Русия мәхкәмәсе тарафыннан "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар активисты Яшар Шихаметов колониядә 30 килограммга ябыккан.
Сәламәтлеге начараю сәбәпле, буыннары авырту һәм башка чирләре аркасында йөри алмас дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә тоткынның хатыны Лилия Шихаметова сөйләгән.
Хәзерге вакытта Яшар Шихаметов Кемерово өлкәсе 37нче Төзәтү колониясендә утыра. Июнь азагында аны Сарытаудагы төрмә хастаханәсеннән (ФКЛПУ ОТБ-1) шунда китергәннәр.
"Сәламәтлеге беткән. Сарытауда төрмә хастаханәсендә яткан, ахыргача дәваланып бетмәгән килеш аны колониягә җибәргәннәр", дигән хатыны.
Буыннары авырту сәбәпле Шихаметов йөри алмый, ризыкны отрядка алып килеп бирәләр. Адвокат белән очрашуга да инвалид арбасында алып килгәннәр.
▪️2021 елның 17 февраль иртәсендә Кырымда куәт оешмалары кырымтатар-мөселманнарның йортларына тентү белән килде. Совет районында Махамадаминов Абдулбор йортында, Карасубазарда Эюпов Азамат, Акмәчеттә Ялкабов Тимур, Бакчасарайда Ибрагимов Эрнест һәм Федоров Олег, Акмәчеттә Сейдаметов Ленур һәм Акъярда Шихаметов Яшар йортларында тентү узды. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" террорчылык оешмасы оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә гаепләделәр.
▪️Крым.Реалии хокук яклаучыларга сылтанып язуынча, оешма әгъзаларын дәүләт түнтәрелеше әзерләү һәм террорчылык өчен түгел, ә партия вәкилләренең Кырымда сәяси репрессияләргә каршы ачык чаралар уздыруы, Русия хакимияте вәкилләрен тәнкыйтьләү өчен эзәрлеклиләр.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Кырымтатар активисты Яшар Шихаметов колониядә 30 килограммга ябыккан
Буыннары авырту сәбәпле ул йөри алмас дәрәҗәгә җиткән.
💔5🤬3😢1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 13095 кеше һәлак булган
Рәсмиләр сугышта югалтулар санын яшергәнгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан үлемнәр санын җыя.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🎉3🔥1🌭1
Дрон һөҗүменнән соң Польша НАТОдан оешма низамнамәсенең 4нче маддәсен куллануны сорый, Русия без киңәшләшергә әзер ди.
Оешма низамнамәсенең 4нче маддәсе кайсы да булса НАТО иленә куркыныч янаганда беректәшләр белән консультацияләр уздыруны күз уңында тота.
Бүген Польшага пилотсыз очкычлар төште. Ил премьер-министры Доналд Туск Польша Сеймында чыгыш ясап, рәсми мәгълүматка күрә, илгә Беларус ягыннан 19 дрон керде диде. Туск сүзләренчә, алар “дезориентация сәбәпле ялгыш керерергә яки Русиянең кечкенә провокациясе” булырга мөмкин.
Русия саклану министрлыгы Польшага һөҗүм ясау планнары юк иде дип белдерде. Русия ягыннан алар Польшага бөтенләй җитә алмый диделәр министрлыкта.
Шул ук вакытта “без Польша саклану министрлыгы белән әлеге темага консультацияләр үткәрергә әзер” диелгән Русия саклану министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

😁1
Парижда удмурт галиме Альберт Разинны искә алдылар
Бүген Эйфель манарасы янында ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рәмил Ваһапов теле хакына үз-үзен ут төртеп үтергән удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә багышланган пикет үткәрде.
"Барлык халыклар: татарлар, башкортлар, удмуртлар, чуашлар - барысы өчен дә бик кайгылы көн. Тел бетсә, милли үзаң да бетәчәк", диде Зәкиев.
"Телләр югалу - Идел буенда яшәүче һәр халык өчен зур проблем. Бу - дәүләтнең милли телләрне юк итүгә юнәлтелгән аңлы сәясәте. Бүген без галимне искә алырга, кулдан килгәнчә, телләребезне кайгырту турында уйланырга тиеш", диде Ваһапов
▪️Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент.
▪️2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

