Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
19 май - Татарстан матбугаты көне

2007 елда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәмиев Азатлык Радиосына матбугат иреге турында сөйләгән иде.

Татар матбугаты һәм җәмгыяте андый иреккә ирештеме?

Бүген басмалар ни хәлдә?

@azatliqradiosi
❤10🔥1😢1
Русия аннексияләгән Кырым мәчетләрендә урыслаштыру тагын да көчәя

Әлеге хәл кырымтатар милли хәрәкәте ветераннарында зур борчылу тудыра. Бу хакта иминлек сәбәпле исемен атамауны сораган җирле җәмәгать эшлеклесе, кырымтатар милли хәрәкәте ветераны “Крым.Реалии”-га сөйләгән.

Аның күзәтүләренчә, соңгы вакытта Кырым мәчетләрендә дини гыйбадәтләрнең урыс теленә күчүе күзәтелә.

"Кызганычка, Кырымның озакка сузылган Русия аннексиясе һәм Русия хакимиятенең белем бирү оешмаларында кырымтатар телен укытуны кыскарту сәясәте кырымтатар яшьләренең ана телне начар белә башлавына китерде, күпләр аны бөтенләй белми. Хәзер яшьләр мәчетләрдәге гыйбадәтләрнең урыс телендә алып барылуын таләп итә, чөнки алар үз туган телләрен аңламый. Быел инде берничә мәчет шуның аркасында урыс теленә күчәргә мәҗбүр булды. Безнең Русия тарафлы җирле мөфтияткә дәгъвалар күп, әмма бу очракта ул аларның гаебе түгел, мөфтият гыйбадәтләрнең кырымтатар телендә уздырылуын яклый, ләкин аннексия шартларында халкыбыз арасында, беренче чиратта яшьләр арасында, урыслаштыру көчәя бара", дигән җәмәгать эшлеклесе.


Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров әйтүенчә, хәзер Кырымда кимендә 350 мең кырымтатары яши, әмма алар арасында туган телне белү дәрәҗәсе бик түбән. Бу урыслаштыру һәм ассимиляция сәясәтенең нәтиҗәсе булып тора.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11🤔1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә очкыч тибындагы дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта саклану министрлыгы хәбәр итте. Республикада төнлә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе игълан ителде. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары өч сәгатькә якын ябылып торды. Хәзер барлык чикләүләр дә алынган.

🔸Русия армиясенең Днепрга һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Александр Ганжа хәбәр итте.

🔸Дроннар Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәренә һөҗүм иткән. Supernova+ украин каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм «Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез» нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган. Exilenova+ хәбәрләренә күрә ширкәттә янгын чыккан.

🔸2026 елда Халыкара Букер бүләге лауреаты дип "Тайвань турындагы юлъязмалар" өчен Тайван язучысы Ян Шуан-цзы танылды. Бу хакта премиянең сәхифәсендә хәбәр ителә. Букер премиясе 1969 елдан бирле тапшырыла. 2014 елдан башлап бүләккә әсәре инглиз телендә язылган һәм премия биреләчәк елны Британияда нәшер ителгән теләсә кайсы ил язучысы дәгъва итәргә мөмкин. 2004 елда халыкара Букер премиясе оештырылды, ул инглиз теленә тәрҗемә ителгән романнарга бирелә.

🔸Уфада тагын мобил интернет эшләми дип яза шәһәр халкына сылтанып UTV Телеграм каналы. Сездә эшлиме?

@azatliqradiosi
❤1
Татар Шурасы татар милләтенә һәм Татарстанга бәйлелекне күрсәтүче таныклык чыгарган

Активистлар ул таныклык Татарстанга бәйле, әмма рәсми документны алыштырмый дип белдерә.

Таныклык пластик ID картаны хәтерләтә. Таныклыкның алгы ягында Татарстан байрагы һәм тугърасы ясалган, кешенең исем фамилиясе, туган елы һәм урыны күрсәтелгән, таныклык кайчанга бирелгәне хакында мәгълүмат бар.

Таныклыкның икенче ягында Татарстан харитасы рәсеме һәм байрагы рәсемнәрендә "Татарстан җөмһүрияте - демократик хокукый дәүләт" дип язылган. Бу 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 1нче мәддәсе дип күрсәтелгән. Шулай ук анда таныклыкны Татар Шурасы чыгарылганы, бу документның рәсми булмавы һәм шәхесне раслау өчен кулланылмавы язылган. Таныклыкның серияләре бар.

Татар Шурасының координаторы Руслан Айсин аңлатуынча, бу рәсми документны, паспортны алмаштырмый, әмма кешенең Татарстанга, татар милләтенә бәйлелеген күрсәтә ала. Ул моны зур эшнең башлангычы, ди.

Тулырак 👉монда укыгыз..

@azatliqradiosi
❤9🤮2
⚡️Русиядә берничә мөселман дин әһеле тоткарланган

Русиядә танылган дин әһелләре Мордовия мөфтие Раил Асаинов һәм элек Карелия мөфтие булган Висам Али Бардвил тоткарланган. Тоткарлаулар Мәскәү, Петербур, Сарытау, Саранскида узган. Тоткарлаулар турында мәгълүматны Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев да раслаган.

Ринат Мөхәммәтов алып барган “Нерусский” Телеграм каналы язуынча, Асаинов белән Бардвилдан башка Петербурдан Төньяк Көнбатыш мөселман җәмгыяте җитәкчесе Мөхәммәт Хенни һәм Сарытау мөселманнары Диния идарәсе хезмәткәре, мәдрәсә укытучысы Эл-Хих тоткарланган.

Телеграм канал мәгълүматына караганда, Асаиновны мәхәлләдәге биш активист белән тоткарлаганнар, әмма бер тәүлектән соң мәхәллә кешеләрен җибәргәннәр. Бардвилны төркем белән хаҗга очып китәргә җыенганда һава аланында кулга алганнар. Тоткарлау сәбәпләре билгеле түгел.

Әлеге мөселман дин әһелләре Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния Нәзарәткә карый. Соңгы елларда Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә басым бара. 2024 елның сентябрендә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев мөфтиятне тыярга чакырып, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән иде. Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

▪️2016 елны Саранскида балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе республика мөфтие урынбасары Раил Асаиновка балаларын мәктәпкә хиҗапсыз йөртергә киңәш иткән иде. Комиссия фикеренчә, Асаинов кызларын дөрес тәрбияләми, мәктәпкә яулык ябып баруларына юл куя. Аңа мәктәптә баш киемендә йөрүне тыючы Мордовия хөкүмәте карарын бозмаска киңәш ителде.

@azatliqradiosi
🤬6😢3❤1🤔1
Быел Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Корылмада нигезләрне ныгытачаклар һәм кирпеч өемен торгызачаклар.

Комплекслы төзекләндерү шулай ук түшәмнәрне һәм баскычларны ныгытуны, агачтан ясалган конструкциләрне уттан һәм биологик зарарланудан саклауны күздә тота. Төп игътибар манараның тарихи кыяфәтенә биреләчәк. Биредә оригинал тәрәзә һәм ишек элементларын торгызачаклар, югалган шакмаклы рәшәткәләрне һәм XVIII гасырга караган тимердән коелган бизәкләрне яңадан ясаячаклар.

Моннан тыш, яруслы түбәләрен һәм парапетларны бакыр белән тышларга ниятлиләр. Манара түбәсендәге мәшһүр ярымай да төзекләнлереләчәк. Бу эшләргә барлыгы 130 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Манараны төзекләндерү 2022 елда ук башланган иде.

▪️Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.

▪️XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.

▪️2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.

@azatliqradiosi
❤7👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Самара өлкәсенең Сызрань шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Самара губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.
Astra җирле халыкка сылтанып язуынча, Сызраньда һөҗүмнән соң янгын чыккан. Нәрсә янганы ачыкланмый. Украина монитор каналлары белдерүенчә, янгын нефть эшкәртү ширкәтендә чыккан.

