Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанга "Милләт җыены"на делегатлар килә башлады

Бүген Татарстан башкаласында Милләт җыены башлана. Аңа Русиянең 65 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат чакырылган. Русия Украинадан басып алган җирләрдән дә вәкилләр көтелә.

Кичен Камал театрының иске бинасында ачылу тантанасы узачак. Шуннан соң делегатлар "Печән базары" фестивалендә катнашачак.

Иртәгә җыен кысаларында аерым форумнар үтәчәк: Дөнья татар яшьләре форумы, Дөнья татар хатын-кызлары җыены, Русиякүләм төбәк тарихы өйрәнүчеләр җыены һәм татар оешмалары җитәкчеләре очрашуы.

Фото: Татар конгрессы

#татардөньясы
🤔4❤3🥴3🔥1🥱1
Русияләргә банк карталары саны чикләнәчәк

Әлеге тәкъдим дропперлардан саклану белән аңлатыла һәм ул киберхәрәмләшүгә каршы көрәшкә караган икенче чаралар пакетына кертелгән, ди РИА Новости.

— Карталарын хәрәмләшүчеләргә бирүче дропперларга каршы чаралар киңәйтелә. Бер кеше исеменә банк карталары саны 10нан артмаска тиеш, — дип белдергән Русия вице-премьеры Дмитрий Григоренко.


Ә сезнең ничә банк картасы бар?
😁6👍1😐1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанга "Милләт җыены"на делегатлар килә башлады Бүген Татарстан башкаласында Милләт җыены башлана. Аңа Русиянең 65 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат чакырылган. Русия Украинадан басып алган җирләрдән дә вәкилләр көтелә. Кичен Камал театрының…
"Милләт җыены"нда Әфганстаннан да делегатлар катнаша һәм Миңнехановка "теләктәшлек" белдерә

Кабулда узган Әфганстан татарлары җыелышында Милләт җыенына делегатлар сайланган булган, дип хәбәр итте Татар-информ. Делегацияне Әфганстандагы Русия бизнес үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин җитәкли диелә.

Җыелышта Русия-Әфганстан мөнәсәбәтләрен үстерүдә Татарстанның аерым роле турында сөйләшүдән тыш, сентябрьдә республикада узачак президент сайлавы турында да сүз булды. "Утырышта катнашучылар Миңнехановны республика җитәкчесе сайлавында рәсми рәвештә хуплады", дип яза дәүләт агентлыгы.

Алар шулай ук Миңнехановның Кабул килүенә өмет белдерде.

Соңгы елларда республика медиаларында шактый еш телгә алынган Әфганстан татарлары турында элегрәк язган идек.

#татардөньясы
👍2🥱2❤1😢1
Татарстан мәгариф министры өйдә укучылар саны артуына ризасызлык белдерде

2024-2025 уку елында гаиләдә белем алучы укучылар саны 1215 кешегә (50%ка диярлек) арткан, ди Илсур Һадиуллин. Аларның күбесе башлангыч мәктәптә укый.

— Бу тәртипсезлек! Мәктәп мөдирләрен игътибар итәргә чакырам, бу – беренче чираттагы бурыч. Сез Татарстан президентының [бу мәсьәләгә] мөнәсәбәтен беләсез. Шулай эшләп булмый инде, үсеш – 1215! Иң зур арту — дип зарланды министр.


▪️Моңарчы Татарстан прокуроры да балаларны өйдә укыту өлкәсендә "тәртип кертергә" чакырган иде. "Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра", дигән иде ул.

▪️Ул чакта мәгариф белгече Марат Лотфуллин өйдә белем бирүне сайлау – ата-ананың хокукы, дип аңлаткан иде. Гаиләдә укыту балага милли тәрбия бирү, социальләшү ягыннан күпкә өстенлекле чара булырга да мөмкин, дип саный ул.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
🖕5❤2👍1🔥1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 27 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Дондагы Ростов шәһәрендә пилотсыз очкыч төшү сәбәпле 4 катлы йортның түбәсе яна башлаган. Ростов өлкәсе губернаторы белдерүенчә, Таганрогта, Чертковский һәм Миллеровский районнарында 10 дрон бәреп төшерелгән.

🔸Каспий диңгезенең Русия яр буенда 6,0 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән.

🔸Кыргызстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Русия альпинисты Наталья Ноговицинаны хәбәрсез югалган дип таныды.

