Русиядә 2026 ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Әлеге фәрманны президент Владимир Путин имзалаган.
Шул ук вакыттта әле ноябрьдә генә Путин урыс халкын һәм "россиян" милләтен алга сөрүче яңа милли сәясәт стратегиясен имзалды.
Документта аерым урыс теле һәм урыслар турында язылган. Алар дәүләтне коручы милләт дип билгеләнгән. Шуңа да чараларның 80%ы дәүләт төзүче халыкның мәдәниятын, телен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Шулай ук "мин - русияле" дигән максатка ирешү өчен балалар һәм яшьләр арасында Русия ватандашлык аңын формалаштыру кирәк диелә, аларны тарихи җирләргә экскурсияләргә йөртү яки Русия тарихын тирәнтен өйрәтү карала.
Стратегиядә билгеләнгәнчә, илдә 190 милләт вәкиле яши, 300 тел кулланыла, шуларның 150се — Русия халыклары телләре. Шул ук вакытта халыкның күпчелеген (80,85%) урыслар тәшкил итә. Төрле халыклар бар диелсә дә, Русия дәүләтен коручы урыслар мәдәнияты да саклауга мохтаҗ диелә.

🤮13🤔1
Мәхкәмә дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләнгән18 яшьлек казанлыны 8 елга колониягә хөкем итте
Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмәсе Казанда яшәүче 18 яшьлек Дмитрий Новиковны дәүләткә хыянәт итү һәм террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "Медиазона" яза.
Басма мәгълүматларына караганда, егетне Русиядә террорчы дип танылган "Русия Азатлыгы" легионы кушуы белән дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләгәннәр. Сүз, фаразларга караганда, Казан дәүләт дары заводы турында бара.
"Медиазона" язуынча, утырышлар ябык тәртиптә узган, шуңа күрә прокуратураның егетнең гаебен ничек дәлилләве билгеле түгел. Дәүләт гаепләүчесе Новиков өчен тугыз ел колония сораган.
Новиковка быел апрель аенда 18 яшь тулган. Ул 10 апрельдән тикшерү изоляторында тотылган, сак астында уздырган вакыт җәза мөддәтенә "көнгә-көн" исәбе белән кертелгән.
Новиковның гаебен тану-танымавы ачыкланмый.
2025 елның беренче яртыелында гына да дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә 105 кеше хөкем ителгән — бу саннарны элегрәк "Север.Реалии" Югары мәхкәмә статистикасына таянып чыгарды. "Первый отдел" хокук яклау проекты мәгълүматларына караганда, хөкем ителгәннәр саны тагын да күбрәк — 177 кеше.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләнгән 18 яшьлек казанлыны 8 елга колониягә хөкем итте
Дәүләт гаепләүчесе Новиков өчен тугыз ел колония сораган булган.
😢3❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Волгоград шәһәренә төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүм ясады. Һөҗүмнең ихтимал һәдәфе - «Лукойл» ширкәтенә караган нефть эшкәртү ширкәте. Ноябрь башында әлеге завод дрон һөҗүменнән соң эшен вакытлыча туктаткан иде. Өлкә башлыгы Андрей Бочаров белдерүенчә, әлегә зыян күрүче кешеләр дә, объектларга да юк диде.
🔹Русия Тышкы эшләр министрлыгы Русия ватандашларын Германиягә бармый торырга чакырды. Бу хакта министрлык вәкиле Мария Захарова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Германиядә дәүләт түрәләренең Русия ватандашларын нигезсез эзәрлекләүләре дәвам итә.
🔹Америка хәрбиләре Нигериядә һава һөҗүме ясады. Аларның һәдәфе «Ислам дәүләте» сугышчан төркеменә караган объектлар булган. «Мин моңа кадәр бу террорчыларны кисәткән идем: әгәр алар христианнарны кыруны туктатмаса, моның өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк, һәм бүген кич бу кисәтү тормышка ашты», — дип язды АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә.
🔹Көньяк Кореяда прокуратура республиканың элекке президенты Юн Сок Ёльгә, гадел хөкем эшчәнлегенә комачаулауда гаепләп, ун елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады, дип хәбәр итә Yonhap агентлыгы. Хөкем карары гыйнвар аенда чыгарылачак. Башка гаепләүләр нигезендә аңа гомерлек төрмә җәзасы да яный ала.

