Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан хакимияте интернетны яклау митингын тыйды

Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Бу хакта Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге хәбәр итте.

Белдерү шәһәрнең башкарма комитетына 16 мартта тапшырылган булган. Оештыручылар митингта йөз кеше катнашыр дип фаразлаган. "Яблоко" фиркасе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, активистлар чара уздыру өчен "берьюлы өч альтернатив мәйдан тәкъдим иткән — аларның барысы да Казан үзәгендә урнашкан һәм җәяүлеләргә дә, транспортка да уңайлы".

Икенче көнне — 17 мартта — Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергәннәр.

Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллаган.

Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергән.

"Ни өчен Казан хакимияте митинг уздырудан баш тарта? Чөнки алар курка. "Тәртип бозулардан" түгел — халык тавышыннан курка. Бертавыштан әйтелгән хакыйкать дәүләт пропагандасыннан көчлерәк яңгырар дип курка. Халык дәшми торудан туктап, таләп итә башлар дип курка. Алар митингны тыя ала. Әмма кешеләргә уйларга һәм дөресен сөйләргә тыя алмыйлар", — диләр Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлегендә.

Үз чиратында, казан активисты Дмитрий Румянцев хәбәр иткәнчә, Казан, Чаллы һәм Иннополис хакимиятләре "томалауларга, мессенджерлар эшен акрынайтуга, интернет һәм элемтәне өзүгә каршы" митинг уздырудан да баш тарткан. Әлеге чаралар 29 мартка планлаштырылган булган. Түрәләр белдергәнчә, күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми".

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/zdjOA
🤬2😢1
"Вёрстка" һәм "Не норма": Русиядә, шул исәптән Башкортстан һәм Татарстанда, мәктәп укучыларын армия өчен эшкә җәлеп итәләр

Русия мәктәп укучыларын гаскәр ихтыяҗлары өчен эшләргә көннән-көн ешрак мәҗбүр итәләр. Украинадагы сугыш өчен кирәкле җиһазларны алар хезмәт яки технология дәресләрендә ясый. Бу хакта "Вёрстка" һәм "Не норма" басмалары тикшерүендә әйтелә.

Язмада әйтелгәнчә, әлеге басмалар "ВКонтакте" социаль челтәрендәге мәктәп пабликларыннан 50 миллионнан артык язманы анализлаган. Җыелган мәгълүматлардан күренгәнчә, Русия хәрбиләре өчен җиһаз әзерләү турында 77 төбәктән меңнән артык мәктәп хисап тоткан.

Мондый мәктәпләрнең иң күбе Башкортстанда, Краснодар краенда һәм Татарстанда, ә иң азы Мәскәүдә. Елдан-ел укучылар фронт ихтыяҗлары өчен нәрсә дә булса ясаган хезмәт дәресләре турында хисаплар саны арта бара.

Язмада әйтелгәнчә, бу эш өчен түләү каралмаган, аннан баш тартып та булмый, чөнки ул уку програмының мәҗбүри өлеше булып тора. Шул ук вакытта тикшерүдә балаларның дәрестән тыш вакытта фронт өчен әйберләр ясавы, шулай ук хәрбиләргә рәсемнәр һәм хатлар әзерләве турында язмалар исәпкә алынмаган.

"Вёрстка" сөйләшкән укытучылар әйтүенчә, кайбер укучылар мондый биремнәрне үтәргә теләмәгән. Алар моны, аерым алганда, гаиләләрендә сугышка карата тискәре мөнәсәбәт булу белән бәйләгән. “Гомуми басым астында алар чигенде” һәм эштә катнашты, дип сөйләгән укучылары турында укытучыларның берсе.
🤬6❤1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина президенты Владимир Зеленский АКШ Украинадан Донбасстан чигенүне таләп итә, моның өчен иминлек гарантияләре вәгъдә ителә дип белдергән Reuters агентлыгына биргән интервьюсында. Әмма ул моны дөрес түгел һәм куркыныч адым дип саный.

