Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🧑🏻‍💻Татарстанда мәктәп чатларын Max мессенджерларына күчерәчәкләр

1 сентябрьдан Татарстанда мәктәп чатларын “Сферум”нан Max Русия мессенджерына күчерәчәкләр. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесенә сылтанып Бизнес Online хәбәр итә.

Күчеш этаплап башкарылачак. 2025 елның 1 ноябренә “Сферум” эшчәнлеге туктатылачак.

Башта Мах-ка түрәләр, аннары мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, шуннан соң ата-аналар һәм балалар күчәчәк.

Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.

Белгечләр куәт оешмалары вәкилләренең дәүләт мессенджерындагы язмаларны контрольдә тоту ихтималлыгын билгеләп уза.

“Мәгълүмат Русия серверларында саклана, аларга ФС Б беренче таләп белән керә ала. Бу IP-адреслар, IMEI, MAC-адреслар, геолокация мәгълүматлары, чат эчтәлеге һәм мета-мәгълүматлар, элемтәләр һәм бәйләнешләр турындагы мәгълүматларны тулысынча контрольдә тоту мөмкинлеге бирә” дип белдергән иде “Окно”га кибер адвокат, “Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян.

@azatliqradiosi
🤮17💩5😢3❤1
❗️Сарытуда гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде.

Өлкә губернаторы Роман Бусаргин белдерүенчә, бу Блинов урамында булган хәлгә бәйле.

Бүген ун катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә алты кеше һәлак булды. Алтынчы кешене җимерекләр астыннан шартлау булып 6 сәгать узганнан соң чыгардылар, ләкин табиблар аны коткарып кала алмады. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә әйтелә.

Йорт өлешчә җимерелгән. Анда яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Җимерекләр астыннан чыгарылган дистәгә якын кеше хастаханәгә салынган.

@azatliqradiosi
🔥3🎉3❤2👏1😁1😢1💅1
Башкортстанда дуңгыз үрчетү комплекслары барлыкка килергә мөмкин.

“Башкорт ит ширкәте” («Башкирская мясная компания») Бишбүләк районында төзелешкә әзерлек башланган. “Аспекты” Telegram каналы язуынча, 190 гектар җирдә 12 комплекс төзеләчәк. Проектка 3,2 миллирд сум инвестиция кертеләчәк.

Ширкәт анда 95 кешегә эш урыны булдырмакчы. Проект өстенлекле санала, салымга ташламалар ясалачак һәм шулай ук алыначак җиһазларның бер өлешенә компенсация каралган.

▪️Берничә ел элек Башкортстанның Благовар районы Кашкалаша авылы халкы дуңгыз комплексы төзелешенә каршы чыкты. Дуңгызлар үрчетүгә каршы булган имам һәм инициатив төркемне якларга Башкортстанның төрле район, авылларыннан 25 имам килде, дип язды ул вакытта «Уфа-Пресс».
▪️2015 елны Татарстанның Тукай районы Калмаш авылы халкы якында дуңгызчылык комплексы төзү планына каршы чыкты. Төрле җыеннар уздыру белән бергә алар төзелешкә каршы республика җитәкчелеге исеменә хатлар язды, имзалар җыйды.

@azatliqradiosi
🤮20😁1😢1🤣1
Тарих идеологиягә әйләнә...

Тарихчы галим Юлай Шамилоглы белән әңгәмәдән тагын бер өзек:

— Русиядәге соңгы еллардагы вазгыятькә күз салсак, күп хәрәкәтләр, шул исәптән чит дәүләтләрне басып алу, бу адымны аклау тарихка нигезләнеп башкарыла. Тарих фәне идеологиягә җигелде, сәясәт колына әверелде. Сез озак еллар дәвамында профессиональ дәрәҗәдә тарих фәне белән шөгыльләнәсез, бу күренешне ничек бәялисез?

— Кызганычка, без — бу күренешнең шаһитләре. Русиядәге хәлләрне җентекле өйрәнәм дип әйтә алмыйм, әмма күзәтәм. Күңелсез хәлләр. Русия Украинага һөҗүм башлагач та тарихның сәясәт коралы икәнен һәркем аңлады бугай. Русия хакимияте тарихны үз ягына борып эш итүе моңа кадәр дә бар иде, әмма артык кычкырып әйтелми иде миңа калса. Кытыклап алына иде, әмма аннан ары кителмәгән иде.

Русия империясенең өстенлек итүе, хаклы булуын аңлату булды, колонизатор булуын сөйләмәде, танымады, киресенчә, Русия сәясәтчеләре тарихны үз ягына борып, башкаларга цивилизация китергәнен алга сөрде.

Путин Казакъстанга да, мәсәлән, казакъларга дәүләтчелекне без бирдек дип сөйләде. Казакъстанда, шөкер, бу ниндидер этәргеч бирде, 2017 елдан бирле казакъларның тарихын өйрәнү өчен махсус дәүләт програмы булдырылды, әлеге президент Касыйм-Җомарт Токаев күрсәтмәсе белән Алтын Урда чоры җентекле өйрәнелә башлады. Миңа калса, бу Русиянең сәясәтенә каршы торырга әзерлек. Русия казакъларның да, башка халыкларның тарихын кимсетергә генә әзер тора, алар булмаган, дәүләт тотарга хокуклары юк дигән фикерне тагарга гына тора. Балтыйк илләренә дә пычрак атыла. Русия тамырдан үзгәртергә тели тарихын, башкаларның тарихи хокукларын кимсетә.

👉Әңгәмәне укымаган булсагыз, монда керегез. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🔥10👍3
Оман солтанаты — чәчәк аткан монархия

Ялларда сәяхәткә барып кайтыйк әле. Оман турында элегрәк чыккан бер сәяххәтнамәне тәкъдим итәбез.

Оман – Гарәп ярымутравының көньяк-көнчыгышында Гарәп диңгезе һәм Оман култыгы буенда урнашкан дәүләт. Согуд Гарәпстаны, Гарәп Әмирлекләре һәм Йәмән белән чиктәш. Илдә эссе тропик климат. Уртача температура – 32 градус. Яшеллек аз.

...Шәхси йортлар яныннан үтәбез. Солтанатта йорт сала беләләр – алар патша сарайларын хәтерләтә. Хәтта алтын буяулар белән йөгертелгән.

Сәүдә үзәгенә барам. Автобустан төшкәч, юлны чыгасы. Юлны кичү – һавадан. Өскә баскычтан яки лифт ярдәмендә күтәреләсе. Шушы лифтта ярдәм итәр өчен махсус кеше куелган. Шаккаттым!

Өстән юлга күз салам. Менә сезнең шәһәрдә ут баганалары нинди? Тимерме? Бетонмы? Салалада баганалар тимердән. Фигуралы итеп чүкеп ясалган биек баганаларны әллә ничә чакрым утыртып чыгар өчен күпме акча киткәнен күз алдына да китерә алмыйм...

👉Мәкаләне монда укыгыз.

🔻Оманда булганыгыз бармы?
❤13
Бүген башкорт милли лидеры Әхмәтзәки Вәлидине искә алу көне.

Дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967) Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә ул Истанбулда вафат була.

Аны бүген бары тик милли активистлар гына искә ала, рәсмиләр дәшми. Әле 2021 елда ук, галимнең 130 елык юбилеен да "онытканнар иде".

Ни өчен әлеге шәхесне оныттырырга тырышалар?

Бу хакта Азатлык Радиосында 2021 елда чыккан мәкаләне укыгыз. Ул бүген бигрәк тә актуаль.

"Онытылуның сәбәбе бик гади — аның башкорт халкының килеп чыгу тарихына, Башкортстанның киләчәгенә карашын Русиянең генә түгел, башкортларның да хәзерге рәсми идеологиясенә һич туры китереп булмый. Зәки Вәлиди дә, аның көрәштәшләре дә бөтенләй башка Башкортстанны күз алдында тоткан бит. Хәзерге республикадан формасы белән дә, географик чикләре белән дә, үзендәге милләтләр урыны белән дә бөтенләй башка бер республика төзергә теләгәннәр…"
❤11🤮6💩2🥴2👍1
Бу атна АКШ президенты Дональд Трамп тарафыннан "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) дип игълан ителде.

Бу уңайдан Трамп имзалаган президент прокламациясендә түбәндәге сүзләр урын алган:

«Әсир милләтләр атнасында мин тоталитар режим астында яшәүче һәр кешегә ихлас теләктәшлегемне белдерәм һәм ирек кадерләнгән, суверенитет хөрмәт ителгән, һәр халык золымнан һәм җәберләүдән курыкмыйча яши алган тынычлык дәверен алга этәрү максатын дәвам итүемне кабат раслыйм.

