🇺🇳БМОның Иминлек шурасы АКШның Газзәдә солых урнаштыру планын раслады
Дүшәмбе көнне БМОның Иминлек шурасы АКШ президенты Доналд Трамп тәкъдим иткән Газзәдә тынычлык урнаштыруга нигезләнгән резолюцияне хуплады.
АКШ тәкъдим иткән резолюция Халыкара тотрыклык булдыру көчләрен оештыруны күздә тота. Әлеге көчләргә берничә гарәп иленең хәрбиләре керәчәк, шулай ук Доналд Трамп җитәкчелегендә эшләячәк "Солых шурасы"н булдыру да каралган. Моннан тыш резолюциядә, берничә алдан билгеләнгән шарт үтәлгән очракта, Фәләстин дәүләтен төзү мөмкинлеге турында да әйтелә.
Резолюцияне Иминлек шурасының 13 әгъзасы яклаган, Русия һәм Кытай тотылып калган. Бу күзәтүчеләр тарафыннан Доналд Трамп хакимиятенең дипломатик җиңүе буларак кабул ителә.
Русия позициясе аркасында резолюциянең кабул ителүе сорау астында иде. Элек Русия Фәләстин дәүләтен төзүгә өстенлек биргән үз вариантын тәкъдим итте. Әмма АКШ тәкъдим иткән резолюцияне гарәп һәм мөселман илләренең хуплавы уңышка китерде.
Резолюциягә күрә, халыкара көчләр Газзә сызыгының демилитаризациясе, кораллы төркемнәрдән коралны алу, Газзәдә иминлек тәэмин итү һәм чикләрне саклау өчен җаваплы булачак.
Дүшәмбе көнне Фәләстиннең ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы дип танылган) төркеме резолюцияне тәнкыйтькә тотты. Алар әйтүенчә, әгәр халыкара көчләрне аларны коралсызландыру өчен куллансалар, ул бәйсез көчләр булмый, ә басып алучылар ягында икәнне аңлатачак.
Газзә халыкара көчләр контроленә күчкәннән соң, Израил хәрбиләре ул җирләрдән китәчәк.
@azatliqradiosi

❤2
Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды.
Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.
Төрле милли активистлар һәм тикшеренүчеләрнең бу хактагы фикерләре белән тулы язманы 👉 Азатлык сайтында укый аласыз.

👎5❤2💯1
Прокурор Башкортстанның элекке премьер-министры урынбасары Алан Марзаевка 14 ел төрмә һәм 560 млн сум штраф сорады.
Тикшерү мәгълүматынча, Алан Марзаев арадашчы аша бер бизнесменнан ришвәт буларак 37 млн сум алган. Моның өчен бизнесмынга юллар төзекләндерү контракты бирелгән. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә.
Төрмә мөддәтеннән тыш, аңа 560 миллион сум штраф, ришвәт күләмен, ягъни 37 млн сумны конфискацияләү, Кырмыскалы районы Каракүл авылында йортын тартып алу, 13 елга дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю, дәүләт бүләкләрен, шул исәптән Салават Юлаев орденын тартып алу соралды.
Марзаевны 2024 елның көзендә тоткарладылар. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, Марзаев – Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның якын дусты. Хәбиров телеграм каналында ММА көрәшчесе Джефф Монсон һәм Марзаев белән пылау пешерүләре турында видео да чыгарган иде.
Алан Марзаев Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры вазифасында 2022 елның августыннан эшләде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Прокурор Башкортстанның элекке премьер-министры Алан Марзаевка 14 ел төрмә сорады
Төрмә мөддәтеннән тыш, аңа 560 миллион сум штраф та соралды.
❤1
2026 елда Татарстанда коммуналь хезмәт бәясе ике тапкыр: гыйнвар һәм октябрьдә артачак
Моның төп сәбәбе булып өстәмә бәягә салымның (НДС) күтәрелүе атала.
Татарстанда 2026 елда коммуналь хезмәтләр тарифлары ике тапкыр артачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.
Беренче тапкыр бәя күтәрү гыйнвар аенда көтелә һәм ул өстәмә бәягә салымның (НДС) артуына бәйле, ди ул.
— 2026 елда тарифлар бәясенә йогынты ясаучы факторлар бар. 1 гыйнвардан НДС күтәрелүенә бәйле 1,7 процентка "чик индексы" үсеше каралган. Гыйнвардан тарифлар төгәл менә шул НДС суммасына артачак, — дип аңлатты Хәбибуллина журналистларга.
Икенче бәя артуы октябрь аенда көтеләчәк. Еллык индексацияне июльдән октябрьгә күчергәннәр.
Хәбибуллина сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр турында федераль орган тарафыннан рәсми карар бу атнада көтелә.
Быел 1 июльдә Татарстанда коммуналь хезмәтләр бәясе 17,5–22,3%ка күтәрелде. Бу – Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак.
Нәтиҗәдә, халыкның коммуналь хезмәтләр өчен хисаплары, аеруча кышкы җылыту чорында, уртача 1 мең сумга кадәр артты.

