Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина кораллы көчләре вәкиле Роберт Бродви Белгород су саклагычына һөҗүмне раслады. Нәтиҗәдә су дәрәҗәсе бер метрга кимегән. Элегрәк буага зыян күрүе өлкә губернаторы Вячеслав Гладков та раслаган иде. Ул кайбер авылларны су басу куркынычы барлыгын әйтте.

🔸Кичә төнлә Мәскәүгә дроннар һөҗүм итте. Шәһәр мэры Сергей Собянин сүзләренчә, барлыгы 30 дрон бәреп төшерелгән. Домодедово һәм Жуковский һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Шаһитләр Серпуховтагы нефть базасында янгын чыккан дип хәбәр итте, әмма ширкәт җитәкчелеге бары ягулык ташучы буш бензовоз янганын һәм аны тиз арада сүндерүләрен әйтте.

🔸Литва Беларус белән чикне япты. Соңгы вакытта Литва һава киңлегенә еш кына Беларустан җибәрелгән метеозондлар үтеп керә. Бу контрабандачылар эше булырга мөмкин дип фаразлана. Илнең кризислар белән идарә итү дәүләт үзәге белдерүенчә, бүген чикне озак вакытка ябу мәсьәләсе каралачак.

🔸Япониядә беренче тапкыр төрки халык вәкиле - Көнчыгыш Төркестаннан булган уйгыр Әрфия Эри депутат һәм яңа хөкүмәттә вазифага билгеләнгән.

🔸Бүген Вахитов район мәхкәмәсендә журналист Искәндәр Сираҗига ачылган җинаять эшенә бәйле чираттагы мәхкәмә утырышы узачак. Бу хакта "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итә. "Коллегаларны һәм барлык битараф булмаучыларны чакырып калабыз, утырыш ачык була. Сираҗины һәм адвокат Барлеваны һөнәри эшчәнлекләре өчен хөкем итәләр", диелә хәбәрдә.

@azatliqradiosi
❤4🔥1
Азат Бадранов Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән

Республика башлыгы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Бу хакта бүген хөкүмәт утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде дип яза "Коммерсант".

Былтыр апрельдә Украинадагы сугыштан кайткан Бадрановны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.

Медиалар быел августта Бадрановның ялга китәчәген һәм шуннан инде вазифасына кайтмаячагы турында язды.

▪️Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры Данияр Габдрахманов республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнгән.

@azatliqradiosi
🤮6❤2💩2
🇹🇷Истанбул мэры Әкрам Имамоглыга яңа җинаять эше ачылды.

Аны сәяси шымчылыкта гаеплиләр.

Төркия мәхкәмәсе Истанбул башлыгын яңа җинаять эше нигезендә кулга алуга карар чыгарган. Бу хакта Anadolu агентлыгы хәбәр итә. Әкрам Имамоглы әлеге вакытта Силиври дигән җирдә тикшерү изоляторында утыра.

Әлеге җинаять эшендә Имамоглының сайлау кампаниясе җитәкчесе, киңәшчесе Нәтҗәти Озкан исеме дә телгә алына.

Төркия прокуратурасы фикеренчә, быел җәй чит илләр файдасына шымчылык кылуда, гүләнчеләр хәрәкәте белән элемтәләр төзүдә гаепләнеп кулга алынган Хөсәин Гүннең дигитал мәгълүматларында Имамоглыга бәйле хәбәрләр дә бар. Имамоглыдан да, Озканнан да сорау алынган.

Истанбул мэры бөтен гаепләүләрне кире кага. Ул бу хакта тикшерү изоляторында утырган килеш белдерү ясады. Имамоглы хакимият барлык чикләрне узды, моңа кадәр ачылган җинаять эшләрен җөпли алмагач, яңа уйдырма - мине шымчылыкта гаепләүгә керештеләр, дигән ул.

"Еллар буе ялган эшләр нигезендә гаепсез кешеләрне төрмәгә утырттыгыз, яла якттыгыз — ләкин файдасы булмады. Хәзер инде бүтән берни таба алмыйча, сез фантазиягездә калган соңгы сүзгә тотынып, шымчылык дип кычкыра башладыгыз. Үзегезнең ялган гаепләүләрегез белән халыкны инандыра алмыйсыз. Һәр сайлауда оттырган саен, гадел көрәшергә батырлыгыгыз җитмәгәндә, сез яңадан шул ук юлга басасыз — чираттагы пычрак спектакльне сәхнәләштерәсез.

