Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Парижда математик Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чарасы узды

Аны Solidarité FreeAzat комитеты оештырды.

Чара Art Protest рәвешендә узды. Аның кысаларында чарада катнашучылар сәяси репрессияләр турында урам рәсемнәре, инсталляцияләр тәкъдим итте, чыгышлар ясады.

Sotavision язуынча, шундый ук чара Берлинда - Русия илчелеге бинасы каршында да оештырылды.

Моннан тыш бүген Тель-Авивта "Сәяси тоткыннарга хат язу" такымы Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга хат язу чарасы оештыра.

▪️Хулиганлык өчен алты елга иректән мәхрүм ителгән Азат Мифтахов 2023 елның сентябрендә колониядән иреккә чыгарга тиеш иде. 4 сентябрьдә галимне каршы алырга әнисе, үги әтисе, хатыны, Петербур, Мәскәү, Пермь, Кировтан активистлар килә. Туганнары белән очрашуга нибары биш минут бирелә, Мифтаховны колония ишегалдында ук кабат тоткарлап, тикшерү изоляторына алып китәләр.

▪️Математикка яңа җинаять эше ачыла. Җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк" дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйләде.

▪️Узган ел март ахырында математик Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде.

@azatliqradiosi
❤8🔥2
Русиянең GigaChat нейрочелтәрен татар теленә өйрәтмәкчеләр

Бу хакта "Сбер Татарстан" бүлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Татарстан галимнәре әдәбият, матбугат һәм мәгариф материалларыннан зур күләмдә мәгълүмат корпусы әзерли. Бу база Сбер белгечләре ясый торган ясалма акыл системнарын татар теленә өйрәтү өчен нигез булачак.

Проект нәтиҗәсендә югары төгәллекле автоматик тәрҗемә, тавыш синтезы һәм текст мәгълүматын анализлау технологияләре эшләнәчәк дип көтелә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥14🤔3👍1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
😢3❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Аннексияләнгән Кырымда Татарстан һөнәр берлекләре шифаханәсенә бүген төнлә дрон төшү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, дүрт кеше авыр хәлдә, икесе реанимациядә дип белдерде Русия рәсмиләре. Һөҗүмдә шулай мәктәпкә дә зыян килгән.

🔸Пилотсыз очкычлар Әстерханга да һөҗүм иткән, Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, анда 13 дрон бәреп төшерелгән. Барлыгы Русиядә күгендә 114 дрон бәреп төшерелде, диделәр министрлыкта.

🔸Русия Запорожье, Сум һәм Киев өлкәсенә һөҗүм иткән. Запорожьеда өч кеше һәлак булган.

🔸Британия, Австралия, Канада һәм Португалия Фәләстин дәүләтен тану турында белдерде. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу мондый дәүләт беркайчан да булмаячак диде.

🔸Бүген Казан шәһәре думасы утырышында Казан мэрын сайлаячаклар.
🔥2
"Форос" кемнеке? "Сәләт" аланына зыян килгәнме?

Кичә төнлә аннексияләнгән Кырымда "Форос" шифаханәсе һәм аның янындагы мәктәпкә дрон һөҗүме булды. Шифаханәдә 3 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.
Украина медиасы язуынча, бу вакытта "Форос" ресторанында "мөһим кешеләр җыелган" булган.

Фороста Татарстанның "Сәләт" аланы эшли. Аның мөдире Кира Маслова сүзләренчә, алан биналарына зыян килмәгән, гәрчә алар мәктәп янында гына булса да. Ял итүчеләр бу вакытта булмаган.

"Төнлә алан территориясен махсус хезмәтләр карап чыкты, БПЛА калдыклары табылмады. Көндез кабат карап чыгачаклар. Безне бу хәл куркытмады. Мин үземнең кайда булуымны һәм кайда эшләвемне бик яхшы аңлыйм", дигән ул Татар-информга.

Быел аланда 3 меңнән артык бала ял иткән, аларның 2 меңе - Татарстаннан.

