Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Чаллыдан 21 яшьлек Илфат Гәрәев үзенә каршы җинаять эше ачылгач Әрмәнстанга киткән. Ул Европага күчеп китәргә теләгән, әмма Русиядә эзләүгә бирелү сәбәпле, Әрмәнстаннан чыга алмаган. Гәрчә Илфатның Германиягә һуманитар визасы булса да.

Хәзер Германия һуманитар виза нигезендә кабул итү програмын туктатып торды. "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә Гәрәев Русиядә аны нәрсәдә гаепләүләре һәм Германиягә китү тырышлыклары турында сөйләде.

Тулы әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
❤3🕊2🙈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Вакытлыча җиңү һәм репрессияләр. Куштау хәлләренә 5 ел Биш ел элек бу вакытта Башкортстан халкы Куштауны яклауда берләште. Республикадагы куәтле "Сода" ширкәтенә каршы чыгып, хакимият каршында үз сүзен әйтә алды кешеләр. Әмма биш ел узу белән бу каршылык…
Вакытлыча җиңү һәм репрессияләр. Куштау хәлләренә 5 ел

Куштауны яклауда катнашучы, ләкин соңрак Башкортстаннан китәргә мәҗбүр булган башкорт активисты Руслан Габбасов халыкның берләшә алуын күреп, моны бастыра башлады дип сөйләде.

Куштаудан соң хакимият тә үзенә нәтиҗә ясады. Халык берләшә ала, янауларга игътибар итмичә, күсәкләрдән курыкмыйча урамга чыга ала. Башкортстан, Русия хакимияте мондый бердәмлекне таркатырга кирәк дип эшли башлады. Активистларны куркыту, изоляцияләү башланды. Куштаудан соң кешеләр башка табигый урыннарны да яклап саклап калды, ләкин басым көчәя генә барды. Көчле лидерларны өркетә, төрмәгә утырта башладылар. Бүген Кырыктытау турында сүз чыкканда, ни оештыручылар, ни лидерлар юк — халык куркытылган һәм таркатылган, — диде Габбасов.

👉Куштау вакыйгаларына 5 ел тулу уңаеннан язылган мәкаләне монда кереп укыгыз. VPN-сыз ачыла.
❤5
❗️"Баймак эшенең" 46 фигуранты "сәяси тоткын" дип танылды.

"Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" проекты "Баймак эше" нигезендә эзәрекләнүче 46 кешене "сәяси тоткыннар" дип таныды.

Алар арасында Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Ильмир Рыскулов, Айбулат Нигәматов, Айдар Юсупов, Ильназ Мәхмүтов, Зәки Ильясова Айтуган Китиков, Шәфкать Үлмәсбаев һәм башкалар бар.

Беренчеләрдән булып хөкем карары чыгарылган Илшат Ульябаев эшен "Мемориал" яңадан карауны сорый.

Хокук яклаучылар Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр булмады, анда активист Фаил Алсыновны яклау өчен тыныч җыен узды дип саный.

"Мәхкәмә каршына җыелган халык киңкүләм тәртипсезлекләр дип саналган гамәлләр кылмады. Куәт оешмалары вәкилләре хөкем карары көтүче һәм лозунглар кычкыручы кешеләргә нигезсез көч кулланды" диелән "Мемориал" белдерүендә.

Бүгенге көндә "Баймак эше" нигезендә барлыгы 80ләп кеше тикшерү изоляторларында яки колонияләрдә утыра. 49 кешегә хөкем карары чыгарылды.

👉Тулырак монда укыгыз.
❤2
Кырымтатар Мәҗлесе Украина һәм Кырым асаба халкыннан башка гына аннексияләнгән Кырымга кагылышлы карарларны кабул итүгә каршы чыкты.

Әлеге белдерү АКШ һәм Русия президентларының Аляскада узачак очрашуы алдыннан яңгырады.

Белдерүдә Кырымны Русиянеке дип тану омтылышларының кем инициативасы белән булуына карамастан, "бөтенләй кабул ителмәслек" икәнлеге ассызыклана.

"Украин дәүләте һәм Кырымның асаба кырымтатар халкы катнашыннан башка, беркемнең дә Кырым язмышы турында ниндидер карар кабул итәргә хокукы юк", ди Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров.


Аның белдерүенчә, Кырым киләчәге бары Украина җирләре бөтенлеген торгызу һәм кырымтатар халкының Украина дәүләте кысаларында үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыру кысаларында гына каралырга тиеш.

