Татнефть һәм "Алабуга"ның табышка салым күләме 11 млрд сумга кимегән
2026 елның I чирегендә Татарстанның берничә зур ширкәте узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда табышка салым түләүләрен киметкән. Бу хакта киңәшмәдә Татарстанның финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте.
➖Иң зур кимү "Татнефтьтә" ("ТАНЕКО"ны да кертеп). Ширкәт узган ел белән чагыштырганда 5,88 млрд сумга азрак түләгән. Икенче урында — "Алабуга" махсус икътисади зонасы. Анда кимү 5,6 млрд сум тәшкил иткән. Ике ширкәттә гомуми кимү — 11,4 млрд сум.
➖Аннан соң "Казаньоргсинтез" килә — ул түләүләрен 2,074 млрд сумга киметкән. Беренче бишлеккә шулай ук "Кече нефть ширкәтләре" һәм "Джи-Групп" кергән (1,9 млрд һәм 768 млн сумга кимү).
➖Зур сәнәгать ширкәтләре арасында да сизелерлек кимү күзәтелә: "Түбән Кама нефтехим" — 522 млн сумга, "КОМЗ" — 417,6 млнга, "СИБУР-РТ" — 270,6 млн сумга азрак түләгән.
➖Төзелеш, машина төзелеше һәм хезмәт күрсәтү ширкәтләрендә дә кимү күзәтелә.
➕ 2026 елның I чирегендә табышка салым түләүләре энергетика, банклар өлкәсендә арткан. "Алабуга Девелопмент" ширкәте түләүләрен 1,286 млрд сумга арттырган. Аннан соң "Газпром трансгаз Казан" (877 млн сумга арту) һәм "Татспиртпром" (432,8 млн сумга) килә.
➕ Арттыручылар арасында "Татарстан" банк бүлеге, "ТАИФ-НК" "Татэнерго", Казан боралак ширкәте, Сетевая компания, "Водоканал" һәм "Транснефть-Прикамье" бар.
🔻2025 елның 1 гыйнварыннан Русиядә оешмалар өчен табышка салымның төп ставкасы 20 проценттан 25 процентка кадәр арттырылды. Салым керем белән чыгым арасындагы аермадан түләнә, шуның 8 проценты федераль бюджетка, 17 проценты төбәк бюджетларына юнәлтелә.
Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/aRayX

Азатлык Радиосы
Татнефть һәм "Алабуга"ның табышка салым күләме 11 млрд сумга кимегән
Алардан соң "Казаньоргсинтез" килә — ул түләүләрен 2,074 млрд сумга киметкән. Беренче бишлеккә шулай ук "Кече нефть ширкәтләре" һәм "Джи-Групп" кергән (1,9 млрд һәм 768 млн сумга кимү).
👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2024 елны Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты барлыгы турында язган иде.
Татарстанда татар мәктәпләре саны кими
Әле 2024 елда гына республикада 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты барлыгы турында язган идек.
Мәктәпләр санының кимүен Татарстан мәгариф министрлыгы "йә авылдагы кечкенә мәктәпләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору, йә балалар саны аз булган вакытта мәктәпләрне кушу" белән аңлата.
Иң төп проблем - татар телендәге дәреслекләрнең (мәсәлән, математика, биология һ.б) федераль исемлектә булмавы. Исемлектә булмаган дәреслек белән укытырга ярамый, бары тик әсбап буларак кына куллана алалар.

Министрлык мәгълүматынча, бүген республикадагы татар балаларының 54,3 проценты татар телендә белем һәм тәрбия, ә 26 проценты татар телендә белем ала.
Иң төп проблем - татар телендәге дәреслекләрнең (мәсәлән, математика, биология һ.б) федераль исемлектә булмавы. Исемлектә булмаган дәреслек белән укытырга ярамый, бары тик әсбап буларак кына куллана алалар.
🤬12😡2😱1
Укучылары олимпиадада җиңгән татар теле укытучылары 115 мең сум ала алачак
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларына грантлар урынына профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата түләүләр бирелә башлаячак. “Татар-Информ” агентлыгы язуынча, хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Үзгәрешләргә килгәндә, ул грант системыннан турыдан-туры түләүләргә күчү булачак. Шул ук вакытта програм эчтәлеге элеккечә калачак, ягъни укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында яки татар теленнән халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар бүләкләнәчәк.
Түләүләр бәйге нигезендә бүленәчәк. Күләме 115 мең сум тәшкил итә, ел саен аны 13 укытучы ала алачак.
2024 елны Татарстанда татар телендә эшләүче укытучылар һәм галимнәргә ярдәм грантларының күләмен ике тапкырга киметәчәкләре билгеле булды. 200 мең сумнан 100 мең сумга калачагы әйтелде.
Татарстанда грант бәйгесен 2016 елдан үткәреп килделәр. Аны "Татарстан дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмы кысаларында оештырдылар. Акчалар Татарстан бюджетыннан бүленде. Бу бәйгедә татар телендә белем бирүче укытучылар һәм галимнәр катнаша алды.
▪️Шул ук вакытта Татарстанда Русиянең Украинага каршы сугышына контракт төзеп китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумны тәшкил итә. Аның 2,5 миллионы республика бюджетыннан түләнә.
@azatliqradiosi