Былтыр Кырымдагы "Сәләт"кә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

2021 елда Форостагы шифаханә һәм ял йортларына элекке президент Миңтимер Шәймиев тирәлеге ия булуы турында тикшеренү чыккан иде. Анда Шәймиев, Әсәгать Сәфәров, Равил Моратов исемнәре телгән алына.

Тикшеренү турында тулырак 👉монда укыгыз.
🔥2❤1
Гүзәл Сәгыйтова Казан мэры урынбасары булып сайланды

Аны бу кәнәфигә янә чираттагы тапкыр сайланган Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Депутатлар арасында каршы булучылар да, тотылып калучылар да табылмады.

Моңа кадәр Казан мэриясендә ике вице-премьер иде. Берсе - беренче вице-мэр Денис Калинкин, икенчесе Евгения Лодвигова. Икесе дә үз вазифаларын саклап калды. Вице-премьерлар хәзер өчәү булачак.

Кичә Гүзәл Сәгыйтова үзенең Телеграм каналында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китүен игълан итте. Ул шәһәр администрациясендә 4,5 ел эшләде. Моңа кадәр Сәгыйтова бермандатлы округ буенча Казан шәһәр Думасы депутаты булып сайланды. Ул депутат буларак Башкарма комитеттагы вазифасын алып бара алмый. Әмма вице-премьер булып та, депутат та булырга канун рөхсәт итә.

Сәгыйтова өчен бу карьера буенча үсеш булып санала, ул шәһәр мэриясендә дә милли юнәлешне алып алып барачак дигән фаразалар бар.

Шулай ук узган утырышта Казан шәһәр думасы депутатлары Илсур Метшинны да янә мэр итеп сайладылар. Бу аның мэр булып эшләүнең бишенче мөддәте. Ул Казан белән 2006 елдан бирле идарә итә.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤4💩3🤡2👎1🔥1
Мобилизациягә 3 ел. Иң күп үлүчеләр – Башкортстан, Татарстан һәм Бурятиядән

Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме мобилизацияләнгән кешене җибәрүен дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Гомумән, югалту саннарын хакимият бик тырышып яшерә. Хәтта үлгән кеше некрологларында да аларның сугышка нинди статуста киткәнен язмаска тырышалар.

Шулай да бу эшне журналистлар һәм бәйсез тикшерүчеләр актив башкарырга тырыша.

"Медиазона" исемлегенә күрә, 21 сентябрьгә Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган мобилизацияләнүчеләр саны – кимендә 871. Татарстанда – кимендә 843. Ике милли республика Русия буйлап югалтулар исемлегенең башында. Өченче урында – Бурятия республикасы (кимендә 629 үлем).

Татарстан белән Башкортстандагы вазгыятьне зур игътибар белән күзәтүче сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, ике республикадан мобилизациягә эләгүчеләр саны да, чын югалту саннары да күпкә югарырак, хакимият аны максатчак яшерә. Төрле исәпләүләргә караганда, бу санны уртача 3 тапкырга тапкырларга кирәк, ди ул.

— Башкортстан белән Татарстаннан сугышта күп мобилизацияләнүченең үлемендә сәбәпләр күп, монда сәбәпләр комплексын карау кирәк. Беренчедән, ике республикада административ ресурс көчле, 2022 елда мобилизациягә кеше җыюда бу зур роль уйнады. Икенчедән, бу республика хакимиятләренең һәрвакыт Мәскәү алдында үзләрен иң актив, иң тырыш булып күрсәтү омтылышы да бар, алар бар көч белән Путинны канәгатьләндерергә тырыша, бу очракта, сугышка кешеләр җибәрү планын артыгы белән башкарырга омтыла.

Пропаганда да зур роль уйный, аның ролен киметеп карарга ярамый. Татарстанның нинди рәсми медиасын алма, барысы да сугышны мактый, анда китүчеләр һәм үлүчеләрне каһарман дип сурәтли, — диде Азатлыкка Айсин.

Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.
❤5🤬5🔥1😢1
21 сентябрьдә Парижда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов, Русия төрмәсендә утыручы математик Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп пикетка чыккан.

"Азат Мифтахов Путин режимы эзәрлекләгән студентлар, яшь галимнәр символы. Азатка — ирек," ди Зәкиев.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6❤3
Ижау мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешене ирегеннән мәхрүм итте

Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында язылганча, гаепле дип табылучылар арасында Инсаф Исламов, Иршат Ульябаев, Юнир Хисаметдинов, Сәгыйть Юлмөхәммәтов һәм Айсуак Яугастин бар.

Аларны 4,5 елдан 5,5 елга кадәр колониягә хөкем иткәннәр.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3🤬3❤1😢1😡1
Татарстан хөкүмәтендә Яшьләр эшләре министры итеп Азат Кадыйров билгеләнде.

Узган атнада элекке яшьләр министры Ринат Садыйков Татарстан фетнәчел Донбассаның үз карамагына алган Лисичански һәм Рубежное төбәкләре өчен җаваплы итеп билгеләнде.

Садыйковка каршы АКШ, Австралия, Европа берлеге, Япония, Британия, Украина санкцияләр керткән иде. Министрлык Русия басып алган Украина төбәкләреннән балаларны Татарстан аланнарына китерүне оештырды. Моннан тыш, Русия оккупациясендә калган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге балалар Кырымдагы "Сәләт - Ак Барс" аланында ял итте.

▪️Чикләүләр шәхси мөлкәтләрне туңдыруны күз уңында тота.

@azatliqradiosi
🤡2🔥1😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Казан, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәттә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылды.

🔸БМО Баш ассамблеясының 80нче утырышына Нью-Йоркка килгән Украина президенты Владимир Зеленский АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлог белән очрашуы турында хәбәр итте. Бүген Зеленский Дональд Трамп белән очрашырга тиеш.

🔸Баш ассамблея утырышы ачылыр алдыннан Франция рәсми рәвештә Фәләстин дәүләтен таныды. Ил президенты Эммануэль Макрон БМОда чыгыш ясап, Газзәдә сугышны туктатырга һәм ХӘМӘС кулындагы Израиль әсирләрен азат итәргә вакыт дип белдерде.

🔸Копенһаген һәм Осло һава аланнары дроннар очу сәбәпле берничә сәгатькә эшен туктатты. Хакимиятләр тикшерү башлады.

🔸Ел саен France Football журналы тапшыра торган футбол дөньясының иң абруйлы хосусый бүләге — «Алтын туп»ка «Пари Сен-Жермен» һөҗүмчесе, Франция җыелма такымы уенчысы Усман Дембеле лаек булды.
❤1🔥1
Казан мәктәпләрендә балаларны яшеренү урыннарына эвакуациялиләр

Шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы сәбәпле, берничә мәктәптә ата-аналардан балаларны килеп алуны сораганнар.
KazanFirst язуынча, 12нче мәктәп, 7нче гимназия балаларын яшереү урынына төшергәннәр.

Телеграм каналларда башка мәктәпләрне дә эвакуацияләү турында язалар.

Бүген иртән Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тараткан хәбәрдә кешеләргә яшеренү урыннарына качарга, тәрәзәләргә якын килмәскә киңәш ителә.
🙏1
2024–2025 елларда Русиядә кеше хокуклары бозылуның якынча алты мең очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

Бу хакта БМОның махсус хисапчысы Марианна Кацарова хисабында әйтелә. Әлеге хисап 22 сентябрьдә Женевада узган БМОның кеше хокуклары шурасы утырышында тикшерелде.
Хисап та әйтелгәнчә, сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләүләр киң таралган. Кимендә 85 журналист һәм җәмәгать активисты шундый басымга дучар булган. 2025 елда исә якынча 300 танылган хокук яклаучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе хакимиятләр басымын тоеп яшәгән.