🔸Брянски өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, ә Мәскәүдә дрон калдыклары төшү сәбәпле бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итте җирле хакимият. Ленинград өлкәсендәге Кириши шәһәрендә “КИНЕФ” нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалган, дип яза Astra, җирле халыкка сылтанып.

🔸Иран Русия һәм башка дустанә илләр корабларына Һормуз бугазы аша үтәргә рөхсәт биргән. Бу бугаз шулай ук Һиндстан, Гыйрак, Кытай һәм Пакстан өчен дә ачык.

🔸Русия думасы депутатлары делегациясе АКШка конгрессчылар белән очрашуга килгән. Делегацияне халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Никонов җитәкли.

🔸Дәүләт комиссиясе Русиядә вейпларны тулысынча тыюны хуплаган, дип яза “Ведомости”. Хәзер тиешле канун өлгесе әзерләү башланачак. 1 марттан Пермь краенда электрон тәмәке һәм вейплар сату тыелды.
❤3
Рамил Муллин 3 июньгә кадәр сак астында калачак

25 мартта Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Түбән Кама районының элекке башлыгы Рамил Муллинга карата сак астында тоту чарасын озайту турында үтенечне карады. Ул 3 июньгә кадәр тикшерү изоляторында калачак.

Муллинның адвокатлары, үзе кебек үк, моңа каршы чыккан. Алар сак чарасын өй сагына алыштыруны сораган.

Федераль хөкемдар Марс Самитов элекке Түбән Кама башлыгын 3 июньгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарган.

"Мине кылмаган җинаятьтә гаеплиләр. Миңа тагыла торган гаепләрне танымыйм. Мин беркайчан да алдамадым, бернинди акча да үзләштермәдем. Һәрвакыт ачык эш иттем, шәһәр, район, республика мәнфәгатьләреннән чыгып эшләдем. Тоткарланганнан бирле качмадым, тикшерүдән тайпылмадым, барлык сорауларга җавап бирдем һәм моны алга таба да дәвам итәргә әзермен. Минем яшерер нәрсәм юк", — дигән Муллин мәхкәмәдә.

Хәзер Муллинга карата ике җинаять эше ачылган - "Ялган юл белән акча үзләштерү" һәм "Вазифаи вәкаләтләрен арттыру".

Билгеле булганча, Муллинны яңа контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерүдә шикләнәләр. Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян күләме 30 млн сум дип исәпләнә. Хәзер сорау алуга 275 хәрбине чакырмакчылар. Муллинга 10 елга кадәр төрмә яный.

👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/xVXLQ
🤬5❤1😢1
Татарстан китап нәшрияты 19 хатын-кызның үсеш юлы турында мотивация бирүче беренче татар китабы чыгарды

«Уй + Гамәл = Язмыш» исемле китапны танылган журналист, эшмәкәр Алсу Исмәгыйлова язган.

Китап нәшрияты хәбәре итүенчә, ул «Үз юлым» сериясендә беренчесе булган.

Кичә Казанда китапны тәкъдим итү кичәсе узды

Яңа китапта уңышка ирешү өчен авырлыклар аша үтәргә туры килгән хатын-кызларның язмышлары урын алган.

«Без еш кына татар телендә мотивация бирүче әдәбият бик аз булуы турында фикер алыша идек. Мин, һичшиксез, мотивация бирә торган классика турында әйтмим. Нәкъ менә психологик, заманча мотивацияләүче әдәбият юк», – дип сөйләгән Алсу Исмәгыйлова «Татар-информ»га.

Аның сүзләренчә, "барлык уңай үзгәрешләр бер кечкенә фикер белән башлана".

19 татар хатын-кызының тарихы мисалында автор мондый кечкенә фикернең тормышта тамырдан үзгәрешләр китереп чыгаруын күрсәтә. Алар – Татарстанның төрле районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә (Башкортстан, Пермь крае һ.б.) яшәүче хатын-кызлар.

