Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанның Ярославка авылыннан Чиләбенең Златоуст шәһәренә баручы автобус юл казасына очраган

Фаҗига Чиләбе өлкәсе территориясендә, М-5 «Урал» автомобиль юлында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, Ford Transit микроавтобусы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, Dongfeng йөк машинасы белән бәрелешкән.

Mkset басмасы ЮХИДИ хезмәтенә сылтанып хәбәр итүенчә, 51 яшьлек автобус йөртүчесе һәлак булган. Автобуста булган өч юлчыны — 19 яшьлек хатын-кызны, шулай ук 23 һәм 59 яшьлек ир-атларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

▪️Узган ел Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 375 кеше һәлак булган. Коммерсант басмасы язуынча, Русия төбәкләре арасында юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны буенча Башкортстан дүртенче урында тора.

📷Mkset

@azatliqradiosi
Себердә башланган мал чире Татарстан белән Башкортстанга килеп җитәрме?

Идел буе төбәгендә иң авыр хәл дип Чуашстанны атарга була. Татарлар күпләп яшәгән Батыр районында пастереллёз авыруы ачыкланган. Әлеге район Татарстанга күпләп ит сата. Татарстан Чуашстаннан ит һәм мал кертүне тыйды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Alima Academy онлайн татар мәктәбе Рамазан ае тәмамлану уңаеннан онлайн форматта татар ашы оештырды.

Мәктәптә укучы балаларның һәркайсы үз өендә компьютер каршына милли ризыклар белән әзерләнгән чәй өстәле янына җыелды. Кемдер пәрәмәч, кемдер коймак, кемдер өчпочмак пешергән. Һәркемнең өстәле бәйрәмчә бизәлгән иде.

Укучылар Рамазан ае турында сөйләште, өйрәнгән догаларын укыды, шигырьләр сөйләде. Ә остазлар балалар өчен "Кәҗүл читек" спектаклен әзерләгән иде — алар аны онлайн форматта сәхнәләштереп күрсәтте

Чара аш мәҗлесе генә түгел, ә милли гореф-гадәтләр белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булды. Балалар Татарстаннан читтә яшәү сәбәпле, татар ашы һәм мәҗлес традицияләрен һәрвакыт белеп бетерми. Шуңа күрә мондый чаралар аша бу гореф-гадәтләрне күрсәтү һәм саклау аеруча мөһим.

Бу хакта Азатлык Радиосына 2018 елда онлайн татар теле мәктәбен оештырып җибәргән Канадада яшәүче Алимә Сәләхетдинова сөйләгән иде.

📷Alima Academy Instagram бите

@azatliqradiosi
👍5❤1🔥1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM