Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгының туганнары исеменә теркәлгән мөлкәтенең бер өлешен дәүләткә алу карары чыгарды Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары…
❗️Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгы Линар Закировның тагын 7,5 миллион сумлык мөлкәтен дәүләткә алу карарын чыгарды.
Шәһәр мәхкәмәсе дәүләт кеременә Закировның Бөгелмәдәге фатирларын һәм "Mazda" машинасын алган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат үзәге хәбәр итә.
▪️Линар Закиров 28 апрель көнне Бөгелмә районы башлыгы вазифасыннан китте. "Бөгелмә-информ" язуынча, ул бу карарны үз теләге белән кабул иткән.
@azatliqradiosi

❤4🔥1
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Украинаның Херсон өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Моннан тыш, Киров өлкәсендәге 19 авыл утсыз калган.
🔸Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә дронның "Изумрудные холмы» торак комплексына бәрелүе нәтиҗәсендә 70 кеше эвакуацияләнгән. Дүрт кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган дип яза "Ведомости". Куәт структураларына якын Shot каналы язуынча, йорт диварының бер өлеше җимерелгән, шулай ук ким дигәндә биш фатирның тәрәзәләре ватылган. Янгын чыккан, хәзер инде ул сүндерелгән.
🔸АКШ "Роснефть" һәм "Лукойл"га каршы санкцияләр керткәннән соң, Кытайның өре дәүләт нефть ширкәтләре диңгез аша килүче Русия нефтен алуны туктатып торырга булган.
🔸Европа Берлеге илләре башлыклары тагын ике елга Украинаны финанслау турында килеште, ләкин Европада туңдырылган Русия милкен куллану карарын кабул ителмәде, чөнки Бельгия каршы чыккан.
🔸Кырымның Бахчасарай районында тома сукыр мөселман Александр Сизиков йортында тентү булган. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлаган. Егетнең әнисе Елена Сизикова сүзләренчә, куәт оешмасы вәкилләре тентү өчен 22 октябрь көнне төнге сәгать унберләр тирәсендә килгән.

❤2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Александр Сизиков йортында тентү булган. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлаган
Мәхкәмә сукыр мөселман Александр Сизиковны "полициягә буйсынмаган" өчен 10 тәүлеккә кулга алган
Кырымның Бакчасарай район мәхкәмәсе тома сукыр Александр Сизиковның 10 тәүлеккә сак астына алынуы турында "Кырым теләктәшлегенә" адвокат Эмил Курбединов хәбәр иткән.
22 октябрь төнендә Сизиков йортында тентү булды. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлады. Шулай ук куәт оешмасы вәкилләре өйдәге ике ноутбук һәм барлык телефоннарны алып киткән.
Адвокат Курбединов Сизиковны бары икенче көнне төштән соң гына Бахчасарай мәхкәмәсендә тапкан. Сизиков гаебен танымый, полиция вәкилләренә буйсынмауны кире кага, ди адвокат.
Тентү вакытында һәм беркетмә төзегәндә Сизиковның опекуны янында булмаган. Шулай ук полиция хезмәткәрләре Сизиковның сукыр булуы һәм башка авырулары турындагы медицина документларына игътибар итмәгән.
Мөселманның беренче төркем инвалид булуы турындагы медицина белешмәсе эш материалларында да теркәлмәгән, полиция вәкилләре аны күрмәүләрен әйткән.
Адвокат мәхкәмә Сизиковның сәламәтлеген исәпкә алмаган, аны канунсыз кулга алганнар дип белдерә.

💊2🤮1
Энгел Фәттахов: "2016-2017 еллардан бирле республикада миңа каршы көчләр эшләде
21 октябрьдә Минзәлә районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы ачылган җинаять эше нигезендә утырыш башланып китте.
Анда Фәттаховның нәрсәдә гаепләнүе турында сөйләнде. Ләкин күпләрнең игътибарын бу түгел, ә Фәттаховның 10 минутлык чыгышы җәлеп итте. Фәттахов үзенә каршы көчләрнең республикада инде 2016-2017 елларда ук эшләвен әйтте.
"Әлеге көчләр мине мәгариф министры вазифасыннан төшерүгә ярдәм итте. Татар теле турындагы бәхәсләр моның өчен яхшы сәбәп булды. Шул ук көчләр Актаныш районы башлыгы вазифасыннан төшерде. Пенсиягә чыгарыма бер ел калган иде. Хәтта район белән дә җитәкчелек итә алмыйм дигән формулировка белән китү турында гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Бу бит әлеге вазифада 20 ел уңышлы эшләүдән соң...", дип китерә Фәттахов сүзләрен "Бизнес Онлайн".
Элекке министр Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасын да искә алды. Фәттахов фикеренчә, тәре кисү вакыйгасын да аңа каршы торган көчләр оештырган булуы ихтимал.
Әмма Фәттахов үзенә каршы көчләрнең кем булуын атамады.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Фәттахов республикадагы куәт оешмалары турында сөйли дип саный.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradio

