Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда мең тоткынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы (СИЗО) төзелгән.

Ул Казанның Авиатөзелеш районында, Жилплощадка артында урнашкан.

СИЗО барлыгы алты корпустан тора. Бер корпус 105 урынлык, ул нигездә хатын-кызларга булачак, калган 373, 192, 100 һәм 60 урынлык корпуслар.

“Бизнес Online” язуынча, соңгы блок ирекләреннән гомерлеккә мәхрүм итүчеләр өчен каралган.

Элегрәк басма Татарстан тикшерү изоляторларының тулуы проблемы барлыгын язды. Быел СИЗОдагы 2 295 кешегә 2 075 кешелек урын гына бар.

Яңа изолятор төзүләрен Татарстанда булган иректән мәхрүм итү урыннарының кайберләре артык нык искерүе белән дә бәйлиләр. Беренче чиратта сүз Казанның Япеев урамындагы 1нче изоляторы турында бара, ул әле Наполеон һөҗүменә кадәр үк төзелгән булган, аңа 215 ел, дип искәртте басма. Аны төзекләндерергә җыеналар.

📷Inkazan

@azatliqradiosi
🌚6🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Ростов өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Юрий Слюсарь хәбәр итә. Дрон калдыклары төшеп янгын чыгу сәбәпле, "Сальск" тимер юл станциясе эшен туктатып торган. Тугыз поезд тоткарлана. Алар арасында Казан һәм Уфага баручы поездлар да бар.

🔸Русия армиясенең Запорожье өлкәсендәге колониягә һөҗүме нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булган, 35 кеше яраланган дип белдерә җирле хакимият. Торак һәм хуҗалык биналарына зыян килгән.

🔸Нью-Йоркның Манхэттенда күктерәү (небоскреб) биналарының берсендә ир кешенең ут ачуы нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, алты кеше яраланган дип хәбәр итә The New York Post. Полиция хәбәр итүенчә, һөҗүм итүче үз-үзенә кул салган. Аның элек психик сәламәтлеге белән проблемнары булган диелә.

🔸Русия хөкүмәте бензин җитештерүчеләргә август азагына кадәр ягулыкны читкә сатуны тыйды. Бу ихтыяҗ артканда һәм авыл хуҗалыгы эшләре барган чорда эчке базарда тотрыклыкны саклау өчен кирәк дип аңлатылды.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1
Көн язмасы: Татарстан "туган тел"не чыннан да яклый алдымы?

Соңгы атналарда мәктәпләрдә туган телләрне укыту мәсьәләсе янә зур игътибар җәлеп итте. Республика медиалары "Татарстан туган телне саклап калды" дип мактанган вакытта, татар теленә бүленгән сәгатьләрне киметү юнәлешендә әлегә бернинди үзгәрешләр юк.

— Бу мәсьәләдә без хәзер эш алып барабыз. Нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм. Безнең максат – туган тел һәм әдәбият дәресләрен атнасына ике-өч сәгать күләмендә саклап калу, — дип китерә Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллинның сүзләрен республика медиалары.

Әмма нәтиҗәләр булу икеле. Чөнки фәрман инде кабул ителгән. Алай гына да түгел, ул 17 июльдә, нәкъ менә Татарстан депутатлары "баш күтәргән" көнне Юстиция министрлыгында теркәлгән. Ягъни, депутатлар инде хәл ителгән мәсьәләгә "кайгырып" утырган. "Туган тел" төшенчәсе калган, ә дәресләр саны киметелгән.

Әмма бу әйберне күрүчеләр күп булмады. Дәүләт яклы блогерлар "безнекеләр җиңде" дип мактанды. Шулай да журналист Рәмис Латыйпов һәм әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Татарстан түрәләренең соңга калуы турында язып чыкты.

Ә сәясәт белгече Руслан Айсин Дәүләт шурасы "демаршы" Мәскәү белән алдан килештерелгән дип саный.

Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥8😢5🙏1
✈️Казан һава аланында яңа терминал төзелеше 20 миллиард сумга төшәчәк.

Бу хакта Бизнес Online яза.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов әйтүенчә, төзелеш инде бара. Элегрәк терминал 2026 елга төзелеп бетәчәк дип хәбәр ителгән иде.

Терминалның элекке проектында Тукай исеме булды һәм ул ачылган китапны хәтерләтте. Яңа проектта боларның берсе дә юк.

