Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Екатеринбур Үзәк хәрби мәхкәмәсендә Фазыл Вәлиәхмәтов эше карала башлый

Иртәгә, 17 сентябрьдә, Екатеринбурның Үзәк хәрби мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов эше нигезендә беренчел утырыш билгеләнгән. Бу мәхкәмәнең рәсми сайтында күренә.

Башта утырыш 5 сентябрьгә билгеләнгән булган, аннары – 12сенә. Әмма икесе дә Вәлиәхмәтовны мәхкәмәгә китермәү сәбәпле, узмаган. Тикшерү вакытында пенсионер Казандагы тикшерү изоляторында тотыла иде.

70 яшьлек Вәлиәхмәтовны "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү "Вконтакте" социаль челтәрендә 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр чыккан биш постка кагылса, "террорчылыктны аклау" гаепләве бер постка нигезләнгән.

Вәлиәхмәтов узган ел 5 декабрьдә тоткарланды. Шуннан бирле ул Тикшерү изоляторында тотыла. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, пенсионерның өченче дәрәҗә кан басымы авыруы бар, ә бу исә сак астында тотуны тыючы чир булып санала.

Июнь аенда "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤6🤬4🤝2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Русия армиясе Украина тимер юллары инфраструктурасына һөҗүм иткән. Укрзализныци» ширкәте башлыгы Александр Перцовский хәбәр итүенчә, Днепр юнәлешендәге барлык поездлар хәрәкәте туктап калган.

🔸АКШ президенты Доналд Трампның Британиягә сәфәренең рәсми програмы башланды. Трампны Виндзор сараенда пашта Чарлз III кабул итәчәк. Програмда салют, көндезге аш, хәрби очкычлар парады, кичке банкет каралган.

🔸Трамп хакимияте Украинага хәрби ярдәмнең беренче җыелмасын раслады. Reuters хәбәр итүенчә, аны НАТО илләре финанслаячак.

🔸"Алабуга" махсус икътисади зонасына Русия бюджетыннан өстәмә 31,4 миллиард сум субсидия биреләчәк. Бу хакта документы Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган. "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелә. Русия бу ширкәткә дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.

🔸"АвтоВаз" ширкәте 29 сентябрьдән дүрт көнлек эш тәртибенә күчә.

@azatliqradiosi
❤1
❗️Татар активисты Зиннур Әһлиуллин 2,5 елга шартлы мөддәткә хөкем ителде

Чаллыдагы мәхкәмә 74 яшьлек татар активисты Зиннур Әһлиуллинны 2,5 елга шартлы мөдәттәкә хөкем итте. Бу хакта Азатлык Радиосы чыганаклары хәбәр итә. Прокурор Әһлиуллинны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

▪️Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

@azatliqradiosi
🙏9❤4🤬1
⚡️Бүген иртән Уфада журналист, активист һәм хокук яклаучыларның өйләрендә тентүләр узды. 

Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы биш хатын-кыз өенә килгән.

Алтайлар хәрәкәте лидеры Аруна Арна үз телеграм-каналында язуынча, тентүләр бәйсез журналист Наталья Лазаричева, активист Гүзәл Рейтер һәм хокук яклаучы Гөлнара Хөснияровада үткән. Рейтер йортының тәрәзәләрен ватканнар, бөтен техникасын алып чыгып киткәннәр диелә. 

"Разоблачено" телеграм-каналы хәбәр итүенчә, шулай ук активистлар Эльвира Сәгадиева һәм Тамара Әхмәтҗановага да тентү белән килгәннәр. Сәгадиеваның фатирына бәреп керү өчен битлектәге куәт оешмасы вәкилләре кувалда һәм лом кулланган булуы ихтимал, диелә. 

Әхмәтҗанованың фатирыннан тыш, дачасында да тентү узган. 

Хатын-кызларның барысын да Тикшерү комитетына алып киткәннәр, дип яза SOTAvision. 

▪️Наталья Лазаричева мобилизацияләнгән яки мәҗбүри хезмәткә алынганнарның аналары, хатыннарыннан торган "Аналар һәм хатыннар шурасы"ның Уфадагы активисты иде. Ул элегрәк Азатлык Радиосына җәмәгатьчелектәге резонансның мөһимлеге турында сөйләде. "Аналар һәм хатыннар шурасы"н һәм аны оештыру Ольга Цуканованы 2023 елның 26 маенда "ят агент" дип таныдылар. Әлеге хәлдән соң шура үзенең эшчәнлеген туктатты.