❤15😢4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 13095 кеше һәлак булган Рәсмиләр сугышта югалтулар санын яшергәнгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан үлемнәр санын җыя. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. @azatliqradiosi
Татарстаннан Украинада үлүчеләр географиясе
Азатлык Радиосы алып барган исемлеккә караганда, Татарстаннан иң күп үлүчеләр – зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан. Районлап статистика түбәндәгечә:
▪️Казан – кимендә 983 кеше.
▪️Чаллы – кимендә 632 кеше.
▪️Түбән Кама районы – кимендә 382 кеше.
▪️Әлмәт районы – кимендә 289 кеше.
▪️Яшел Үзән районы – кимендә 242 кеше.
▪️Бөгелмә районы – кимендә 216 кеше.
Иң аз үлем хәбәрләре дә элеккечә – Әтнә, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан. Бу районнарда халык саны аз, уртача 12-14 мең кеше.
Рәсмиләр сугышта югалтулар санын яшергәнгә журналистлар үлемнәр санын ачык чыганаклардан җыя.

💔8❤2🎉2🔥1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 сентябрь, пәнҗеәшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШның Юта штатында ачык дебатлар вакытында Доналд Трампның көрәштәше, яшьләр консерватив хәрәкәте эшлеклесе Чарли Кирк атып үтерелгән. Атучыны әле дә эзлиләр. Юта губернаторы, республикачы Спенсер Кокс Кирк сәяси сәбәпләр белән үтерелгән дип белдерде.
🔸БМО: Украинадагы сугыш башланганнан алып 2025 елда яраланганнар һәм зыян күргәннәр саны узган ел белән чагыштырганда 40% ка күбрәк. Бу турыда Украинадагы БМОның Кеше хокукларын күзәтү миссиясе хәбәр итте.
🔸Oracle ширкәтенә нигез салучы 81 яшьлек Ларри Эллисон дөньяда иң бай кеше булып танылды. Ул ярты елдан артык исемлек башында торган Илон Маскны узды, дип хәбәр итә Bloomberg.
🔸Курски өлкәсе элекке губернаторы Алексей Смирнов 30 миллион сум күләмендә ришвәт алуда гаебен таныды. Бу турыда ул тикшерү белән килешү кысаларында белдергән, дип яза ТАСС. Акчаларны ул Украина чигендә ныгытмалар төзү контрактлары нигезендә алган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина бүген кабат соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган. Бизнес Онлайн язуынча, Нигъмәтуллинага тәрҗемәче чакырылган. 2 сентябрьдә узган утырышта Нигъмәтуллина…
❗️Татарстан ЗАГСының элеккеге җитәкчесе Нигъмәтуллина шартлы мөддәткә хөкем ителде
Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә шартлы җәза алды. Хөкем карарын бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарды.
Аның элекке урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм идарәнең элекке баш хисапчысы Ландыш Шәрафетдиновага да шартлы җәза билгеләнде: Әхмәтҗановка — 1 ел 8 ай, Шәрафетдиновага — 1 ел 6 ай.
Нигъмәтуллина "акча белән хәрәмләшүдә" һәм "вәкаләтләрен арттыруда" гаепләнде.
2020 елда ул республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә. Тикшерү белдерүенчә, Нигъмәтуллина Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдиновага ЗАГСның җирле бүлекләренең 26 хезмәткәреннән акт язуларын латин графикасыннан урысчага күчергән өчен премияләрне җыярга фәрман биргән.
Зыян күләме 16 млн сум дип исәпләнә.
Прокурор Нигъмәтуллинага ике маддә нигезендә 6 ел ирегеннән мәхрүм итү, ә урынбасары һәм баш бухгалтерына — 2 ел сораган иде.
Нигъмәтуллина мәхкәмәдә соңгы сүзен татар телендә белдерде.
👉Тулырак монда укыгыз.

Татарстан ЗАГСының элеккеге җитәкчесе Нигъмәтуллина шартлы мөддәткә хөкем ителде
Аның элекке урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм идарәнең элекке баш хисапчысы Ландыш Шәрафетдиновага да шартлы җәза билгеләнде.
😁2🤔1
Татар шагыйре Дәрдемәндкә Орскида истәлек ташы куелды
Аны шәһәрнең Татар зираты янында урнаштырганнар. Киләчәктә биредә аерым татарларга, мөселманнарга багышланган хәтер аллеясе булачак һәм анда драматург Мирхәйдәр Фәйзи, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган истәлек ташлары куелачак.
"Бу проектка инде 15 ел. Мәрхүм активист Рәсим Вәлетдинов шагыйрьнең кабере калмаганына өзгәләнә иде. Хөрмәт йөзеннән символик рәвештә яңадан җирләргә кирәк дигән фикерне күтәреп чыкты. Моның өчен хәтта һәйкәл эскизын да эшләп, шәһәр хакимиятенең ишекләрен шакып йөрде, ләкин аңа ярдәм итүче булмады..
2018 елда әлеге эшкә Орски татарларының "Мирас" милли-мәдәни мохтарияте кушылды. Акчаның бер өлешен - 200 мең сумны Оренбур өлкәскенең татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Илдус Дәүләтов бирде. Калган өлешен Орски татарлары күтәрде, кем ничек булдыра ала, шулкадәр бирде. Шәһәр шурасы депутаты Павел Коровин бик булышты" дип сөйләде Орски татарлары.
Ташка каеп язу эше Казакьстанда башкарылган.
Хәбәрне 👉монда укыгыз.

