйтте. Әмма Бизнес Online язуынча, 24 миллионны "КАМАЗ" түгел, ә "Ремдизель" ширкәте биргән.

Мәһдиев шәһәрнең дә, шәхсән үзенең дә төзелешкә элегрәк акчалар күчерүен билгеләп узды.

Православ гимназия 140 балага исәпләнгән.

Чаллыда мөселман гимназиясе бармы?

@azatliqradiosi
🤬16🤮11😢1💩1🤡1🥱1
Татар милли хәрәкәте вәкиле, элекке депутат Раиф Галиев вафат.

Аның үлеме турында язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында хәбәр итте. Раиф Галиевка 80 яшь иде.

"Раиф Нургаяз улы гомер буе милләтем, телем, динем, дип яшәде, шуның өчен көрәште. Түбән Камада милләт тормышын аннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде, Раиф анда татар хәрәкәтенә нигез салды, җитәкләде, барысын да оештырды, мәчетләр төзүдә, татар гимназияләре ачтыруда башлап йөрде", дип язган Бәйрәмова.

Соңгы тапкыр ул Раиф Галиев белән былтыр Түбән Кама шәһәрендә күрешкән, халык белән очрашу оештырган.

Җәмәгать эшлеклесе туган авылы Алабуга районы Морт авылында җирләнгән.

Раиф Галиев 1990-1995 елларда Татарстан Югары шурасы депутаты булды, Татарстанда Аксакаллар шурасын оештырды һәм җитәкләде, Татар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлеге рәистәше булды.

Казанда оештырылган Хәтер көннәренә, төрле митингларга йөри, чыгышлар ясый иде.

👉Тулырак монда укыгыз.
💔10😢5❤4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар милли хәрәкәте вәкиле, элекке депутат Раиф Галиев вафат. Аның үлеме турында язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында хәбәр итте. Раиф Галиевка 80 яшь иде. "Раиф Нургаяз улы гомер буе милләтем, телем, динем, дип яшәде, шуның өчен көрәште. Түбән…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы архивында Раиф Галиев белән бәйле видеолар, мәкаләләр күп. Татар милли хәрәкәтенең бер генә җыенын да, митингларын да калдырмый иде. Үз фикерләрен һәрвакыт әйтеп килде.

Әлеге видео 2015 елда төшерелгән. Галиев анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның чын сәясәтче була алмавын тәнкыйтьли.
😭4👍3🔥2😢2
"Деколонизация дигәндә Германия медиасы да курка"

Берлинда узган конференциянең матбугат очрашуында Русиянең милли активистлары "дөньяда безне Мәскәү күзлеге аша кабул ителәр", асаба экстремистлар, радикаллар почмагыннан чыгарасы иде дип сөйләштеләр.

"Безнең өчен беркайчан да Мәскәүдә ни булуы, андагы сәясәтчеләр мөһим түгел иде. Безнең өчен үз җиребездә ни булуы мөһим иде. Үз блогерларыбыз, эстрада йолдызларыбыз, сәяси хәрәкәтләр һәм башкалар. Безнең көчебез дә монда. Мәскәү оппозиционерлары милли республикалардан активистларның ролен, хәрәкәтләрнең көчен бәяләп бетерми. Баймак протестлардан соң кайберәүләр гаҗәпләнде - нишләп әле кышкы төндә Башкортостанның төрле почмакларыннан юллар ябылган вакытта ниндидер башкорт активисты өчен дистә мең кеше килде?"

👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз
👍5❤3🔥3🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 июль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк:

🔸Дрон калдыклары төшүе нәтиҗәсендә Сочиның Адлер районында бер хатын-кыз һәлак булган, тагын бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта Краснодар төбәге оператив штабы белдерә. Моннан тыш дрон "Сириус" федераль җирлегендәге «Лукойл-Югнефтепродукт» нефть корылмасына эләккән. Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Казаннан Сочига һәм Сочидан Казанга очарга тиеш булган ике очкыч тоткарлана.

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Одессада өч кеше яраланган. "Привоз" базарында көчле янгын чыккан. Шулай ук күп катлы йортка зыян салынган.