🔸Австриянең элекке күзләү хезмәткәре Эгисто Отт Русия файдасына шымчылыкта гаепле дип табылган һәм дүрт ел да бер айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта BBC яза.

🔸АКШ хакимияте Кубаның элекке җитәкчесе Раул Кастрога АКШ ватандашларын үтерү максатыннан сүз куешуда гаепләү белдерде. Бу 1996 елдагы вакыйга белән бәйле. Ул вакытта Куба Brothers to the Rescue һуманитар оешмасының ике очкычын бәреп төшерде, нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булды.

🔸Салым хезмәте бурычлар өчен ширкәтләрнең патентларын, тауар билгеләрен һәм брендка хокукларын туңдыра башлаган, дип яза "Известия".

🔸Русиянең май аенда нефть-газ керемнәре якынча 700 млрд сумга җитәргә мөмкин. Reuters исәпләүләренә күрә, бу узган елның май ае белән чагыштырганда якынча 40%ка күбрәк. Шул ук вакытта, гыйнвар–май айларындагы гомуми керемнәрне былтыргы белән чагыштырганда якынча өчтән бергә кимрәк булуы көтелә.

@azatliqradiosi
Уфада тантаналы рәвештә Владимир Жириновский исемендәге урамны ачтылар

Шул уңайдан Уфага ЛДПР фиркасе башлыгы Леонид Слуцкий килде. Ул яңа урам ачылышында тантаналы рәвештә тасма кисте дип яза Sota. 800 метрга сузылган бу яңа урам Уфаның Дим һәм Ленин районнары арасында урнашкан.

Жириновский урамын булдыру идеясы берничә ел дәвам итте. 2025 елны декабрьдә онлайн тавыш бирүдә каршы булучылар күбрәк иде. Быел Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга Жириновский исемен бирүне яклап чыкты.

Шул ук вакытта "Гражданский Союз — Уфа" сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде.

Аларның мәгълүматларынчв, атна дәвамында урамга исем бирүне "яклап" килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте.

Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы төбәкне өйрәнүчеләр, башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.

▪️1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

@azatliqradiosi
🤬11🤡6🤮5😁2💩2❤1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Галим Азат Мифтаховны Харп бистәсендәге 18 санлы "Полярная сова" колониясенә китерелү белән газаплаганнар Мифтаховны колониягә китергәннән соң икенче көнне — 21 апрельдә газаплаганнар. Башка хөкем ителүчеләр Азатка бәдрәф чистарырга кушкан, ул баш тарткан…
Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты математик Азат Мифтаховны яклап белдерү чыгарды

Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Көнбатыш сәясәтчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, хокук яклаучыларны Азат Мифтаховны азат итү хәрәкәтенә кушылырга чакыра.

"Без талантлы яшь галим һәм сәяси тоткын Азат Мифтаховның тормышын системлы рәвештә җимерүләрен күреп дәшми кала алмыйбыз. Колониядә Азатка карата даими мыскыллау, психологик басым һәм физик көч куллану турында килгән хәбәрләр бездә зур ачу һәм борчылу тудыра. Бу урыннардагы аерым башбаштаклык кына түгел, ә системның үз карашларыннан баш тартмаган кешедән башкаларга сабак булсын дип үч алуы", диелә белдерүдә.

Комитет вәкилләре фикеренчә, һәрбер алга киткән илдә Мифтахов кебек галимнәр җәмгыятьнең абруена әйләнә. Алар башка яшьләргә үрнәк булып тора, төрле ачышлар ясый һәм бүләкләр ала. Авторлар әйтүенчз, барлык үсеш алган илләрдә мондый кешеләр өчен көрәш бара һәм аларга илдән китмәсеннәр өчен бөтен шартлар тудырыла.

"Әмма шундый данлау урынына Азат гаделсез төрмәдә утыра. Штраф изоляторына даими ябып, систем аны эчке иреге өчен җәзаларга һәм шәхес буларак сындырырга тырыша», диелә белдерүдә.

