Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында сөйләшү өчен Саха республикасына (Якутия) килде
Татарстан Дәүләт шурасы вәкиллегенә республика парламентының вице-спикеры, республика рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутаты Илшат Әминов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кергән.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, көн тәртибенә социаль-икътисади мәсьәләләрдән тыш, тел сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында фикер алышу мәсьәләләре дә кертелгән.
Татарстан вәкиллеге «Кәскил» 51нче балалар бакчасында, Якутскида «Айыы кыһата» мәктәбендә, «Саха» милли тапшырулар ширкәтендә һәм М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында булачак. Шулай ук Якутия Язучылар берлеге вәкилләре, «Айар» Милли китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашырга планлаштыра.
▪️Саха активистлары Русиядә милли телләрне укытуны киметү турындагы кануннарга үзгәрешләр кертүгә даими каршылыгын белдереп килә. Быел яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә калу ихтималлыгы билгеле булгач та, беренче булып әлеге республика активистлары ризасызлык белдереп, Русия мәгариф министрлыгына хат язды.
▪️Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өндәде.
@azatliqradiosi

❤8
Уфа һава аланында "Ковер" тәртибе кертелгән һәм ул ябылып тора.
Бу хакта Росавиация вәкиле белдерде.
Берничә сәгать элек Башкортстанга пилотсыз очкыч төшү куркынычы игълан ителгән иде, республиканың күп кенә район-шәһәрләрендә мобиль интернет сүндерелде.
Оренбур өлкәсе Орски шәһәрендә дроннар "сәнәгать объектына һөҗүм иткән" дип белдерде өлкә губернаторы.

🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бер гасыр эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты, аны язучы һәм журналистлар Равил Сабыр, Рәмис Латыйпов таратты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау. "Бу авыр хәл инде…
"Татарстан яшьләре" ябыла. Республиканың аңа ярдәм итәргә мөмкинлеге табылмады
Татарстанның иң дәрәҗәле матбугаты ябыла. Азатлык Радиосы белән сөйләшүче журналистлар сугышка акча табыла, татар матбугатына терәк булырлык матди ярдәм юк диләр.
Азатлык Радиосы чыганаклары сүзләренә караганда, редакциянең "Татмедиа"га аренда өчен түләү өчен акчасы калмаган, бурычлары җыелган. "Татмедиа" җитәкчелеге мәсьәләне "йә түлисез, йә чыгып китәсез" дип куйган һәм газетны чыгара алмыйсыз икән, ник язылу кампаниясен үткәрәсез дип тәнкыйтьләгән. Башка татар хосусый газетлардан үрнәк алыгыз, газетны укучылар өчен кызыграк чыгарырга кирәк дип сөйләп, "ТЯ"га киләсе ярты елыкка каталогка кермичә газетны ябарга "киңәш иткән". "Татмедиа" "ТЯ"га берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, аларга караган район газетлары да авыр хәлдә, без беренче чиратта аларга ярдәм итәргә тиеш дип аңлаткан.
Газетта озак еллар дәвамында эшләгән, әлеге вакытта пенсиядәге журналист иң авыр булган вакытта да татар медиасына акча табылган дип искә ала. Сугыш елларын, аннан соң авыр вакытларны кичергән кешеләр, әмма газет чыгудан туктамаган, ә бүген хакимият аны яшәтер өчен ярдәм итәргә теләми дип сөйләде.
"Төркия авазы" радиосының татар редакциясе башлыгы Сәгыйть Хәйри "Татарстан яшьләре"нең ябулу хәбәрен авыр кичергәнен, ләкин бу бүгенге Русиядә була торган хәл дип кабул иттем дип сөйли. Татар медиасының тормышы Русиядәге сәяси хәлләргә турыдан-туры бәйле дип саный.
Башка фикерләрне 👉безнең мәкаләдә укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Татарстан яшьләре" ябыла. Республиканың аңа ярдәм итәргә мөмкинлеге табылмады
Татарстанның иң дәрәҗәле матбугаты ябыла. Азатлык Радиосы белән сөйләшүче журналистлар сугышка акча табыла, татар матбугатына терәк булырлык матди ярдәм юк диләр.
😢11🤬4
«Хизб ут-Тәхрир эше» фигуранты Тофик Абдулгазиев Русия колониясендә сукыр кала язуы турында белдерә
12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән кырымтатар, «Хизб ут-Тәхрир»нең икенче Акмәкчет эше фигуранты Тофик Абдулгазиев күз күрүе кискен начарлануы турында белдергән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге»нә аның хатыны Алия Куртаметова сөйләгән.
Күрү сәләте кинәт һәм тиз рәвештә октябрь аенда ук начарлана башлаган. Абдулгазиев күз табибын чакыртуларын сораган, ләкин белгеч әлегә аны карамаган. Тофик яндагы әйберләрне бөтенләй күрми, туры караганда да күренешләр томанлы.
«Ашарга куелган тәлинкәне дә күрми. Телефонда номер җыю өчен ярдәм сорый, чөнки саннарны күрми. Тофик хатларны укый да, аларга җавап яза да алмый», дигән Алия Куртаметова.
2024 елның мартыннан башлап Тофик Абдулгазиев Чиләбе туберкулез төрмә хастаханәсенең №3 бүлекчәсендә тота. Аңа туберкулез диагнозы да куелган.
2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан.
"Мемориал" хокук яклау үзәге аны һәм аның белән бергә тоткарланган тагын дүрт кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