«Үз юлым» сериясендәге алдагы китапларны башка авторлар һәм башка темаларга язылачак. Әлеге басманың тиражы 5 мең данә тәшкил итә.
🔥3👎1
Мәхкәмә «Господин Никто против Путина» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") фильмын Русиядә тыйды

Чиләбенең үзәк район мәхкәмәсе "Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы" документаль фильмын Русия җирлегендә таратуны тыйды. Бу хакта «Медиазона» хәбәр итә.

Прокуратура фикеренчә, фильмның эчтәлеге гомуми милитаризм аша төзелгән», анда «махсус хәрби чарага һәм хәзерге хакимияткә тискәре мөнәсәбәт» күрсәтелә. Моннан тыш, фильм авторы Павел Таланкин кадрда Русиядә «Свобода России» легионы символы буларак саналган ак-зәңгәр-ак байракны күрсәтә.

Шушы фактлар нигезендә гаепләү ягы моны «экстремизм һәм террорчылыкны пропагандалау» дип бәяли. Өстәвенә, прокурор аерым билгеләп үткәнчә, фильмда ата-аналар рөхсәтеннән башка балигъ булмаган балаларның йөзләре күрсәтелә.

▪️«Господин никто против Путина» документаль фильмы Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң мәктәп системының ничек үзгәрүен күрсәтә. Барлык видеоматериалларны Чиләбе өлкәсендәге Карабаш шәһәреннән педагог-оештыручы Павел Таланкин төшергән.

▪️Фильм продюсеры Алжбета Караскова Радио Свобода-га сөйләгәнчә, Таланкин төрле юллар белән материалларны режиссёр Дэвид Боренштейнга җибәреп торган.

▪️Гомумән алганда, төшерү эшләре ике ярым ел дәвам иткән. 2024 елда Таланкин төшерелгән материаллар белән Русиядән киткән.

▪️16 мартта картина иң яхшы документаль фильм буларак «Оскар» бүләген алды.

@azatliqradiosi
🔥3
2026 елның мартында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Vatançı" («Ватанчы») оешмасын экстремистик дип таныган

Бу хакта куәт оешмаларына якын булган «Якудза» һәм «Замполит Татарии» Телеграм каналлары яза.

"Ватанчы" хәрәкәте әгъзалары Татарстан халкы арасында милләтчелек һәм сепаратистик кәефләр тудыруга омтылган, җәмгыятьтәге сәяси тотрыклылыкны какшату һәм республика бәйсезлеге максатын күздә тоткан. Моның өчен хәрәкәт пантюркизмны, татар халкының бәйсезлеген пропагандалаучы һәм Русия сәясәтен дискредитацияләүче материаллар тараткан диелә.

Телеграм каналлар язуынча, «Ватанчы» хәрәкәтенең җитәкчесе Чаллыдан, хәзерге вакытта Истанбулда яшәүче 40 яшьлек Илнар Камалов. «Замполит Татарии» язуынча, аңа каршы элек бер җинаять эше ачылган булган.

Элегрәк Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә, «Ватанчы» вәкилләре «хәрәкәтнең беренче максаты — урыслаштыруга каршы тору» дигән иде.

@azatliqradiosi
❤1🔥1😁1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Ябык очрашуда Владимир Путин эшмәкәрләргә сугышны дәвам итү өчен бюджетка ирекле кертменәр ясау тәкъдим иткән. The Bell мәгълүматларына караганда, бу идея белән “Роснефть” башлыгы Игорь Сечин чыккан. Сөләйман Керимов 100 млрд сум кертәргә вәгъдә иткән.

🔸Доналд Трамп Ирандагы энергетика объектларына һөҗүмнәрне тагын 10 көнгә кичектергән. Моны Иран хакимияте сорады дигән. Шул ук вакытта The Wall Street Journal язуынча, Иран мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итмәгән.