1959 елда Президент Дуайт Эйзенхауэр “Әсир милләтләр атнасы”н беренче тапкыр игълан итте — бу коммунизм куркынычының көчәюенә каршы тору һәм Америка тарафыннан сүз иреге, дин иреге һәм үзидарә хокукы кебек төп ирекләрне яклау ниятен күрсәтү өчен эшләнде. Президент буларак, мин бу эшне бүген дә дәвам итәм, чөнки дөньяда әле дә репрессив режимнар еш кына үзгә фикерле кешеләрне бастыра һәм халыкны дин тоткан өчен эзәрлекли.»

Трамп белдерүенчә, Дин иреге комиссиясе, Ак Йортның дин эшләре идарәсе һәм АКШ Дәүләт департаментының Халыкара дин иреге идарәсе дөньяда дин иреген яклауны киңәйтү һәм ныгыту юнәлешендә бергәләп эшли.

«Без Америкада һәрвакыт бер гади хакыйкатьне саклыйбыз: хокукларыбыз хөкүмәттән түгел, ә Күкләрдән — Ходайдан килә. Без ышанабыз: кануни хөкүмәтләр үз көчләрен халык ризалыгыннан ала, ә дин иреге — ирекле дәүләтнең нигезе.

Шушы хакыйкатьләргә таянып, минем хакимиятем тотрыклы һәм тыныч дөнья булдыру өстендә эшли. Без үзебезнең беректәшләр белән дә, оппонентлар белән дә, ныклы дипломатия алып бару, низагларны чишү һәм бөтен дөньяда даими тынычлык урнаштыру өчен хезмәттәшлек итәргә әзер.

Америка һәрвакыт золымга каршы торган, үз динен яклаган, һәм һәр кешенең Ходай тарафыннан бирелгән хокуклары өчен көрәшкән кешеләр янында булачак. Без көч белән җитәкчелек итүне, золым каршында дөреслекне әйтүне һәм бөтен дөньяда тынычлык, ирек һәм кеше дәрәҗәсе өчен көрәшне дәвам итәчәкбез.»

▪️АКШта "Әсир милләтләр атнасы" ел саен билгеләп үтелә. Бу атна кысаларында төрле җәмәгать һәм рәсми чаралар оештырыла. Аның максаты — коммунистик режимнар контролендә булган, азатлыктан мәхрүм халыклар проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

▪️1959 елда кабул ителгән канун нигезендә, милләтләр ирек һәм бәйсезлеккә ирешкәнче, Америка Президенты ел саен "Әсир милләтләр атнасы"н игълан итәргә вәкаләтле.

@azatliqradiosi
❤6❤‍🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бу атна АКШ президенты Дональд Трамп тарафыннан "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) дип игълан ителде. Бу уңайдан Трамп имзалаган президент прокламациясендә түбәндәге сүзләр урын алган: «Әсир милләтләр атнасында мин тоталитар режим астында яшәүче…
26 июльдә Татар иҗтимагый үзәге "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) уңаеннан Парижда пикет уздырды.

Оешма рәисе Фәрит Зәкиев һәм Казаннан оппозиционер Николай Башмаков шигарләр тотып чыкты.

▪️Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.

▪️АКШ Конгрессы тарафыннан 1959 елда канунга әйләнгән резолюция текстында түбәндәге илләр һәм төбәкләр телгә алына: Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Румыния, Көнчыгыш Германия, Болгария, Кытай (континенталь), Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һәм башкалар.

@azatliqradiosi
❤7❤‍🔥5🤝1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🍿Башкортстанда "Әлифба" мультфильмының икенче сезоны чыкты.

Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Әлифба" — кыска гына серияләрдән тора, алар 3-5 яшьлек балаларга каралган. Һәр серияне әзерләүдә сценарий язучылар һәм рәссамнар гына түгел, балалар психологлары, музыкантлар, укытучылар да катнаша.

Аны "Башкортстан" киностудиясе ярдәмендә "Муха" студиясе әзерләгән.

Әгәр беренче сезонда Айгөл белән Айтуган балаларны башкорт теле әлифбасы белән таныштырса, икенчесендә саннар һәм вакыт турында сөйлиләр. Барлыгы 60 серия каралган.

Яңа серияләр vk.com/multalifba социаль челтәрендә чыгачак.

▪️Элегрәк "Әйдә! Online" проекты да башкорт теле курсы кысаларында 20 дәрес чыгарды. Дәресләрне биредә таба аласыз.

@azatliqradiosi
👍8👎1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 12212 кеше турында мәгълүмат таба алды.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🎉4🔥3💔3🌭2🙏1💅1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1🕊1