Мәҗлес президиумы шулай ук Украина һәм кырымтатар халкы катнашыннан башка гына Кырымга кагылышлы яшертен килешүләр Украина суверенитетын һәм асаба халкы хокукларын бозу булып бәяләнәчәк дип белдерде.

▪️11 август көнне АКШ президенты Доналд Трамп Украина һәм Русия арасында "кайбер җирләрне алмашу" мөмкинлеген кире какмады. Украина җитәкчелегенең бу очракта конституцион килешү кирәклеге турындагы фикерләренә АКШ президенты канәгатьсезлек белдерде.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1🫡1
"Крым.Реалии" хәбәрчесе Владислав Есипенко аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең үзен ничек җәфалаулары турында сөйләде.

Ул бу хакта "Крым.Реалии"га биргән әңгәмә вакытында бәян итте. Әңгәмә үзе тулысынча 16 августта чыгачак.

Есипенко сүзләренчә, тоткарланудан соң аны атобуска утыртканнар, берни ишетмәсен һәм күрмәсен өчен колакчыннар һәм кара күзлек кидерткәннәр. Аннары подвалга алып төшеп чишендереп идәнгә яткырганнар.

"Шуннан колакка ниндидер тимерчыбык тыгып ток җибәрделәр. Түзеп булмаслык авырту башланды, бу өч минут дәвам итте, бәлкем биш булгандыр. Минем аркылы шулай ток җибәрделәр", дип искә ала фрилансер.


Ток белән газаплаудан соң аны кыйный башлаганнар.

"Аяклар белән типкәли башладылар, башыма азрак, күбрәк тәнемә, аякларыма типкәләделәр. Бу 15 минут дәвам итте. Аннары мине күтәреп урындыкка утырттылар да сораулар бирә башладылар. "Ураина агентымы? Исемнәре, парольләр", ди Есипенко.


Аның әйтүенчә, Русия куәт оешмалары баштан ук бернинди таләп куймаган, максатлары рухын сындыру һәм куркыту булган.

▪️Владислав Есипенко ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 10 мартында тоткарлана. Аны "украин махсус хезмәтләре" файдасына мәгълүмат җыюда һәм канунсыз рәвештә машинада шартлаткыч саклауда гаепләделәр. Есипенко, үзен гаепле дип тануга ирешү өчен, аңа карата төрле җәфалау ысуллары, шул исәптән электр кулланылуын белдерде. 2022 елны мәхкәмә аны биш елга иректән мәхрүм итү һәм 110 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

▪️Төрмәдә дүрт ел тотылганнан соң, быел июнь аенда Есипенко иреккә чыкты.

@azatliqradiosi
❤3🤯2
"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" оешмасы Русиядә теләнмәгән оешма дип танылды

Әлеге карарның ни белән бәйле булуы әйтелми.

“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” төркеме 1985 елда Франциядә оеша. Үзләренең максатлар дип цензура белән көрәшне, сүз иреген тәэмин итү, һөнәри эшчәнлеге сәбәпле иректән мәхрүм ителгән журналистларны азат итүне атый.

2002 елдан башлап "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" оешмасы ел саен матбугат иреге хисабын чыгара.

Оешманы теләнмәгән дип тану Русиядә аның эшчәнлегенә киртә куя. Оешма белән хезмәттәшлек итүчеләргә җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы яный.

@azatliqradiosi
❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Курскида дронның күп катлы торак йортка эләгүе нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ун кеше яраланган. Өстәге дүрт катта янгын чыккан, кешеләрне вакытлыча мәктәп бинасына күчереп торганнар

🔸АК Йорт чыгарган президент җәдвәленә күрә, Доналд Трамп белән Владимир Путин очрашуы бүген Казан вакыты белән 22.00 сәгатьтә узачак.

🔸АКШның Анкоридже шәһәрендә Украинаны яклап һәм Путин килүенә каршы митинг узды. "Би-би-си» хәбәр итүенчә, анда йөзләрчә кеше катнашкан. Якын арада активистлар тагын бер каршылык чарасы оештырмакчы.

🔸Европа берлеге сентябрьдә Русиягә каршы санкцияләрнең 19нчы җыелмасын кабул итәргә җыена.

🔸Акмәчеттәге Русия эчке эшләр министрлыгы идарәсе элек Русия Дәүләт думасында Кырымнан депутат булган Руслан Бальбекны эзләүгә игълан иткән. Бальбек элек милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары булып эшләде.

