Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Истанбулда татар мөһаҗирләренә багышланган күргәзмә эшли

"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.

Калган 12 фото һәм алар турында мәгълүматны Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядә таба аласыз.
Кереп карап чыгыгыз.

Русиядән VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/y6X2d
❤2
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1
Хәерле иртә, хөрмәте укучыларыбыз! Бүген 16 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина Брянскида энергетика объектларына һөҗүм ясаган, төбәк башлыгы Александр Богомаз хәбәр итүенчә, өлкәнең бер өлеше җылысыз һәм утсыз калган.

🔸17–18 февральдә Женевада узачак Русия, Украина һәм АКШ сөйләшүләрендә энергетик тынлык мәсьәләсе каралачак, дип яза ТАСС үз чыганагына сылтанып.

🔸Маҗарстан һәм Словакия Хорватиядән Adria үткәргече аша Русиядән нефть транзитына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән.

🔸Трамп Нетаньяһу белән очрашу вакытында Израилнең Ирандагы объектларга һөҗүмнәрен хуплаячагын әйткән, дип хәбәр итә CBS News чыганакларына таянып.

🔸АКШ Баш прокуратурасы финансист Джеффри Эпштейн эше материалларында телгә алынган 300 танылган кеше һәм сәясәтче исемлеген бастырды.
❤3
Вафирә Гыйззәтуллинаның юбилее узды. Дәүләт аны искә алмады

Татарстан, татар халкының хокуклары өчен көрәшкән сәнгатькәрнең тууына 80 ел тулды, әмма аны зурлап искә алу булмады. Җырчы гомер буена Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгән булса да, туган сәхнәсендә аны искә алмадылар.

Татарстан мәдәният министрлыгының Телеграм каналында да ләммим, рәсми сәхифәсендә дә искә алу юк.

Казанда бердән-бер чараны кызы Камилә оештырды. "Чулпан" мәдәният йортында бушлай кичә узды. Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алуда аның белән бергә эшләгән җырчылар да, яшьләр дә чыгыш ясаган.

"Вафирә зур җырчы булды. Кызганыч, бүген Вафирә Гыйззәтуллина суверенитет өчен көрәшүче итеп кенә кабул ителә, шуннан куркалар бугай. Бүген ул уңайсыз шәхес", дип сөйләде аның чордашы Азатлыкка.

"Гыйззәтулиинаны лаеклы искә алмавыбыз безгә оят булырга тиеш, — дип сөйләде аның белән милли хәрәкәттә йөрүче шәхес. — Бүген барыбыз да "Туган тел" белән татар чараларын тәмамлануына аптырамыйбыз да. Әмма аны гадәткә нәкъ Вафирә Гыйззәтуллина кертте. Бөтен татар иҗтимагый съездында ул аны җырлады. Бернинди дә сценарий юк иде. Үзе уйлады, чыкты, җырлады. Халык торып басты. Вафирә Чечняга сугышка Татарстан балаларын җибәрмибез дип плакат тотып чыккан кеше. Протест йөзеннән Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисткасы дигән исеменнән баш тартты. Татарстан Конституциясен яклап трамвай юлларына яткан шәхес. Татар мәктәпләре кирәк дип даими сөйләгән кеше".

🔻Вафирә Гыйззәтуллина ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты. 1990нчы еллар башында Татарстанның бәйсезлеген яулап йөрүчеләр рәтендә булды.
2001 елда юл казасында һәлак булды.

Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/nVzZW
❤10👍9😢1
2025 елда ватандашларны кайтару програмы белән Русиягә 26,7 мең кеше күченгән — бу бер ел элек белән чагыштырганда 16%ка кимрәк

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтанып “Ведомости” яза.

2024 елда шундый 31,7 мең кеше теркәлгән булган.

2025 елда бу програмны күбрәк Казакъстан һәм Кыргызстан кешеләре кулланган.

Статистика күрсәткәнчә, ватандашларны күчереп урнаштыру програмы белән Русиягә күченүчеләр саны 2022 елдан бирле кими бара.

Мондый програм Татарстанда да эшли. 2024 елгы саннарга караганда, 2021 елда 1433 кеше, 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илләрдән республикага кайтып урнашкан.

2025 елда 300 кеше кабул ителәчәк диелгән иде, чынлыкта күпме булуы турында әлегә әйтелмәде.
Чаллы ветераннар шурасы: Украина сугышында катнашкан 74 меңнән артык кешегә медицина һәм психологик ярдәм кирәк булачак

Чаллы (Татарстан) шәһәр шурасы депутаты, "Шәһәр СВО ветераннары шурасы" берлеге рәисе Шамил Әюпов республика башлыгыннан сугыш ветераннары госпитале өчен өстәмә бина сорады. Бу хакта ул шәһәр шурасының хисап сессиясендә белдерде.

"Көн саен СВО (Украинадагы сугышны рәсмиләр шулай атый - ред.) ветераннары мөрәҗәгатьләре күбәя. Хәзерге матди-техник база һоспиталь алдында торган бурычлар күләменә инде туры килми. Без барлык сугышчыларыбызның җиңү белән өйләренә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Шул вакытка без медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары саны 74 мең кешедән артачак дип фаразлыйбыз, — дип китерә Әюпов сүзләрен chelny-biz басмасы.

Татарстаннан Русиянең Украинада башлаган сугышына күпме кеше китүе билгеле түгел. Сугыштагы югалтуларны санаучы журналистлар һәм тикшерүчеләр үлүчеләр белән Татарстан Русиядә икенче урында бара дип белдерә. Беренче урында - Башкортстан.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат караганда, 16 февральгә Татарстаннан сугышта барлыгы 7 717 кеше һәлак булган. Чынлыкта саннар зуррак, чөнки югалтуларны хакимиятләр яшерә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤪3❤2🎃1
Хөкем ителгән Уфа активисты Ольга Комлевага диабет даруларын бирмиләр

Сәламәтлеге өчен мөһим дарулар булмавы турында аның ире Вячеслав Комлев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, мәсьәлә хәл ителмәсә, Комлева ачлык игълан итәргә әзер.

▪️Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны «экстремистик берләшмәдә катнашу» (ФБК белән бәйле) һәм «сугыш турында ялган мәгълүмат тарату» маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.
🤬5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды.

Ул 8 мартка кадәр эшли.

"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана.
🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дрон һөҗүмне куркынычы тәртибе гамәлдә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дүрт дронның Минзәлә юнәлешендә очуы турында хәбәр иттеләр. Дроннарны Татарстанның Зәй районы Кәдек авылы өстендә күргәннәр.

🔸Казан, Уфа, Түбән Кама һава аланнары эшләми торды. Уфадан әле дә бу чикләү алынмаган. Казанда 18 рейс тоткарлана.

🔸Бүген Женевада Русия, Украина һәм АКШның өч яклы очрашуы башлана. ТАСС язуынча, Русия делегациясе Женевага 9 сәгать очкан, чөнки дустанә булмаган илләрне урап узган. Швейцариягә Италия күгеннән кергәннәр.

🔸Путин зур сәяси эшләрдә катнашкан берничә хөкемдарның вазифасын күтәрү турында фәрман имзалады. Алар арасында «Баймак эше» хөкемдары да бар.
❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Шулай ук ул 6 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә. Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум…
Татарстан Югары мәхкәмәсе Фаил Камаев хөкем карарын үз көчендә калдырды

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевка карата прокуратура һәм яклау ягы биргән апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәде.
Алар шартлы мөддәт сораган иде, әмма түбәндәге мәхкәмә карары үзгәрешсез калды.

Узган елның ноябрендә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Камаевны кырыс тәртипле колониядә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 6 млн сум штрафка хөкем итте. Прокуратура исә, элекке түрәнең тикшерү белән килешү төзеп аны үтәвен исәпкә алып, шартлы җәза сораган иде. Шулай да мәхкәмә Камаевны җәмгыятьтән аермыйча төзәтү мөмкин түгел дип тапты.

Камаев 2024 елда тоткарланды. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Соңрак Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җиткән диелде.

Ул башта сак астында тотылды. 2024 елның ноябрендә Тикшерү изоляторыннан азат ителде һәм өй сагына җибәрелде.

Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелде. Аның Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы сөйләве әйтелде.
🤯1
Украинадагы сугышта Идел буе төбәкләреннән кимендә 50 мең сугышчы үлгән

Бу хакта "Idel.Реалии" басмасы алып барган хисапта әйтелә. Исемлеккә Идел буе федераль бүлгесе һәм Әстерхан өлкәсе керә.

Иң күп һәлак булучылар - Башкортстаннан.

Төбәкләрдә һәлак булганнар саны:

Башкортстан – 9 042 кеше;
Татарстан – 7 763 кеше;
Пермь крае – 5 277 кеше;
Сарытау өлкәсе – 5 068 кеше;
Самар өлкәсе – 3 364 кеше;
Оренбур өлкәсе – 3 057 кеше;
Киров өлкәсе – 2 762 кеше;
Удмуртия – 2 731 кеше;
Түбән Новгород өлкәсе – 2 628 кеше;
Ульян өлкәсе – 1 810 кеше;
Әстерхан өлкәсе – 1 685 кеше;
Чуашстан – 1 634 кеше;
Мари Иле – 1 263 кеше;
Пенза өлкәсе – 1 253 кеше;
Мордовия – 665 кеше.

Русия хакимияте сугышта һәлак булучылар санын ачыктан-ачык игълан итми. Журналистлар бу мәгълүматны ачык чыганаклардан җыя, чын саннар күбрәк.

👉 Тулырак монда укыгыз.
😱2🎉1
1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узды.

Бу корылтайга барлыгы 620 делегат сайлана. Корылтай ачылышына сайланганнарның 586-сы килеп җитә. Русия төбәкләреннән һәм ул вакыттагы Советлар Берлеге республикалары булган Литва, Латвия, Беларус, Азәрбайҗан, Казакъстан, Таҗикъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан татарларыннан да вәкилләр катнаша. Шулай ук бу чарага кырым татарлары төркеме килә.

Ул вакытларда Казанның иң яхшы һәм халык иң күп сыя торган бинасын – Камал театрын алу да җиңел булмаган. Бина өчен оештыручылар обком кешеләре белән караңгы төнгә кадәр бәхәсләшкән. Алайса, Мәрҗәни мәчетендә үткәрәбез, дигәч кенә рәсмиләр ризалык биргән.

Милли мәдәни җанлану нәкъ шул вакытта башланып китте.

"Шул корылтайдан соң татар мәктәпләре ачылды", дип искә алган иде галим Фәрит Солтанов.

Бүгенге көндә Татар милли хәрәкәте тарихта гына калды, ул елларда яуланган җиңүләр дә бетте, дип белдерүчеләр юк түгел.

📷Корылтайны оештыручылар

@azatliqradiosi
😢9❤4🙏2🥴1
Русия Дәүләт думасы операторларны ФСБ таләбе белән элемтәне өзәргә мәҗбүр итте

Русия Дәүләт думасы "Элемтә турында"гы канунга кертелгән төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Әлеге төзәтмәләр Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) теләсә кайсы төбәктә һәм теләсә кайсы вакытта элемтәнең теләсә нинди төрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк.

Документ нигезендә, операторлар ФСБ таләп иткән очракта хезмәт күрсәтүне туктатып торырга мәҗбүр булачак. Бу Русия президентының норматив хокукый актларында каралган очракларга нигезләнәчәк.

Башта канун өлгесенә ФСБның "ватандашлар һәм дәүләтне куркыныч янаулардан саклау максатыннан" элемтәне чикләү турында "үтенечләр" җибәрә алу мөмкинлеге кертелгән иде. Әмма икенче укылышка "үтенеч" сүзе "таләп"кә алыштырылды, ә халыкны "янаулар куркынычыннан" саклау турындагы өлеш тулысынча алып ташланды.

"Первый отдел" оешмасы юристы Евгений Смирнов сүзләренчә, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, элемтәне томалау сәбәпләре чикләнмәячәк. "Бу, киресенчә, президентның кулларын бәйсезрәк итә, чөнки мондый очракларны ул үзе билгеләячәк", дип белдерде Смирнов "Агентство"га биргән аңлатмада.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🖕2❤1