Комитет вәкилләре сүзләренчә, иң белемле һәм намуслы кешеләре сәяси сәбәпләр белән төрмәләргә ябылганда, Татарстан үзенең үсеш өчен иң зур потенциалын югалта. Бу Русиядәге барлык асаба халыкларның фаҗигасе булуы әйтелә.

"Мондый кешеләрне эзәрлекләп, Мәскәү безнең халыкларны зыялылардан һәм үз киләчәген мөстәкыйль төзү хокукыннан мәхрүм итәргә тырыша", диелә белдерүдә.

Шул сәбәпле комитет Европа кеше хокукларын яклау һәм халыкара оешмаларга Азат Мифтаховны азат итүгә тырышлыкны арттырырга, моннан тыш Русия дәүләте үз галимнәрен, активистларын һәм ватандашларын эзәрлекләгән һәм юк иткән шартларда, Русия белән фәнни, икътисади һәм иҗтимагый өлкәләрдә хезмәттәшлекне мөмкин кадәр киметергә чакыра.

@azatliqradiosi
🔥8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Доналд Трамп Польшага 5000 америкалы хәрби җибәреләчәген игълан итте.

🔸АКШ Дәүләт департаменты Украинагә Hawk һава һөҗүменә каршы ракет комплексы өчен җиһазлар сатуны хуплады. Килешү бәясе 108 миллион доллар чамасы.

🔸Моҗтаба Хәменеи югары дәрәҗәдә баетылган уранны илдән чыгаруны тыючы күрсәтмә чыгарган, дип хәбәр итә Reuters ике чыганакка сылтанып. Агентлык билгеләвенчә, бу АКШ белән сөйләшүләрне катлауландырырга мөмкин.

🔸20 майга каршы төндә Лукойлнең Кстоводагы нефть эшкәртү заводына һөҗүмнән соң нефтьне беренчел эшкәртүче төп җайланма эшләми. Бу завод бензин җитештерүдә Русиядә икенче урында тора.

🔸Омскидә Иртыш елгасында баткан дип фаразланган 16 яшьлек үсмернең туганнары мәетне эзләү өчен дрон кулланырга рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгать иткән, әмма рөхсәт бирмәгәннәр, дип хәбәр итә «Омск-Информ» сайты.

🔸Корбан бәйрәменең төп гает намазы быел 27 майда Казанның Әл Мәрҗани мәчетендә узачак дип яза Татарстан басмалары.
❤1
Татарстан Дәүләт Шурасының релокантларны җаваплылыкка тарту турындагы канун өлгесе икенче укылышка китте

Русия Думасының Дәүләт корылышы һәм кануннар чыгару комитеты чит илгә киткән Россия ватандашларын (релокантларны) җаваплылыкка тарту турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Татарстан парламенты Русиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексына әлеге үзгәрешләрне кертүне 2024 елда ук тәкъдим иткән иде.

Татарстан Дәүләт Шурасының әлеге башлангычы чит илгә китеп тә Русия мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән административ хокук бозулар кылган затларны җаваплылыкка тартуны күздә тота.

Канун өлгесенә аңлатма язмасында әйтелгәнчә, “махсус хәрби операция” башланганнан бирле, читкә киткән Русия ватандашларының «конституцион корылыш нигезләренә, дәүләт һәм җәмәгать куркынычсызлыгына каршы» юнәлтелгән гамәлләре ешайган. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, илдән киткән кешеләрне Русия мәнфәгатьләренә зыян китергән өчен административ җаваплылыкка тарта алачаклар.

Шулай ук икенче укылышка әзерлек барышында комитет Русиягә каршы юнәлтелгән хокук бозуларның төгәл исемлеген билгеләргә тәкъдим итте. Алар арасында — ят агенты эшчәнлеге тәртибен бозу, массакүләм мәгълүмат чаралары ирегеннән явызларча файдалану, терроризмга һәм экстремизмга чакырулар һ.б.