@azatliqradiosi
❤1
Юлия Навальная ире Алексей Навальныйның колониядә агуланган булуын әйтте

Узган ел колониядә үлгән оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның хатыны Юлия әйтүенчә, сәясәтченең тарафдарлары иренең биологик материал үрнәкләрен әле 2024 елның февраленнән үк алып чит илгә чыгаруга ирешкән.

"Ике илнең лабораторияләре әлеге үрнәкләрне бер-берсеннән бәйсез рәвештә тикшерде. Ике ил лабораторияләре бер нәтиҗәгә килде - Алексей үтерелгән, төгәлрәге - агуланган", диде Юлия Навальная.

▪️2024 елның 16 февралендә Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде.Йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан диелде. Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтергәннәр дип саный.

@azatliqradiosi
Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллин эше ничек барды

17 сентябрьдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Бу эш ничек барды соң?

Беренче мәхкәмә утырышы 20 гыйнварда үтте. Татар активистлары хәбәр итүенчә, Зиннур Әһлиуллин утырышта татар теленнән русчага тәрҗемәче бирүне сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән.

Соңгысы кичә булды, анда ул соңгы сүз белән чыгыш ясады. Эш барышында ул "төрмәдән курыкмыйм" дип әйтеп килде.

Зиннур Әһлиуллинны бер ел дәвамында эзәрлекләү турында безнең 👉 мәкаләдә укыгыз.
❤4🔥3😢1
Касыймда Арыслан хан һәм Фатыймасолтан төрбәсе табылган

Казан археологлары Касыйм шәһәренең тарихи урынында Арыслан хан төрбәсенең дивар һәм идән фрагментларын тапкан. Ә.Х.Халиков исемендәге Археология институты экспедициясе XVII гасыр уртасына караган кабер ташын да тапкан.

Төрбә Арыслан хан вафат булганнан соң – 1625 елда төзелгән. Анда шулай ук аның хатыны - Касыйм ханлыгының соңгы идарәчесе Фатыймасолтан һәм якын туганнары җирләнгән.
Археологик тикшеренүләр Касыйм ханлыгының башка хакимнәре һәм ханнары җирләнгән урыннарны өйрәнүне дәвам итәчәк, бу эш 2026 елда да барыр дип көтелә.

▪️Арыслан хан — Касыйм ханлыгының соңгы мөселман хөкемдарларыннан берсе, Күчем ханның улы Алиның улы. Ул 1614–1626 елларда Касыйм тәхетендә утыра. Мәскәү дәүләте белән бәйле булса да, ханлыктагы мөселман-татар традицияләрен саклап яшәгән. Аның хатыны Фатыймасолтан ханбикә Касыйм ханлыгының соңгы идарәчесе буларак тарихта калган. Аларның улы Сәет Борһан хан Касыйм ханлыгын 1626-1679 елларда җитәкли, әнисе каршы булуга карамастан, Романовлар нәселе өндәве белән 1653 елда Василий Арсланович исеме белән чукына. Тарихчылар фикеренчә, бу инде Касыйм ханлыгын номиналь яктан юк итүгә әзерлек булган. Чыннан да, аннан соң идарә иткән әнисе Фатыймасолтан Касыйм ханлыгының соңгы җитәкчесе була.
👍10🔥2
Әстерхан хакимияте шәһәрдә Явыз Иванга һәйкәл кую идеясен 20 мең кеше хуплады дип белдерде.

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимен халык хуплап чыккан. Бу хакта җирле матбугат чаралары хәбәр итә. Әстерхан өлкә думасы рәисе урынбасары Виталий Гутман әйтүенчә, 12-14 сентябрьдә узган тавыш бирүдә 29 218 кеше катнашкан, аларның 20 160ы һәйкәл куюга ризалашкан.

Әстерхан халкына һәйкәл куячак урынны сайлау да тәкъдим ителгән. Күпчелек тавыш белән (10 483 кеше) Октябрь мәйданындагы, Әстерхан кремле каршысындагы сквер сайланган, дип яза “Арбуз” басмасы. Журналистлар мәгълүматына караганда, тавыш бирү 61 урында – сайлау бүлгеләренә якын җирләрдә оештырылган.