🔸НАТОга кергән барлык илләр дә хәрби чыгымнарын тулаем эчке продуктның 2 процентына кадәр яки аннан да югарырак дәрәҗәгә җиткергән — бу максат 2014 елда Кырымны аннексияләгәннән соң куелган иде. 2025 елда НАТО илләренең саклану чыгымнары 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка арткан, дип белдерде альянсның баш секретаре Марк Рютте еллык хисабында.

🔸Җәй көне 100 долларлык банкнотларда Доналд Трамп имзасы пәйда булачак. АКШ тарихында беренче тапкыр кәгазь акчаларга гамәлдәге президент кул куячак. Яңа дизайн АКШ бәйсезлегенең 250 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә Reuters.

🔸Казан һава аланында 20дән артык рейс тоткарлана. Башлыча Мәскәү һәм Петербур юнәлешләрендәге очкычлар. Анда төнлә һава аланнарын вакытлыча япканнар иде.
❤1
"Сова" хисап чыгарды: Русиядә узган елны дини нигездә вандаллык арткан һәм мөселманнарга басым көчәйгән

"Сова" тикшеренү үзәге 2025 елда Русиядә намус иреген гамәлгә ашыру турында хисап чыгарды. Авторлар фикеренчә, дәүләтнең дини азчылыкларны дискриминацияләүгә юнәлтелгән сәясәте, гомумән алганда, алдагы еллардагы тенденцияләрне дәвам иткән.

Хәлләр бигрәк тә Мәскүдә мөшкел, биредә мәчетләр җитми, мөселманнар төрле урыннарны гыйбадәтханәгә әйләндерә һәм бу хакимиятләр тарафыннан тар-мар ителүгә дучар була.

Мөселманнар күпләп яшәгән Башкортстан да хисапка эләккән.

Мәсәлән, февральдә Уфа шәһәренең Октябрь районы мәхкәмәсе "Мәхәллә № 2025" мөселман дини оешмасы өчен Нагаево авылында 2007 елда төзелгән, әмма рәсмиләштерелмәгән һәм файдалануга тапшырылмаган мәдрәсә бинасына милек хокукын таныды.

👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/zdjwZ
💔2
Уфа кешесе Вконтактедагы постлары өчен гаскәрне "дискриминацияләүдә" гаепле дип табылган

Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе 28 яшьлек ирне (аның исеме аталмый) Русия армиясен "дискредитацияләүдә" гаепле дип таныган һәм 30 мең сум штраф салган. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уфа кешесе ВКонтактеда постлары өчен хөкем ителгән. Аның нәрсә язуы матбугат хәбәрендә күрсәтелмәгән.

"Idel.Реалии" ачыклаганча, уфалының исеме Роман Семенов. Мәхкәмә штраф турында карарны 25 мартта чыгарган.

Моннан тыш, "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, Семеновка армияне "дискредитацияләү" маддәсе буенча инде өченче штраф салынган

Беренче тапкыр аны 2022 елның маенда штрафка тартканнар. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасына караганда, аңа шулай ук ВКонтактедагы язмалары гаеп итеп куелган. Кайсылары икәне әйтелмәгән. Семенов гаебен танымаган, мәхкәмә аңа 35 мең сум штраф билгеләгән.

2023 елның 20 июлендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе Семеновны армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә янәдән штрафка тарткан. Басылып чыккан карарда штраф күләме күрсәтелмәгән. Иргә кабат ВКонтактедагы язмалары гаеп итеп куелган, аларның эчтәлеге ачылмаган.

Билгеле булганча, Семенов гаебен танымаган һәм "җаваплылыкка тарту вакыты чыгу сәбәпле" эшне туктатуны сораган. Аның яклаучысы мәхкәмәдә "басылган язмалар — Семеновның Русия Конституциясе гарантияләгән фикерен белдерүе" дип белдергән.