❤🔥7👍6❤1👎1🔥1
❗️Лукашенка 52 сәяси тоткынны азат итте
АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлогның урынбасары Джон Коул Минскига килде һәм анда Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашты. Шул ук көнне Беларуста 52 сәяси тоткын азат ителүе турында билгеле булды.
Коул белән очрашу турында Лукашенка матбугат үзәге хәбәр итте һәм моны "Беларус белән АКШ арасындагы диалогның яңа этабы" дип атады. Шулай ук очрашуның башлануы турында видео таратылды һәм сөйләшү якынча биш сәгать дәвам итүе әйтелде.
АКШ вәкиле очрашу вакытында, Трампның боерыгы белән Вашингтон "Белавиа" беларус авиаширкәтенә карата чикләүләрне гамәлдә чыгаруын әйтте. Аның сүзләренчә, бу карар инде үз көченә кергән, ләкин рәсми рәвештә әле игълан ителмәгән. "Белавиа"га карата санкцияләр 2023 елда кертелгән иде.
Очрашу турында хәбәр таралганнан соң, Литва президенты Гитанас Науседа илгә Беларус төрмәләреннән азат ителгән 52 сәяси тоткынның килеп җитүен хәбәр итте. Алар арасында алты Литва ватандашы да бар. Әлегә азат ителүчеләрнең исемнәре әйтелми.

👍2😢2❤1🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Лукашенка 52 сәяси тоткынны азат итте АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлогның урынбасары Джон Коул Минскига килде һәм анда Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашты. Шул ук көнне Беларуста 52 сәяси тоткын азат ителүе турында билгеле булды.…
Бүген Беларуста азат ителгән 52 сәяси тоткын арасында Азатлык радиосының беларус редакцияск журналисты Игорь Лосик та бар.
Ул 11 сентябрьдә АКШ президенты Доналд Трам һәм аның хакимиятенең Мински белән алып барган сөйләшүләреннән соң азат ителде.
"Игорьның биш елдан артык дәвам иткән газаплы һәм гаделсез сынаулар чоры ниһаять тәмамланды", диде RFE/RL президенты һәм баш мөдире Стивен Капус.
Игорь Лосикны Беларуста киңкүләм чуалышлар оештыруда һәм президентлыкка намзәт Сергей Тихановский эше кысаларында дошманлык яки нәфрәт уятуда гаепләп 15 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Аны 2020 елның июнендә, президент сайлавы алдыннан тоткарладылар.
33 яшьлек Лосик төрмәдә 1904 көн утырды.

Азатлык радиосының Беларус редакциясе журналисты Игорь Лосик азат ителде
Лосик төрмәдә биш елдан артык утырды.
👍4❤1🔥1👏1
Интернетта "Хәрефләр илендә" дип аталган татар мультфильмының икенче сериясе чыкты
Исеме - "Койрыклар". Әлеге сериядә А белән Ә детективка әйләнәләр. Алар Җ хәрефенә югалган койрыгын табарга булыша.
Мультфильмны татар проектлары авторы, дизайнер Илдар Әюпов ясый. Тавыш яздыруда алып баручы Роберт Исламов, артист Нияз Садыйков, Миләүшә Шәйхетдинова, Рәшит Вәлиуллин катнаша.
Икенче серия "Мәрҗани" фонды президенты Рөстәм Сөләйманов ярдәме белән эшләнгән.
Оештыручылар әйтүенчә, алар алдагы серияләргә иганәчеләр эзли.
Проект максатлары булып татар телен кечкенәдән үк яраттыру, татарча сыйфатлы визуаль контент булдыру һәм әдәби мирасны заманча формада тәкъдим итү тора.