❤4👍2⚡1
🇺🇸🇮🇷АКШ президенты Дональд Трамп 23 апрельдә белдерүенчә, Америка хәрби-диңгез көчләренә Һормуз бугазында шартлаткыч урнаштыручы теләсә кайсы корабка ут ачу турында боерык биргән.
"Мин АКШ Хәрби-диңгез көчләренә Һормуз бугазында мина куючы теләсә кайсы корабка ут ачарга һәм аны юк итәргә куштым", дип язган Ак йорт башлыгы Truth Social социаль челтәрендә.
Аның сүзләренчә, бу боерык кечкенә көймәләргә дә кагыла.
Трамп шулай ук бугазны миналардан чистарту эшләрен көчәйтергә кушуын әйткән.
“Без хәзер бугазны чистартабыз. Һәм мин бу эшне дәвам итәргә, ләкин аны өч тапкыр активрак алып барырга боерык бирдем”, дип язган ул.
Хәрби белгечләр моңа кадәр Иран куйган миналардан бугазны чистарту ким дигәндә ярты ел, ә бәлки тагын да озаграк вакыт алырга мөмкин дип белдергән иде.
▪️Иран Һормуз бугазын 2026 елның мартында япты. Хәзерге вакытта Һормуз бугазы ике яктан томаланган. Бер яктан аны Иран ябып тора — ул Фарсы култыгы илләреннән килгән корабларны үткәрми һәм алардан түләү таләп итә. Икенче яктан бугазны АКШ хәрби-диңгез көчләре контрольдә тота. Алар Иран портларына баручы яки аннан йөк белән чыгучы корабларны үткәрми.

🔥1
Европа берлеге санкцияләренә "Башнефть", Стәрлетамактагы конструктор бюросы, "Алабуга" баш мөдире эләккән
Европа берлеге Русиягә каршы 20нче санкцияләр җыелмасы кысаларында "Башнефть" һәм "Славнефть" нефть ширкәтләренә, шулай ук бизнес һәм фән вәкилләренең берничәсенә чикләүләр кертте. Алар арасында "Алабуга" махсус икътисади мәйданы җитәкчесе Тимур Шәгыйвәлиев, Эрмитаж мөдире Михаил Пиотровский һәм радиацион, химик һәм биологик саклану гаскәрләре башлыгы Алексей Ртищев бар. Моннан тыш, документтан күренгәнчә, чикләүләр рэпер Тиматига да кагыла.
Исемлектә шулай ук Стәрлетамактагы "Станкостроение" махсус конструкторлык бюросы бар.
Бу - "Башнефть"нең үзенә кертелгән беренче чикләүләр. Моңарчы "Башнефть-Добыча", "Башнефть-Полюс" ширкәтләренә АКШ санкцияләре кертелгән иде. "Башнефть" Роснефть төркеменә карый.
"Татнефть" әлегә Европа берлеге һәм АКШ санкцияләренә эләкмәде, әмма былтыр декабрьдә Татарстан ширкәтенә чикләүләрне Британия кертте.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Бу - "Башнефть"нең үзенә кертелгән беренче чикләүләр. Моңарчы "Башнефть-Добыча", "Башнефть-Полюс" ширкәтләренә АКШ санкцияләре кертелгән иде.
❤2🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Одессада торак йортларга Русия һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә ике кеше һәлак булган, тагын 15 кеше яраланган. Дроннар дүрт торак йортка һөҗүм иткән.
🔸ФСБ Роскомнадзор җитәкчелегенә һөҗүм әзерләүчеләрне тоткарлау турында белдерде. Махсус хезмәтләр хәбәренә караганда, җиде кеше машинаны шартлатырга җыенган, аларның берсе тоткарлаганда үтерелгән.
🔸Махачкалада бер ир пычак белән Дагыстан Республика хастаханәсе табибларына һөҗүм иткән. Травматолог һәм хирург яраланган. Һөҗүм итүче тоткарланган.
🔸Өеннән качкан чечен кызы Айшат Хизриеваны Новосибирскида урларга тырышканнар, ләкин ул Русиядән чыгып киткән.
🔸Мәскәү мәхкәмәсе «Крокус Сити Холл» теракт башкаручыларны урнаштырган хостел хуҗабикәсен өч елга колониягә хөкем иткән. Ул чит ил ватандашларын канунсыз яшәтүдә гаепле дип табылган.
🔸Израил белән Лүбнән илчеләре Ак йортта очрашып, утны туктатуны өч атнага озайтканнар, дип белдерде АКШ президенты Дональд Трамп.
🔸Financial Times язуынча, Meta компаниясе ясалма интеллект өлкәсенә инвестицияләрне каплау өчен якынча сигез мең хезмәткәрен (10%) эштән азат итәчәк. Microsoft исә хезмәткәрләренең якынча 7 процентына үз теләкләре белән эштән китү тәкъдим иткән.