🔸Кичә Украина һәм Русия кабат хәрби әсирләр белән алмашты.

🔸Германия һуманитар визалар бирүне туктатып тора. Яңа гаризалар әлегә кабул ителмәячәк, ә менә гаризаларны тапшыручылар, әмма әле виза алмаучылар эше белән ни булачагы билгеле түгел ди хокук яклаучылар. Соңгы өч елда Германиядә 3000 артык русияле һуманитар виза алды. Аларга Русиядә куркыныч яный.

🔸Уфада ялган юл белән зур күләмдә акча үзләштерү эше нигезендә Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министрлыгында тентүләр узган. Эш "Туризм үсеше үзәге" җитәкчесе урынбасары Артур Иделбаевка ачылган дип яза телеграм каналлар. Аның өендә дә тентү үткән.

🔸Амур өлкәсендә Ан-24 очкычы радарлардан югалган. Очкычта 46 кеше булган. Бу хакта ТАСС һәм "Интерфакс" хәбәр итә.

@azatliqradiosi
❤2🔥1🐳1
⚡️Амур өлкәсендә 49 кеше булган Ан-24 очкычы казага очраган

"Ангара" һава ширкәтенең очкычы Хабаровскидан Благовещенски аша Тындага очкан. Хабаровски һава аланыннан җирле вакыт белән 07:36 сәгатьтә (Казан вакыты 00:36 сәгать) очып киткән. Инде барып җиткәндә диярлек элемтә югалган. "Интерфакс" язуынча, очкыч калдыклары Тында шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта табылган.

ТАСС Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов телеграм каналына сылтанып язуынча, беренчел мәгълүматларга күрә очкычта 43 юлчы (шуларның бишесе - балалар) һәм алты экипаж вәкиле булган.

Шулай ук ТАСС язуынча, очкыч якынча 50 ел элек җитештерелгән, аның очышка яраклы булу сертификаты 2036 елга кадәр озайтылган булган.

The Insider гыйнварда Reuters-та чыккан хәбәрне искә алып, "Ангара" ширкәте җитәкчесенең яңа техника булмау сәбәпле, 50 еллык АН-24 һәм Ан-26 очкычларына очышка рөхсәт бирүне соравы турында яза.

@azatliqradiosi
🔥3🎉3😢2
Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтовка карата ачылган җинаять эшеннән аның берничә постын төшереп калдырганнар.

Бу хакта ОВД-Инфога сылтанып Идел.Реалии яза.

70 яшьлек Вәлиәхмәтовны "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү "Вконтакте" социаль челтәрендә 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр чыккан биш постка кагылса, "террорчылыктны аклау" гаепләве бер постка нигезләнгән.

"Өч комментарийда психолог-лингвистика экспертизасы Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү билгеләрен тапмады. Ә тагын берсен гаепләү материалларына кертелмәде, чөнки ул армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эш үз көченә кергәнче басылып чыккан иде" дип белдерә ОВД-Инфо.

Хокук яклаучылар билгеләп үткәнчә, армияне "дискредитацияләү" турында маддә нигезендә бер пост калдырылган, ул татар телендә.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә тикшерү Вәлиәхмәтовны Русиядә террорчы оешма дип танылган "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгате сылтамасын бастырган өчен гаепли.

▪️Вәлиәхмәтов узган ел 5 декабрьдә тоткарланды. Шуннан бирле ул Тикшерү изоляторында тотыла.

▪️Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.

@azatliqradiosi
❤8😢2🙏1
Прокурор чечен хокук яклаучылары, бертуган Янгулбаевларның әниләре Зарема Мусаевага дүрт ел да бер ай колония-яшәүлек сорады.

Бу хакта Мусаева адвокатына сылтанып РБК хәбәр итә.

Тикшерү фикеренчә, 29 октябрьдә Мусаева эндокринология диспансерының көндезге станционарында дәваланып колониягә кайтканнан соң, имештер, колония хезмәткәренең муенына учы белән суккан һәм аның формасыннан сул ягыннан погонны ертып алган.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, бу хәлне раслаучы бер генә шаһит та юк.

Мусаева гаепләүләрне кире кага һәм мондый хәлнең булмавын әйтә.

