Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның оештыручылары — Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез…
Чит илдә татар аланын уздыруны яшьләр сораган
Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның төп оештыручысы, Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез салучы Алимә Сәлахетдинова быел уздырмаска теләгән идек, ләкин балалар сорады ди
— Татар аланын оештыру, аны үткәрү җиңел түгел, шуңа күрә без быел аны уздырмасбыз, тәнәфес ясарбыз дип уйлаган идек. Winter Camp оештырдык, анда татар яшүсмерләрне тупладык. Белем алу, карьера, кайсы һөнәр сайларга — шул төп тема булды. Анда катнашкан татар яшьләре җәй көне дә очрашуны бик сорады, аның ничек узылуы турында фикерләрен әйтте, программнар ничек булырга тиеш — бу хакта фикерләрен җиткерде. Шуңа авыр һәм җаваплы булса да бу эшкә янә алындык, — ди Сәләхетдинова.
Татар аланында инде әйдәманнар да үсеп чыккан, аларның идеяләре күп, җәй көне узачак аланны үзгәреш аланы дип атаган.
— Яшьләр аланны "Күбәләк" дип атадылар. Күбәләк канатлар чыгарыр һәм очар ничек ничек үзгәрешләр кичерде без дә трансформация уздык диделәр. Хәзер бездән кечкенәләргә, татар сеңел һәм энеләренә канатлар куярга телибез дип сөйләделәр. Шундый янып торган яшьләргә "Юк, быел уздырмыйбыз дип әйтергә телебез әйләнмәде", диде Алимә Сәләхетдинова.
Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/9o8Wz

Азатлык Радиосы
Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак
Бу инде дүртенче алан булачак, оештыручылар быел йөзгә якын кеше катнашыр дип көтә. Татар аланында быел татар тарихына басым ясалачак.
❤6👍1
Аббас Галләмов: Мәскәү көчле булганда гына Хәбиров аңа тугрылыгын күрсәтә.
Путинның элекке спичрайтеры, “ят агент” дип танылган сәясәт белгече Аббас Галләмов федераль үзәкнең көче беткәндә төбәк элиталары риторикаларын бик тиз үзгәртәчәк дип саный. Бу хакта ул “Idel.Реалии"да "Наизнанку" тапшырунда сөйли.
Әңгәмәдән бер өзек:
— Советлар Берлеге җимерелүен алганда, моны еш кына җирле элиталар карары дип аңлаталар. Мәсәлән, сезнең туган Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның үз-үзен тотышына караганда, аның республиканы Русиядән аеру турында сөйли алуына әллә ни ышанып булмый кебек.
— Әй, сез ялгышасыз! Бик җиңел! Аны берничә дистә ел яхшы белгән кешегә ышаныгыз. Гомумән, бер мизгелдә!
— Әмма ул Мәскәүгә тугрылыгын күрсәтергә бик тырыша бит.
— Мәскәү көчле чакта ул аңа тугрылыгын күрсәтергә тырыша. Бу Хәбиров кына шундый дигән сүз түгел. Анда башкалар юк — барысы да тулысынча конъюнктурага карап эш итә. Бу тоталитар системда принциплы кешеләр исән кала алмый: алар йә сына һәм принципсызга әйләнә, йә систем тарафыннан юк ителә — иң яхшы очракта илдән куыла.
Бер мәлдә Ниязовны да, Назарбаевны да һәм башкаларны да күз алдына китерү кыен иде... Әйтик, 1984–1985 елларда аларның 1989–1990 елларда, 1991 елда ниләр эшләячәген фаразлап булмый иде. Әмма бит алар моны безнең күз алдында эшләде! Хәзер дә нәкъ шулай булачак.
Ышандырып әйтә алам: Хәбиров элек таянган көчләрнең какшавын, ә чын көчнең халыкта икәнен тойса, ул шунда ук Мәскәүгә карата бер кочак дәгъва чыгарачак. Һәм шул ук дәрәҗәдә ышандырырлык итеп: «Менә ниһаять, без лаек булган ирек килде. Әйе, изү көчле чакта безгә исән калу, яраклашу мәҗбүри иде, әмма без моны милләт рухын, милләт мәдәниятен, милләт икътисадын саклап калу өчен эшләдек. Хәзер без алардан аерылачакбыз һәм яңарыш башланачак», — дип сөйләячәк. Бу бер мизгелдә үк булырга мөмкин.
Мәкаләне Idel.Реалиида 👉 укый аласыз.
Интервьюны тулысынча 👉 YouTube-та карап була.