Сез бит дәүләт серләренең чит илләргә чыкмасын өчен имин эшли дә белмисез, хәтта президентның шәхси номеры да урланды. Шуны да саклый алмаучылар, сез, хәзер мине шымчылыкта гаепләргә җөрьәт итәсезме?» дигән Әкрам Имамоглы.

Дәүләт медиалары бүген иртән Әкрам Имамоглы, Нәтҗәти Озкан турында һәм аларның чит илләргә мәгълүмат бирүе турында мәкаләләр дә бастырды. Алар хакимият карашын җиткерә.

▪️Әкрам Имамоглы мартта кулга алынды. Шул вакыттан бирле ул Силиври җирлегендәге тикшерү изоляторында утыра. Аны “террористик оешмага ярдәм итүдә” һәм “рәшвәтчелек максатында оешма төзүдә” шикләнеп җинаять эшләре ачылды.

▪️ Моннан тыш Истанбулның күп район җитәкчеләренең өйләрендә, эш урыннарында тентүләр узды, дистәләгән кешеләр кулга алынды.

▪️Җәй айларында Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә Әкрам Имамоглыга теләктәшлек митинглары узды.

@azatliqradiosi
👀2👍1
21 октябрьдә Минзәлә районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы ачылган җинаять эше нигезендә утырыш узды.

Анда Фәттахов 10 минутлык чыгыш ясады. Бу чыгышның төп урыннарын тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
🔥8❤5🙏3👍1
Апелляция мәхкәмәсе Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә "Ватаным" җирле дини оешмасын ябу турындагы элек чыгарырлган карарны үзгәрешсез калдырган.

Islamnews язуынча, шуңа да карамастан мөселман җәмгыяте вәкилләре көрәшүне дәвам итмәкче.

"Без хокукларыбызны яклауда мөмкин булган барлык кануни юлларны кулланачакбыз", дигән адвокат Лариса Алиева.

Оешма вәкилләре кассациягә шикаять әзерләвен раслады.

"Шикаять итү өчен юридик нигез бар һәм без барлык дәрәҗәдә дини оешма мәнфәгатьләрен якларга өметләнәбез", ди алар.

Оешманы ябуга формаль сәбәп булып документлардагы хата тора диелә. Оештыру җыелышындагы документта чара узар алдыннан өч көн элек үлгән кешенең исеме язылган булган.

Адвокат сүзләренчә, кворум булганда документтагы әлеге хата оешманы ябуга сәбәп була алмый. Мөселман җәмгыяте канунны бозмады, аның эшчәнлеге куркыныч тудырмый ди ул.

Бу инде дини оешмаларны ябуның беренче генә очрагы түгел. 2024 елда куәт оешмалары Мәскәү өлкәсендә 21 мөселман дини оешмасын тикшергән һәм шуларның 13-ен япкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең төбәк куркынычсызлык идарәсе хәбәр иткән иде.

Куәт оешмалары 13 гыйбадәт йортында хокук бозулар ачыклаган. Шуннан соң аларны ябарга карар кылган. Алар арасында Красногорски, Котельники, Люберцы, Лобня, Дзержински, Королев, Раменское, Серпухов һәм Фрязино шәһәрләре бар.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия аннексияләгән Кырымда 15 октябрьдә "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астына алынды.
Кырымтатар мөслимәләре Эсма Ниметулаева, Эльвиза Алиева, Фавзия Османова һәм Насиба Саидованы Кырым республика психиатрия хастаханәсенә япканнар.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" проектына Насиба Саидованың әнисе Динара Июпова сөйләгән.

Эльвиза Алиева һәм Февзие Османова аналары да бу хәбәрне раслаган. Алар кызларының психиатрия хастаханәсенә узган атнада җибәрелүен әйткән. Кызлар анда ким дигәндә өч атна тотылачак.

Русиядә мәҗбүри рәвештә психиатрия хастаханәсендә дәвалау традициясе күптәннән килә. Мәхкәмә-психиатрия экспертизасы уздыру тәҗрибәсе хәзер дә җинаять җаваплылыгына тартылучыларга карата даими кулланыла башлады.

▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.

@azatliqradiosi
🤬8😢6❤1🖕1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төркиянең көнбатышындагы Сындыргы (Sındırgı) шәһәрендә 6,1 дәрәҗәдәге зилзилә нәтиҗәсендә өч бина һәм кибет ишелгән. Бу хакта Төркия эчке эшләр министры Али Ерликая хәбәр итте. Кешеләрне урамнарга алып чыкканнар, зыян күрүчеләр юк диелә. Җир тетрәүне шулай ук Греция, Болгарстан һәм Кыпрыстанда да сизгәннәр.