🔸Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Шул ук вакытта һава аланнары эшли.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
Көн язмасы: Ислам китабы экстремист материаллар исемлегенә кертелде: бу юлы инде фән кешеләре язган сүзлек

11 август көнне Мәскәү мәхкәмәсе Дамир Мөхетдинов мөхәррирлегендәге "Төньяк Кавказда ислам" сүзлеген экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

Һәрвакыттагыча монда үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьевның кулы уйнаган. Ул Русиянең төп рәсми ислам структурасын – Диния Нәзарәтен тыярга һәм юкка чыгарырга кирәк дип күптәннән өнди. Хәзер аңа Диния нәзарәткә каршы башка котыртучылар да кушылды.

Сүзлектә Шамил Басаев, Хәттаб, Мәүләди Удугов кебек чечен сугышчыларына урын бирелүе һәм аларның террорчылар буларак китапта тамгаланмавы гаепләнә.

Диннәрне өйрәнүче Ислям Тохлу Азатлык Радиосына әйтүенчә, энциклопедиягә террорчылыкка катнашы булган кешеләр исемнәре кергән дип гаепләү акылсызлык, чөнки бу гади китап түгел, ә сүзлек.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢1
Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны сак астында калдыру 2026 елның февраленә кадәр озайтылган.

Бизнес Online язуынча, кичә мәхкәмә шундый карар кабул иткән.

Энгел Фәттаховның эше кайсы мәхкәмәдә каралачагын Татарстан Югары мәхкәмәсе билгеләячәк. Ул Актанышка якын Чаллы яки Минзәлә мәхкәмәләре дә була ала.

Шулай ук басма язуынча, Фәттахов мәхкәмә утырышлары башланыр алдыннан үзенең адвокатларын да алмаштырган. Хәзер аны Марат Дәүләтов белән Ленар Шакиров яклый.

▪️Энгел Фәттаховны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

@azatliqradiosi
💔10🙏4😢3❤2
🚇Казан метросының дүрт станциядән торган икенче сызыгы алдан планлаштырганча 2028 елны түгел, ә бары 2030 елны гына эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр.

Бусы да әле тотрыклы финанслау булганда гына.

Бу хакта Татарстанда метро эшли башлауга 20 еллыкны бәйрәм итү вакытында «Метроэлектротранс» ширкәте җитәкчесе Айдар Габделхаков әйткән сүзләргәр таянып Бизнес Online яза.

Казан метросының икенче тармагындагы беренче кишәрлек – 5,7 чакрым озынлыкта, ул тоннельләр белән дүрт станциядән торачак. Аны 2019 елның июленнән башлап төзиләр.

▪️Бүгенге көндә Казан метросы бердәнбер сызыктан тора, аңа 11 станция керә. Беренче биш станция 2005 елда ачылса, соңгысы (Дубравная) 2018 елда гамәлгә кертелде.

@azatliqradiosi
😢6👍1🔥1👏1
Буа театры мөдире Раил Садриев эшендә зыян күләме 18,6 млн сумга җиткән

Аның 105 млн сумлык милкенә арест салынган.

14 августта Буа районы мәхкәмәсендә Буа драма театры мөдире, сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка ачылган җинаять эше карала башлады.

Беренче утырышта прокурор Ренат Хәйбуллов 180 биттән торган гаепләүне укый башлаган. Әлегә аның дүрттән бере укылган.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Садриев сәнгать җитәкчесе буларак театр исеменнән 2015 елдан ук төрле оешмаларда чаралар уздырган, мәсәлән Яңа ел бәйрәмнәре, һәм аның өчен акчаны хатыны исеменә ачылган шәхси эшмәкәрлек реквизитларына алган. Нәтиҗәдә, акча театр бюджетына кермәгән.

Шул ук вакытта шәхси эшмәкәрлек оешмасы белән театр арасында бернинди дә килешүләр булмаган, акчаны, имеш, Садриев үз белдеклеге белән кулланган.

Тагын берничә эпизод Татарстанның кайбер районнарында "Дәрвиш" моноспектаклен күрсәтү белән бәйле. Бу тамашалар 2023 елда куелган һәм акчалар шулай ук шәхси эшмәкәрлек хисабына киткән.

Җинаять эше ачылганда зыян күләме 450 мең сум диелсә, хәзер 18,6 млн сумны узып киткән. Башка эпизодлар киләсе утырышларда укылачак. Прокурор сүзләренчә, барлыгы 14 эпизод каралачак.

Садриевка якын чыганаклар "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, әлеге акча фестивальләр, гастрольләр, лабораторияләр, декорацияләргә, эш сәфәрләрен түләүгә киткән, дәүләт бюджетыннан моның өчен акча алынмаган.