❤7🤡5💯1
Гарәп Әмирлекләрендә Татарстаннан 3 меңгә кадәр турист калган. Элекке депутат Албина Насыйрова мәктәбе дистантка күчкән
Төрле бәяләмәләргә күрә, Якын Көнчыгыштагы бәрелешләр аркасында 3 меңгә кадәр турист калган булырга мөмкин.
Бүген кич Дубай һава аланы әкренләп эшли башлады. Онлайн тактада Казан, Екатеринбур, Новосибирскига очышлар күренә.
Дубайда Татрстанның элекке депутаты Албина Насыйрованың “Бала сити” мәктәбе дә эшли. Ул, илдәге башка мәктәпләр кебек, өйдән торып укуга күчкән.
Башкортстаннан Якын Көнчыгышта күпме турист булуы әйтелми. Республика башлыгы Радий Хәбиров Гарәп Әмирлекләреннән 25 башкортстанлы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте дип белдерде.

❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Туристларның өчтән бере март аена Якын Көнчыгышка планлаштырылган сәфәрләренә бармаска карар иткән, дип яза «Известия». Туроператорлар өч вариант тәкъдим итә — даталарны күчерү, юнәлешне алыштыру яки акчаны тулысынча кире кайтару.
🔸Белгород өлкәсенең Грайворон районы Головчино авылында пилотсыз очкыч шартлау аркасында бер ир һәлак булган, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Вячеслав Гладков.
🔸Узган тәүлектә Русия һөҗүмнәре аркасында Херсон өлкәсендә дүрт кеше яраланган, дип белдерә хакимият вәкилләре.
🔸Израил Тәһран һәм Бәйрутка таба яңа ракетлар җибәрде.
🔸Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядтагы АКШ илчелегендә шартлаудан соң янгын чыккан.
🔸2026 елның 1 июненнән Финляндия биометрик булмаган чит ил паспортлары белән Русия ватандашларының илгә керүен тыячак. 18 яшькәчә кешеләргә, Финляндиядә яшәү рөхсәте булганнар, шулай ук «аерым сәбәпләр» белән керүне сораучылар өчен искәрмәләр каралачак.

❤1✍1
Украина президенты Владимир Зеленский украин мөселман сугышчылары, Мәҗлес җитәкчеләре һәм дин әһелләре катнашында узган ифтарда катнашты.
Дәүләт башлыгы Украина сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр итә президент Офисы матбугат хезмәте.
Шулай ук президент кырымтатар халкы һәм мөселман җәмәгатьчелеге Рамазанны инде унөченче тапкыр Русия агрессиясе шартларында каршы алуын билгеләп үткән.
«Киләсе елда Рамазан тыныч шартларда узсын иде дип бик телибез», — дигән ул.
Кырымтатар халкы лидеры Мустафа Джемилев оккупациядә калган төп халык вәкилләренең күпчелеге Украинага тугрылыклы булып калуын әйткән.
Дәүләт дәрәҗәсендә ифтар үткәрү традициясе 2023 елда Украина президенты тарафыннан башланды һәм шуннан бирле рәсми форматта уздырыла.