@azatliqradiosi
🤬3😢3
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 12 меңнән артык кеше һәлак булган.

Соңгы 9 айда гына Азатлык Радиосы исемлегенә аларның яртысы (6 меңе) өстәлде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🎉4❤3🔥1🌭1
❗️Башкортстанда Артур Иделбаев һәм Руслан Юнысов кулга алынды

Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Руслан Юнысов һәм аның урынбасары Артур Иделбаев, дәүләт акчасын урлауда шикләнелеп, 22 сентябрьгә кадәр кулга алынды. Карарны Уфаның Совет районы мәхкәмәсе чыгарды, дип хәбәр итә РБК-Уфа. Эшнең нечкәлекләре турында әйтелми.

Иделбаев һәм Юнысовның тоткарлануы турында кичә билгеле булды. Тоткарланучылар арасында «Проект офисы» исемендәге автоном оешма җитәкчесе Илнур Куватов та бар диелде.

НТВ телеканалы тоткарлау турында зур видео чыгарды. Урамнан тыныч кына барган Иделбаевны куәт оешмалары хезмәткәрләре юеш асфальтка егып сала, кулларын каерып богаулый.

Фатирында тентү вакытында, имеш, диварда эленеп торган бер фотоны да алганнар, анда 1997 елда Иделбаев Шамил Басаев белән тора. Азатлык Радиосы әлеге кадрларның нәкъ Иделбаев йортында төшерелгәнен исбатлый алмый.

Роликта Иделбаевны «радикаль милләтче» дип атыйлар, «силовикларның» «сез канунсыз бандит оешмалары лидерлары белән танышмы?», «Сез Башкорт яшьләре берлеге оешмасының лидеры булдыгызмы?» дигән сорауларын күрсәттеләр. Иделбаев җавап бирми.

Тоткарланучылар өчәү диелсә дә, видеоматериалда сүз бары тик Артур Иделбаев турында гына бара.

Башкортстан медиасы язуынча, алар «Туризм һәм кунакчыллык» дәүләт проекты кысаларында туристлар өчен ял итү урыннары төзү максатыннан Русия бюджетыннан бүленгән 300 миллион сумны үзләштерүдә шикләнелә. Гомумән, әлеге дәүләт проект нигезендә Башкортстандагы сәүдәгә корылмаган оешмалар 1 миллиард сумнан артык федераль акчаны «үзләштергән».

Бу акчага республикада глемпинглар һәм туристлар өчен башка ял итү урыннары төзергә вәгъдә ителгән. Әмма хокук саклау оешмалары мәгълүматларына караганда, чыгымнар күпкә арттырылган.

Артур Иделбаев - башкорт яшьләре берлеге оештырып, аның белән җитәкчелек иткән, 2011 елда өч журналистны кыйнаганы өчен шартлы өч елга һәм шул ук елда канунсыз эшкуарлык белән шөгыльләнүе өчен штраф түләргә хөкем ителгән билгеле шәхес.
🤬5👏1🤔1🙏1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 июль, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔹Татарстанда "дроннар һөҗүме куркынычы" тәртибе гамәлдә. Һава аланнары эшли, ләкин Русиянең кайбер шәһәрләрендә дроннар төшү куркынычы булу сәбәпле, берничә очыш тоткарлана.

🔹АКШ дәүләт секретаре Марк Рубио Америка Франция президенты Эммануэль Макронның Фәләстин дәүләтен тану турындагы тәкъдимен кискен кире кага дип белдерде. "Бу ХӘМӘС пропагандасын хуплау була", дип язды ул X социаль челтәрендә.

🔹Starlink иярчен интернеты системы 2,5 сәгать эшләми торган. Гади кешеләр дә, Украина армиясе хәрбиләре дә бу вакытта элемтәсез калган.

🔹Журналист һәм блогер Юрий Дудьне Русиядә дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә тикшерергә мөмкиннәр дип яза ТАСС. Ни өчен икәнлеге әйтелми. Дудь "ят агент" кануны кагыйдәләрен үтәмәгән өчен читтән торып кулга алынган һәм халыкара эзләүгә бирелгән.