2021 елның ноябрендә Роман Семеновны Русия Административ хокук бозулар кодексының башка маддәсе — "наци атрибутикасын яки тамгасын пропагандалау йә ачык күрсәтү" (20.3 маддә) нигезендә гаепле дип тапканнар. Аны "ВКонтакте" битендә свастика сурәтләре бастыруда гаепләгәннәр. Семенов мәхкәмәдә гаебен таныган, аңа бер мең сум штраф салганнар.

Украинада сугыш башлаганнан соң, Русия хакимияте кануннарны катгыйландырды. Илдә сугышка каршы язучыларга административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән, ул медиага сугышны дәүләт позициясеннән читкә тайпылып яктыртуны тыя.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/E107g
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔸«Господин Никто против Путина» фильмы авторы Павел Таланкин
🔸«Восточный» галәм аланының элеке төзелеш оешмасы җитәкчесе, физик Виталий Гинзбург;
🔸 журналист Марина Скорикова;
🔸«Христиане против войны» проекты.
🔥1
Татарстанда ел спектакле дип Камал театрының «Сафлык музее» спектакле танылды

Бүген, 27 март – Халыкара театр көнендә Әтнә театрында “Тантана” театр бүләкләре бирү чарасы узды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектакле «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды. Режиссеры - Никита Кобелев.

Айдар Җәббаровның «Судьба человек» (Особняк Демидова) драмасы кече формадагы спектакль номинациясендә җиңде.

Шулай ук «Кечкенә Мирза» (Тинчурин театры), «Башмагым» (Камал театры), «Balballar» («Әлиф» иҗат берләшмәсе), «Лебединое озеро» (Җәлил исемендәге опера һәм балет театры) төрле номинацияләрдә лауреатлар булды.

Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкне Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин һәм Казан яшь тамашачылар театры артисты Роман Ерыгин алды, иң яхшы хатын-кыз роле өчен премия лауреаты – Түбән Кама драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова.

Казан шәһәре мэриясе бүләген Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакле алды.

“Тантана” театр бүләге 2010 елдан бирле тапшырыла.
💩2👍1🕊1🤣1
Русия Юстиция министрлыгы «Мемориал»ны «экстремистик» оешма дип тану турында дәгъва гаризасы тапшырган

Русия Юстиция министрлыгы Югары мәхкәмәгә «Мемориал» халыкара иҗтимагый хәрәкәтен «экстремистик» оешма дип тану һәм аның Русиядәге эшчәнлеген тыю турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РБК яза.

Басма мәгълүматына караганда, эш ябык тәртиптә каралачак. Утырышның төгәл датасы әлегә билгеләнмәгән.

2021 ел ахырында Русиядә «Мемориал» халыкара оешмасы һәм «Мемориал» хокук яклау үзәге бетерелде. Оешма әгъзаларына карата берничә тапкыр эзәрлекләүләр алып барылды, ә «Мемориал» үзе җинаять эшләренең хокукый нигезе юк һәм алар сәяси характерда, дип белдерде.
🤬6🙏1
Зилә Вәлиева Дөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнгән

Татарстан Иҗтимагый пулатының элекке рәисе 73 яшьлек Зилә Вәлиева Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның киңәшчесе вазифасына билгеләнгән. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.

Басма чыганаклары хәбәр иткәнчә, Вәлиева көн саен Карл Маркс урамы, 38 адресындагы бинаның өченче катындагы кабинетында эшли. Үзе исә журналистлар белән сөйләшкәндә бу вазифаның аның өчен яңа булуын һәм әлегә эшкә кереп кенә баруын әйткән.

“Киңәшче — ул бер генә юнәлеш түгел, ә рәис эшләгән өлкәләрнең күбесен колачлый. Шуңа күрә сүз, мөгаен, минем тәҗрибәдән кайсысы күбрәк кирәк, кайсысы файдалырак — шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк”, — дигән ул.