«Без барлык җирләребезне дә искә алабыз... Кырымыбызны да. Һәм без Русиягә Украинага караган бернәрсәне дә бүләк итмәячәкбез — бу безнең принципиаль позициябез», — дигән Зеленский.
Шулай ук президент кырымтатар халкы һәм мөселман җәмәгатьчелеге Рамазанны инде унөченче тапкыр Русия агрессиясе шартларында каршы алуын билгеләп үткән.
«Киләсе елда Рамазан тыныч шартларда узсын иде дип бик телибез», — дигән ул.
Кырымтатар халкы лидеры Мустафа Джемилев оккупациядә калган төп халык вәкилләренең күпчелеге Украинага тугрылыклы булып калуын әйткән.
Дәүләт дәрәҗәсендә ифтар үткәрү традициясе 2023 елда Украина президенты тарафыннан башланды һәм шуннан бирле рәсми форматта уздырыла.
❤10👍2💩1
Русия мәктәпләрендә 9нчы сыйныфта тарихтан мәҗбүри имтихан кертелә
2027–2028 уку елыннан тугызынчы сыйныф укучылары тарихтан телдән имтихан тапшырачак, дип хәбәр итте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Аның сүзләренчә, телдән имтихан гыйнвар–апрель айларында дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырылачак.
Владимир Путин дәүләт башлыгы буларак бишенче мөддәтен башлап җибәргәннән соң икенче көнне үк тарихи мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады.
Русия мәктәпләрендә яңа тарих дәреслекләре кертелде, аларның авторлары арасында Русия президенты киңәшчесе һәм Русиянең сөйләшүләр төркеме башлыгы Владимир Мединский да бар.
Дәреслекләрдә Украинадагы сугыш турында бүлек тә урын алган. Материал "дәүләтчел караш"тан чыгып бәян ителә, авторлар, кагыйдә буларак, Русия һәм Совет хакимиятләренең сәясәтен аклый, шул ук вакытта Көнбатыш илләрен тәнкыйтьли. Фактлар авторлар позициясенә туры килерлек итеп сайлап алына һәм аңлатыла.
Тулырак монда укыгыз: 👉 https://smarturl.click/dw4Ml

Имтихан 2027-2028 уку елында кертеләчәк. Аны тапшырганнар гына Төп дәүләт имтиманына (ОГЭ) кертелә ала.
💩12❤1💯1
Якутия парламенты якындагы утырышында саха халкы хокуклары бозылуы турында сөйләгән депутат Александр Ивановны мандатыннан мәхрүм итү мәсьәләсен караячак.
Карар 25–26 мартта кабул ителер дип планлаштырыла, дип хәбәр иткән ТАССка парламентның матбугат хезмәте. Моның сәбәбе — узган атнада Ивановның «ят агентлар» реестрына кертелүе. Моңа кадәр ике көн алдан депутатлар күпчелек тавыш белән Иванов чыгышларын Русия кануннарын бозу-бозмау ягыннан тикшерүне таләп иткән ачык шикаятьне хуплаган иде.
Ивановка карата эзәрлекләүләр аның Казакъстанга сәфәре вакытында яңгыраган сүзләреннән соң башланды. Анда сәясәтче казакъ халкының «ирекле ихтыяры» барлыгы, ә саха халкында андый мөмкинлек юклыгы турында сөйләгән, чөнки аларга үз телен һәм тарихын өйрәнү, шулай ук ата-бабалар җирләре белән идарә итү тыела, дигән.
Кайткач, Иванов тикшерүләр белән янауга карамастан, бу сүзләреннән баш тартмады.

🤬15
Берклидагы Калифорния университеты Русиядә «теләнмәгән оешма» дип танылды.
Берклидагы Калифорния университеты дөньядагы иң яхшы дәүләт университетларының берсе санала һәм глобаль рейтингларда иң яхшы 20леккә керә.
Кимендә 117 Нобель премиясе лауреаты Калифорния университеты белән бәйле.
Моңа кадәр Русиядә «теләнмәгән»ләр исемлегенә Йель университеты, Джордж Вашингтон университеты да кертелгән иде.

👍1
«Нижнекамскшина» ширкәтенең чиста кереме 150 тапкырга кимегән
Татарстанның Түбән Камадагы «Нижнекамскшина» ширкәтенең 2025 елның гыйнвар–декабрь айларындагы саф кереме 3,7 млн сум тәшкил иткән — бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда (555 млн сум) 147 тапкырга кимрәк. Бу хакта ширкәт хисабында әйиелә.
Ярты ел нәтиҗәләре буенча да ширкәтнең чиста кереме 31 процентка кимеп, 210,8 млн сум булган иде. Ул чакта ширкәт моны чимал һәм материаллар, энергия ресурслары һәм хезмәт чыгымнары бәясе арту белән аңлатты.
«Нижнекамскшина» KAMA TYRES ширкәтләр төркеменә керә. Завод Kama һәм Viatti маркалы автомобиль шиннары чыгара.
Бүген KAMA TYRESның Русиядәге өлеше 35 процент тәшкил итә. Быел ширкәт 12,6 млн данә шина сатуны планлаштыра. KAMA TYRES шин комплексына «Татшина», «Нижнекамскнефтешин», йөк автомобильләре шиннары заводы, «Кама» фәнни-техник үзәге кебек зур ширкәтләр керә.