Хисапта күрсәтелгәнчә, 2024 елда гына да матбугат редакцияләренә 900дән артык һөҗүм очрагы теркәлгән. 60 мәгълүмат чарасы томалану яки ябу куркынычына дучар булган.

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә 2022–2025 елларда цензура һәм хакимият тыкшынуы белән бәйле 536 очрак санала. Бу басым 359 төрле оешмага кагылган.

Женева утырышында Азатлык Радиосы хезмәткәре Алсу Кормашева да чыгыш ясады.

Хәрби "фейклар" таратуда гаепләнеп, үзе 288 көн Русия тикшерү изоляторында утырган Алсу Кормашева үз чыгышында журналист Ника Новак язмышын да искә алды.

Радио Свобода белән хезмәттәшлек иткән Новакны 2024 елның ноябрендә чит ил оешмасы белән «яшерен хезмәттәшлек» өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Кормашева әйтүенчә, Новак колониядә «аерым күзәтү астында» тотыла һәм ул протест йөзеннән ачлык игълан иткән.

Шулай ук Кормашева журналист Константин Габовның да эзәрлекләнүенә тукталды. Аңа «Коррупциягә каршы көрәш фонды» эшчәнлегендә катнашуда гаепләп биш ярым ел колония җәзасы бирелгән иде.

— Журналистлар, хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре Ника Новак, Константин Габов һәм башка төрмәгә ябылган каләм ияләрен азат итүне таләп итә, — диде Алсу Кормашева.
❤1🔥1
Башкортстан Украинадагы сугышта үлгән ирләрнең гаиләләренә акча күләмен хөкүмәт карамагына калдырмакчы

Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтайга яңа канун өлегесе кертелде. Әлеге документка ярашлы, һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм Росгвардия сафларында хезмәт иткәннәрнең гаиләләренә тиешле ярдәм күләмен һәм түләү тәртибен республика хөкүмәте билгеләячәк.

Әлегә гамәлдәге канунда төгәл күләме билгеле: ике миллион сум, ул һәлак булган хәрбинең һәр гаилә әгъзасына тигез өлештә түләнә.

Яңартылган канунда исә акча күләмен Башкортстан хөкүмәте билгеләргә тиеш диелгән. Документ авторлары фикеренчә, бу үзгәреш "түләү тәртибе һәм бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күләмен билгеләүгә бәйле мәсьәләләрне тиз һәм җайлы рәвештә хокукый яктан көйләү өчен" кирәк.

Башкортстан парламенты һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү турында канунны беренче тапкыр 2022 елның мартында кабул иткән иде. Соңрак бу канун Росгвардия хезмәткәрләре гаиләләренә дә кагылды.

Әлеге түләүләр Украина белән сугышта 2022 елның 24 февраленнән соң һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына бирелә. Быел җәйдән исә ярдәм чик буйларында Русия территориясендә барган бәрелешләрдә һәлак булучыларның гаиләләренә дә бирелә башлады.

Матди ярдәм төбәк казансыннан бүленә.

Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстан беренче урында бара. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган саннарга караганда, бүгенге көндә республикадан сугышта 7233 кеше үлгән. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.
❤3😁1
❗️Гаепләү ягы Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевны җиде елга шартлы хөкем итүне сорады

Бу хакта Chelny-biz басмасы яза.

Моннан тыш прокуратура вәкиле элекке түрәгә 12 миллион сум штраф түләттермәкче.

Шулай ук Камаевка алты ел дәвамында җирле үзидарә оешмаларында оештыру-идарә һәм административ-хуҗалык вәкаләтләре белән бәйле вазифаларны биләүне тыюны да сорадылар. Мөслим һәм Тукай районнарында ике йорт һәм өч җир кишәрлегенә салынган арестлар штраф капланганчы сакланачак.

▪️Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Соңрак Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән диелде. Ул башта сак астында тотылды. 2024 елның ноябрендә Тикшерү изоляторыннан азат ителде һәм өй сагына җибәрелде. Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелде.

@azatliqradiosi
🤡2❤1🔥1👏1😁1