🔹Таиландда Камбоджа белән кораллы бәрелешләрдә 14 гади тай кешесе, бер хәрби һәлак булган, 46 кеше яраланган. Бу хакта Таиланд сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.
❤3🔥1
Камал театрының иске бинасына Тинчурин театры күчә

Күченү турында 30 августта Республика көнендә игълан итмәкчеләр дип яза "Бизнес онлайн". Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов әлеге хәбәрне раслаган.

Иске яңа театрда беренче спектакль октябрьдә куелырга мөмкин.

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов вазифасыннан китәргә җыена дип тә язалар. Һәрхәлдә, аның килешүе 31 августта чыга. Аның урынына танылган режиссер Айдар Җәббаровның килүе ихтимал. Әлегә барысы да ялда, вазифаларга бәйле рәсми карарлар кабул ителмәгән.

Тинчурин театры моңарчы да Камал театры калдырган бинага күчкән иде. 1988 елга кадәр тинчуриннарның үз урыны булмады, Казанның Горьки урамындагы бинага Камал театры Татарстан, 1 адресына күчкәч керде.

Татар дәүләт академия театры быел яңа бинага күчте. Иске бинасында баштарак музыкаль тетар яки татар үзәге булырга мөмкин дигәннәр иде. Бәхәсләр озак куерды.

Әлеге күченүгә ничек карыйсыз?
👍10❤1🤔1
КАМАЗ августтан дүрт көнлек эш атнасына күчә

леге карар йөк машиналарына ихтыяҗ кимү аркасында кабул ителгән — ширкәт мәгълүматларына караганда, 2025 елның беренче яртысында йөк машиналары базар якынча 60 процентка кимегән.

КАМАЗ бу хәлне Үзәк банкның акча-кредит сәясәте һәм чит ил йөк машиналары кертелүе белән аңлата. Базар кыскарыр дип көтелсә дә, узган ел илгә артык күп импорт кереп өлгергән — базарда тәкъдим ихтыяҗны узып киткән.

Кичә Горький автозаводы да дүрт көнлек эш тәртибенә күчәчәген игълан итте. Атна башында АвтоВАЗ та дүрт көнлек эш режимына күчү ниятләре барлыгын белдерде. "Соллерс" җитәкчелеге 2025 елга җитештерү күләмен киметү турында белдерде.

2024 елда КАМАЗ 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.

2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
😁4👏2❤1
Тарих фәне һәм пропаганда. Татар тарихчысы Юлай Шамиоглу белән әңгәмә

2022 елдан башлап Русиядә сәяси һәм идеологик контроль көчәя, тарихка яңача – дәүләт теләгәнчә – карау күзәтелә. Сугыш темасына альтернатив карашлар тыела, репрессияләрне, Сталин чоры сәясәтен тәнкыйтьләүләр чикләнә.

Русия президенты Владимир Путин инаугурациядән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Әлеге фәрманга бер ел узды.

Бу шартларда тарихи хәтер, милли азчылыкларның үткәнен өйрәнү, хәтта шәхси фикер әйтү дә зур кыенлыклар тудыра. Бу әңгәмәдә галим Юлай Шамилоглы белән тарихи хәтер, тарихи сәясәт, ирекле фикер, репрессияләргә карата җәмәгатьчелек мөнәсәбәте турында сөйләштек.

Бер өзек:

— Коточкыч хәл дип кабул итәм мин бу хәрәкәтләрне. Хрущёв заманында нинди фаҗига аша узылганын үз күзләре белән күргән, үз башларыннан кичергәнгә күрә Сталин культын фаш итүгә килгәннәр. Хәзер исә канлы тарихны, бердән, өйрәнү юк, даими сөйләү юк, репрессияләр булмаган кебек кабул ителә. Русиядә аңа анык кына бәя дә бирелмәде, кешеләргә даими аңлатылмады бу канлы тарих. Мин моны куркыныч хәл дип табам. Һитлер, Сталин аркасында миллионлаган кешеләр кырылды. Бу ике бәндә аркасында кешелек дөньясы коточкыч фаҗига кичерде. Хәзер аларны аклау омтылышларын күрәбез. Бу куркыныч хәл.

👉Әңгәмәне монда укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
❤3🔥3💯2