❤1🔥1
Мединский Камал театрында Русия тарихы турында лекция укыячак, җыелган акча урыс тарихын яратучылар клубына тапшырылачак
Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский Казанга килгән. Ул Г. Камал исемендәге яңа театрда Русия тарихының "аз билгеле сәхифәләренә" багышланган лекция укыячак, шулай ук XIX гасыр тарихы турында сорауларга җавап бирәчәк.
Түрә сәфәренең төп максаты ул җитәкләгән Русия хәрби-тарих җәмгыяте (РВИО) эшчәнлеге белән бәйле. Оешманың Татарстан бүлгене рәис идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкли. Мединский шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең әгзалары белән дә очрашачак. Берлек узган ел Русия Язучылар берлегенә кушылган иде, аны да шул ук Мединский җитәкли.
Иртәгә кич Мединский Русия тарихы турында лекция укыячак һәм Икенче дөнья сугышы, декабристлар, сарай түнтәрелешләре турында сөйләячәк. Лекция хәйрия максатында үткәреләчәк: билетлардан җыелган акча Казанда урыс тарихын өйрәнүчеләр клубын үстерүгә юнәлтеләчәк.
🔻Былтыр Камал театрының иске бинасында ике көн рәттән аның "Фетнә. 1609-1611 еллар" ("Смута. 1609–1611 гг.") дип аталган спектакле күрсәтелде.
🔻Мединский - Русиянең яңа тарих дәреслекләре авторы да. Бу китап тарих галимнәре, тарих укытучылары тарафыннан тәнкыйтьләнсә дә, хакимият аны мәктәпләрдә кулланырга яраклы дип тапты.

🤮12🖕9👎6🤬3💩3❤1
ФСБ Роскомнадзор җитәкчеләренә каршы теракт әзерләгән дип саналган кешенең берсе Уфада тоткарланган
ФСБ 24 апрельдә хәбәр итүенчә, "Киев тарафыннан җәлеп иткән неофашистик карашлы кешеләр" Роскомнадзор җитәкчеләре утырган машинаны шартлатырга ниятләгән. Төркем җитәкчесе дип фаразланган кеше үтерелгән, аңа 22 яшь булган диелә.
Мәскәүдә, Уфада, Новосибирскида һәм Ярославльдә тагын җиде кеше тоткарланган дип белдерелә. Имеш, алар Телеграмны томалауга каршы торырга тырышкан.
ФСБ белдерүендә әлеге мессенджер "диверсия, террорчылык, экстремизм, кибер ялган һәм башка авыр җинаятьләрдә киң кулланыла" дип әйтелә.
ФСБ китергән хәбәрне бәйсез раслау юк. Соңгы вакытта махсус хезмәт теракт әзерләүдә шикләнелүчеләрне тоткарлау вакытында үтерү турында ешрак хәбәр итә.
Февраль аенда Роскомнадзор Telegram эшчәнлеген чикләүдә өстәмә чаралар турында белдергән иде. Бу җәмгыятьтә шау-шу уятты, хәрби блогерлар да әлеге карарны тәнкыйтьләр чыкты. Социологик сораштырулар уздыручы хезмәтләр Владимир Путин рейтингының төшүен теркәде.