❤3😢1
Радий Хәбиров: Киләсе ел кайбер мәсьәләләрдә Башкортстан өчен иң авыр ел булачак
Киләсе ел Башкортстан өчен актуаль проблемнарны хәл итү мөмкинлеге ягыннан иң авыры булырга мөмкин. Бу хакта турыдан-туры эфирда республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Бүген ул халык һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. Юлларның начар халәте турындагы сорауга җавап итеп, ул:
«Әйтергә тиешмен: 2026 елда безнең республика өчен булган проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан, күрәсең, иң катлаулы ел булачак. Чөнки без бюджетның иң зур дефициты белән керәбез», диде.
Шулай да ул начар юлларны төзәтү өчен каралган акчалар тулысынча шул максатларга китәчәк диде, әмма «аның һичшиксез җитмәве»н әйтте. Ул халыкны бу чорны сабырлык белән чыгарга өндәде. Мисал итеп ул Сибай – Аҡъяр юлын китерде. Аны ике елда яңартырга җыенганнар иде, әмма эшләр дүрт елга сузылган.
2026 елда Башкортстанда якынча 900 км юл төзекләндерү ниятләнә, шуларның 130 километры иң авырлары, ягъни халык иң зарланганы дип санала.
Моннан элек Корылтай 2026 ел бюджетының керем өлешен 314,2 млрд сум күләмендә, ә чыгымнарны 336,7 млрд сумлык итеп раслады. Киләсе елда республика казнасы дефициты 22,5 млрд сумга җитәргә мөмкин.

🤬3👏2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урамда җирдән акча төргәген алганда шартлау булып ун яшьлек баланың бармаклары өзелгән. Малайны хастаханәгә салганнар. Шаһитлар сүзләренчә, акча балалар мәйданчыгы янында яткан. Baza язуынча, төргәк эчендә кадаклар белән тутырылган шартлаткыч җайланма булган.
🔸Кичә Азәрбайҗан белән Грузия чиге буенда казага очраган Төркия саклану министрлыгының очкычында булган барлык 20 хәрби һәлак булган. CNN Türk язуынча, C-130 очкыч һавада ук шартлаган һәм аның калдыклары төрле урыннарга таралган. Фаҗига сәбәпле хәбәр ителми.
🔸Быелның гыйнварыннан алып октябрь азагына кадәр Русиядә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык арасында 392 кеше һәлак булган, аларның 22се - балигъ булмаган балалар. Бу хакта "Известия" басмасына Русия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Родион Мирошкин белдергән. Дипломат сүзләренчә, 3205 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
🔸АКШ Газзә сызыгы янында зур хәрби ныгытма төзергә мөмкин. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә. Ул 10 меңләп кешегә исәпләнгән. Ныгытмада иминлекне тәәмин итәчәк халыкара хәрбиләр урнашачак диелә.
🔸Башкортстанда шикәр чире белән авыручыларга глюкозаны даими күзәтү өчен кирәкле җайланманы (датчик) бирүдән баш тарту очраклары арткан. Мондый хәл Русиянең җиде төбәгендә күзәтелә дип яза "Известия" басмасы.

