Русия Дәүләт думасында Кырымнан депутат булган (2016 – 2021) Руслан Бальбек тоткарланган
Русия аннексияләгән Кырым эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Бальбек Кабарда-Балкар республикасы җирлегендә узган оператив-эзләү чаралары вакытында тоткарланган.
Август уртасында Акмәчеттәге Русия эчке эшләр министрлыгы идарәсе Бальбекны эзләүгә игълан иткән иде. Медиалар элекке депутат Төркиядә качып ята дип язды.
Тикшерүчеләр мөрәҗәгате белән Бальбек компьютер мәгълүматына канунсыз керү буенча җинаять эше кысаларында (Русия Җинаять кодексының 272нче маддәсе өченче өлеше) һәм яла ягу (Русия Җинаять кодексының 128.1 маддәсенең бишенче өлеше) җинаять эше нигезендә Тикшерү изоляторына җибәрелгән.
▪️Бальбек элек Думада милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары булып эшләде.
@azatliqradiosi

❤2🔥2
Азатлык хисабы: узган атна ике республикадан сугышта үлгән 120дән артык кеше исемен ачыклап булды
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
💔4🎉2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Нью-Йоркта Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашудан соң, Киев Европа ярдәмендә Русия басып алган барлык җирләрне кире кайтара ала диде. Аңа кадәр ул НАТО җирләренә очып кергән Русия очкычларын һәм дроннарны бәреп төшерү яклы булуын әйтте.
🔸Башкортстанда кабат нефтехимия комплексына һөҗүм иткәннәр дигән фараз бар, дип яза "Астра". Шулай ук әлеге телеграм канал кара төтен күтәрелгән видео да чыгарды. Кешеләр көчле тавышлар ишеткәне әйтелә. 18 сентябрьдә дроннар "Газпром нефтехим Салават"ка һөҗүм иткән иде инде.
🔸Тайваньнның көнчыгышында "Рагаса" тайфуны күлнең ярдан чыгуына китерү нәтиҗәсендә, 14 кеше һәлак булган, 18 кеше зыян күргән, дистәләрчә кеше эзсез югалган, меңнәрчә кеше эвакуацияләнгән. Әлеге тайфун Кытайның көньяк районнарына, Һонконгка, Макао һәм Вьетнамның төньяк төбәкләренә дә куркыныч тудыра.
🔸Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец вазифасыннан җибәрелә. Бизнес Онлайн язуынча, Мәскәү, аерым алганда Русия бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова Волынецның килешүе озайтылуын теләмәгән.
🔸Татарстанда кабат дроннар һөҗүме тәртибе кертелде.

❤1🔥1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Нью-Йоркта Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашудан соң, Киев Европа ярдәмендә Русия басып алган барлык җирләрне…
⚡️Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Газпром нефтехим Салават"ка һөҗүм булуын раслады
Ул аны "чираттагы террорчылык һөҗүме" дип атады.
Exilenova+ украин телеграм каналы һөҗүмнән фото һәм видеолар чыгарды.
@azatliqradiosi
Ул аны "чираттагы террорчылык һөҗүме" дип атады.
Exilenova+ украин телеграм каналы һөҗүмнән фото һәм видеолар чыгарды.
@azatliqradiosi
Telegram
Exilenova+
Салават, системна вирубка російських НПЗ.
🎉4😁1😢1
Көн язмасы: "Максуди үлгәч, бер йорты кала. Профессор, депутат бит ул..."
Төркиядә татар сәясәтчесе, галиме, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди турында китап чыкты. Аның авторы - татар тарихын, татарларны озак еллар дәвамында өйрәнүче галим, Истанбулның нәфис сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы. Китап нәшергә өч ел дәвамында әзерләнгән.
Исмаил Төркоглы Азатлыкка китапның ничек язылуы, яңа мәгълүмат, документларның ничек табылуы турында да, Садри Максудиның тормышындагы кызыклы вакыйгалар, кем белән дус булуын, кемнән ерак торуы, Гаяз Исхакый белән ни өчен татарча түгел, ә үзара төрек телендә хат алышуын, ниләр язышканы хакында да сөйләде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