Һәйкәл мәсьәләсенә карата тавыш бирү Әстерхан шәһәр думасының сигезенче чакырылыш депутатларын сайлау белән бергә узган. Гомумән, әлеге сайлауларда активлык якынча 21 процент тәшкил иткән – тавыш бирүдә 70 меңләп кеше катнашкан. Росстат мәгълүматына караганда, 2025 ел башына Әстерхан шәһәрендә 466 меңгә якын кеше яшәгән.

Татар ханлыклары башкаласының берсе булган Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре моңарчы да яңгыраган иде. Һәйкәлне күптән әзерләп тә куйдылар. Шәһәр мэры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыгып килде. Моңа җәмәгатьчелеге дә каршы торды.
🤬16💩9❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, быел югары уку йортларына Украинадагы сугышта катнашучылар һәм аларның балалары өчен бүленгән квота нигезендә 28 меңнән артык кеше кабул ителгән. Гомум квота саны 50 мең урыннан артыграк булган дип яза «Говорит НеМосква».

🔸Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дип белдерде губернатор Вячеслав Гладков. Русия саклану министрлыгы төнлә 43 украин дронын юк итүләре турында хисап бирде. Аларның яртысыннан артыгы Ростов өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән.

🔸Русия ФСБсы Петербургда саклану ширкәте җитәкчесенә һөҗүм омтылышына юл куймау турында хәбәр итте. Имеш, өч русияле Украина махсус хезмәтләре кушуы белән корбанның машинасын шартлатырга ниятләгән.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Лондонда. Ул Виндзорда почет каравылын карау вакытында Британия патшасы Карл III алдына чыккан һәм шулай ук берничә тапкыр аның аркасыннан каккан. Бу – этикетны тупас бозу, чөнки Британия традицияләре һәм беркетмәләре буенча монархка кагылу тыела. Бу турыда CNN хәбәр итә.
🔥3
❗️Башкортстанда дроннар Салаваттагы заводка һөҗүм иткән

Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Газпром нефтехим Салават"ка террорчылык һөҗүме булды. Очкыч тибындагы ике дрон заводка һөҗүм итте. Үлүчеләр һәм яралылар юк. Пассив һәм актив яклау системнары эшләде, оешма сакчылары ут ачты", диде ул.

Хәбиров сүзләренчә, комбинатта янгын чыккан, хәзер аны сүндерү эшләре бара. Әлеге мәгълүматны бәйсез рәвештә раслап булмый, чөнки Башкортстанда дроннар һөҗүменең фото-видеоларын тарату тыелды. Бары тик рәсми мәгълүмат кына җиткерелергә тиеш.

Exilenova+ украин телеграм каналы һөҗүмнән фото һәм видеолар чыгарды.

Канал мәгълүматынча, ЭЛОУ-АВТ-4 җиһазына зыян килгән.

"Газпром нефтехим Салават"ка 2024 елның маенда да һөҗүм булган иде.
🔥5❤1🙏1
Песков президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козакның вазифасыннан китүен раслады

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренә караганда, Козак вазифасыннан үз теләге белән китү турында гариза биргән.

«Әлегә фәрман басылып чыкмады, ләкин мин чыннан да аның вазифасыннан китүен раслый алам. Үз теләге белән», — диде Дмитрий Песков.

Козакның китүе турында кичә сәясәт белгече Аркадий Дубнов Мәскәүдәге чыганакларына сылтанып хәбәр иткән иде. Бу мәгълүматны журналист Алексей Венедиктов та раслады.

The New York Times мәгълүматына караганда, Козак — Путин тирәсендәге даирәдә Украинадагы сугышка каршы чыккан бердәнбер кеше булган.
❤3🤔1
🇮🇴Британиядә Русия күзләве белән хезмәттәшлектә шикләнелгән өч кеше тоткарланган.

Бу хакта илнең полиция хезмәте матбугат үзәге хәбәр итә. Әлеге кешеләрне Эссекс җирлегендә тоткарлаганнар.

Тоткарланучылар 41 һәм 46 яшьлек ир-ат һәм 35 яшьлек хатын-кыз. Аларны башта Лондондагы полиция бүлегенә алып килгәннәр, аннары йолымга (залог) иреккә чыгарганнар. Өйләрендә тентү узган. Эшнең нечкәлекләре әйтелми.