❤3👍1
Уфада укучы студентны ике террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп, тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Кайсы оешмалар турында сүз баруы әйтелми.
Башкортстандагы мәхкәмә Уфа көллиятендә белем алучы студентны (исеме аталмый) «террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу» маддәсе нигезендә тикшерү изоляторына озаткан. Бу хактаТикшерү комитетының республика идарәсе хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматынчә, егет быел гыйнвардан октябрьгә кадәр террорчы дип танылган ике оешма эшчәнлегендә катнашкан. Нинди оешмалар булуы матбугат белдерүендә күрсәтелми.
Тикшерү комитеты фикеренчә, студент популяр мессенджерда үзе ачкан махсус каналларда әлеге оешмаларның идеологиясен һәм эшчәнлеген ачыктан-ачык аклаучы һәм пропагандалаучы мәгълүмати материаллар урнаштырган.
Башкортстан эчке эшләр министрлыгында исә гаепләнүченең «тематик каналларда <…> терроризм һәм экстремизм өчен федераль эзләүдә булган, чит илдә яшәүче бер затның эшчәнлеген актив рәвештә хуплавын» өстәделәр. Әмма сүз кем турында баруы монда да ачыкланмый.
Тикшерү комитетында белдерүләренчә, сорау алу вакытында егет «кылган җинаятендә гаебен таныган».

🤬3💩1
Мәхкәмә "Медуза" басмасын оештыручы Галина Тимченконы читтән торып биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
Ул «теләнмәгән» оешманы җитәкләүдә гаепле дип табылды.
Шулай ук аңа биш ел дәвамында җитәкче вазифалар биләү тыелды, дип хәбәр итә «Медиазона».
Тимченкога җинаять эше ачылуы 2025 елның май ахырында билгеле булды. Моңа 2024 елның 18 сентябрендә DWга биргән «Невзлингейт нәтиҗәләре» турындагы әңгәмәсе, 2025 елның 17 мартында ТВ2 телеканалына интервьюсы, шулай ук «Медуза» укучыларына мөрәҗәгате сәбәп булган.
Тикшерү мәгълүматынча, Тимченко «илнең дәүләт корылышына», шулай ук бүгенге хакимиятнең эчке һәм тышкы сәясәтенә «нәфрәт һәм кимсетү хисләре» кичереп, «Медуза»ны оештырган. Басма 2023 елның гыйнварында «теләнмәгән оешма» дип танылгач та, ул аның эшчәнлеген дәвам итәргә карар кылган, диелә тикшерү материалларында.

2025 ел: без кемнәрне югалттык?
Азатлык Радиосы 2025 елга йомгак ясый. Бүген без татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып, татар һәм башкорт дип йөрәкләре типкән, әмма бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз.
Узып баручы елда татар, башкорт, кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары арасында югалтулар күп булды, чын мәгънәсендә татар дип яшәгән, гомерләрен милләткә фида итүчеләр бакыйлыкка китеп барды.
Татар милли хәрәкәте вәкиле, элекке депутат Раиф Галиев, вакытында татар мәктәпләрен ачып йөргән, БДИны туган телдә тапшыру хокукы өчен көрәшкән активист Гөлфәния Җәләлова, Бәләбәй татар гимназиясен коручы, озак еллар дәвамынңа аны җитәкләгән Нурмөхәммәт Хөсәенов, Башкорт яшьләре берлегенең беренче җитәкчесе, эшкуар Ринат Баимов, кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Айше Сеитмуратова...
Һәрберсе турында кыскача мәгълүмат һәм әдәбият, фән, мәдәният өлкәсендә югалткан кешеләр турында тулырак әлеге мәкаләдә укый аласыз.

Узып баручы елны милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар, җырчылар да вафат булды. Бүген татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып, татар һәм башкорт дип йөрәкләре типкән, әмма бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз.
❤9😢3🔥1💩1
Сүриядәге мәчеттә шартлауда сигез кеше һәлак булган
Сүриянең Хомс шәһәрендә урнашкан мәчеттә шартлау булган. Беренчел әгълүматларга караганда, сигез кеше һәлак булган, тагын 18 кеше яраланган. Бу хакта Сүрия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә сылтама белән SANA агентлыгы хәбәр итә.
Беренчел фаразларга караганда, мәчет эченә алдан урнаштырылган шартлаткыч матдә шартлаган булуы мөмкин.
Reuters язуынча, шартлау дини азчылык вәкилләре - әләвиләр мәчетендә җомга көнне көндезге намаз вакытында булган. Al Jazeera исә әлеге һөҗүм илдә төрле дин вәкилләре арасындагы киеренкелекне көчәйтергә мөмкин, дип яза.