😢4👏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанның Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Иртәнге сәгать биштән Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылып торды, хәзер чикләүләр алынды. Дистәдән артык очыш тоткарлана.
🔸Волгоградта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше яраланган дип хәбәр итә өлкә губернаторы Андрей Бочаров. Һөҗүм өч шәхси һәм бер күп катлы торак йортка ясалган. ASTRA Телеграм-каналы язуынча, зыян салынган йортларның берсе Европа санкцияләре исемлегенә кертелгән Волгоград трактор ширкәтеннән 700 метр гына ерактлыкта урнашкан.
🔸Чуашстанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле бүген мәктәп, техникум һәм көллиятләрдә укыту дистанцион форматта узачак. Бу хакта республиканың мәгариф министры Дмитрий Захаров белдерде.
🔸Иранда мәрхүм Али Хаменеиның улы Моҗтаба илнең югары рухание итеп сайланган. Бу хакта The New York Times һәм баш фатиры Британиядә урнашкан Iran International агентлыгы хәбәр итә. Иран хакимияте бу хакта рәсми белдермәде.
🔸АКШ Эквадорда наркотеррорчыларга каршы хәрби чара башлаган. Бу хакта АКШның Көньяк хәрби идарәсе хәбәр итте.
🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстанда кисәтү системнарын тикшерәләр, шул сәбәпле ике республикада да сирена тавышлары яңгыраячак.
@azatliqradiosi

❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә
❗️Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдән чыгарылды.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык
Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү ике юл белән бара: вәгъдәләр бирү һәм басым ясау. Бигрәк тә Казан инновацион университеты (КИУ) каршындагы көллияттә булган вакыйгалар бу кампаниянең ничек баруын ачык күрсәтә.
25 февральдә КИУ мөдире Юлия Һадиуллина студентларны җыеп, "ышаныч лимиты бетте" дип игълан иткән. Ул студентларга сез "укудан куылдыгыз" дип белдерә һәм шунда ук "котылу юлын" да тәкъдим итә.
"Ил махсус хәрби операция чорында яши. Бүгенге көндә илгә сугышчылар кирәк... Яңа армия бүтән студент булып санала алмаган студентлардан торачак — бу сез", ди Һадиуллина "Гроза" телеграм каналы чыгарган аудиода.
Мөдирнең мантыйгы гади: укуда бераз артта калган яки бер-ике бурычы булган студентларны "армиягә яраклы материал" итеп күрәләр. Шул ук җыелышта саклану министрлыгы вәкиле "Андрей" гаскәр урнашкан Ейски шәһәрендәге "шифаханә дәрәҗәсендәге" шартларны тасвирлый: Азов диңгезе, җылы климат, җиләк-җимеш...
Ул "контракт" сүзен кулланмый, аны "альтернатива" дип атый. Студентларга "дрон гаскәрләрендә" (дроннар белән идарә итүчеләр яки "дроноводлар") хезмәт итү вәгъдә ителә. Янәсе, бу компьютер уены кебек кенә, сез имин урында булачаксыз, ә бер елдан соң укуыгызга кайта аласыз.
Татарстанда агитация берничә югары уку йортында һәм көллияттә теркәлгән. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ (элекке Казан химия технологияләре университеты), Түбән Кама политехника көллияте бар.
Башкортстанда да вазгыять охшаш. Уфа фән һәм технологияләр университетының Нефтекама филиалында агитация ачыктан-ачык "федераль боерык" буларак танытыла. Югары уку йортларына конкрет "квоталар" төшерелгән.
Уфа университетының "федераль инициативага" кушылуы турында уку йортының Ишембай филиалында да белдерделәр.
Әлеге "башлангыч студентларга сыйфатлы белем алуны заманча технологияләрнең алгы сызыгында хезмәт итү белән бергә алып бару мөмкинлеге бирә", диелгән Уфа фән һәм технологияләр университетының Ишембай филиалы төркемендә.
Хакимият акча эшләү, элиталы гаскәрдә хезмәт итү, бер генә еллык контракт белән җәлеп итәргә тырышса, хокук яклаучылар матур сүзләргә ышанмаска чакыра.
Тулырак - Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына – алгы сызык
Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Хакимият акча эшләү, элиталы гаскәрдә хезмәт итү, бер генә еллык контракт белән җәлеп итәргә тырышса, хокук яклаучылар матур сүзләргә ышанмаска чакыра.
🤬10❤2
Башкортстанда массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының төп бурычларын билгеләделәр.
Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев өч төп юнәлешне атады: махсус хәрби операция (Русия җитәкчелеге Украинадагы баскын сугышны шулай дип атый), демография һәм балалар белән яшьләр сәясәте.
"Бу — без барырга тиешле юнәлеш, игътибарны нәкъ менә шуңа юнәлтергә һәм шул өлкәдә эшләргә кирәк. Үсешне дәвам итәргә, осталыгыбызны камилләштерергә һәм алга таба хәрәкәт итәргә тиешбез...", дип китерә аның сүзләрен "Башинформ" агентлыгы.
Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев узган ел махсус хәрби операция темасының төп юнәлеш булып торуын әйтте.
«Көн саен электрон һәм басма мәгълүмат чараларында якынча 160 материал дөнья күрде. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында 59 меңнән артык материал һәм тапшыру әзерләнде, радиода 1900дән артык сюжет эфирга чыкты», — диде ул.
Шулай ук ул журналистларның сугыш урыннарына баруы турында да әйтте.
"БСТ махсус хәрби операциягә тугыз тапкыр барды һәм 190 көн булды", диде Ульчев.
Шул ук вакытта, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында иң күп һәлак булучылар - Башкортостаннан. Безнең исәпләүләргә күрә, ким дигәндә 9147 кеше һәлак булган. Сугышка, нигездә, репродуктив яшьтәге ир-атлар китә. Димәк, күпме гаилә корылмый, күпме бала дөньяга килми кала — бу да демографик югалту. Инвалид булып кайтучылар саны да арта.
Шуңа да карамастан, Башкортстанның күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары сугыш темасын актив яктырта, хәрби хезмәткә барырга өндәгән материаллар бастыра, фронттан кайтканнарны каһарманнар буларак тасвирлаган мәкаләләр һәм сюжетлар чыгара.