YouTube
Хвосты | Татарский мультфильм для детей — «Койрыклар» — «Хәрефләр илендә» S01E02
Татарский мультфильм для детей.
Мультсериал на татарском языке для детей и родителей.
Рәхим итегез «Хәрефләр иленә» — монда татар әлифбасындагы хәрефләр яши!
Бу юлы А белән Ә детективка әйләнәләр (сораучы булмаса да). Алар Җ-гә югалган койрыгын табарга…

❤7👍3🔥1
Хәерле җомга көне белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Украина дроннары Русиянең төрле төбәкләренә, шул исәптән Ленинград өлкәсенең Приморски нефть портына һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы порттагы корабта һәм насос станциясендә янгын чыгуын әйтте.
🔸Русия саклану министрлыгы төнлә 13 төбәктә 221 украин дроны бәреп төшерелүен хәбәр итте.
🔸Уфада 1,2 млрд сумга Украина сугышында катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. Комплекс эченә медицина үзәге, кунакханә һәм спорт залы керәчәк.
🔸Татарстанның өч ширкәте Япониянең чикләүләр исемлегенә эләккән. Алар арасында Чаллының «Ремдизель», «Алабуга» һәм «Альбатрос» ширкәтләре бар.
🔸Бразилиянең элекке президенты, 70 яшьлек Жаир Болсонару, түнтәрелеш әзерләүдә гаепле дип табылып, 27 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
🔸Татарстанда юл хәрәкәтен контрольдә тоту өчен яңа камералар куелачак. "Бизнес Онлайн" язуынча, 309 миллион сумга фото һәм видео теркәүче 75 стационар комплекс сатып алыначак.

🔥1
⚖️Интернетта террорчылыкны аклауда гаепләнеп, Чаллы ир-атына карата җинаять эше ачылган.
Chelny-biz.ru хәбәр итүенчә, җинаять кылу вакытында әлеге ир Менделеевски төзәтү колониясендә утырган. Басма язуынча, ирнең "Ислам дәүләте" террор оешмасы тарафдары булуы ачыкланган.
Ир-ат Телеграммда теркәлеп, "Крокус Сити Холл"да булган терактка бәйле ике комментар калдырган һәм анда кешеләрне күпләп үтерүне аклаган диелә хәбәрдә.
Элегрәк "Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен Стәрлетамак блогерын өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
▪️Соңгы вакытларда тоткыннарга төрмәдә утырганда ук икенче җинаять эше ачу очраклары арта бара. Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов, Казанда туып-үскән һәм 23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка шулай яңа эш ачып хөкем иттеләр.
▪️Былтыр 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.

❤2🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле җомга көне белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина дроннары Русиянең төрле төбәкләренә, шул исәптән Ленинград өлкәсенең Приморски нефть портына һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы порттагы…
Япония Русиягә карата яңа чикләүләр кертте.
Исемлектә 50 ширкәт, алар арасында Татарстанның өч ширкәте дә бар: «Ремдизель», «Алабуга» һәм «Альбатрос».
▪️"Ремдизель" Чаллыда урнашкан. "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада шулай ук штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина җитештерелә. Узган ел ширкәт АКШ чикләүләренә дә кертелде.
▪️“Альбатрос” ширкәте Герань 2” (Иранда ул Shahed-136” дип атала) дроннарын җыю белән шөгыльләнә. 2024 елда 955 миллион сумнан артык керем алган.
▪️"Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелә. Русия бу ширкәткә дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.
Япония моңа кадәр Татарстаннан "Тимер Банк", Казан дары ширкәте, Камаз, "Ак барс" кораблар төзүче ширкәт һәм "Эникс" дроннар җитештерүче ширкәт, "Ак барс" холдинг ширкәтенә каршы чикләүләр кертте.

❤1👏1😁1🙏1
⚡️Татарстанда Васильево бистәсеннән ерак түгел Идел елгасында көймә әйләнеп, кешеләр батып үлгән
Фаҗига бүген туган көнне бәйрәм иткәндә килеп чыккан. Бәйрәмгә җыелучылар Яшел Үзәндә ике көймә яллаган булган.
Baza мәгълүматынча, ике көймәнең берсе чыгарган дулкыннар икенчесен аударган. Көймәдә булган җиде кешенең өчесе батып үлгән, дүртесе икенче көймәгә кадәр йөзеп чыккан.
ЯҢАРТУ: Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүрт кешенең һәлак булуын белдерде. Катерда 7 кеше булган. Ике кешенең җәсәде табылган, тагын икесен эзлиләр.
Беренчеләр мәгълүматларга караганда, көймәдәгеләр коткару жилеты кимәгән булган. Шулай ук катерга тиешле нормадан артык кеше утырган. Ул 6 кешелек кенә булган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башланган.