🔸Русия саклану министрлыгы хәрби хезмәтне рөхсәтсез калдырып тору өчен җинаять эше кузгату чиген ун көннән ике көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итә. Бу хакта "Ведомости" яза.

🔸ХӘМӘС Израилгә тагын бер тотыкның мәетен тапшырган. Бу хакта ЦАХАЛ хәбәр итә. Бу килешү нигезендә тапшырылырга тиешле 28 мәетнең 16нчысы.

🔸Илон Маск "Википедия»гә альтернатива буларак Grokipedia энцкиклопедиясен булдырган. Ул ясалма интеллект нигезендә эшли. Анда 800 меңнән артык мәкалә кергән. Шул ук вакытта инглиз телле "Википедия"дә мәкаләләр саны җиде миллионнан арта.

🔸Уфада акча җитмәү сәбәпле Театральная урамын төзекләндерү турындагы килешүне өзгәннәр. Бу хакта "Коммерсант" яза. Килешү өч көн элек кенә имзаланган иде. Элегрәк төзекләндерү 232 миллион сумга төшәчәк дип әйтелде. Аның яртысын республика, яртысын шәһәр капларга тиеш булган.

@azatliqradiosi
❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якутия парламенты - Ил Тумэн депутаты Алкесандр Ивановны әңгәмә вакытында киләчәктә Якутиягә Русиядән аерылу әйбәт булыр иде дигән сүзләре өчен эзәрлекли башлаганнар. Иванов әйтүенчә, 1990нчы елларда Якутия бәйсезлек мәсьәләсен тикшергән, әмма "халык әзер"…
"Новые люди" фракциясеннән чыгарылган якут депутаты Александр Иванов республика Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрне гамәлдән чыгаруны таләп итә

Саха республикасы парламенты депутаты Александр Иванов республика Конституциясенә төзәтмәләр кертүдәге төгәлсезлекләрне прокуратурага шикаять иткән.

Дәүләт җыены 22 октябрь көнне республика Конституциясенә төзәтмәләр кертүне өч укылышта ук кабул итте. Төзәтмәләр кертүне республика башлыгы, "Бердәм Русия" фиркасеннән Айсен Николаев тәкъдим итте. Документтан урта белемне бушлай алу гарантиясе бетерелгән, шулай ук сайлаулар мәсьәләсенә караган үзгәрешләр бар.

"Новые люди" һәм Коммунистлар фиркасе төзәтмәләр кертүгә каршы чыкты. Алар канун өлгесенә үз тәкъдимнәрен әзерләде, әмма "Бердәм Русия" аны парламетка карауга чыгаруны кире каккан.

Иванов әйтүенчә, Якутия башлыгы канун өлгесен парламетка утырышка бер айдан азрак вакыт калгач кына җибәргән. Моннан тыш, җәмәгать тыңлаулары беркетмәсе парламент сайтында чыкмаган, ә канун өлгесен тиешле вакыттан ике көн соңрак чыгарылган.

@azatliqradiosi
🔥4👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан һава аланында яңа терминал төзелеше 20 миллиард сумга төшәчәк.
✈️Казан һава аланында эчке һәм халыкара очышлар өчен терминаллар аерым булачак.

2026 елда ачылырга тиешле, алты миллион юлчыга исәппләнгән яңа терминалдан очышлар эчке рейслар буйлап кына башкарылачак.

Халыкара рейслар өчен 1 һәм 1А терминаллары эшләячәк.

@azatliqradiosi
❤5
🕌Русия башлаган Украина сугышында катнашучы 430нчы полктагы Русия хәрбиләре өчен "Чулман" дигән блиндаж мәчет булдырылган.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

12 квадрат метрлы мәчет мәйданында берьюлы 10 кеше намаз кыла ала. Имам булып Чистайдан мобилизацияләнгән мулла тора диелә.

▪️Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин берничә тапкыр зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәр кылды.

▪️Ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде.

▪️Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

@azatliqradiosi
🤡3🤮2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәктәп мөдире Радик Газизов элегерәк Азатлык Радиосына әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар. "Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, алырга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз", дигән иде ул.
Самарда "Яктылык" татар мәктәбе өчен тагын бер яңа бина төзеләчәк

Кичә мәктәптә Самар өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев укытучылар һәм укучылар белән очрашкан. Мәктәп җитәкчелеге губернатордан уку йортына өстәп яңа бина төзүне сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки хәзерге мәктәп укырга теләүчеләрне сыйдырмый. Мәктәптә урын җитмәү турында элек Азатлык Радиосы да язган иде.