❤1🤪1
"Белем.татар": татар телен укыту өчен кирәкле, әмма соңарган ресурс
Күптән түгел интернетта татар телен өйрәнү өлкәсендә яңа кызыклы ресурс пәйда булды – татар теле белү дәрәҗәсен билгеләүче "Белем.татар" сайты. Бу проект, беренче чиратта, тел өйрәнүчеләр өчен генә түгел, ә укытучыларга, методистларга да аеруча мөһим. Ник дигәндә, ул татар телен өйрәнү процессын системалаштыру өчен кирәк.
Азатлык Радиосы барлыкка килгән бу проект турында татар теле укытучылары, тел активистларыннан сорашты.
Татар теле укытучылары бу проектның барлыкка килүе үзе үк мөһим, дип саный. Моңарчы татар телен укыту өлкәсендә мондый системлы кодификаторлар, ачык методик база киң кулланылышта булмады, ди алар. Алар әйтүенчә, татар телен укыту озак вакыт дәвамында бик гомуми бүленешкә нигезләнде: еш кына – башлангыч һәм дәвам итүче дәрәҗәләргә генә.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Татар теле укытучылары, курслар оештыручылар КФУ галимнәре әзерләгән яңа ресурсны бик кирәкле адым дип бәяли, әмма мондый нәрсә татар теленә күптән кирәк иде дип саный. Азатлык үтенече белән алар сайтны һәм тәкъдим ителгән материалларны өйрәнеп чыкты.
👍3❤1
Юстиция министрлыгы "Ят агентлар" исемлеген яңартты:
🔸активист Наталья Гоголева ("Касимова Наталья");
🔸режиссёр Юрий Тепляков;
🔸актёр һәм режиссёр Юрий Мамин;
🔸"Антиимперский блок народов" проекты;
🔸 "Слова вне себя" басмасы;
🔸 "Торговые инвестиции" һәм "Яшма" ширкәтләре

🤡2🔥1
24-26 апрельдә узачак “Татарча диктант” өчен текстлар Габдулла Тукайдан әсәрләреннән алынган
24 апрель татар дөньясы “Татарча диктант” чарасына кушыла башлады. Ул 26 апрельгә кадәр үткәрелә.
Быелгы чара шагыйрь Габдулла Тукай тууының 140 еллыгына багышлана.
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, чара кысаларында, гадәттәгечә, өч төрле текст тәкъдим ителәчәк: Татарстан һәм Башкортстан, Русия төбәкләре һәм чит илләр өчен.
“Һәрбер текст алдыннан без барыбыз да “Туган тел”не язабыз, аннары чәчмә әсәрләрдән өзекләр булачак. Өч текст та Габдулла Тукайның әсәрләреннән алыначак”, – дигән Хәсәнов.
Быел “Татарча” диктант 11нче тапкыр уза.
Узган ел диктантта 68 төбәк һәм 27 чит ил катнашкан. Хәзерге вакытка системда 65 төбәк һәм 25 ил теркәлгән, әмма гаризалар кабул итү әле дә дәвам итә.
Чара офлайн һәм онлайн рәвештә оештырыла. Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстанның барлык районнарында, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк.
Онлайн катнашучылар диктантны чараның рәсми сайтында махсус электрон формада яза ала. Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырылган.

❤2👍1🤔1
Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән, Екатеринбурда дрон торак йортка бәрелгән, Чиләбегә дә һөҗүм булган
Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы төнлә 8 сәгать дәвам иткән, Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабугага дрон төшү куркынычы булган.
Екатеринбурда дрон күпкатлы йортка бәрелгән, алты кеше зыян күргән. Әлеге йорт янында Путинның Урал федераль бүлгесендәге резиденциясе урнашкан. Екатеринбурдан фронт сызыгына якынча 2 мең километр.
Чиләбе өлкәсе дә дрон һөҗүменә дучар булган. Губернатор Алексей Текслер "инфраструктура объектына дрон һөҗүмен кисәттек" дип белдерде. Аның сүзләренчә, яралылар һәм зыян күргән биналар юк.
Екатеринбур һәм Чиләбедә кешеләр интернет эшләмәүгә зарлана.

