Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу атнада Оренбурда Халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең финалы булды.

10 сентябрьдә узган финалда 12 кыз көч сынашты.

«Татар кызы-2025» исеменә Төркмәнстаннан Алсу Рафикова ия булды. Аңа “Лада Гранта” машинасы бүләк иттеләр.

Финал «Татар анасы» темасына багышланган. Әлеге образ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйләп сайланылган.
👎8🔥3
Уфада пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә нефть эшкәртү заводы янган

«Башнефть-Новойл» заводына һөҗүм һәм янгын мизгелләре күрсәтелгән фото һәм видеоларны «Честный репортаж» һәм Ufa_rb каналлары чыгарды.

Моңа кадәр Уфада аэропорт эшчәнлеген вакытлыча туктаткан иде.

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов нефть эшкәртү заводына һөҗүм булуын раслады — аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.
🔥4🎉3❤2👍1👎1😈1
🕌Мәскәү өлкәсендә төзекләндерүдән соң Щелково Җәмигъ мәчете ачылды

Русия мөселманнары Диния Нәзарәте телеграм каналы язуынча, Мәскәү өлкәсендә төзелгән әлеге беренче мәчет 2001 елда ачылган булган.

Элек ул 260 кеше сыйдырышлы булса, хәзер өч катлы мәчеттә 2600 кеше намаз укый ала. Шулай ук мәчет үз җирлегендә намазларда 4 меңгә кадәр, гаетләрдә 20 меңнән артык кешене сыйдырачак. 2023 елда мәчет комплексында тәһарәт алу өчен яңа бина төзелгән булган.

🔶Мәчетне киңәйтү иганәчеләр акчасына башкарылган. Төзекләндерү вакытында намазлар туктатылмаган.
Мәскәүдә мәчет кытлыгы турында мөселманнар даими әйтеп килә. Шәһәрдә барлыгы дүрт кенә мәчет бар. Җомга намазлары, гаеткә килүче мөселманнар урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала дигән иде.

@azatliqradiosi
👍6❤3🎉2🔥1
Бүген Татарстанда "рәис" сайлыйлар

1991 елдан Татарстан халкы президентын сайлап килде, быел беренче тапкыр ул "Татарстан рәисе сайлавы" буларак уза.

Сайлауда барлыгы 4 намзәт: 2010 елдан бирле Татарстан белән идарә итүче Рөстәм Миңнехановтан тыш, КПРФтан — Хафиз Миргалимов, ЛДПРдан — Руслан Йосыпов һәм Пенсионерлар фиркасеннән — Виталий Смирнов.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев элегрәк хәбәр итүенчә, "махсус хәрби чара" (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый) зоналарында да сайлау бүлекләре эшләячәк. Аеым алганда ике бүлек "Луһански халык республикасы"нда, ике "Донецки халык республикасында" һәм берсе Херсон өлкәсенең Русия басып алган өлешендә булачак диелде.

🔻2020 елда Миңнеханов президент булып сайлануына карамастан, вазифасының атамасы "рәис"кә әйләнде. Беренче тапкыр Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Нәтиҗәдә, дүрт намзәтнең икесе генә ике дәүләт телен белүе мәгълүм — Миңнеханов һәм Миргалимов. Калган икесе — Смирнов һәм Йосыпов татар телендә чыгыш ясаганы билгеле түгел.

🔻Ике ел элек сайланачак рәискә үз вазифаларына керешкәндә ант бирү мәрасимендә "суверенитет" сүзен куллану тыелды. Ул "Русия Конституциясен һәм Татарстан Конституциясен, федераль кануннарны һәм Татарстан кануннарын үтәргә, Татарстан рәисенә йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм", дип әйтергә тиеш булачак.

@azatliqradiosi
🤡11🤮5😢3🤬2❤1🔥1🦄1
❗️Татарстандагы нәшир, журналист Искәндәр Сираҗига гаепләү документы 207 биттән тора

Бу хакта "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итте.

"Хәзер инде мәхкәмә көтәбез", ди видеода 207 битлек гаепләү документын тоткан Искәндәр Сираҗи.

▪️Былтыр 9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

Шул ук көнне Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

▪️Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелде. Ул моны Ибраһим Зәкиев исемле кешегә ачылган җинаять эшендәге (соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе присяжныйлары аны азат иткән) ике шаһиткә каршы эшләгән дип фаразлана. Зәкиев үзе исә Сираҗи шикләнелгән эштә шаһит булып бара.

▪️ "Реальное время" элек язуынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең — Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән.

Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

@azatliqradiosi
❤6🙏4
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан башлыгын сайлауда Рөстәм Миңнеханов җиңеп килә. Әлеге сәгатькә сайлау кәгазьләренең 98,62% саналган, Миңнеханов 88,15% тавыш җыйган.
Икенче урында КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов - 4,95%.

🔸Иркутски өлкәсе Анграски шәһәрендә йортта газ шартлау сәбәпле бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Бу хакта шәһәр рәсмиләре хәбәр итте.