Уку йортында булып киткәннән соң губернатор 300 урынга исәпләнгән яңа бина төзү турында карар кабул иткән. Аны ике-өч елда төзеп бетерергә җыеналар.

"Ул безнең төбәктә яхшы мәктәпләр исәбенә керә. Монда барлык Самардан 600га якын бала укый. Мәгариф програмы татар телен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Педагоглар көчле булгач балалар да имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәтә...", дигән губернатор үзенең MAX мессенджерында.

▪️Мәктәп мөдире Радик Газизов элегерәк Азатлык Радиосына әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар. Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, алырга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз", дигән иде ул.

Быел 1 сентябрьдән мәктәптә 598 бала укый. Шуларның 60ы - беренче сыйныф укучылары.

@azatliqradiosi
👍6❤4🥴2🔥1
Русия төбәкләрендә контракт төзеп Украинадагы сугышка китүчеләрнең акчасын киметәләр

Оренбур өлкәсендә "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә түләүне биш тапкырга киметкәннәр. Элек ике миллион сум булса, хәзер 400 мең сумга калган. Сарытау өлкәсендә 2,2 миллион сум түләгән булсалар, хәзер 450 мең сум бирәчәкләр.

Элек Петербурда 1,6 миллион сум түләүне бетерү турында карарны бер көндә кабул иткәннәр иде. Хәрбиләр бу хакта сугышка киткәч кенә белде.

Элек Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшерде.

Башкортстан да җәй башыннан китүчеләргә 600 мең сумга кимрәк акча түли башлады. Радий Хәбиров контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалады.

▪️Башкортстан һәм Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап ике республикадан 14 меңнән артык сугышчы һәлак булган.

@azatliqradiosi
😈4❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Чәршәмбегә каршы төндә Украина кораллы көчләре ким дигәндә өч нефть эшкәртү корылмасына дроннар белән һөҗүм иткән. Бу Ульян өлкәсе Яңа Спасскидагы «НС-Ойл», Мари Иле республиксы Табашино авылындагы Мари нефть эшкәртү һәм Ставрополь төбәге Буденовскидагы "Ставролен" нефтехимия ширкәте. "Эхо Москвы язуынча, шаһитләр шартлаулар һәм янгыннар турында белдергән.

🔸Солых килешүенә карамастан, Израил саклану армиясе кичә Газзә сызыгына берничә һөҗүм ясады. Моңа ХӘМӘСнең тотыкларның мәетен кайтару белән бәйле тынычлык килешүе шартларын бозуы сәбәп булган диелә.

🔸Сарытауда хиҗаптан булган мөслимәгә һөҗүм иткән үсмер тоткарланган. Һөҗүм 25 октябрьдә ясалган. Җирле көллиятләрнең берсендә укучы Даниил 35 яшьлек мөслимәнең аркасына пычак белән суга һәм әлеге хәл турында мәгълүматны социаль челтәрдә тарата. Тикшерү белдерүенчә, мөслимә тиз арада хастаханәгә җибәрелә. Аның гомерен саклап калганнар.

🔸Русия дәүләт думасы диверсия өчен җинаять җаваплылыгы яшен 14 яшькә кадәр төшерүче канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Шулай ук канун өлгесендә балигъ булмаучыларны террор һәм диверсия эшенә җәлеп итү өчен гомерлек төрмә каралган.

🔸Төнлә Казан һава аланы вакытлыча ябылып торды. Аэропорт очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде. Иртә белән барлык чикләүләр алынды.

@azatliqradiosi
❤3👍1
🧕Торакны арендага мөселманнарга гына бирү турындагы белдерүләр Русия кануннарына каршы килә.

Мәскәүнең Савеловский мәхкәмәсе Телеграм каналда урнаштырылган ике игъланны тикшергәндә шундый карарга килгән, дип яза ТАСС.

Фатирларны арендага бирүче Телеграм-каналда "Щелковская" метро станциясе янында бер бүлмәле фатир һәм Мәскәү янындагы Дроздово авылындагы бер йортның арендага бары мөселманнарга гына бирелүе турында игъланнар чыккан булган. Бу постларга Мәскәү прокуратурасы игътибар иткән. Соңрак әлеге мәсьәлә мәхкәмәгә барып җиткән.

Гаепләү ягы моны дини нигездәге дискриминация дип бәяләгән. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндергән.

▪️Элегрәк Русиядә мәхкәмә торакны арендага биргәндә милли һәм дини нигездә чикләүче игъланнарны тыйды. Берничә ел элек Русия төбәкләренең күпчелегендә торакны "славяннарга"гына бирәм дигән игъланнар таралган иде.

@azatliqradiosi
❤2