— Мәсәлән, аның Парижда яшәгән чоры. Әйтергә кирәк, гел ал да гөл булмаган андагы тормыш. Укырга килгәндә аның акчасы аз була. Йосыф Акчура белән шунда таныша, ул аның янына Фатих Кәрими язган хат тотып килә, хатта Кәрими Акчурага "бу - безнең егет, аңа булыш" дип язган була. Йосыф Акчура хатны укый, Максудины үзе торган торакка алып кайта. Алар мәңгелек тугры дуска әйләнә, бергә кысан бүлмәдә яши. Беләсезме, кызыклы бер факт, мин аны Франция матбугат архивында таптым. Садри Максуди Парижда чыккан бер газетка Садри Максуди бүлмәгә бергә яшергә француз милләтеннән студентны эзлим дип игълан биргән. Димәк фатирда бүлмә аерып торуга акча ягы такыр булган. Аннары француз кешесе кирәк дип ассызыкланган, димәк телне чарларга теләгән. Китапка ул игъланны урнаштырдык. XIX гасыр башында Госманлы империясендә яңача фикерли торган кешеләр басым астында кала. Алар Франциягә китә. Мәсәлән, Максуди Парижда Төркиянең мәшһүр шагыйре Яхъя Кәмәл белән таныша. Ул һәрвакыт аңа акча белән булышкан, шагыйрь акчасын тота белмәгән. Әмма Максудиның да беренче чоры бик ярлы була.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Максуди үлгәч, бер йорты кала. Профессор, депутат бит ул..."
Садри Максудиның тормышы яхшы өйрәнелсә дә, аның турында чыккан яңа китап башкачарак язылган. Галим Исмаил Төркоглы сәясәтченең биографиясен берничә илдәге чыганаклардан өйрәнгән.
👍5❤3🔥2
Математик Азат Мифтахов Русия хакимиятенең аңа карата золымы турында БМОның хокусыз кулга алуларны тикшерүче эшче төркеменә хат юллаган.
Бу хакта «Мемориал» кеше хокукларын яклау үзәге хәбәр итә.
Хокукчылар аңлатуынча, БМОның бу эшче төркеме Азат Мифтаховның эшен карап, аны тоткарлау, кулга алу һәм төрмәдә тоту кеше хокукларын бозу дигән нәтиҗә чыгарса, галимнең җинаять эшен яңадан карау өчен нигез булып тора ала.
Әлегә БМОдан бернинди дә хәбәр юк. БМОга шундый ук эчтәлекле хатны сәяси тоткын Алексей Горинов та юллаган. Алар икесе дә - сәяси тоткын, икесе дә уйдырма гапләүләр белән төрмәдә утыра, икесенә дә «терроризмы аклау» маддәсе нигезегендә төрмәдә утыру вакытын озайттылар. Шикаять авторлары фикеренчә, Русия хакимияте бу маддәне үзенең сәяси оппонентларны эзәрлекләү өчен куллана.
«Бу канунда су күп, төшенчәләрнең төгәл аңлатмасы юк. Кешене "терроризмны аклауда" гаепләү өчен берни тормый, дәлилләр кирәкми. Хөкемдарлар хөкем чыгарганда кешеләрнең сүзләре һәм алар никадәр зыян китерә алганын исәпкә алмый, бәйләнешен ачыкламый», — диелә шикаятьтә.
Ике сәяси тоткын да аларга карата кырыс шартлар булдырылуына зарлана.