❤1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 ноябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Төнге һөҗүм вакытында Русиянең Харковка җибәргән дроннарыннан 32 кеше зыян күргән, алар арасында ике бала бар. Шәһәр мэры Игорь Терехов белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортлар, кибетләр, инфраструктура корылмалары һәм җәмәгать транспортына зыян килгән.
🔹Дональд Трамп администрациясе Русия белән бергә Украинадагы сугышны җайга салуның яңа планын әзерли. Axios хәбәр иткәнчә, бу план 28 пункттан тора, аның белән президентның махсус вәкиле Стив Уиткофф җитәкчелегендә төркем шөгыльләнә.
🔹АКШ һәм Согуд Гарәбстаны стратегик партнёрлыкка кул куйды. Ике ил саклану, атом энергетикасы, ясалма интеллект һәм мөһим файдалы казылмалар өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады. Моннан тыш, Согуд Гарәбстаны АКШка якынча 1 триллион доллар күләмендә инвестиция кертәчәк.
🔹Япониянең Оита шәһәрендә 170 бинаны янгын камап алган, шуларның 115е — торак йортлар. Зур янгынны тәүлек дәвамында сүндерә алмыйлар. Бер кешенең хәбәрсез югалуы турында әйтелә.
🔹Русия саклану министрлыгы Украина гаскәрләренең Воронежга ATACMS ракеталары белән һөҗүм итүен раслады. Министрлык белдерүенчә, һөҗүм имеш сивил объектларга юнәлтелгән булган, әмма барлык ракетлар да бәреп төшерелгән. Украина Баш штабы кичә ATACMS куллануын расласа да, нинди объектлар һәм Русиянең кайсы төбәкләренә җибәрелүен хәбәр итмәде.

❤3🔥1
Украинаның Тернополь шәһәренә һөҗүм аркасында 9 кеше һәлак булган
Бу хакта Владимир Зеленкий хәбәр итте. Яраланучылар саны дистәләр белән санала. Өлкә хакимияте һавада хлор дәрәҗәсе нормадан алты тапкырга артуы турында да белдерде.
19 ноябрь төнендә Харковка да һөҗүм булды. Анда 40тан артык кеше яраланган, алар арасында ике бала бар.

😢4
Бөгелмә драма театры мөдире Эльвира Сибгатуллина Челик тоткарланган
Бөгелмә драма театры мөдире, 35 яшьлек Эльвира Сибгатуллина Челикнең тоткарлануы билгеле булды. "БИЗНЕС Online" чыганаклары хәбәр иткәнчә, ул инде 14 ноябрьдә үк тоткарланган, узган якшәмбедә Бөгелмә шәһәре мәхкәмәсе аны тикшерү изоляторында тоту карары чыгарган.
Сибгатуллина Челикка карата "Вазифасын файдаланып кылынган урлашу" нигезендә җинаять эше кузгатылган. Басма чыганаклары әйтүенчә, имеш, ул 700 мең сумнан артык канунсыз премияләр яздыруда гаепләнә. Җинаять эшендә ике эпизод бар.
Сибгатуллина Челик имзасы шулай ук театр акчасын үзләштерүдә гаепләнгән Буа театры мөдире Раил Садриевны яклап язылган ачык хатта бар иде.
Сибгатуллина Челик Бөгелмәдә туган, 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр режиссурасы белгечлеген тәмамлаган.
Җиде ел Мәскәү театрларында эшләгән. Бөгелмәгә ул 2023 елның көзендә кайтты һәм элекке мөдир Владислав Юдин урынын алды. Юдин театрга "үле җаннар"ны эшкә урнаштырып, акча урлауда шикләнелеп, эшеннән алынды, аңа карата җинаять эше ачылган.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Тикшерүчеләр мәгүлүматынча, ул 700 мең сумнан артык канунсыз премияләр яздыруда гаепләнә.
❤4😱1