🔸Казакъстанның "Кайрат" футбол клубы Чемпионнар Лигасының төп этабына чыкты. Ул Шотландиянең "Селтик" клубын җиңде. Чемпионнар Лигасына Казакъстаннан чыккан бу икенче такым. Беренчесе "Астана" иде.

🔸SpaceX дөньядагы иң зур һәм куәтле Starship ракетын сынады. Ракетның өске баскычы бер сәгать очып, Һинд океанынан төшеп утырган.
🔥1
Казанда алты көн дәвамында барган "Новая волна" фестивалендә бер татар җыры да яңгырамады

Кичә Казанда "Новая волна" эстрада фестивале тәмамланды. Ул 21 августта башланган иде.

Фестивальдә бер генә татар җыры да яңгырамады, Татарстаннан бер генә җырчы да чыгыш ясамады.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Ay Yola төркеме башкорт телендә "Һомай" җырын башкарды.

Конкурсның җитәкчесе, композитор һәм музыкант Игорь Крутой татар артистлары арасында федераль дәрәҗәдәге йолдызларга җитүчеләр юк диде.

"Конкурс телевидение рейтингына бәйле. Татар йолдызлары арасында бөтен илгән кызыклы булган фамилияләр бармы? Татар җырчысы федераль дәрәҗәдәге йолдыз булсын өчен шартлар тудырырга кирәк", диде ул кичә матбугат очрашуында.


Журналист Альберт Шакиров моңа җавап итеп бушка эшләмәгән мәскәүләр "чамалабрак сөйләшсәләр дә булыр иде" ди.

"Бәлкем татар артистларына "Новая волна" кирәк булмаганга алар ул дулкынга не дотягиваюттыр? Вдруг алар "Гремми" премиясенә йөз тотып иҗат итәдер? Килеп күт җылынмаган килеш алай кырт кисү югары дәрәҗә күрсәткече түгел, минемчә. Башкаларны кимсетми генә дә җавап биреп була бит инде ул сорауларга", диде ул үзенең "Барон борыны" телеграм каналында.
❤4🔥3👍2🌚1🖕1
"Чәкчәк һәм пәрәмәч исе сеңгән" татар оешмалары. Казанда Милләт җыены башланды

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында Милләт җыены ачылышы узды.

Бу очрашу ике җыен арасында уза. Милли Мәҗлеc рәисе Васил Шәйхразыев моны Татарстан президентын сайлау алдыннанна Рөстәм Миңнехановны яклау чарасы булуын яшермәде:

“Сайлау алдыннан бөтен дөньядан татарларны җыеп, Татарстан белән татарлыкны күрсәтәсебез килә. Татарстан Рәисе – җөмһүрият Рәисе генә түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларның Президенты! Рәхмәт тә әйтә белергә кирәк”,

дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.

Ул шулай ук Мәскәүнең чит илләрдәге татар оешмаларына Русиянең йомшак көч йөкләмәсен бирүен дә таныды:

“Чит илләрдәге вәкиллекләр турында: “Аларның барысына да чәкчәк һәм пәрәмәч исе сеңгән. Чараларны иң күп үткәрүчеләр – сез”, – диләр. Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров: “Дөнья татар конгрессы Русиянең йомшак көче булып тора”, – ди. Шулай алга барабыз”,


27 августта Рөстәм Миңнеханов Милләт җыены вәкилләре белән очрашачак. Пленар утырыш иртәгә узачак.

Милләт җыены кысаларында VII Дөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтерусия тарих-туган якны өйрәнү конференциясе, IX Дөнья татар яшьләре форумы һәм татар оешмалары җитәкчеләре очрашуы уза.
❤3🤮3🤡2🙏1😐1
⚖️Казандагы мәхкәмә програмчы Марат Галиакбәровны (исеме үзгәртелде) биш мең сум штрафка тарткан.

Doxa язуынча, аны активист Михаил Плетнев белән язышкан өчен "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлектә гаепләгәннәр. Сүз Free Russia Foundation оешмасы турында бара.

Тикшерү Галиакбәрованың язышкан хәбәрләре аның "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуын дәлилли дип бәяләгән.