❗️Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланган
Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаевны тоткарлаган. Бизнес Онлайн язуынча, иртә белән сорау алу өчен аны Тикшерү комитетына алып килгәннәр. Габделхаевны вәкаләтләрен арттыру һәм ришвәт алуда шикләнәләр.
Басма үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, Габделхаев бер авыл җирлеге башлыгына басым ясауда катнашуда шикләнелә. Узган ел ул җитәкчедән җир кишәрлеген арендага алу хокукын түрәгә якын булган фермер җитәкчесенә бирүне таләп иткән дип фаразлана. Әлеге ярдәм өчен Габделхаев 1,4 миллион сум ришвәт алган булуы ихтимал, дип белдерә икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе.
▪️Габделхаевка 41 яшь. Әлеге вазифада ул 2022 елдан бирле эшли. Аңа кадәр өч ел буе район башкарма комитетын җитәкләде. Ул вакытта Актаныш башлыгы Энгел Фәттахов иде.
#Татарстан

❤2😱2😨2
Татар телендә 100 елдан артык чыгып килүче "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде.
Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты.
Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе – газетаны чыгаруга акча булмау.
Тулырак 👉 безнең мәкаләне укыгыз.

🤬9😢4🙈4
❗️2019 ел башыннан бирле Русия төрмәсендә утыручы сәяси тоткын Азат Мифтаховка дәвалану, посылкалар җибәрү өчен кирәкле 100 мең сум ике көн эчендә җыелып беткән.
”Хәтта артыгы белән тупланды” дип яза Мифтаховка теләктәшлек белдерү өчен ачылган FreeAzat! телеграм-каналы.
Шунда ук галимнең әнисе Гөлнур Хөсәенова болай дигән:
Азатка ярдәм сорап телеграм-каналга аның хатыны Елена Горбань язган иде. Ул җиде ел дәвамында Азатка тешләрен дәвалату мөмкинлеге барлыкка килде, әмма моның өчен акча кирәк дип хәбәр итте. Төрмәгә теш табибының килүен дә тоткыннар үзара акча җыеп түли.
Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Аның турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.

”Инде җиде ел диярлек безгә терәк булып торасыз. Сезнең ярдәм Азатны бик нык канатландыра”
Азатка ярдәм сорап телеграм-каналга аның хатыны Елена Горбань язган иде. Ул җиде ел дәвамында Азатка тешләрен дәвалату мөмкинлеге барлыкка килде, әмма моның өчен акча кирәк дип хәбәр итте. Төрмәгә теш табибының килүен дә тоткыннар үзара акча җыеп түли.
Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Аның турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра
Азатлык Радиосы Русиядәге сәяси тоткыннар турында даими язып бара. Бүген чыгышы белән Татарстаннан булган инде икенче тапкыр Русия төрмәсендә утыручы 31 яшьлек математик Азат Мифтаховка тукталабыз.
Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык…