Сәяси тоткыннар Азат Мифтахов һәм Алексей Горинов БМОга шикаять хатын юллаган
Галим Русиягә каршы шикаять иткән, аңа карата ачылган җинаять эшләре нигезсез, аны тоту канунга каршы дип аңлаткан.
❤2👍1🔥1🙏1
Язучы Шамил Идиятуллинның китабы төрек теленә тәрҗемә ителгән
Язучы Шамил Идиятуллинның "Элекке Ленин [урамы]" ("Бывшая Ленина") китабы төрек теленә тәрҗемә ителгән. Ул "Eski Lenin" исеме белән бер мең данәлек тираж белән басылып чыккан. Бу - аның төрек телендәге беренче китабы.
Урысчадан төрек теленә Угүр Бүкә тәрҗемә иткән. Ул урыс теленән төрек теленә иң оста тәрҗемәчеләрнең берсе булып санала. Гүзәл Яхинаның "Зөләйха" романын да ул төрекчәгә тәрҗемә итте. Ул нәшрияткә Төркия укучысына нинди китап укырга кызыклы булуын үзе сайлап тәкъдим итә.
Идиятуллиның китабын Төркиядә иң эре нәшрият булып саналган Alfakitap нәшрияты чыгарган.
"Бывшая Ленина" әсәрендә вакыйгалар кечкенә Русиянең бер шәһәрендә бара. Биредә урта куллы түрәнең гаиләсенең тормышы аша автор Советлар Берлеге чоры, 1990нчы еллар һәм хәзерге чордагы үзгәрешләр күрсәтелә. Шәһәр янында чүплек бар, аннан шәһәргә сасы ис тарала, шәһәрнең, кешеләрнең ришвәтчелеккә батуы турында бәян ителә.
Шамил Идиятуллин - язучы, журналист. Аның беренче романы — "Татар һөҗүме" ("Татарский удар") 2004–2005 елларда дөнья күрә. Фэнтези жанрында язылган әсәр. Аннары "Убыр"ны яза. Аларны ул Наил Измайлов тәхәллүсе белән чыгара.
Ул ике тапкыр Русиядәге мәртәбәле "Большая книга" премиясе лауреаты булды. Беренче премия "Бержнев шәһәре" ("Город Брежнев") китабы өчен ала. Ул әсәр татарчата тәрҗемә ителеп, Чаллы дәүләт татар театры тарафыннан сәхнәләштерелде. Икенчесе - "Бывшая Ленина" өчен.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Идиятуллиның китабын бер мең данәлек тираж белән Төркиядә иң эре нәшрият булып саналган Alfakitap нәшрияты чыгарган.
👍4❤1🔥1
Моннан өч ел элек Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте. Шуннан бирле мобилизацияләнүчеләрнең кайсы үлде, кайсы гарип килеш якыннары янына кайтып ауды, кайсылары әле дә сугышта.
Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз.

🤬2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Салават Юлаев һәйкәле: "Хакимиятләр халык каршылыгын җиңеп һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми" Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтүгә әзерлек бара. Хакимиятләр белдерүенчә, ул төзекләндерелү өчен махсус цехка җибәреләчәк. 2027 елда…
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтә башлаганнар.
Һәйкәлне басмалар белән уратып алганнар, сүтү эшләре октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннары реставрация Уфадагы махсус цехта башкарылачак. Башта камчы, кылыч кебек элементлар алыначак, аннары җайдак фигурасы һәм башка өлешләре.
2027 елда аны кайтарырга вәгъдә итәләр.
Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый.
👉Активистлар фикерләрен тулырак монда укыгыз.

😢11👍4🤔2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
✈️ Мәскәүнең Шереметьево һава аланында ике очкыч бәрелешкән. Ике борт та рейстан алынган, кешеләр эвакуацияләнгән, юлчылар башка очкычларда җибәрелгән.
🇩🇰 Даниянең Ольборг шәһәрендәге һава аланы күгендә дрон күренгәннән соң һава киңлеге вакытлыча ябылган. Өч рейс башка һава аланнарына җибәрелгән.
🇸🇰 Братислава Еврокомиссиядән Русия нефте һәм газыннан баш тарту планына Словакияне кертмәүне сораган.
🌙 Татарстанда кичә 19:30дан гамәлдә булган дрон хәвефе тәртибе бүген 3:11сәгатькә кадәр дәвам итте.
🇵🇱 Польша Беларус белән чиген ачкан һәм машиналарны үз җирлегенә кертә башлаган. 9 сентябрьдә премьер-министр Дональд Туск 12 сентябрьдән чикне тулысынча ябу турында белдергән иде. Бу адымны ул «Русия һәм Беларус ягыннан арта баручы провокацияләр» һәм «Көнбатыш-2025» уртак хәрби күнегүләре белән аңлатты.
📽 BBC, AFP, AP һәм Reuters Израилдән чит ил журналистларын Газзә сызыгына кертүне таләп итеп кыска фильм чыгарган. Ул Нью-Йоркта БМО Баш ассамблеясе сессиясе кысаларында күрсәтелгән.

❤1🔥1