Програмчы "Медиазонага" сөйләвенчә, 2025 елның июнь башында ФСБ хезмәткәрләре аның өенә тентү белән килгән. Куәт оешмалары вәкилләре компьютер, флешка, мобил телефонны алган, әмма берничә көннән кире кайтарган.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Галиакбәровның чит илгә күченгән активист Михаил Плетневка 2024 елның февралендә Твиттер аша җибәргән шәхси хәбәрләрен куәт оешмалары Free Russia белән хезмәттәшлек дип бәяләгән. Әлеге язышулар ФСБ хезмәткәрләренең Галиакбәров телефонын алганнан соң табылган. Моннан тыш, куәт оешмалары вәкилләре сүзләренчә, Галиакбәров үз телефоныннан "Ковчег" хокук яклау проекты сәхифәсенә дә кергән.

2025 елның май азагында дүрт кыз оппозицион активист Михаил Плетневны җенси характердагы көч куллануда гаепләде, диелә "Холод" материалында. Басма зыян күрүчеләр һәм активистның үзе белән сөйләшкән. Көч куллану очраклары 2021-2023 елларга карый.

▪️2025 елның май азагында дүрт кыз оппозицион активист Михаил Плетнёвны җенси характердагы көч куллануда гаепләгән, диелә «Холод» басмасында. Журнал зыян күрүчеләр һәм активистның үзе белән сөйләшкән. Көч куллану очраклары 2021–2023 елларга карый.

@azatliqradiosi
❤1🌚1
Быел Америкада "Татар аланы" ничек узды? Мондый аланнар балаларның татарлыгына ничек тәэсир итә, телне өйрәнеп яки шомартып буламы?

Бу хакта әңгәмәне безнең сайтта укыгыз, кайбер иң кызыклы фикерләр – рәсемнәрдә.

#татардөньясы
❤9🔥1
🇦🇿Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев "Әл-Арабия" телевизион каналына биргән әңәмәсендә, 1920 елда Русия гаскәрләренең Азәрбайҗанга "басып керүен һәм оккупацияләвен" белдерде.

"1917 елгы инкыйлаб ясаган большевиклар халыкны алдады. Аларның шигарьләре "фабрикалар - эшчеләргә, җир - крестьяннарга, азатлык - халыкка" дип яңгырады. Без үзебезнең дәүләтне булдырдык, әмма большевиклар аны тартып алды", диде Алиев. Ул Русия империясе таркалуыннан соң, Азәрбайҗан демократик республикасы төзелүен, ләкин аның гомере кыска булуын әйтте.

Алиев тарихны искә алды.

"1920 елның апрелендә Русия армиясе Азәрбайҗанга басып керде һәм аны оккупацияләде. Шул ук елның ноябрендә, берничә айдан соң, советлар хөкүмәте Зәнгәзур төбәген (без аны Көнбатын Зәнгәзур дип атыйбыз) Азәрбайҗаннан тартып алып Әрмәнстанга бирү турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан ике өлешкә бүленде: төп җирлек һәм Нахчыван, алар арасында Көнбатыш Зәнгәзур урнашты", дип аңлатты ул.


Әңгәмәнең зур өлеше Әрмәнстан белән булган низагкка багышланган иде. Алиев АКШ арадашлыгында имзаланган декларацияне искә алды. Аның нигезендә Баку һәм Ереван сугыштан баш тарту турында вәгъдә биргән. Документта шулай ук 99 елга Зәнгәзур коридоры контроле Вашингтонга тапшырылуы әйтелгән.

Алиев шулай ук Русия белән мөнәсәбәтләрнең начараюына тукталды.

"Начараюга без җаваплы түгел. Без конструктив һәм кануни җавап кайтарабыз, ләкин үзебезгә карата бернинди агрессияне яисә хөрмәтсезлекне түзеп тормаячакбыз", ди президент.


Мөнәсәбәтләрнең суыну сәбәпләреннән берсе итеп Алиев 2000 елларда кылынган җинаятьләрдә шикләнелеп Екатеринбурда тоткарланган Азәрбайҗан ватандашлары булган бертуган Сәфәровларның үлемен атады. Бу хәлне ул азәрбайҗалыларга каршы "күрелмәгән акт" дип бәяләде.

@azatliqradiosi
👍6❤3🤡2💯2😁1🤔1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 28 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Җирле хакимият вәкилләре хәбәр итүенчә, аларның икесе - балалар. Ким дигәндә 38 кеше яраланган. Дарницкий районда биш катлы йорт җимерелгән, Киев үзәгендә кибеткә зыян килгән.