@azatliqradiosi
🔥2❤1😁1🤔1
Әстерханда янә Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе калыкты. Бу эштә татарларны кулланалар

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе янә калкып чыкты. 2026 елда өлкә хакимияте Әстерхан якларының Русия дәүләтенә кушылуына 470 еллыгын билгеләргә җыена. Бу датага туры китереп Явыз Иванга һәйкәл кую туры килә дип саный түрәләр. Киләсе елгы бәйрәмгә быел ук итәкләрне җыю, кешеләрне әзерли башларга кирәк дип эшкә тотындылар.

🔻Хакимият фикерләрен хуплатыр өчен татарларны җәлеп иттеләр. Алар да хакимият җырын җырлый башлады. Әстерхан өлкәсенең мөфтие Рәүф Җантасов бу инициативаны хуплап чыкты.

"Әлеге инициатива бик вакытлы. Монда аерым бер шәхесне данлау турында сүз бармый, ә дәүләтчелекнең билгеле бер тарихи символын танып кабул итү турында бара", дип саный ул.

Аңа ияреп Әстерханның башка тарихи мәчетләренең имамнары да Явыз Иванны данлый. Яшел, Ак мәчетләр имамнары да әледән-әле Явыз Иванның никадәр мөһим шәхес булуын сөйли.

Әстерханда татар эшмәкәре, Русия думасы депутаты Ренат Әюпов та Явыз Иван чорында Әстерханның Русия империясенә керүе мөһим тарихы вакыйга дип саный.

"Әлеге чорда безнең җәмгыять таркау була. Русия дәүләте составына керү төбәк өчен мөһим тарихи вакыйга, бу безнең халыкны эчке сугышлардан коткарган", дип аңлата.

🔻Бер генә татар да бу вакыйга канлы сугышка, канлы бастырылуга корылганын әйтми, ишарә буларак та искә төшерми. Барысының да телендә бер риторика - Әстерхан ханлыгы Русия составына керү бәхет, кирәкле гамәл булган.

Алтын Урдадан соң барлыкка килгән татар дәүләте - Әстерхан ханлыгын Казан ханлыгы кебек канлы язмышка дучар булганын һәм татар дәүләтенә кылыч белән нәкъ Явыз Иван килгәнен бер тарихчы да, төбәкне өйрәнүче дә, галимнәр дә әйтми. Киресенчә, татар исемле шәхесләр хакимият кушканны тәкрарлый.

🔹Әстерхандагы Азатлык Радиосы белән аралашкан татарлар Русиянең Украинага бәреп кергәннән соң тормыш нык үзгәрде һәм кешеләр үзгә фикер әйтергә курка дип сөйләде. Хакимият җырын җырламасаң, яши алмыйсың, ди алар.

Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.
👎12🤬7💩4🌚1
Украинага хәрбиләрнең 1000 мәете кайтарылган

Русия ягы белдерүенә караганда, бу украин хәрбиләре. Әсир хәрбиләр мәсьәләләре координацион штабында хәбәр итүләренчә, якын көннәрдә кирәкле экспертизалар һәм мәетләрне идентификацияләү үткәреләчәк.

РБК язуынча, Русиягә 23 хәрбинең мәете тапшырылган. Алмашу Халыкара кызыл хач оешмасы ярдәме белән башкарылган.

@azatliqradiosi
😢3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия юстиция министрлыгы Лутфие Зудиеваны ят агент буларак быел май аенда тамгалады.
Кырымның Җанкөй район мәхкәмәсе кырымтатар журналисты, хокук яклаучы Лутфие Зудиеваны 30 мең сум штрафка тартты.

Аны үзен үзе ят агент дип тануларын сорап гариза язмаган килеш ят агент эшчәнлеген алып баруда гаепләделәр. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте белдерә.

Мәхкәмә утырышында Зудиева үзенә карата төзелгән беркетмәгә аңлатма бирде. Зудиева әйтүенчә, Кырымдагы юстиция министрлыгы аның иҗтимагый һәм журналист эшчәнлеген "сәяси" дип санаган. Ләкин ул канундагы билгеләмәгә сәяси буларак туры килми.

