Башкортстанда Куштау вакыйгаларына биш ел.
Ул вакытта гади халык җиңеп, шиханны "Сода" ширкәтенә бирүдән саклап калды.
Биш ел элек төшерелгән фотоларны карарга тәкъдим итәбез.
👉Тулы фотогалерея монда.

❤8🙏2🔥1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 12555 кеше турында мәгълүмат таба алды.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢3🎉2❤1🔥1🌭1
⚖️ Татарстан арбитраж мәхкәмәсе «Национальные игрушки" ширкәтенең «Әкият» театрына каршы дәгъвасын кире какты. Ширкәт театрдан «Су анасы» тамга билгесен кулланган өчен 10 мең сум компенсация таләп иткән иде.
Бу хактагы карар арбитраж эшләр картотекасында чыкты
🧾 Эшнең тарихы:
2024 елда «Национальные игрушки» «Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле» тамга билгеләрен патентлап, «Әкият»тән ике тапкыр 500 мең сум сорады. Спектакльләрдә бу персонажлар телгә алынган саен – 1 сум таләп ителде.
❌ Әмма быел 3 июньдә Патент бәхәсләре пулаты бу тамгаларны гамәлсез дип тапты. Димәк, бернинди компенсация дә булмаячак.
💡 Шулай да ширкәт кулында әле башка теркәлгән исемнәр кала: «Алтынчәч», «Кар кызы», «Татар егете», «Казанская царица», «Түбәтәйле каз», «Татар әкияте йорты», «Милли Зилант», «Убырлы карчык».
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Кереп укыгыз.

Азатлык Радиосы
Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме?
Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән парламентын да гаепли. Милли каһарманнарга патент алу…
👍10❤2🤬2✍1
Мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроев Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге “Полярная сова” 18нче санлы төзәтү колониясенә җибәрелгән.
Бу гомерлек төрмәгә хөкем ителгәннәр өчен махсус колония.
Хамроев 2022 елның 25 февралендә тентүләрдән соң кулга алынды. Хокук яклаучыны фейсбуктагы берничә посты аркасында террорчылыкны аклау маддәсе (Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе 2 өлеше) нигезендә эзәрлеклиләр: тикшерү аларда "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен хуплау гамәлен күргән. Хамроев беркайчан да әлеге оешмада тормавы, тик анда катнашы булуда гаепләнүчеләргә ярдәм иткәне турында белдерде.
Шуннан соң аңа карата тагын Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәсе нигезендә эш кузгатылуы турында (Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсе 1 өлеше) билгеле булды. Хамроев “террор оешмасы тарафдарлары мәгфәгатьләрен яклауда һәм шулай ук ниндидер затларны "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегенә җәлеп итүдә гаепләнде.
2023 елны Хамроев 14 елга иректән мәһрүм ителде. Шуның өч елын ул төрмәдә (бу срокны ул инде утырып чыкты), калганын кырыс шартлы колониядә уздырырга тиеш иде. Шул ук елның октябрендә хөкем карарында мәхкәмә гаепләүне йомшаграк маддәгә үзгәртте – террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу, чөнки тикшерү Хамроевның "Хизб ут-Тәхрир"дә җитәкче вазифасын биләвенә дәлил китермәгән.
Хөкем карары чыккач, 2023 елның декабрендә Хамроевны Русиянең "Владимирский централ" төрмәсенә җибәрделәр. Хокук яклаучы хатынына төрмә җитәкчелегенең аның Коръән китабын тартып алуын сөйләгән иде. Шулай ук каты кыйнауларын да әйтте. Әлеге хәлдән соң аның янына ике тапкыр адвокат кертелмәде, ә медицина хезмәткәрләре кыйналуын теркәүдән баш тартты. Әлеге төрмәдә утыручы мөселманнар Хамроевны җәберләүне туктатырга чакырды.
2025 елның мартыннан ким дигәндә май аена кадәр Хамроев төрмә хастаханәсендә яткан һәм бик ябыккан дип яза, ОВД-Инфо.
▪️Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклады.
@azatliqradiosi
Бу гомерлек төрмәгә хөкем ителгәннәр өчен махсус колония.
“Әле генә Бахромның адвокаты шалтыратты һәм аның “Полярная сова” 18нче санлы төзәтү колониясенә җибәрелүен әйтте”, дигән Хамроев хатыны “Кеше хокуклары өчен” проектына.
Хамроев 2022 елның 25 февралендә тентүләрдән соң кулга алынды. Хокук яклаучыны фейсбуктагы берничә посты аркасында террорчылыкны аклау маддәсе (Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе 2 өлеше) нигезендә эзәрлеклиләр: тикшерү аларда "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен хуплау гамәлен күргән. Хамроев беркайчан да әлеге оешмада тормавы, тик анда катнашы булуда гаепләнүчеләргә ярдәм иткәне турында белдерде.
Шуннан соң аңа карата тагын Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәсе нигезендә эш кузгатылуы турында (Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсе 1 өлеше) билгеле булды. Хамроев “террор оешмасы тарафдарлары мәгфәгатьләрен яклауда һәм шулай ук ниндидер затларны "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегенә җәлеп итүдә гаепләнде.
2023 елны Хамроев 14 елга иректән мәһрүм ителде. Шуның өч елын ул төрмәдә (бу срокны ул инде утырып чыкты), калганын кырыс шартлы колониядә уздырырга тиеш иде. Шул ук елның октябрендә хөкем карарында мәхкәмә гаепләүне йомшаграк маддәгә үзгәртте – террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу, чөнки тикшерү Хамроевның "Хизб ут-Тәхрир"дә җитәкче вазифасын биләвенә дәлил китермәгән.
Хөкем карары чыккач, 2023 елның декабрендә Хамроевны Русиянең "Владимирский централ" төрмәсенә җибәрделәр. Хокук яклаучы хатынына төрмә җитәкчелегенең аның Коръән китабын тартып алуын сөйләгән иде. Шулай ук каты кыйнауларын да әйтте. Әлеге хәлдән соң аның янына ике тапкыр адвокат кертелмәде, ә медицина хезмәткәрләре кыйналуын теркәүдән баш тартты. Әлеге төрмәдә утыручы мөселманнар Хамроевны җәберләүне туктатырга чакырды.
2025 елның мартыннан ким дигәндә май аена кадәр Хамроев төрмә хастаханәсендә яткан һәм бик ябыккан дип яза, ОВД-Инфо.
▪️Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклады.
@azatliqradiosi
❤4😱2🔥1
Башкортстанда Куштау вакыйгаларына биш ел. Ул вакытта гади халык җиңеп, шиханны "Сода" ширкәтенә бирүдән саклап калды.
Әмма биш ел узу белән бу каршылык чараларында катнашучыларның бер өлеше төрмәдә утыра, бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалар куркытылган.
Бу хакта 👉 зур язмабызны укыгыз. Кайбер фикерләрне рәсемнәргә җыйдык.

