Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Явыз Иван патшасына һәйкәл куюны хуплап өлкәнең мөфтие фатиха бирде. Ул милләте белән татар. Шулай ук өлкәнең иң бай татары да патшага һәйкәлне хуплап чыкты.

Бу хакта безнең язманы укыгыз.
💩18🤮8🤬4🌚1🤣1
Новосибирски өлкәсенең Татарски шәһәрендә 5нче санлы мәктәпнең бер өлеше җимерелгән

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Мәктәп инде 1937 елны ук төзелгән булган дип хәбәр ителә. "Сибирский экспресс» язуынча, җирле хакимият министрлыкка мәктәп яңа уку елына әзер дип белдергән булган.

Уку йортында барлыгы 210 бала белем ала. 22 сентябрьдән аларны 9нчы санлы мәктәпкә күчерәчәкләр.

Районның исеме Татарски дип аталса да, анда татарлар алай күп түгел. Хәтта бер меңгә дә тулмый.

▪️Шәһәр исеме хакында халык арасында төрле риваятьләр йөри, рәсми аңлатма да бар. Аның буенча, шәһәр 19нчы гасыр ахырында Себер аша тимер юл магистрале төзегән вакытта барлыкка килә. 1894 елны тимер юл станциясе төзелә һәм аңа станциядән 2 генә чакрым ераклыкта булган Татарка авылы исеме бирелә.Ә авыл, бу вакыйгадан 150 ел алда, себергә күчеп килгән татарлар тарафыннан төзелгән була. Еллар узып, станциядә яшәүчеләр саны күбәйгәч, 1911 елны Татаркага шәһәр статусы бирелә, 1925 елны ул район үзәге итеп билгеләнә.

▪️Риваятьләргә килгәндә, бу якларда бер татар әбие яшәгән. Ул хайваннарны дәвалаган, кешеләргә ярдәм иткән. Шәһәр салынгач, әлеге әбекәй хөрмәтенә, аңа Татарск исеме бирелгән.

@azatliqradiosi
👏2👍1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан өч ел элек — 2022 елның 21 сентябрендә — Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте.

Би-би-си-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" ачыклаганча, Украинадагы сугышта Русиядән мобилизацияләнгән 15 077 кеше һәлак булган.

Татарстан да, Башкортстан да Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар белән Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарда тора.

Узган елны Азатлык Радиосы мобилизацияләнеп һәлак булган татар-башкорт ирләрен искә алып видео чыгарган иде. Әлбәттә, хәзер инде саннар башка, чөнки мәетләр көн саен диярлек кайтырла. Бу хакта Азатлык Радиосы якын көннәрдә тулырак язачак. Әлегә узган елгы видеоны искә төшерәбез.

▪️Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

@azatliqradiosi
🤬9❤1👍1🔥1
Парижда математик Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чарасы узды

Аны Solidarité FreeAzat комитеты оештырды.

Чара Art Protest рәвешендә узды. Аның кысаларында чарада катнашучылар сәяси репрессияләр турында урам рәсемнәре, инсталляцияләр тәкъдим итте, чыгышлар ясады.

Sotavision язуынча, шундый ук чара Берлинда - Русия илчелеге бинасы каршында да оештырылды.

Моннан тыш бүген Тель-Авивта "Сәяси тоткыннарга хат язу" такымы Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга хат язу чарасы оештыра.

▪️Хулиганлык өчен алты елга иректән мәхрүм ителгән Азат Мифтахов 2023 елның сентябрендә колониядән иреккә чыгарга тиеш иде. 4 сентябрьдә галимне каршы алырга әнисе, үги әтисе, хатыны, Петербур, Мәскәү, Пермь, Кировтан активистлар килә. Туганнары белән очрашуга нибары биш минут бирелә, Мифтаховны колония ишегалдында ук кабат тоткарлап, тикшерү изоляторына алып китәләр.

▪️Математикка яңа җинаять эше ачыла. Җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк" дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйләде.

▪️Узган ел март ахырында математик Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде.

@azatliqradiosi
❤8🔥2
Русиянең GigaChat нейрочелтәрен татар теленә өйрәтмәкчеләр

Бу хакта "Сбер Татарстан" бүлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Татарстан галимнәре әдәбият, матбугат һәм мәгариф материалларыннан зур күләмдә мәгълүмат корпусы әзерли. Бу база Сбер белгечләре ясый торган ясалма акыл системнарын татар теленә өйрәтү өчен нигез булачак.

Проект нәтиҗәсендә югары төгәллекле автоматик тәрҗемә, тавыш синтезы һәм текст мәгълүматын анализлау технологияләре эшләнәчәк дип көтелә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥14🤔3👍1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
😢3❤1🔥1