Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан федераль университетының (КФУ) 100дән артык студенты тулай торактан чыгарылуга каршы шикаять имзалаган

КФУ студентлары Универсиада авылында урнашкан тулай торактан чыгарылуга каршы уртак шикаятькә 100дән артык имза җыйган. Имза җыю әле дә дәвам итә.

"Ирек" хокук яклау оешмасы белдерүенчә, әлеге шикаять Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловка җибәреләчәк.

"Ирек" оешмасы үзенең Telegram-каналында язуынча, студентларга тулай торактан «үз теләкләре белән вакытлыча чыгу» турында гариза имзаларга тәкъдим итәләр. Әлеге гаризада студентлар чыгу көнен күрсәтергә һәм үз теләкләре белән чыгуын расларга тиеш.

Бу кәгазьне имзалаганнан соң, студентларга мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү авыррак булачак. Оешма белдерүенчә, тулай торак белән килешү бөтен уку елына төзелгән.

Тулай торактан чыгу имтиханнар вакытына туры килә. Аның бер өлеше дистанцион форматка күчерелгән.

Тулай торакны бушату Казанда узачак Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты белән бәйле булуы турында Азатлык Радиосы язган иде. Университетта студентларны чыгаруны иминле чаралары һәм инженер челтәрләре ремонты белән аңлатканнар.

▪️Русия-АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Әлеге карарны Русия президенты Владимир Путин кабул итте. Саммитка Бруней, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин вәкилләре киләчәк. Анда Евразия икътисади берлеге белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) арасындагы хезмәттәшлек, аерым алганда, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре каралачак.

▪️2024 елны БРИКС саммиты сәбәпле, Казан студентларын канунсыз тулай торактан чыгарганнар иде.

@azatliqradiosi
👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
24 майда галим Индус Таһировка 90 яшь тула.

Индус ага – 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә роль уйнаган, Татарстан суверенлыгы декларациясе кабул ителүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

1990 елның августында ТАССР Югары Советында декларация турында кайнар бәхәсләр барган вакытта, нәкъ менә аның иң саллы сүзе үтә дә инде. Ул депутатлар алдында Татарстанның Русиягә бәйле булмаган, Русия белән бертигез дәрәҗәдә торган мөстәкыйль субъект булуын дәлилли. Таһиров ул вакытта депутат түгел, ә Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы була.

Таһиров Дөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе һәм аның беренче рәисе (1992-2002) булды, Татарстан дәүләт шурасы депутаты (1995-2009) булганда да, аңа кадәр дә, соңгы елларда да Татарстан республикасы, татар халкы мәнфәгатьләрен яклап төрле дәрәҗәләрдә чыгышлар ясады.

Элек Индус әфәнде Азатлыкка балачагы, ни өчен тарихчы булып китүе һәм сәяси вакыйгаларда катнашуы турында сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
🔥6❤1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2
Бүген төнлә Русия армиясенең Киев һәм Киев өлкәсенә көчле һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, якынча 100 кеше яраланган.

Бу мәгълүматларны Украина президенты Владимир Зеленский бастырып чыгарды. Аның сүзләренчә, Киевта 30лап бинага зыян килгән. Элегрәк Киев мэры Виталий Кличко һөҗүм нәтиҗәсендә ике кешенең үлүе, ким дигәндә 81 кешенең җәрәхәтләнүе турында белдергән иде.

Һөҗүм дроннар һәм ракетлар, шул исәптән “Орешник”тан ясалган. BBC язуынча, сугыш башланганнан бирле бу Мәскәүнең "Орешник" ракеты белән өченче тапкыр һөҗүм итүе.

@azatliqradiosi
😭5😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан федераль университетының (КФУ) 100дән артык студенты тулай торактан чыгарылуга каршы шикаять имзалаган КФУ студентлары Универсиада авылында урнашкан тулай торактан чыгарылуга каршы уртак шикаятькә 100дән артык имза җыйган. Имза җыю әле дә дәвам итә.…
Казанда полиция Казан фдераль университеты (КФУ) студентларының имзаларын җыйган “Ирек” хокук яклау үзәге активистларын куып тараткан

Волонтерлар икенче көн студентларның тулай торактан чыгарылуына каршы имза җыйган. Алар Бауман урамыннан “Кремлевская” метросына таба киткән һәм анда тиз арада полиция вәкилләре килеп, “акция”не туктатырга кушкан.