❤5🔥2
Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашу вакытында Украинадагы сугышны туктату килешүе кысаларында аннексияләнгән Кырымны Русиянеке итеп тануны, шулай ук Украинаның кайбер төбәкләрендә яки бөтен ил буйлап урыс теленә рәсми статус бирүне таләп иткән.
Шулай ук ул Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең, ким дигәндә, бер өлешенең алынуын сораган.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Шулай ук ул Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең, ким дигәндә, бер өлешенең алынуын сораган.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Reuters: Путин Трамп белән очрашуда санкцияләрнең бер өлешен гамәлдән чыгаруны таләп иткән
Шулай ук Украинаның кайбер төбәкләрендә яки бөтен ил буйлап урыс теленә рәсми статус бирүне сораган.
🖕6🤡3👎2🤔1😢1💊1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән 🗞
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 18 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Бүген Вашингтонда АКШ президенты Доналд Трамп белән Украина президенты Владимир Зеленский очрашачак. Анда кайбер Европа илләре һәм халыкара оешма җитәкчеләре дә катнаша.
🔸Русия армиясенең Харьковтагы биш катлы йортка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Алар арасында бер яшьлек бала да бар. Бу хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итте. Хәзерге вакытта йорт җимерекләрен аралау дәвам итә, анда кешеләр бар диелә.
🔸Израилдә 2023 елның 7 октябрендә Газзә сызыгында тотык итеп алынган кешеләрне азат итү турында килешү төзүне таләп итеп киңкүләм каршылык чаралары уза. Полиция кешеләрне куып тарату өчен су сиптергеч машиналар кулланган, тоткарланучылар бар.
🔸Татарстанда бүген икенче тапкыр дрон һөҗүме кисәтүе кертелде. Беренчесе 5:43 сәгатьтән 6:13 сәгатькә кадәр дәвам итте. 7:59 сәгатьтә икенчесе кертелде.
🔸Русия баш прокуратурасы тарихи һәйкәлләр, кеше хокуклары һәм дискриминация белән көрәш Stiftung Erinnerung фондын теләнмәгән оешма дип таныды.