Азатлык Радиосы
Энгел Фәттахов: "2016-2017 еллардан бирле республикада миңа каршы каршы көчләр эшләде"
Бу хакта элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов мәхкәмә утырышында әйтте.
💔9🤬4👍2🙏2
«Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова вазифасыннан китә, аның урынына Ильяс Гафаровны куялар
Татарстан Мәдәният министрлыгы «Татаркино» мөдире Миләүшә Айтуганова белән килешүне озайтмаган. Моны министр Ирада Әюпова "Реальное время"га раслаган.
Айтуганова урынына Ильяс Гафаров киләчәк. Ул — танылган продюсер, Yummy Music музыкаль лейблына нигез салучы, «Иттифакъ» беренче татар рэп-төркемен төзүче, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале оештыручысы.
Айтуганова «Татаркино»ны 2017 елдан җитәкләде. Моңа кадәр ул телевидение һәм радиода эшләде, 2002–2016 елларда ТНВ каналының беренче урынбасары һәм баш продюсеры булды. Шулай ук ул Казан халыкара «Алтын Мөнбәр» кинофестиваленең башкарма мөдире, һәм «Байгал», «Мулла», «Тапшырылмаган хатлар» кебек фильмнарның продюсеры буларак билгеле.
«Татаркино» — Татарстанда кинематография үсеше өчен җаваплы төп дәүләт оешмасы. Ул кино җитештерү, фильмнар күрсәтү, фестивальләр, форумнар, иҗади очрашулар оештыру һәм Русия төбәкләре белән, шулай ук чит илләр белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү белән шөгыльләнә.
Атна башында Татарстан мәдәният министрлыгы шулай ук Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән дә килешүне озайтмады.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

"Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова вазифасыннан китә, аның урынына Ильяс Гафаровны куялар
Айтуганова "Татаркино"ны 2017 елдан җитәкләде.
👍5❤3🔥3🥱3🎉2
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар"ны чыгарды:
🔸журналист Ирина Кузьмичева,
🔸журналист Нино Росебашвили,
🔸шәрык белгече Руслан Сөләйманов,
🔸блогер Дмитрий Чернышевский,
🔸«Сердитая Чувашия» проекты,
🔸«Усть-Кут24» проекты.
🔸журналист Ирина Кузьмичева,
🔸журналист Нино Росебашвили,
🔸шәрык белгече Руслан Сөләйманов,
🔸блогер Дмитрий Чернышевский,
🔸«Сердитая Чувашия» проекты,
🔸«Усть-Кут24» проекты.
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган.
Исемлеккә соңгы 40 көндә меңнән артык исем өстәлде.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

😢3🔥1
Питрәчтә төзекләндерелгәннән соң бүген генә ачылган мәчет янды
Намазга килгән ике кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Питрәчтә күңелсез хәл килеп чыкты. Реставрация эшләре тәмамланганнан соң, бүген мөбарәк җомга көнне тантаналы рәвештә эшли башлаган мәчеттә янгын чыккан. Хәзер анда янгын сүндерүчеләр, табиблар эшли, имам-мөхтәсиб тә шунда. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел", диелгән хәбәрдә.
Кайбер мәгълүматка караганда, анда газ шартлаган булырга мөмкин.
Мәчет 1995 елда төзелгән, 2023 елдан бина эчендә төзекләндерү эшләре башланган иде.
Фото: Татарстан мөфтияте