😨5🥱4😢2😭2❤1
Уфада Жириновский урамы булдыруга халык каршы чыккан
Уфа мэриясе башлап җибәргән сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге Башкортстан башкаласындагы урамнарның берсенә 2022 елның апрелендә вафат булган сәясәтче Владимир Жириновский исемен бирүгә каршы тавыш биргән.
Тавыш бирүдә 1 500дән артык кеше катнашкан. Урамны Жириновский исемендә атауны 749 кеше хуплаган, ә 786 кеше каршы чыккан. Сораштыру нәтиҗәләре шәһәр атамалары буенча комиссиягә тапшырылачак, дип яза республика матбугаты.
Тавыш бирү мэриянең рәсми сайтында 25 декабрьгә кадәр узган, анда катнашу өчен теләүчеләргә башта «Дәүләт хезмәтләре» аша теркәлү таләп ителгән.
Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.
1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

👍9🤡6🔥3😁2💩1💯1
Медиа Украинадагы сугышта һәлак булган 158 меңнән артык Русия хәрбиенең исемен ачыклаган
«Би-би-синың урыс хезмәте» һәм «Медиазона» журналистлары Украинага каршы сугышта һәлак булган 158 143 Русия хәрби хезмәткәренең исемен ачыклаган. Тикшерүчеләр югалтуларны ачык чыганаклар — туганнары, төбәк хакимиятләре яки төрле оешмалар чыгарган некрологлар нигезендә исәпли.
Һәлак булганнарның 55 проценты — ихтыярилар, өлешчә мобилизацияләнүчеләр һәм төзәтү колонияләреннән сугышка җибәрелгән хөкем ителгәннәр. Ачыкланган исемнәр арасында иң зур өлеш һаман да ихтыяриларга туры килә — 51 538 кеше.
Журналистлар мәгълүматларына караганда, сугыш башланганнан бирле Русия 6 278дән артык офицерын югалткан, шуларның 77 проценты — кече звено командирлары.
«Бүген һәлак булучыларның якынча 10 проценты - мобилизацияләнүчеләр. Бу төркем башкаларга караганда яшьрәк: уртача яше — 32. Аларның яртысы диярлек (42 процент) өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң беренче елда ук һәлак булган. Әлеге мобилизация формаль рәвештә һаман да тәмамланмаган», — диелә «Би-би-синың урыс хезмәте» белешмәсендә.
Һәлак булучылар саны ачыкланган төбәкләр арасында Башкортстан белән Татарстан һаман да беренче урында тора.

❤2🎉1💩1
Азатлыкта "Ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә. Сез тавыш бирдегезме инде?
Намзәтләр белән якынрак танышуны дәвам итәбез. Бүген Фазыл Вәлиәхмәтов, Ләйлә Латыйпова һәм Исмаил Төркоглыны тәкъдим итәбез.
Тавышны безнең сайтта һәм Telegram-каналда биреп була.
@azatliqradiosi

👍4❤1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар телендә 100 елдан артык чыгып килүче "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде. Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе – газетаны чыгаруга акча булмау. Тулырак 👉 безнең мәкаләне укыгыз. @azatliqradiosi
105 еллык тарихы булган "Татарстан яшьләре" газеты эшчәнлеген туктатты
Бу атнада "Татарстан яшьләре" газетының соңгы саны чыкты. Әлеге мәгълүматны "БИЗНЕС Online"га биргән әңгәмәсендә газет мөхәррире Атлас Гафиятов раслаган.
Баш мөхәррир сүзләренчә, соңгы вакытта газетаның тиражы 3,6 мең данә тәшкил иткән, ул атнага бер тапкыр, 16 битле булып чыккан.
Газетның ел ахырында чыгуы туктавы турында ноябрь башында ук билгеле булды. Ул чакта "Татарстан яшьләре"нең чираттагы санында редакциянең укучыларга мөрәҗәгате басылып чыкты.
Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау.
"Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да.
Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар.
Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.