Театр әһеле былтыр майда тоткарланган иде. Ул тикшерү изоляторында түгел, аңа кайбер гамәлләр, мәсәлән, театрга килү тыелды.

👉Тулырак монда укыгыз.
💔2🫡2❤1🤔1😢1
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔹Сыктывкардагы "Револьт-үзәк"
🔹Марк Кротов
- Радио Свобода журналисты
🔹Иоан Курмояров - иеромонах
🔹Марк Солонин - публицист;
🔹Игорь Рудников - Калининградтагы «Новые колеса» газеты баш мөхәррире һәм өлкә думасының элекке депутаты
🔥1
Башкортстан мәдәният министрына якын эшмәкәр Гөлнара Юрина тоткарланды

45 яшьлек эшмәкәр, "Башкортстанның мәдәни програмнар дирекциясе" автоном оешмасы җитәкчесе Юринаны Уфадагы мәхкәмә 6 сентябрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды. Аңа Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллинга карата ачылган җинаять эше кысаларында "акча үзләштерү яки яки исраф итү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

Тикшерү фаразнча, 2023 елда "Башкортостан" дәүләт концерт залы мөдире Вилдан Яруллин, конкурс үткәреп тормыйча, эшмәкәр Юрина белән "Геройлар вакыты" җыр бәйгесен оештыру турында килешү төзегән. Юрина үз хезмәтләре бәясен күпкә арттырып күрсәткән һәм бюджеттан 33,6 миллион сум алган.

Имеш, Яруллин күрсәтелгән хезмәтләрне ныклап тикшермичә документларга кул куйган, ә урланган акчаларны алар үз белдеклеге белән тоткан.

"Башкортстан" дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин майдан бирле сак астында, аңа вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләү белдерелгән.

👉Тулырак
монда укыгыз.
😁6👍2❤1👏1😢1
Аляскада Путин белән Трамп сөйләшүләре башланды

АКШның Элмендорф–Ричардсон хәрби һава аланында АКШ һәм Русия президентлары Доналд Трамп белән Владимир Путин сөйләшүләре башланды.

Трамп Путинны шәхсән каршы алды. Алар кул кысышып фотога төште һәм АКШ президентының машинасында бергә сөйләшү урынына китте.

Башта Трамп һәм Путин тәрҗемәчеләр катнашында гына йөзгә-йөз сөйләшергә тиеш иде. Әмма ахыр чиктә очрашу рәвеше үзгәртелде: сөйләшүләрдә Трамп белән бергә АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио һәм махсус илче Стив Уиткофф та катнаша. Путинга исә аның ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров кушылды.

Сөйләшүләрнең төп темасы – Украинадагы сугыш. Русия ике ил арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләсен дә күтәрергә җыена. Трамп моңарчы, әгәр Украина мәсьәләсендә прогресс сизелсә, бу теманы да карап булачак, дип белдергән иде.

Очрашу башланыр алдыннан президентлар журналистлар сорауларына җавап бирмәде һәм кереш сүзләр әйтмәде.
🤡8❤1😢1💩1
Доналд Трампның Владимир Путин белән очрашуы: "килешү әлегә юк"

Русия һәм АКШ президентларының "өчкә өч" рәвешендәге сөйләшүләре 2 сәгать 45 минут дәвам итте.

Очрашудан соң ике президент журналистлар каршына чыкты. Трамп "әлегә килешү юк", диде. Ләкин шул ук вакытта "тынычлыкка ирешүгә әйбәт кенә шанс бар" дип өстәде.

Путин янә низагның "беренчел сәбәпләре" турында искә алды һәм "Трамп белән килешәм, Украинаның иминлеге гарантияләнергә тиеш" диде.

Планлаштырылган эшлекле төшке аш булмады, президентлар Аляскадан китте.

Америка лидеры Вашингтонга кайткач Fox News телеканалына интервью бирде. Анда ул сөйләшүләр "10 дәрәҗәдән 10лы" булды дип бәяләде, хәзер бөтенесе Владимир Зеленский кулында диде.

Украина президенты әлеге конфликтта күпне югалта, ул моның белән ризалашырга тиеш дип саный Трамп.

Интервьюдан соң АКШ президенты Зеленский белән телефоннан сөйләште дип хәбәр итте Ак йорт. Аннары бу сөйләшүгә Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен, Франция президенты Эммануэль Макрон, Германия канцлеры Фридрих Мерц, Британия премьеры Кир Страмер һәм НАТО баш секретары Марк Рютте кушылган.

Зеленский белән Трамп очрашуы 18 августта булачак дип хәбәр ителә.
🤡6❤3👍1😢1