🔸Самарда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Куйбышев нефть эшкәртү коралымасында янгын чыккан. Бу хакта Astra телеграм-каналы яза. Ростов өлкәсендә дроннар һөҗүме сәбәпле шәхси йортлардан 89 кеше кеше күчерелгән. Бу хакта губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь белдерде.

🔸Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары бу атнада Копенһагенда Русиягә каршы чираттагын санцияләрне тикшерәчәк. Bloomberg язуынча, анда Мәскәүгә санкцияләрне урап узарга ярдәм итүче илләргә чикләүләр кертү мәсьәләсе каралачак.

🔸Германия 2022 елда "Төньяк агым" газ үткәргеченә һөҗүмдә шикләнелүче җиде кешене кулга алуга рөхсәт биргән. Алар барысы да Украина ватандашлары диелә.

🔸Wildberries-га нигез салучы Татьяна Ким, Forbes мәгълүматынча инде дүртенче тапкыр Русиядә иң бай хатын-кызлар исемелегенә кергән. Аның байлыгы 4,6 миллиард доллар дип бәяләнә.

🔸Кичә Уфада көчле җил батутны алып бәрүе нәтиҗәдә берничә бала зыян күргән, биш яшьлек кыз реанимациягә салынган.

🔸Бүген иртән "Ковер" тәртибе кертелү сәбәпле, кабат Казан һава аланы ябылып торды. Берничә рейс тоткарланды.

@azatliqradiosi
🔥2
Татарстанда 10 меңгә якын чит ил ватандашы Контрольдә тотылучылар реестрына кертелгән.

Әлеге кешеләрнең Русиядә яшәргә кануни нигезе юк дип санала.

Реестр быел 5 февральдә гамәлгә керде, анда эләккән мигрантлар 10 сентябрьгә кадәр легальләшергә тиеш.

▪️Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия хезмәт министрлыгы 2026 елда икътисад белән бәйле эшчәнлекнең тугыз төре буенча чит ил хезмәткәрләренең өлешен киметергә тәкъдим итә. Кайбер тармакларда Русия ватандашлыгы булмаган кешеләргә эшләү бөтенләй тыелырга мөмкин.

▪️Татарстанга мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе — аның "мөселман республикасы" булуында, дип белдерде элек бүген Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин.

— Ни өчен Татарстанга мигрантлар күпләп килә? Без мөселман республикасы булу сәбәпле, СССРның элекке республикалары — Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан белән тыгыз мөнәсәбәтләребез бар. Сер түгел, республика җитәкчелеге дә бу илләргә сәфәргә йөри, — диде ул.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤2👍1😢1
Уфада ФСБ "Башспирт" ширкәте башлыгы, Башкортстан хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Раиф Габдрәхимовны тоткарлаган.

"Коммерсант" үз чыганакларына таянып язуынча, аны ваемсызлык һәм канунсыз арендада гаепләргә мөмкиннәр.

«Однажды в Башкирии» Телеграм-каналы язуынча, Раиф Габдрәхимов Башкортстан башлыгы Ради й Хәбиров тирәсендәге тоткарланган 43нче кеше.

Габдрәхимов 2017-2018 елларны Хәбиров белән бергә Красногорскида эшләде. Габдрәхимов хакимият башлыгы булган Хәбировның урынбасары иде.

📷Новости Башкирии и Уфы

@azatliqradiosi
🍾4🔥1👏1
Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланган.

Ул моны "көчләп тагу" дип атаган.

Активист Ренат Сәлахов Inkazan-га белдерүенчә, ул Татарстан президенты идарәсенә язма мөрәҗәгать юллаган. Шулай ук русияләргә әлеге мессенджерны көчләп тагуны туктатуны таләп итеп петиция башлавын әйтә.

Әлеге петициядә активист Русия Конституциясенең берничә маддәсенә сылтануын белдерә. Аерым алганда аралашуны сайлау иреге, сүз һәм мәгълүмат иреге, ирекле икътисади эшчәнлек һәм көндәшлек хокуклары турындагы маддәләргә.

Азатлык Радиосы интернетта нәкъ Ренат Салахов исеменнән язылган петицияне таба алмады, әмма шундый эчтәлектәге петиция 26 август көнне Change.org-та чыккан. Аны әлегә 124 кеше имзалаган.

▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.

▪️1 сентябрьдан Татарстанда мәктәп чатларын “Сферум”нан Max Русия мессенджерына күчерәчәкләр. Күчеш этаплап башкарылачак.

▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

@azatliqradiosi
👍7🔥3👏1