"Пәнҗешәмбе көнне газетаның соңгы саны чыкты, бүтән ул нәшер ителмәячәк — бу инде төгәл. Соңгы өч елда даими финанс кыенлыклары булды, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек — файдасы тимәде, — ди Гафиятов. — Коллективта без җиде кеше генә калган идек: өчесе инде пенсионер, дүртесе үзләренә башка эш тапты, кайберләре журналистикадан читкә китте. Хәзер оешманы тарату процессы бара, ул 2–3 айга сузылырга мөмкин. Мин үзем дә алга таба эшләргә җыенмыйм: беренчедән, мин пенсионер, икенчедән, сәламәтлегем дә җитди какшады".
Баш мөхәррир сүзләренчә, соңгы вакытта газетаның тиражы 3,6 мең данә тәшкил иткән, ул атнага бер тапкыр, 16 битле булып чыккан.
Газетның ел ахырында чыгуы туктавы турында ноябрь башында ук билгеле булды. Ул чакта "Татарстан яшьләре"нең чираттагы санында редакциянең укучыларга мөрәҗәгате басылып чыкты.
Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау.
"Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да.
Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар.
Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
105 еллык тарихы булган "Татарстан яшьләре" газеты эшчәнлеген туктатты
Редакциядә эшләгән җиде кешенең өчесе пенсиягә киткән, дүртесе башка эшләргә күчкән.
😢8💔7❤1
Бүген Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты Фатих Хөснинең "Сөйләнмәгән хикәя" әсәрен тыңларга тәкъдим итә.
➡️ Текст һәм аудио
(VPNлы сылтама)
➡️ Текст һәм аудио
(VPNлы сылтама)
Азатлык Радиосы
Сөйләнмәгән хикәя (Нерасказанная история) — Фатих Хөсни
Сегодня в рубрике "Читаем на татарском" предлагаем вашему вниманию рассказ Фатиха Хусни "Нерассказанная история". В нем описывается обычный эпизод из жизни татарской деревни после революции. Это детское воспоминание автора о своем друге Биктимире.
👍6
Казан һава аланында 18 рейс тоткарлана, Самар өлкәсенә дроны һөҗүме булган
Казан һава аланында очып килү һәм очып китү юнәлешләрендә барлыгы 18 рейс тоткарлана. Моныһава аланының онлайн-таблосы күрсәтә. Очкычларның бер өлеше Мәскәүнең Шереметьево һава аланына кертелгән чикләүләр аркасында соңара.
Узган төндә дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле, Самар, Ульяновски, Пенза, Сарытау, Шереметьево, Внуково һәм башка шәһәрләр һава аланнарына чикләүләр кертелде. Внуково һәм Шереметьево һава аланнарында 270тән артык рейс тоткарланган. 42 рейс бөтенләй гамәлдән чыгарылган.
Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, узган төндә 25 украин дроны юк ителгән. Аларның 12се Татарстан белән чиктәш Самар өлкәсе күгендә бәреп төшерелгән.
Украинадагы ачык чыганакларга нигезләнгән (OSINT) телеграм-каналлар төнлә ясалган пилотсыз очкыч һөҗүме Сызрань нефть эшкәртү ширкәтенә туры килгән дип яза. Җирле халык һөҗүм мизгеленнән видеолар да урнаштырган. Әмма Русия дә, Украина хакимиятләре дә әлеге заводка һөҗүм булуын рәсми рәвештә расламады.

👏2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Кичә 58 яшьлек кырымтатар, элекке имам Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан, кабат сак астына алганнар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Умида Худойбердиева хәбәр иткән. Ленур Хәлилов яшәгән Корьбек (Изобильное) авылына дүрт…
Яман шеш авыруы сәбәпле быел азат ителгән Кырым активисты Ленур Халиловны 1,5 айга сузылган этап белән кире колониягә китергәннәр
Кырымдагы "Алушта" бәйсез җыенының элекке рәисе Ленур Халилов, Русия хакимиятләре тарафыннан 18 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, соңрак бавыр яман шешe һәм башка авыр чирләре сәбәпле азат ителгәннән соң, яңадан Русиянең Архангельскидәге төзәтү колониясенә кайтарылган.
Бу хакта аның хатыны Умида Худойбердиева сөйләгәннәргә сылтама белән «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, ире этапта бер ярым айлап булган һәм берничә көн элек колониягә китерелгән. Хатын әйтүенчә, Ленур Халиловка кичекмәстән медицина ярдәме кирәк, әмма колониядә аңа тиешле дәвалау күрсәтелми.
▪️“Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде.
▪️Архангельскиның Исакогорский мәхкәмәсе аның колониядә тотыла алмавын әйтеп, азат итү карарын чыгарды, ләкин соңрак, Хәлилов өенә кайткач, прокурор карарны шикаять итте.
▪️Адвокат Эмил Курбединов сүзләренчә, прокурор мәхкәмәдә Хәлиловны "аеруча да куркыныч җинаятьче" булуын мәхкәмә исәпкә алмаган дип сөйләгән.
▪️Архангельски өлкә мәхкәмәсе Хәлиловны кире колониягә кайтару турында карар чыгарды. Хәлилов өендә аппеляция карарын көтә иде.

"Бернинди дарулар да бирмиләр. Бавыры бик авырта. Көче калмаган, хәлсез. Көн саен шалтыратып, ярдәм күрсәтелмәве турында әйтә — бары тик анальгин гына бирәләр, анысын да [караучылар] көчкә риза булып. “Синең авырулардан дәва юк, без сине дәвалый алмыйбыз”, диләр. Үзләре дә аны кире кайтаруларына аптырыйлар", — дип сөйләгән Халиловның хатыны.

🤬5❤2😢2