Җәза чарасы сыйфатында әлеге документ чит илгә китүчеләрнең мөлкәтенә арест салуны да рөхсәт итә.

Узган елның апрелендә үк чит илгә киткән ватандашларны читтән торып хөкем итәргә рөхсәт бирүче канун кабул ителгән иде. Бу исемлеккә 20 төрле җинаять керә, алар арасында — армия турында «фейклар» тарату һәм аның абруен төшерү, терроризмга, экстремизмга, гавам тәртипсезлекләренә чакырулар бар.

Моннан тыш, «ят агентларга» кагылышлы кануннар да катгыйландырылды: хәзер аларга Русиядә керем алу тыелды.
🤡9❤1🤮1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстаннан Рөстәм Нәбиев бары тик кулларында гына Эверест тавына менде.

Бу дөньяда шундый беренче очрак. Эверестның биеклеге — 8848 метр.

Моңарчы ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа тау түбәләренә менгән иде.

2024 елда Башкортстанның Ирәмәл тавына менде һәм шуннан соң берничә елга тәнәфескә китте.

Нәбиев 2015 елда Омскида армиядә хезмәт иткәндә җимерелгән казарма астында аяксыз калды. Тернәкләнүдән соң спортка кереп китте.

Армиягә киткәнче йөргән кызына өйләнде, инде Индира белән өч бала үстерәләр.

Ул шулай ук — Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы.
🔥7❤2❤‍🔥2🙏1
Гайнетдин мөфтияте тирәсендәге тоткарлаулар: басым көчәяме?

19 май көнне Русиянең төрле төбәкләрендә мөселман дини эшлеклеләренең берничәсен тоткарланды. Тоткарланучылар арасында Мордовия мөфтие Раил Асаинов, Карелиянең элекке мөфтие, Көньяк Бутоводагы мәчетнең имам-хатыйбы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы Висам Али Бардвил, Петербурда "Төньяк-Көнбатыш мөселманнары җәмгыяте" үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисен Хенни Мөхәммәд, Сарытау өлкәсе мөфтие киңәшчесе һәм "Шәех Саид" мәдрәсәсе укытучысы Әл Хих Нидаль Авадалла Әхмәд бар иде.

Асаиновтан тыш тоткарланган дин әһелләренең барысы да гарәпләр. Telegram канал мәгълүматына караганда, Асаиновны мәхәлләдәге биш активист белән тоткарлаганнар, әмма бер тәүлектән соң мәхәллә кешеләрен җибәргәннәр.Тикшерү фаразына күрә, Асаинов Мордовия дәүләт университетындагы "Ислам икътисады һәм финанслары" магистр програмы җитәкчесенә тыңлаучы студентлар сессияне тапшыра алсын өчен ришвәт тәкъдим иткән.

Мөфти урынбасары Рәшит Абдрашитов бу хәлне "аңлашылмаучылык" дип атады һәм "нинди дә булса ришвәт турында сүз була алмый" диде. Асаиновны 48 сәгатькә тоткарлануы әйтелде. 21 май көнне кичен аның азат ителүе турында билгеле булды.

"Нерусский" Телеграм каналын алып баручы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына әйтүенчә, бу инде мөфтиләрне, элекке мөфтиләрне тоткарлау гына түгел, ә күптәннән гамәлгә ашырылып килгән стратегиянең чираттагысы. Аның фикеренчә, әлеге стратегиянең максаты — Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген чикләү.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
🤔4❤2🔥1😨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан мөстәкыйльлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага. Бу көннәрдә бу вакыйгаларга 35 ел тула. 10 ел элек язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанда сәяси ачлыкка 35 ел

Татарстан мөстәкыйльлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага.

Бу хакта безнең видеоны карагыз.

@azatliqradiosi
❤16🔥4❤‍🔥3
Татарстанга бәйлелекне күрсәтүче таныклык барлыкка килде

Аны Татар шурасы чыгарды. Әмма активистлар бу рәсми документны алыштырмый дип аңлатты.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9🔥4👍2🤡1