Моннан тыш Зудиева үзенә каршы ачылган эштә "чит ил йогынтысы"н дәлилләүче бернинди дә документлар юклыгын билгеләп үтте. Шулай ук ул "ят агентлар" турындагы канун нормасының төгәл булмавын һәм хакимият тарафыннан теләсә ничек кулланылырга мөмкинлеген ассызыклады.

"Мин административ беркетмәне дә, мәхкәмәне дә иҗтимагый һәм мәгълүмати эшчәнлегем өчен миңа каршы берничә ел алып барылган басымның дәвамы дип саныйм. Мин кешеләрнең хокуклары бозылуын яктыртам. Миннән бер генә нәрсә телиләр - шул хакта сөйләүдән туктавымны. Бу мөмкин түгел, чөнки беренче чиратта ул минем шәхси инануларыма бәйле. Бу эш белән (журналистика һәм хокук яклау) йөрәгем кушканга шөгыльләнәм", дип сөйләде Зудиева.

▪️Русия юстиция министрлыгы Лутфие Зудиеваны ят агент буларак быел май аенда тамгалады.

@azatliqradiosi
🤬6❤1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе узачак. Аннан соң Дәүләт шурасы VII чакырылышының 12нче утырышы булачак. Анда премьер-министр һәм вице-премьерлар намзәтләре килештереләчәк.

🔸Британиянең тышкы эшләр министрлыгы карамагындагы МИ-6 күзләү хезмәте даркнетта Silent Courier (“Тын хәбәрче”) платформасын эшләтеп җибәрәчәк. Ул дөньяның теләсә кайсы ноктасындагы “канунсыз эшчәнлек” турында махсус хезмәткә яшерен мәгълүмат җиткерү яки шымчылык итүдә үз хезмәтләреңне тәкъдим итү өчен кулланылачак. Бу хакта тышкы эшләр министры Иветт Купер белдерде (BBC).

🔸“Талибан” хәрәкәте университетларда хатын-кызлар язган китапларны куллануны һәм кеше хокукларына багышланган фәннәрне укытуны тыя. Моннан тыш, Әфганстан хакимияте 18 фәнне укытуны тыйды. Алар арасында кеше хокуклары, гендер тикшеренүләре һәм җенси басым темасына кагылышлы курслар бар (BBC Afghan).

🔸19 сентябрьдә Камчатканың көнчыгыш яр буенда 7,4 магнитудалы җир тетрәү булды.
❤1🔥1
Рөстәм Миңнеханов Татарстан рәисе вазифасына кереште.

Антны ул татар телендә генә әйтте.

Миңнехановның беренче инаугурациясе 2010 елның 25 мартында булган иде. Ул вакытта Татарстан җитәкчесе президент дип аталды. Әлеге атама бетерелде, Рөстәм Миңнеханов бу юлы рәис буларак сайланды.

Бәйсез күзәтүчеләрсез узган сайлауда ул 88,09% тавыш җыеп җиңде.

Инаугурациягә барлыгы 700 кеше чакырылган. Федераль түрәләрдән Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.

Чит илләрдән Кыргызстан хөкүмәте урынбасары Данияр Амангилдев, Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстан, Беларус илчеләре бар иде.
❤5🤔2🥱2😢1🤮1🤡1
Тимур Нагуманов Татарстаннан сенатор итеп билгеләнде.

Татарстаннан сенатор итеп Рөстәм Миңнехановның элекке ярдәмчесе Тимур Нагуманов билгеләнде. Бу хактагы фәрманга Татарстан рәисе кул куйган. Ул анда Александр Терентьевны алыштыра.

42 яшьлек Нагуманов – Татарстанның элекке финанс министры Дмитрий Нагуманов улы. Әтисе министрлыкны 1990нчы еллар уртасында җитәкләде.

Тимур Нагуманов төрле елларда “Остин” җәмгыятендә сәүдә мөдире булып эшләде, “Буа шикәр заводы”ның финанс бүлеген җитәкләде, шулай ук “Яңа шикәр технологияләре” ширкәтендә җитәкче булды. Бер ел дәвамында “Зәй шикәре” ширкәтендә икътисад һәм финанслар өчен җаваплы баш мөдир урынбасары вазифасын башкарды. Соңрак Чүпрәле районына күченеп, Борындык элеваторын җитәкләде.