😢8😱3😨2❤1🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү мәгариф идарәсе: татар мәктәбе күрше мәктәп белән кушылса да, татар теле дәресләре сакланачак Мәскәүнең 1186нчы номерлы бердәнбер татар мәктәбен күрше 2010нчы мәктәбенә кушу ата-аналар һәм укытучылар ризалыгы белән генә хәл ителәчәк. Бу хакта "Бизнес…
Мәскәүдәге татар мәктәбен ликвидацияләү тизәйтелгән
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше белем комплексы белән кушу мәсьәләсе тизәйтелгән тәртиптә бара. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, мәктәпкә күрше 2010нчы мәктәп мөдире Татьяна Бронзес килеп, укытучылар белән очрашкан. Әти-әниләр әлеге җыелышка чакырылмаган. Басма чыганаклары белдерүенчә, ул җыелышта укытучыларга 2025 елның 31 декабренә эштән китү турында гариза язарга тәкъдим ителгән. Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан 2010нчы мәктәпкә эшкә кабул ителәчәкләр дип вәгъдә бирелгән.
Моннан тыш, Бронзес 1 ноябрьдән башлап ата-аналарга үз мәктәбенә күчү турында гаризалар язарга кушкан. Басма мәгълүматларына караганда, бу эш инде башланган, әлегә11 гариза җыелган.
«Алар кушылу түгел, ә Муса Җәлил исемендәге мәктәп үзеннән-үзе ябылсын дип телиләр. Әгәр барлык укытучылар эштән китсә, ә ата-аналарның яртысы балаларын күчерсә — мәктәп “кирәк түгел” дигән сылтау белән ябылачак», — дип аңлаткан чыганакларның берсе.
Шулай ук, сөйләшү вакытында Бронзес һәм аның урынбасары «татар теле әлегә калыр» дип сүздә генә ышандырган, ә хиҗапларны яулык белән алыштырырга тәкъдим иткән.
«Муса Җәлил исемен саклау да, татар телен укыту да — бернинди хокукый гарантия белән ныгытыла алмады», — дип өстәгән икенче чыганак.
Шул ук вакытта бу атнада мәктәпнең идарә шурасы утырышы узарга тиеш булган, анда Мәскәү Мәгариф һәм фән департаменты вәкиле дә катнашачак дип көтелгән. Җыелышта 1186нчы мәктәпне 2010нчы мәктәпкә кушу өчен тавыш бирү планлаштырылган булган. Әмма кич белән департамент көтмәгәндә ул утырышны ким дигәндә бер атнага кичектерүне сораган.
Бу арада укучыларның әти-әниләре Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм Мәгариф департаменты җитәкчесе Ирина Каклюгинага мәктәпне бәйсез уку йорты буларак саклап калуны һәм аны 2010нчы комплекс белән кушмауны сорап мөрәҗәгать юллаган. Аларның фикере исәпкә алынмаса, ата-аналар пикетлар һәм бойкотлар үткәрергә әзер булуларын белдергән.

😱8🤬8🙏2❤1
Медиа: тарихчы Айрат Фәйзрахманов Милли музейны җитәкләргә мөмкин
Татарстан Милли музейның яңа мөдире булып тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов җитәкләргә мөмкин. Бу хакта үз чыганагына сылтанып, Бизнес-Онлайн яза.
Басма мәгълүматына күрә, дүшәмбедән Фәйзрахманов Милли музей мөдиренең урынбасары булып билгеләнәчәк. Алга таба аны мөдир урынына кую планлаштырыла диелә.
Хәзерге вакытта Фәйзрахманов Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкли.
Элегрәк, бу атнада Татарстан Мәдәният министрлыгының Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән килешүне озайтмаячагы билгеле булды. Ул оешманы 2022 елдан җитәкләгән.
Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды. Форумның "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәрде. Татар тарихын популярлаштыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе.

🔥16👍8❤6
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 39,13. Узган ай ул 38,96 иде.
Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:
– 35-44 яшь: кимендә 2156 кеше,
– 45+ яшь: кимендә 1822 кеше,
– 25-34 яшь: кимендә 1504 кеше,
– 18-24 яшь: кимендә 537 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.
Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә.

😢2🔥1
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Украинада солых урнаштыру нәтиҗә бирәчәк дип ышанганда гына Русия президенты Владимир Путин белән очрашачагын әйтте.
"Мин юкка вакыт сарыф итәргә җыенмыйм", диде Трамп.
Бу хакта ул Көньяк-Көнчыгыш Азиягә сәфәре вакытында Air Force One президент очкычында әйтте. АКШ президенты сүзләренчә, ул киләсе пәнҗешәмбе Кытай җитәкчесе Си Цзинпин белән очрашуда Украинадагы сугыш һәм Русиягә йогынты ясау мөмкинлеге мәсьәләсен тикшерәчәк. Трамп Кытайның Русиядән нефть сатып алуын чикләү мәсьәләсе турында сөйләшергә җыена.
Бу атнада АКШ президенты Русия президенты белән Будапештта планлаштырылган очрашуыннан баш тартты. Шул ук вакытта киләчәктә әлеге очрашу узарга мөмкинлеген кире какмады.

👍1🥴1
25 октябрь көнне Парижның иң зур Пер-Лаше́з (Père Lachaise) зиратында Сәяси золым корбаннарын искә алу көне алдыннан, "Исемнәрне кайтару" чарасында Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев бабасы Зәки Гәрәев исемен укыды.
Гәрәев Зәки Гәрәй улы хәзерге Сарман районы Юлтимер авылында туган. Сарсаз Тәкермән авылында мулла булган.
1937 елның июлендә Минзәләгә алып киткәннәрдә өч көннән атып үтергәннәр.
"Русиядә Путин заманында 100 дән артык Сталин һәйкәле куелган. Бу һәйкәлләр минем бабай һәм күп миллионлы репрессия корбаннарын мыскыл итү.
Минем хыял Минзәләгә кайтып бабай һәм башка репрессия корбаннары күмелгән җирне табып истәлек тактасы кую, дога кылу. Бабай 88 ел дога көтеп ята", ди Зәкиев.
▪️"Исемнәрне кайтару" чарасын "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы уздырды. Чарада атнашучылар Совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укыды.

🔥6❤4