❤1🤡1🌚1
"Вёрстка": Екатерина Мизулина блогерлар, музыкантлар һәм комикларга 300дән артык әләк язган
"Интернет иминлеге лигасы" җитәкчесе Екатерина Мизулина ким дигәндә 318 җәмәгать эшлеклесе, дүрт музыкаль төркем һәм бер сугышка каршы оешма өстеннән әләк язган. Моны "Вёрстка" исәпләп чыгарган.
Иң күп әләкне Мизулина блогерлар өстеннән язган – 238. Шулай ук ул 70 музыкантны һәм дүрт музыкаль төркемны— шул исәптән "Би-2", Моргенштерн, Шарлот, Паша Техникны эләкләгән.
Моннан тыш, ул биш комикка, актер Алексей Панинга, эшмәкәр Руслан Баязитовка, Русия Думасы депутаты Владислав Даванковка, педиатр һәм язучы Федор Катасоновка, стилист һәм мода тарихчысы
Александр Васильевка һәм "Феминистик сугышка каршы каршылык" оешмасына да әләк юллаган.
"Важные истории" элегрәк исәпләп чыгаруынча, Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан 2024 елның июненә кадәр русияләр ким дигәндә 3,5 мең донос язган. Бу ачык чыганаклар нигезендә генә тупланган сан.

🤮8💩1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:
🔸журналист Ирина Бороган
🔸 язучы Эдуард Тополь
🔸активист Ирина Шумилова
🔸блогер Сергей Куропов
🔸«Обманутый россиянин» проекты.
🔸журналист Ирина Бороган
🔸 язучы Эдуард Тополь
🔸активист Ирина Шумилова
🔸блогер Сергей Куропов
🔸«Обманутый россиянин» проекты.
🔥1
Стерильләштерү, җәфалаулар һәм мыскыл итүләр: Кытайдагы уйгыр лагереннән Келбинур Сидик тарихы
"Миңа операциягә ясамагыз, дип ялвардым. Мин болай да башкача бала таба алмаячакмын һәм теләмим дә", – дидем. Әмма барыбер мине мәҗбүри стерилизацияләделәр".
Бу сүзләр – Кытайның Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәреннән кытай теле укытучысы Келбинур Сидик тарихынан.
Ул меңләгән уйгыр хатыны һәм кызы кичергән хәлләр турында сөйли: лагерьларда тотылганнарга яки Келбинур кебек мәҗбүри эшкә җибәрелгәннәргә мондый җәза еш кулланылган.
Соңгы елларда якынча бер миллион уйгыр төрмәләргә ябылган дип санала. Кытай хакимияте моны "радикализмга каршы көрәш" дип атый һәм лагерьларны "яңадан тәрбияләү үзәкләре" дип тасвирлый.
"Кайбер кызларга күремне кискен һәм мәңгелеккә туктата торган дарулар бирәләр иде. Ә мине хастаханәгә алып барып, гомерлеккә стерилизацияләү операциясе ясадылар", – дип сөйләгән Келбинур Саревога килгәч Азатлык Радиосының Балкан хезмәтенә.
Без Сидик тарихын татар телендә бирәбез.
👉Мәкаләне монда укыгыз

Бу сүзләр – Кытайның Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәреннән кытай теле укытучысы Келбинур Сидик тарихынан.…

😢5🤯4❤1🤬1💔1
Киләсе өч елда Татарстан бюджеты дефициты 18 млрд сумга җитәр дип фаразлана
12 сентябрьдә Татарстан финанс министрлыгы киләсе елга һәм шулай ук 2027-2028 елларга республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Алдагы өч елда керемнәр чыгымнарны капламас дип көтелә.
2026 елга Татарстанның гомуми бюджетында керемнәр 604,8 миллиард сум күләмендә көтелә, чыгымнар – 618,2 миллиард сум. Шулай итеп, 13,4 миллиард сумлык кытлык булачак.
Чыгымнарның иң зур өлеше киләсе елда мәгариф тармагына юнәлтеләчәк – 191,5 миллиард сум. Сәламәтлек саклау өлкәсенә – 159,1 миллиард, “Милли икътисад” бүлегенә – 156,6 миллиард, ә торак-коммуналь хуҗалыкка – 17,3 миллиард сум каралган.
2027 елда Татарстан бюджетның 15,4 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.
2028 елда исә Татарстан бюджетындагы тискәре баланс 18,7 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу елда керемнәр 687 миллиард сум күләмендә көтелә, чыгымнар – 705,7 миллиард сум булыр дип фаразлана.
2025 елгы бюджет 13,5 млрд сумлык кытлык белән кабул ителгән иде. Ләкин ел ахырына ул 31 млрд сум булачак.

❤2