❤8👍5
“Э” үзәге хезмәткәрен полиция вәкилләре кыйнаган
Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы идарәсенең экстремистик оешмаларга каршы торуның Ярославльдәге бүлегенең элекке җитәкчесе Иван Репин узган елның октябрендә тоткарланды. Аны зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр. “Җәмәгать вердикты” язуынча, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләре Антон Коваленко һәм Артем Федюкин аны аңын югалтканчы каты итеп кыйнаган һәм чүпрәк белән буган.
Шул ук вакытта Репин үзе дә элегрәк кешеләргә көч куллану турында шикаятьләрдә телгә алынды. Аерым алганда ул сугышка каршы чыккан экоактивисты Андрей Акимовны тоткарлауда катнашты. Акимов полиция вәкилләренең үзен кыйнавын, диварга сугуларын һәм кул богауларына элеп куюларын әйтте. Газаплаучылар арасында ул Репинның исемен дә атады.
Тулырак 👉монда укыгыз.

😁4👍2😐2
Сак астында тотылучы кырымтатар мөслимәләре Февзие Османова, Эльвиза Алиева һәм Насиба Саидова әниләре Акмәчетнең 1нче санлы Тикшерү изоляторы хакимияте вәкиле белән очрашкан.
«Кырым теләктәшлеге» проекты сәхифәсе язуынча, аналар Тикшерү изоляторындагы шартларга зарланган.
Мөслимә Насиба Саидова әнисе Динара Июпова сүзләренчә, алар хәзер дә Тикшерү изоляторының җитәкчесе белән очраша алмаган. Шуңа изоляторның тотылу шартлары өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе янына барган, әмма ул урынында булмау сәбәпле аналарны аның урынбасары Т.Ю.Средина кабул иткән.
Ул аналарның шартлар турындагы сорауларга җавап итеп: «Гомумән, шартлар нормаль», дигән.
«Без аңа дымлы, салкын, дибез. Ә ул: «Бөтен җирдә шулай», ди. <…> Күселәр, тараканнар бар дип ишеттек, дибез. «Бу кызларның камераларны ничек чиста тотуына бәйле», ди. Без урын-җир, юрган дибез – ул юрганда никадәр кеше утырган, үзебезнекен алып килергә ярамыймы? “Юк, бернәрсә дә ярамый” дип җавап бирде дип сөйләгән Июпова.
Аналар шулай ук тикшерү өчен төзелеп басканда кызларга ят ирләр янында яулыкларын салырга мәҗбүр итү мәсьәләсен дә күтәргән. Средина бернинди мәҗбүри итү булмады, “кызлар теләгәнчә яулыктан йөри”, дигән.
“Алар бит төрле камераларда утыра, һәм бер-берсе белән күрешә дә, аралаша да алмый. Шуңа күрә хезмәткәрләргә яла ягу өчен алдан килешкәннәр дип әйтү мөмкин түгел. Әмма аларның һәрберсе адвокат яки хат аша беренче көннәрдә тикшерүләр вакытында яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен җиткерде һәм ул вакытта анда ир-атлар да булган”, дип сөйләгән Динара Июпова.
▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.

❤1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹АКШ хөкүмәте эшен яңадан дәвам итә. Иң озакка, 43 көнгә сузылган шатдаун тәмамланды. Дональд Трамп ике айлык вакытлы бюджетка кул куйды — бу федераль оешмаларга эшкә кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Ә шул арада Конгресс тулы күләмле бюджет канун өлгесен әзерләячәк.
🔹G7 илләре Русиягә икътисади басымны көчәйтә һәм Мәскәүгә хәрби гамәлләрне финанслау мөмкинлеге тудырган илләр һәм оешмаларга карата өстәмә чикләүләр кертү мөмкинлеген карыйю Бу хакта «Җиделек илләре» тышкы эшләре министрлары очрашуыннан соң әйтелде.
🔹АКШ Русиягә Маҗарстандагы атом электр станциясен төзеп бетерергә рөхсәт итте.
🔹Венесуэла АКШ хәрби көчләренең Кариб диңгезендә активлыгы артуга җавап итеп зур күләмле мобилизация игълан итте, дип яза CNN. Илнең җир, һава, диңгез һәм резерв гаскәрләре чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк күнегүләрдә катнашачак.
🔹Оренбурда күпфатирлы йортның түбәсе янып беткән, 200дән артык кеше эвакуацияләнгән.