“Иминлек максатыннан без хәзергә имза җыюны туктатабыз”, ди активистлар.

“Ирек” оешмасы Телеграм каналы язуынча, ике көндә алар КФУ студентларыннан 200дән артык имза җыйган.

Кичә, 23 май көнне, активистлар КНИТУ-КАИ һәм Бауман урамындагы сәгать янында имзалар җыйган.

КФУ студентлары тулай торак бүлмәләренә башка корпуслардан студентларны алдан кисәтмичә күчереп урнаштырулары турында әйтә. Моңа кадәр июньдә узачак Русия–АСЕАН форумы вакытында студентлардан “500 урын бушатырга” таләп итүләре билгеле булган иде.

RusNews Телеграм каналы студентлар сүзләренә сылтанып язуынча, 13 корпустан дүрт мең кешене чыгаралар һәм моны ремонт кирәк булу белән аңлаталар.

"Хәзер исә аларны калган 7 корпуска тыгызлап тутырырга тырышалар", ди басма.

Югары уку йорты вәкилләре "тыгызлап урнаштыру" турында карарны КФУ хакимияте кабул иткәнен һәм аның июнь аенда гына гамәлдә булачагын белдерә.

@azatliqradiosi
🤬4🤔3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, Ярослауда бер хатын-кыз яраланган. Төнлә дроннар әлеге ике өлкәгә һөҗүм итте. Ярослау - Мәскәү транспорт юлы ябылып торды. Бу хакта Ярослау өлкәсе губернаторы Михаил Евраев белдерде.

🔸Башкортстанның Уфа районындагы «Нурлино» саклау һәм кудыру станциясендәге янгыннан соң эзләү-коткару эшләре тәмамланган. Коткаручылар 13 майда булган янгын нәтиҗәсендә һәлак булган дүртенче эшченең мәетен тапкан. Бу хакта «Транснефть-Урал» матбугат хезмәте хәбәр итә.

🔸Русия Балтыйк илләренең "урыслар хокукларын кысуы" сәбәпле БМОның Халыкара мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгына сылтанып, "Известия" яза. Министрлык фикеренчә, Латвия, Литва һәм Эстония хакимиятләре урыс телен куллануны тыя, тарихны яңадан яза һәм үз сәясәтләре белән килешмәүчеләрне эзәрлекли.

🔸Британия саклану министры Джон Хилиның Эстониягә сәфәрдән соң Британиягә кайтып барганда очкычының Русия чигендә GPS сигналы томаланган. Бу хакта The Times хәбәр итә. Пилотларга урыннарын билгеләү өчен резерв навигация системнарын кулланырга туры килгән.

🔸Росимущество Бөгелмәнең элекке мэры Линар Закиров һәм аның якыннарының Казан, Мәскәү, Сочидагы 122 миллион сумлык милеген дәүләт файдасына тартып алган. "Реальное время" язуынча, Закировның ике чит ил машинасы сатуга чыгарылган.

@azatliqradiosi
🙏2🔥1🙈1💊1
Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган.

Бу сан Медиазона исемлегеннән күренә. Соңгы яңартуда республикадан кимендә 1003 мобилизацияләнүченең үлеме күрсәтелә.

Исемлекне журналистлар ачык чыгынаклардан туплый. Сүз медиа тапкан һәм тикшергән үлемнәр саны турында бара. Чын югалтулар саны күпкә зуррак булырга мөмкин, хакимият чын саннарны яшерә.

Икенче һәм өченче урында нинди республикалар бара? Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Русиядә берничә мөселман дин әһеле тоткарланды

Белгеч әлеге тоткарлаулар мөфти Равил Гайнетдин мөфтиятенә каршы барган сәясәтнең дәвамы дип саный.

Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
😢4❤2🔥1