Вәлиева төрле вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан премьер-министры урынбасары, Татарстанның матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр министры, шулай ук мәдәният министры булып эшләде.

2020 елдан Вәлиева Татарстан Иҗтимагый пулаты рәисе вазифасын башкарды, әмма гыйнварда бу урынны Татарстаннан элекке сенатор Александр Терентьевка тапшырды.
💊4🥴3❤1😁1
Әнкарадагы урамга Шәфика Гаспралы исемен биргәннәр

Тантаналы чара 27 мартта узган дип хәбәр итә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Шәфика Гаспралы (1886-1975) мәшһүр мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы белән беренче татар хатын-кыз журналисты Бибизөһрә Акчуринаның кызы.

Ул 1906-1911 елларда мөслимәләр өчен «Галәме нисван» (Хатыннар галәме) журналын чыгарган, Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында торган.

Совет хакимияте урнашкач, балалары белән Төркиягә күченеп китә алган. Анда балалар йортларында хезмәт куйган, «Кызылай» җәмгыятендә эшләгән, тәрҗемә белән шөгыльләнгән.

Шәфика Гаспралы урамы Әнкараның Пурсаклар районындагы Әмәк бистәсендә урнашкан.
🔥6❤3
Бүген кич Фатих Әмирханның "Шәфыйгулла агай" әсәрен тыңларга тәкъдим итәбез.

Хикәя 1924-1925 елларда язылган, вакыйгалар Казанда бара. Большевиклар бу вакытта хакимиятне үз кулына алып, атеизм һәм "яңа тормыш" пропагандалый.

Бу сатирик әсәр кешенең пропагандага никадәр бирелүе, яңа хакимияткә ярарга тырышып, үз тамырларын да онытырга әзер булуы турында.

➡️ Текст һәм аудио
(VPN-лы сылтама)
❤4👍2
Татарстанда "Яблоко" фиркасе вәкилләре 29 мартта ирекле интернетны яклау чарасы алдыннан кисәтү алган

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фирка рәисе Руслан Зиннәтуллин һәм хокук яклаучы Софья Федоровага җәмәгать чараларына бәйле канун бозу ярамаганлыгы турында кисәтү тапшырган. Бу хакта "Яблоко" фиркасе бүлеге Telegram-каналы хәбәр итә.

Шулай ук фирка тарафдары Зөлфия Ситдыйкова белән Хомайра Одинаева һәм башка активистлар да белгертүләр алган.

Элегрәк Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдерделәр.

Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллады.

Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдерде.

"Яблоко" фиркасе халыкка кануни рөхсәт ителмәгән чарага чыкмаска киңәш иткән.

"Теләсә нинди мондый катнашу тоткарлаулар, штрафлар һәм административ эшләр белән тәмамланырга мөмкин. Без үз тарафдарларыбызның тәртип саклау оешмалары тарафыннан эзәрлекләнүенә юл куярга теләмибез.

Үз чиратыбызда без конституцион хокукларның үтәлүен таләп итүне дәвам итәчәкбез һәм үз позициябезне белдерүнең яңа формаларын эзләячәкбез", диелә фирканең белдерүендә.

29 мартта Русия күләмендә Telegram-ны томалауга каршы һәм ирекле интернет яклы митинглар узарга тиеш иде, әмма хакимият барлык гаризаларны кире борды һәм күп кенә оештыручыларны тоткарлады.

▪️Русия Украинага каршы баскын сугышны башлагач, Русия хакимияте бер-беартлы социаль челтәрләрне тыю, ябу, томалау белән шөгыльләнә башлады. Русиядә YouTube, WhatsApp эшләми, Instagram, Facebook платформалары экстремистик дип игълан ителде. Әлегә Русия хакимияте тәмам буып үтермәгән бер Telegram гына калды. Әмма аның да көннәре санаулы була ала.

@azatliqradiosi