👍1
Патриарх Кириллның Татарстанга килүенә Әлмәт һәм Бөгелмәдә ике яңа православ мәктәбе ачарга җыеналар
Әлмәттә һәм Бөгелмәдә берәр яңа православ мәктәбе ачу планлаштырыла. Бу проектлар, шул исәптән, Татарстанга патриарх Кирилл килүенә әзерләнә. Ул июль аенда, Казан Изге Ана иконасы бәйрәме көннәрендә килергә мөмкин.
Әлмәттә православ гимназиясенең яңа бинасын ачу эшләрен тизләткәннәр. Ул 4000 дүрткел метр мәйданлы һәм өч катлы булачак, анда спорт залы, актлар залы, зур ашханә каралган. Епархия проектны тәмамлау өчен өстәмә финанслар җәлеп итәргә өметләнә.
Хәзер шәһәрдә якынча 60 бала укыган бер православ гимназиясе эшли. «БИЗНЕС Online» мәгълүматларына караганда, ул православ балалар бакчасы итеп үзгәртеләчәк.
Епархия Бөгелмәдә дә проект әзерли. Анда мәктәп өчен тарихи бина — сәүдәгәр Беловлар йорты бирелгән. Ремонт һәм реставрациядән соң анда башлангыч сыйныфлар өчен дини юнәлешле уку йорты ачу планлаштырыла.
Казанда 2015елдан Гурий Казанский исемендәге православ гимназиясе уңышлы эшләп килә.
Шул ук вакытта Казанда татар мөселман мәктәбе төзү хакында 2019 елдан бирле сөйләп киләләр, әмма әлегәчз аның төзелгән юк.
Әлмәттә "Нур" мөселман мәктәбе эшли, анда 30лап бала белем ала.

🤮8💩7❤1🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Иртәгә татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тулуын һәм Татар теле көнен бәйрәм итә.
Татарстанда гына, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләр, хәтта чит илләрдә дә төрле чаралар уза, бәйрәм рухы хөкем сөрә.
Ләкин татар теленең хәле бәйрәм итәрлекме соң?
19 ел эчендә татар телен белүчеләр саны ике миллионга кимеде. Алда телне ни көтә? Азатлык Радиосыннан моңсу видео.

❤8😢3💯2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иртәгә татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тулуын һәм Татар теле көнен бәйрәм итә. Татарстанда гына, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләр, хәтта чит илләрдә дә төрле чаралар уза, бәйрәм рухы хөкем сөрә. Ләкин татар теленең хәле бәйрәм…
Бүген, татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне, Татарстанда Туган тел көне билгеләнеп үтелә.
Республиканың Тукай бүләге ияләре билгеле булачак, Шигърият бәйрәме үтәчәк. Казан Кирмәне эчендә "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе узачак. Чит илләрдә дә Тукайга багышлап төрле чаралар оештырыла.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 140 еллыгы белән котлады
"Туган тел – милләтнең тере сулышы һәм рухы, аның тарихи хәтер хәзинәсе. Бу тиз үзгәрүчән дөньяда халкыбызга хас үзенчәлекләрне саклау өчен әхлакый маяклар нәкъ менә туган телдә тупланган.
Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның тиңдәшсез тезмәләрендә күп буыннар тәрбияләнде. Көйле-моңлы «Туган тел» дөньяны танып белүдә беренче булып юл күрсәтсә, шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы тормыш куйган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Тукайның туры сүзе бервакытта да үз көчен югалтмый: ул вөҗданыбызны пакьли, җаныбызга дәва бирә, күңелебезне кузгата, игелекле эшләргә рухландыра. Һәрберебез өчен олы байлык булган хәзерге татар әдәби теленә нәкъ менә Тукай нигез салды", диелә "Татар-Информ" чыгарган котлауда.
Сез бүгенге бәйрәм чараларында катнашасызмы?

❤1👎1
🇺🇸Вашингтонда АКШ президенты Доналд Трамп катнашындагы Ак Йорт журналистлары кичке ашында атыш булган.
Яшерен хезмәт Трампны утырган урыныннан тизрәк алып чыккан.
CNN хәбәр итүенчә, Трамп зыян күрмәгән.
Чарада шулай ук АКШ президенты Джей Ди Вэнс та катнашкан. Аны шулай ук эвакуацияләгәннәр.
1981 елның мартында шул ук кунакханә янында АКШ президенты Роналд Рейганга утлы коралдан һөҗүм ясалды. Рейган яраланды, тагын өч кеше зыян күрде. Һөҗүм итүче Джон Хинкли акылга зәгыйфь дип табылды һәм соңрак психиатрия хастаханәсеннән азат ителде.
2024 елның июль аенда Батлер (Пенсильвания штаты) шәһәрендә узган митинг вакытында Трампка һөҗүм ясалды. Ядрәләрнең берсе Трампның колагын яралады. Ул вакытта бер кеше һәлак булды, тагын ике кеше яраланды, ә һөҗүмче юк ителде.