❤1👍1
Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур IT ширкәтләре, шул исәптән йөзләрне танучы видеокамералар җитештерүче Hikvision урнашкан Ханчжоу шәһәренә килде
Эш сәфәре кысаларында ул Чжэцзян төбәге вице-губернаторы Лу Шань белән очрашты дип хәбәр итә Татарстан рәисе матбугат хезмәте.
Чжэцзян Кытайның иң алга киткән вилаятьләренең берсе. Анда Alibaba Group ширкәте, машиналар чыгаручы Geely Holding Group, көнкүреш техника җитештерүче Supor, видеокүзәтү камералары җитештерүче Hikvision ширкәтләре эшли.
2023 елда биредә Татарстанның Иннополис университеты офисы ачылган иде.
Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше иң югары дәрәҗәсенә җиткән һәм 3,3 миллиард доллардан арткан.
Миңнехановның кайсы ширкәтләрне караячагы әйтелми.
▪️Татарстан моңарчы Hikvision ширкәте белән хезмәттәшлек итеп, республикада йөзләрне танучы видеокамералар урнаштырды. Бу иминлек саклау белән аңлатыла.
❗️Шул ук вакытта БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе йөз танучы технологияләрне көйләүче кануннар булмавына игътибар итте.
▪️Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул мөселмае уйгырлар яшәүче Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата.

«Без сезнең провинция белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләр идек, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә элемтәләр бар: 2003 елда Ханчжоу һәм Казан шәһәрләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзелгән, Кукмара һәм Саба районнары белән Чжэцзян провинциясенең берничә шәһәре арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланган», - дигән Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше иң югары дәрәҗәсенә җиткән һәм 3,3 миллиард доллардан арткан.
Миңнехановның кайсы ширкәтләрне караячагы әйтелми.
▪️Татарстан моңарчы Hikvision ширкәте белән хезмәттәшлек итеп, республикада йөзләрне танучы видеокамералар урнаштырды. Бу иминлек саклау белән аңлатыла.
❗️Шул ук вакытта БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе йөз танучы технологияләрне көйләүче кануннар булмавына игътибар итте.
▪️Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул мөселмае уйгырлар яшәүче Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата.
❤4👎3🥴2
«Роскачество» акыллы колонкалар янында шәхси темаларга сөйләшмәскә киңәш итте.
Бу җайланмаларның эш принцибы тирә-як тавышны даими рәвештә анализлауга корылган, шуңа күрә шәхси сөйләшүләрнең конфиденциальлеге бозылырга мөмкин, дип сөйләгән ТАСС агентлыгына «Роскачество»ның Дигиталь экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко.
«Һәр тавыш теркәлеп, кулланучының кызыксынулары, көндәлек гадәтләре, хәтта кая барулары турында мәгълүмат җыелырга мөмкин», – дигән ул.
Кузьменко сүзләренчә, акыллы җайланмалар кешеләрнең сөйләшүләрен даими рәвештә яздырмый һәм тапшырып тормый, ләкин ул колонканы кулланмаган вакытта микрофонны сүндереп торырга, гаджетка бирелгән рөхсәтләрне тикшереп барырга киңәш иткән. Шулай ук ул ноутбук камерасын ябарга да тәкъдим иткән.
2024 елның августында ФСБ «Яндекс»тан «Алиса» системы белән акыллы йорт кушымтасына читтән торып тәүлек буена кереп тору мөмкинлеге бирүне таләп иткәнлеге билгеле булды.
Ә 2023 елда ширкәт үзе дә аларның акыллы колонкасы сервисларның дөрес эшләвен тикшерү өчен кайвакыт очраклы рәвештә берничә секундка кеше сөйләшүен тыңлап алырга мөмкин дип белдерде.

❤3💯2