👎5🙈2❤1
Казанда режиссер Тимур Бекмамбетовтан тартып алынган Мәрҗани йорты сатылган
Ул гыйнвар аенда сатуга чыгарылды.
Бинаның башлангыч бәясе - 9,3 миллион сум иде. Аны эшмәкәр Сергей Еремеев ким дигәндә 21,4 миллион сумга сатып алган. Бу хакта torgi.gov.ru дәүләт порталы хәбәр итә.
Еремеев 90 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарырга тиеш булачак.
"Коммерсант" язуынча, 1873 елда төзелгән йорт Бекмамбетовтан мәхкәмә карары нигезендә тартып алынган. Мәхкәмәгә Казанның Мәскәү районы прокуроры мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында хуҗаның мәдәни мирас корылмасын саклау өчен тиешле чаралар күрмәве ачыкланган диелә. Берничә ел элек бинада янгын чыккан иде.
📷Википедия

🤔2❤1
Казанда 400гә якын мәктәп укучысы дрон проектларга өйрәнә
Казанда 398 мәктәп укучысы пилотсыз авиация системнарын проектлау, хезмәт күрсәтү һәм идарә итү күнекмәләрен үзләштерә. Шәһәрнең мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, бу уку елында мәгариф оешмаларында 22 профильле түгәрәк ачылган.
Дәресләр алты урында: 6нчы һәм 179нчы гимназияләрдә, 35нче һәм 83нче лицейларда, лицей-инженерлык үзәгендә, шулай ук Казанның Б.К. Кузнецов исемендәге кадет мәктәбендә уза. Моннан тыш, укулар В.П.Чкалов исемендәге техник иҗат үзәгендә оештырылган. Биредә шулай ук даими рәвештә авиамодельләштерү ярышлары үткәрелә.
Укыту мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итү «Пилотсыз авиация системнары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, диелә матбугат хәбәрендә.
Элегрәк Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" (элеккеге ОБЖ) дәресләрендә укучыларга пилотсыз җиһазларны җыю һәм аларны йөртү күнекмәләрен бирәчәкләр дип хәбәр ителгән иде.
Пилотсыз җиһазлар Украинадагы сугыш барышында актив кулланыла. Сугыш башлангач, Русиядә "Шахед" тибындагы һөҗүм итүче дроннарны җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу эшкә хәтта балигъ булмаган үсмерләрне дә җәлеп итәләр. Аерым алганда, журналистлык тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый хәл Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дә күзәтелә.