❤1😁1
Быелгы Тукай бүләге җиңүчеләре билгеле булды
🔹Тукай премиясенә "Дәвамы бар" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен шагыйрә Лилия Сираева (Лилия Гыйбадуллина),
🔹Төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен "Татнефть" иҗат төркеме (җитәкчесе Наил Мәганов, катнашучылар: Павел Корчагин, Эрдни Чавлинов, Сергей Вертелецкий),
🔹Камал театры сәхнәсендә куелган "Казанга Тукай кайткан" спектакле авторлары Айдар Җәббаров, Резеда Зәйниева (Резеда Гобәева) һәм Эмиль Талипов лаеклы дип табылган.
▪️Бүләкнең берсе Украинадагы махсус хәрби операция (Украинада Русия башлаган сугышны хакимиятләр шулай атый) турында документаль фильмнар циклы ("Кормильцы", "Голоса из колыбели", "Дорога", "Казань — Лисичанск") авторларына бирелергә мөмкин дип фаразланган иде.
▪️Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итүне татар халкын мыскыл итү дип санады һәм моңа каршы чыкты.

🤔5❤2🥱2🤬1
“Telegram татарча” такымы эшләгән татар телендәге интерфейс хәзер ике имлада — кирил да, латинда да кулланыла ала.
Бу хакта төркемнең Telegram-каналы хәбәр итә.
«Бу яңарту 26 апрель — Татар теле көне уңаеннан тәкъдим ителә. Интерфейсның латин версиясе телне куллану мохитен киңәйтә, кулланучыларга үзенә якын язма форманы сайлау мөмкинлеге бирә.
Транслитерация 2012 елгы рәсми кагыйдәләр нигезендә башкарылды. Бу стандартка таяну язма форманың бердәмлеген тәэмин итә, орфографиядә тотрыклылык булдыра», диелә анда.
🔹Латин интерфейсын кую өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/ttlatin
🔹Кирил интерфейс: https://t.me/setlanguage/tatar

Telegram
Telegram татарча
“Telegram татарча” командасы эшләгән татар телендәге интерфейс хәзер ике графикада — кириллицада да, латиницада да кулланыла ала.
Бу яңарту 26 апрель — Татар теле көне уңаеннан тәкъдим ителә. Интерфейсның латин версиясе телне куллану мохитен киңәйтә, кулланучыларга…

🔥15❤1🤔1
АКШның Twitch стриминг сервисы "Алабуга Политех" оештырган Counter-Strike 2 чемпионатын трансляцияләгән стримерларның аккаунтларын томалаган.
Esports басмасы хәбәр итүенчә, кулланучылар 30 көнгә томаланган, ә аларның аккаунтларына бәйле ахыргы карарны Twitch модераторлары кабул итәчәк.
Беренчел мәгълүматларга күрә, томалау сәбәбе — аккаунтлар трансляцияләгән чемпионат узган урынның Европа Берлеге санкцияләре астында булуы.
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.

Twitch "Алабуга Политех"ны рекламалаган стримерларны томалаган
“Алабуга Политех”ның рәсми аккаунты һәм тагын 14 стример аккаунты ябылган
🎉5
26 апрель, Татарстанда туган тел көне билгеләнгәндә, гадәттәгечә узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасында "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылмады.
Аның урынына акцияне оештыручылар Татарстан министрлыкларның ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү-күрсәтмәвен тикшерүче рейтинг-исемлек тәкъдим итте.
Дөнья татар яшьләре форумы үткәргән тикшеренү дүрт критерий нигезендә башкарылды: ике дәүләт теленең рәсми сайтларда кулланылышы, язма мөрәҗәгатьләргә җавап бирү-бирмәве, телефон аша мөрәҗәгать иткәндә җавап бирү һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат бирү.
Яшьләр форумы үз эшчәнлегендә татар телен даими кулланган өч министрлыкны билгеләде: Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Кайсы министрлыклар татар телен бөтенләй санга сукмый дип уйлысыз?
Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

Быел "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелмәде
Аның урынына Дөнья татар яшьләре форумы Татарстан министрлыклары рейтингын әзерләде. Моннан тыш үз эшчәнлегендә татар телен кулланучы оешмалар бүләкләнде.
❤1😢1