🔸2025 ел башыннан Баш прокуратура 52 чит ил оешмасын "теләнмәгән" дип таныган.

🔸АКШта Starlink иярчен элемтә системы эшендә хилафлыклар барлыкка килгән. Проблем турында 40 меңнән артык америка кулланучысы хәбәр иткән. Шулай ук Польша, Украина, Италия һәм башка илләрдән дә зарланулар бар.
Татарстанда сайлау узды: бәйсез күзәтүчеләр булмады, халыкны сайлауга төрле чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар

Татарстан халкы кичә беренче тапкыр рәис сайлады.

15 сентябрь иртәсенә сайлау бүлгеләре беркетмәләренең 100 проценты эшкәртелгәннән соң, Татарстан рәисен сайлауда Рөстәм Миңнеханов 88,09 процент белән җиңә.

КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов - 4,97%, ЛДПРдан Руслан Йосыпов – 4,20% һәм Пенсионерлар фиркасеннән Виталий Смирнов 1,90%, тавыш казанган.

Татарстанда сайлау Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, бер көн дәвам итте.

Сайлауга әзерлек барышында Миңнеханов такымы күбрәк яшьләргә таянды. Instagram, ТикТок һәм башка социаль челтәрләрдә Миңнеханов уңышлары турында видеороликлар таратылды. Республикада халыкны машина, айфон уйнату, ташламалы ярминкәләр, концертлар, тамашалар оештыру аша сайлауга җәлеп итәргә тырыштылар.

Сайлауда бәйсез күзәтүчеләр булмады. Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте җитәкчесе Григорий Мельконьянц "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгәч, хәрәкәт эшчәнлеген туктату турында белдерде.

Үзен "сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем бу чараны сайлау түгел, ә Кремль куштаны Миңнехановны яңадан билгеләп кую дип саный һәм сайлау нәтиҗәләрен танымау турында белдерә.

Шул ук вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерүенчә, сайлау бүлгеләрендә барлыгы 13 меңнән артык күзәтүче, 94 федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чарасы эшләгән. "Күзәтүчеләр һәм журналистлар ярдәмендә сайлауларның ачыклыгы һәм легитимлыгы стандарты янә бер мәртәбә расланды", диде Андрей Кондратьев телемарафон вакытында.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
🤮4🤡2❤1
Азатлык хисабы: узган атна ике республикадан сугышта үлгән 100дән артык кеше исемен ачыклап булды

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢4👎1😱1
Башкортстанның дәүләт бурычы август азагына 71,15 миллиард сумга җиткән

Бу бер ай элек булган бурыч белән чагыштырганда 29 миллион сумга күбрәк

Башкортстанда бурычларның яртысыннан күбрәген — 42,2 миллирд сумны бюджет кредитлары алып тора. Моннан тыш, Башкортстанның дәүләт кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычлар — 21 млрд сум һәм зур процентлары кредитларыннан — 7,9 млрд сум әҗәте бар.

Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле.

Август аенда Башкортстан хакимияте бюджет дефицитын каплау өчен «Новикомбанк» белән дүрт миллиард сумга килешү төзеде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел Сибайда узган инвестиция сабан туеның пленар утырышында акчаларны туздырмаска һәм иң кирәккә генә сарыф итәргә чакырды.

🔹Башкортстан июнь башыннан Украинага сугышка китүчеләр акчасын да киметте. Белгеч әлеге чара төбәкнең икътисади хәле начараюна бәйле диде.

🔹Шул ук вакытта мәетләр даими кайтарылып тора. Русия күләмендә Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында. Азатлык Радиосы исемлегендә кимендә 7163 үлгән хәрби исеме бар.

@azatliqradiosi
❤1👏1
📍Русия мәктәпләрендә укытылучы телләрнең 24енә юкка чыгу куркынычы яный.

"Ведомости" гәзите фәннәр академиясенең тел белеме институты мәгълүматларына сылтанып язуынча, Русия мәктәпләрендә барлыгы 76 телдә укытыла.

Юкка чыгу куркынычы булган телләр "йокыга китеп баручы" һәм "өзелгән" телләргә бүленә.

"Йокыга китеп баручы" телләргә даими аралашу булмаган телләр керә. Мәктәп програмында әлеге төркемгә водь, ижор, саам, энец, ительмен һәм тофа телләре карый.

"Өзелгән телләр"гә даими аралашу аз булган телләр керә. Илдә якынча биш мең кеше шундый теләдә сөйләшә. Балалар әлеге телләрдән карел, фин һәм идиш телен өйрәнә.

Мәктәп програмында бөтенләй юкка чыккан тел дә булган - сойот теле. Беркем сөйләшмәсә дә аны торгызырга тырышканнар, әмма барып чыкмаган. Әйтергә кирәк сойот теле төрки телләргә карый.

XX гасыр башыннан Русиядә 15 тел "йокыга киткән" яки юкка чыккан.

@azatliqradiosi
😢6🤬3😡1