👎4
Соңгы өч елда Башкортстанда туучылар саны 12,3% кимегән
Әлеге санны республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Роберт Иштуков Дәүләт Җыены - Корылтай утырышында китергән дип яза “Однажный в Башкирии”.
Узган ел гына да кимү 6,2 процент тәшкил иткән.
Шул ук вакытта әни була алырдай хатын-кызлар саны да кими. Шушы чорда төбәктә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны якынча 19 мең кешегә азайган: 2020 елдагы 946 205 кешедән быел 927 500 кешегә калган.
Утырышта Дума депутаты, хатын-кызлар табибы Римма Үтәшева кызларны 27 яшькә кадәр күбрәк бала табып калырга чакырган.
Башкортстанда демографик проблемнар турында берничә ел дәвамында сөйләп торалар. Шул ук вакытта республикадан Украинадагы сугышта күпләп ирләр үлә. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга караганда гына да, республикадан кимендә 9 меңнән артык кеше һәлак булган.
Аларның 60% 25-45 яшьлекләр.

🤷♂4🐳1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Сарытау өлкәсендә украин дроннары һөҗүмнәре нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Роман Бусаргин. Украинаның Supernova+ телеграм-каналы нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында белдерде.
🔸Ирак көрдләре лидеры Нечирван Барзани Иранга каршы сугышка керү хәбәрләрен кире какты — Shafaq News
🔸Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән алып барылган сөйләшүләр, Ирандагы сугыш сәбәпле, туктатылып торуын хәбәр итте.
🔸Владимир Путин хөкүмәткә Европага газ җибәрүне «хәзер үк» туктату мөмкинлеген карарга кушты. Европа Берлегене Русия газына чикләүләре ике айдан керергә тиеш иде.
🔸Пентагон Ирандагы сугышны кимендә 100 көн дәвам итәргә әзерләнә, аның сентябрьгә кадәр сузылуы ихтимал, дип яза Politico.

Казанда Али Хаменеины искә алу митингы узды
4 мартта Казандагы Иран консуллыгы бинасы каршында Иранның үтерелгән югары рухание аятулла Али Хаменеины искә алу чарасы узды. Татарстан рәсми медиа чаралары аны "Хаменеи истәлегенә чәчәк салу" чарасы дип атады.
Чарада Татарстан вице-премьеры Олег Коробченко, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республика инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Татарстан халыклар ассамблеясе башлыгы Ренат Валиуллин һәм башка түрәләр катнашты.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында "сезнең халык бу золым кылучыларның чын йөзен күрсәтте" диде. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын да искә алды:
— Бу көннәрдә бездә махсус хәрби операцияуза. Татарстан мөселманнары көн саен анда, алгы сызыкта ифтарлар үткәрә. Һәм без Аллаһтан тынычлык сорап дога кылабыз, аннан золым кылучыларны җәзалауны сорыйбыз, — диде ул.
2023 елның февраленнән Татарстанда Иранның "Shahed-136" дроннарын җитештерү башланды. Русия хәрбиләре аны "Герань-2" атамасы белән йөртә. Моннан соң республикага украин дроннары һөҗүмнәре ешайды. Хәрби белгечләр дроннар төзү корылмасын "кануни һәдәф" дип атый.
28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәргән, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм иткән.
Тулырак 👉 моннда укыгыз.