📷e-Kazan.ru
1. Яңа проект
2. Элекке проект

Сезгә кайсы ошый?

@azatliqradiosi
🤬4🤔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прокуратура Уфа журналисты Ольга Комлевага 13 ел төрмә таләп итә Бүген, 18 июльдә, дәүләт гаепләүчесе RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлевага 13 ел иректән мәхрүм итү җәзасы сорады. — Гаепләүнең кулында бернинди дәлил булмаганда…
❗️Башкортстандагы мәхкәмә RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Моңа өстәп, Комлевага бер елга иреген чикләү җәзасы билгеләнде, ул сайтлар эчтәлеге белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук аңа биш ел дәвамында җәмәгать чараларын оештыру һәм аларда катнашу тыелды.

Журналистны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" һәм "хәрби фейклар таратуда" гаепле дип таныдылар.
🤡5😢1😡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
һәйкәл төзекләндергәннән соң кабат урынына кайтарылачак дигән сүзенә ышанмыйлар. Аны төзекләндергән кыяфәт ясап юк итәчәкләрен фаразлыйлар.
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү кураторы итеп Русия Рәсем сәнгате академиясе президенты Василий Церетели чакырылган.

Реставрация күзәтчелек шурасының Telegram-каналында хәбәр ителүенчә, атлы сын үзгәртелмәячәк, бары тик югалган элементлар гына кире куелачак.

Төзекләндерү эшләренең әле беренче этабы бара: һәйкәлне постаменттан алу өчен әзерләнәләр. Аны сентябрьдә алачаклар.

Икенче этапта, 2025 елның октябреннән 2027 елның апреленә кадәр, һәйкәлне Уфадагы махсус остаханәдә реставрацияләячәкләр.

Кире урынына 2027 елның апрелендә кайтару планлаштырыла.

Өченче этабында — 2027 елның апреленнән сентябренә кадәр — һәйкәл тирәсендәге җирлекне төзекләндермәкчеләр.

Проектның гомуми бәясе 300 миллион сум дип исәпләнә.

Аннары һәйкәл тагын 60 ел буе тора ала дип фаразлый белгечләр.

Башкорт активистлары һәйкәл кабат урынына кайтарылмас дип курка.
😡8🌭2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Татарстан "туган тел"не чыннан да яклый алдымы? Соңгы атналарда мәктәпләрдә туган телләрне укыту мәсьәләсе янә зур игътибар җәлеп итте. Республика медиалары "Татарстан туган телне саклап калды" дип мактанган вакытта, татар теленә бүленгән сәгатьләрне…
Мәскәү белән киелешнгән "демаршмы"?

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстан депутатларының "туган тел" төшенчәсен яклап "ялкынлы" чыгышлары Кремль белән килештерелгән булырга мөмкин дип саныйю

— Бүгенге сәяси вазгыятьтә Мәскәү бүген андый демаршларга игътибар итми. Кирәк булса, кешеләрне кулга да ала алалар, җинаять эшен дә кузгата алалар. Мәскәү өчен бу проблем түгел.

Шулай да Татарстан Русия өчен алдынгы төбәк, Миңнеханов та мөһим кеше. Русиянең Ислам дөньясында элемтәләре өчен дә мөһим, төрки дөнья багланышлары да бар. Шуңа күрә әлегә "туган тел" атамасын саклау белән кечкенә компромисска килешенде дип саныйм, — ди сәясәт белгече.

Татарстан каршы дәшәргә курыкмады, чөнки барысы да алдан килешенгән булган, дип саный ул.

— Без түрәләребезне яхшы беләбез бит. Йөрәкләре белән татар теле өчен җан атсалар да, кәнәфиләре алар өчен кыйммәтлерәк. Шуңа аларга протест аркасында чын куркыныч янаса, алар мондый чыгышларга бармаслар иде. Мәскәү күзлегеннән караганда, бүгенге вазгыятьтә моны хәтта хыянәт итеп тә бәяләп була. Русия җитәкчелегенә, Путин сәясәтенә, "урыс дөньясына" хыянәт. Бу куркыныч нәрсә.

Илшат Әминовлар, башка депутатлар моны белә торып, болай гына ялкынлы чыгышлар ясамаслар иде. Димәк, бу бары тик килешенгән генә булырга мөмкин, — дип сөйләде Айсин.

Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.
❤5💯5🤬3👍1🔥1🌭1
Хәерле иртәләр! 30 июль, чәршәмбе иртәсенә дөньяда ниләр бар?