2007 елда Нагуманов муниципаль түрә карьерасын башлап җибәрә – Чүпрәле районы башлыгы итеп билгеләнә. 2013 елда Казанга күчә һәм Татарстан президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләнә. 2019 елда Әлмәт районы башлыгы итеп билгеләнә һәм анда биш ел эшли.

2024 елда Нагуманов район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырды, аннан соң аңа республика җитәкчесе ярдәмчесе вазифасы тәкъдим ителде. Әлеге вазифа гадәттә вакытлы була яки түрәләрне пенсиягә чыгар алдыннан шунда куеп торалар.
🥱7❤‍🔥1
Киров өлкәсе колониясендә газаплауларга зарланган Марсель Әмиров Украинадагы сугышта һәлак булган

Бу хакта аның туган ягы - Ульянов өлкәсе Павлов районы хакимиятенең “ВКонтакте” төркеме хәбәр итте.

Әмировның үлемен туганнары да раслаган. Алар әйтүенчә, Киров өлкәсе Омутнино районындагы 6нчы колония (аның икенче исеме – “Кара тукран”) җитәкчелеге Әмировны сугышка җибәрүгә каршы торган. Әмма узган җәйдә аны икенче колониягә күчергәннәр (аның төгәл кайда икәнен әйтмиләр, бары “өйгә якынрак” диелә), һәм анда идарәчелек Әмировка сугышка китәргә рөхсәт бирә.

— Аны безгә якынракка күчергәннән соң, хәлләре беркадәр җиңеләйде. Ул дингә тирәнрәк керә башлады. Әлбәттә, Киров колониясендә күргәннәрдән соң, аңа бик авыр иде. Тик моны сиздермәде. Безгә аны бер генә тапкыр – 2024 елның августында күрергә мөмкинлек бирделәр. Ул чакта без аны [сугышка] бармаска күндерергә тырыштык, ләкин ул үз сүзендә нык торды. “Мин сугышырга барачакмын”, – диде. Ул бит 1990нчы елларда Чечняны узган. Хәзер дә Ватанны сакларга теләде, – дип сөйләгән Әмировның бер туганы “Новая газета Европа”га.

Ульян өлкәсендә яшәүче Марсель Әмировны 2013 елда Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе ("Үтерү") нигезендә 14,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул юл казасы ясаган, нәтиҗәдә кеше үлгән, мәхкәмә моны махсус эшләнгән дип нәтиҗә ясаган.

2021 елның 18 ноябрендә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары килгән чакта, Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң аңа ялган әләк турындагы җинаять эше ачылды.

Тулырак 👉монда укыгыз.
😢1🎉1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Бүген иртән Уфада журналист, активист һәм хокук яклаучыларның өйләрендә тентүләр узды.  Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы биш хатын-кыз өенә килгән. Алтайлар хәрәкәте лидеры Аруна Арна үз телеграм-каналында язуынча, тентүләр…
Уфада журналист Наталья Лазаричева “нацизмны аклау” эше нигезендә кулга алынган

Башкортстанда мәхкәмә журналист Наталья Лазаричеваны ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Аңа каршы “нацизмны аклау” һәм “террор гамәле турында ялган хәбәр тарату” маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

49 яшьлек Лазаричеваны куәт оешмалары вәкилләре 17 сентябрь иртәсендә тоткарлады. Шул ук көнне активистлар Гүзәл Рейтер, Эльвира Сәгадиева, Тамара Әхмәтҗанова һәм юрист Гөлнара Хөсниярова да кулга алынган. “Idel.Реалии” ачыклавынча, алар Лазаричева эшедә шаһитлар статусында тора.

Куәт оешмалары белән бәйле “Оперсводки РБ” телеграм-каналы тоткарланучыларны “Русиядә тыелган “Воля” фиркасе әгъзалары һәм чит илдә яшәүче [Светлана] Пеунова (“Лада-Русь”) җитәкләгән тоталитар секта тарафдарлары” дип атады.

Элегрәк, сентябрь башында, “Воля” фиркасендә катнашу эше нигезендә Камчаткадагы җиде хатын-кызда тентүләр узган иде. Аларның алтысын сорау алудан соң иреккә җибәрделәр, ә Вершининага “экстремистик оешмада катнашу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤4😢2