Татарстан вице-премьеры республика Иранга ярдәм итәргә һәм теләктәшлек күрсәтергә әзер диде.
🤮7🤣5❤3👀3🤔2👎1🔥1
5 мартта Азәрбайҗанның Нахчыван автоном республикасы башкаласы Нахчыван һава аланынапилотсыз очкыч һөҗүм иткән.
Азәрбайҗан медиалары белдерүенчә, һава аланы җирлегенә Иранның «Шахед» тибындагы дроны төшкән. Дроннар берничә булган диелә.
Һава аланы тирәсендәге мәктәпләрдән укучылар эвакуацияләнгән дип хәбәр ителә.
Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бер пилотсыз очкыч Нахчыван һава аланы терминалы бинасына бәрелгән, икенчесе Шекәрабад авылындагы мәктәп янында төшкән.
Һөҗүм нәтиҗәсендә һава аланы бинасына зыян килгән һәм ике кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә министрлык.
Баку бу хәл өчен җаваплылыкны Иранга йөкләде. Азәрбайҗанның җавап бирү хокукы бар, ә Иранның Бакудагы илчесе протест нотасын тапшыру өчен тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган, диелә хәбәрдә.
Иран хакимиятләре әлегә бу вакыйгага аңлатма бирмәде.
28 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Азәрбайҗанда АКШның хәрби базалары юк, бу илнең Иранга каршы операциядә катнашуы турында хәбәр ителмәде.
Нахчыван республикасы Азәрбайҗанның төп территориясеннән Әрмәнстан җире белән аерылган. Әрмәнстаннан тыш, бу эксклав Иран белән һәм кыска гына өлештә Төркия белән чиктәш.

Telegram
Настоящее Время
Иранский дрон упал на территории аэропорта в городе Нахичевань в Азербайджане
Об этом сообщают информагентство APA и Reuters со ссылкой на источник, близкий к азербайджанскому правительству.
Снятые очевидцами видео с места инцидента опубликовал телеграм…

❤3🤔3🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар Башкортстанда этносоциолог Илдар Габдрафыйков янә эшеннән алынды. Академик Роберт Нигъмәтуллин, моңа ризасызлык белдереп, Уфа федераль тикшеренү үзәге (УФИЦ) президиумыннан чыккан. Әмма УФИЦ җитәкчесе…
Вазифасыннан алынган уфалы этнолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә эшен оттырган
Уфадан этнолог, социолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе карарын шикаять итә алмады. Сүз аның 1990 елдан бирле эшләгән Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтыннан җибәрелүе турында бара. Әлеге институт Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенә керә. 4 мартта Русия Югары мәхкәмәсе дә түбән инстанция карарын үз көчендә калдырган.
Русия фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков эшеннән былтыр җибәрелде. Ул вазифа өчен үткәрелгән бәйгедән узмаган. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова алынган.
Институтта 1990 елдан бирле эшләгән Илдар Габдрафыйков эштән куылуны мәхкәмә аша кире кагарга кереште.
Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә ризасызлык белдереп, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыкты.
Нигъмәтуллин Габдрафыйковны вазифасыннан алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Аңа Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков та кушылды.
Үзәк җитәкчесе Василий Мартыненко гаепләүләрне кире какты. Ул вазифага бәйге канун нигезендә үткәрелде дип саный.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

"Адвокат апелляция инстанциясе гадәттә формаль этап кына була дип әйтте, — дигән Габдрафыйков үзе „БИЗНЕС Online"га. — Шуңа күрә артык өметләр кормый идем. Кассация шикаятен Самарга бирәчәкбез, анда Идел буе бүлгесенең кассация инстанциясе урнашкан. Самарда мәхкәмә гадел карар чыгарыр дип ышанабыз. Хәзер 5–10 көн эчендә утырыш беркетмәсен алырга тиешбез, шул карар нигезендә өч ай дәвамында кассация бирү хокукыбыз бар. Әмма без тизрәк тапшырырга тырышачакбыз, шулай да бу бер-ике айга сузылырга мөмкин, анда да чират".
Русия фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков эшеннән былтыр җибәрелде. Ул вазифа өчен үткәрелгән бәйгедән узмаган. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова алынган.
Институтта 1990 елдан бирле эшләгән Илдар Габдрафыйков эштән куылуны мәхкәмә аша кире кагарга кереште.
Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә ризасызлык белдереп, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыкты.
Нигъмәтуллин Габдрафыйковны вазифасыннан алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Аңа Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков та кушылды.
Үзәк җитәкчесе Василий Мартыненко гаепләүләрне кире какты. Ул вазифага бәйге канун нигезендә үткәрелде дип саный.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
Вазифасыннан алынган уфалы этнолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә эшен оттырган
Былтыр Габдрафыйков Этнологик тикшеренүләр институтындагы эшеннән алынды. Ул моны үзенең гыйльми эшчәнлеге белән бәйләде һәм мәхкәмәгә шикаять итте.
❤5🤝1