・Камчаткада соңгы 70 елда иң көчле җир тетрәү булды (8,7 балл). Япония, АКШ, Кытай һәм Тайваньда цунами куркынычы игълан ителде.

・АКШ президенты Доналд Трамп, Мәскәү Украинада тынычлыкка әзерлеген күрсәтмәсә, 10 көннән соң Русиягә карата икътисади җыемнар һәм башка чикләүләр кертә башлаячагын белдерде.

・Русиянең Украина хәрбиләрен өйрәтү бүлекчәсенә һөҗүменнән өч кеше һәлак булган, тагын 18 кеше яраланган. Җирле медиа мәгълүматына караганда, сүз Чернигов өлкәсендәге полигон турында бара.

・Рөстәм Миңнеханов республика президенты булып кабат сайланган очракта, Татарстаннан билгеләнгән Федерация шурасы сенаторы Александр Терентьев үз вазифасында калырга мөмкин – Ведомости. Басма язуынча, Сенатның кимендә 11 хәзерге вәкиле үз урыннарын саклап кала ала.

・Башкортстанның Яңавыл районыннан Украинага каршы сугышучыларга чираттагы "һуманитар" ярдәм киткән. Республика – сугышта иң күп кешене югалткан Русия төбәге.

Әлегә хәбәрләр шундый, алга таба көн дәвамында бергә булыйк!
❤2👍2🔥1
Уфада журналист Ольга Комлеваны 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр: "бу карар өчен оят"

— Мине дә, Алсыновны да озак еллар буена эзәрлеклиләр. Күп тапкырлар тоткарладылар, сорау алдылар. Хакимиятләр сәяси тоткыннарның язмышы белән уйный — минем гомерем белән, Фаил белән Лилия Чанышеваныкы белән. Кызганыч, без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Димәк язмышыбыз шундый", — дигән иде Комлева бер хатында.


Сәясәт белән бөтенләй кызыксынмаган кешедән сәяси тоткынга Ольга Комлева ничек ирешә? Аңа бирелгән хөкем карары нигә шундый кырыс?

👉 Азатлык язмасында укыгыз.

#Башкортстан
❤2🤯2😢2
Әлмәт башкарма комитеты башлыгы Гүзәл Хабетдинова Украинадагы хәрбиләр янына барып кайткан

Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул Украинага каршы сугышучы Русия хәрбиләре хәлләрен белешкән. Моннан тыш Хабетдинова 10 тонна "һуманитар ярдәм" китергән, диелә. Бу Әлмәттән 48нче шундый ярдәм диелә.

▪️Әлмәт районы – Украинадагы сугышта иң күп хәрбиләрне югалткан районнарның берсе.

▪️Азатлык хисабына күрә, районнан сугышта кимендә 279 кеше һәлак. Алар арасында 106 кеше – 35 яшькә кадәр. (Сүз Азатлык тапкан кешеләр турында гына бара, чын саннар зуррак).

#сугыш
🤮12🤡2❤1🌚1
Башкортстанда прокуратура Мәдәният министрылыгына караган оешманы тикшерә

Сүз Мәдәни мирасны саклау идарәсе һәм аңа буйсынган оешмалар турында бара. Прокуратура дәүләт казнасыннан бүленеп бирелгән акчалар тиешле максатта кулланылмаган дип саный.

Мисал өчен, прокуратура хисабында күренгәнчә, "Шүлгәнташ" тыюлыгы аларга бирелгән субсидиядән дәүләт сатып алу хезмәтәнеңе белгеченә хезмәт хакы түләгән. Гәрчә бу кеше анда эшләмәгән һәм бернинди дә эш башкармаган.

▪️Күптән түгел Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Руслан Юнысов һәм аның урынбасары Артур Иделбаев, дәүләт акчасын урлауда шикләнелеп, 22 сентябрьгә кадәр кулга алынды.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Башкортстан
❤4😁2
Республика медиалары "Татарстан туган телне саклап калды" дип мактанган вакытта, татар теленә бүленгән сәгатьләрне киметү юнәлешендә әлегә бернинди үзгәрешләр юк.

Сәясәт белгече Дәүләт шурасы "демаршы" Мәскәү белән алдан килештерелгән дип саный.

👉 Тулы мәкаләне безнең сайтта укыгыз.

#татартеле
🤬9👍5💯4🔥1😢1😡1